Кайбер борынгы ырымнар һәм йолалар бүгенге көндә дә исән. Хәзерге заманда кара мәчене очратуны начар билге итеп карыйлар. Бары тик Төньяк Англиядә генә кара мәче гаиләгә шатлык алып килә дип карала. Ә инде чит кешенең кара мәчесе барыбыер күңелсезлек китерәчәк, дип ышана алар. Бүген дә бу ышанулар яши: кара мәче өйдә икән — балыкчыга диңгездә куркыныч янамый, әгәр ул өйгә яки бүлмәгә йөгереп керсә — хуҗа кеше шатлык көтә.
Алинә ХӘКИМҖАНОВА язмасы.
Айсылу Юлдашева тәрҗемәсе.
P.S. Бу язманың беренче бүлегендә кешеләрнең мәчеләрне ни дәрәҗәдә бөекләп, аларга хәтта табына башлауларын ә икенчесендә бернинди гаебе булмаган хайванны кыргыйларча юк итүләрен күрәбез. Ислам бу галәмәтләрнең барысына да каршы. Динебез мәчегә генә түгел, гомумән барлык җан ияләренә мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Аллаһка ышанып яшәгән кеше, мәҗүсиләр кебек, Аннан башкага табынмас та, җан ияләренә зыян да салмас. Бу мөселман кешесенең алтын кагыйдәсе. Хайваннарга табынырга түгел, аларны яратырга һәм рәнҗетмәскә кирәк. Мәчеләр хакында сүз киткәч, бу вакыйгага ачык мисал булган Әбу Хурайра (р.г.)нең мәчегә карата булган мөгамәләсен китерәсе килә. Ул хөлләсенең чабуында йоклап калган мәчене борчымас өчен, урыныннан торып китәр алдыннан, хөлләсенең мәче йоклаган урынын кайчы белән кисеп калдыра.
Күпләребезнең йортта хайваннары бар. Авыл җирләрендә олы терлек асрыйбыз. Кыямәт көнендә исә Аллаһ шул хайваннарны терелтеп, хуҗаң сине кыерсытмадымы, дип сорар. Җавапларын ишеткәч, аларны туфракка әйләндерер. Моны күреп торган адәм баласы, мин дә туфрак булсамчы, дияр. Адәм баласы һаман ялгышуда. Тарихтан күрүебезчә, ул башта җан иясен үз баласыннан да артык күреп олылаган, ә аннары бер кызганмыйча, нәфрәт белән юк иткән. Бу динсезлекнең, Аллаһны танымауның ачык мисалы барыбыз өчен дә гыйбрәт булып тор. Бары дин генә кешене бу дөньяда дөрес юлдан алып барып, Ахыйрәттә аңа бәхет китерә ала.
Проголосовало: За - 3, против: 2. Общий рейтинг: 1
Внимание! При
использовании материалов просьба указывать ссылку: «Татар-Ислам.», а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: www.tatar-islam.ru