Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

   Хәбәрләр

Илсур Метшин 8 Март алдыннан «Ел хатын-кызлары»н тәбрикләде

07.03.2012

Кичә Казан Ратушасы бинасында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән» шәһәр конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы узды. Чарада Казан шәһәре мэры Илсур Метшин катнашты.

«Бүген безнең өчен бик дулкынландыргыч көн. Ратушаның бу күркәм залында төрле чаралар уздыру өчен еш җыелышабыз, ә елга бер тапкыр Язның беренче бәйрәме — 8 Март алдыннан очрашу икеләтә куанычлы. Сезне сәламләвемә ихлас күңелдән шатмын», — дип, Илсур Метшин бүгенге тантанага килгән Татарстан башкаласы үсешенә зур өлеш керткән хатын-кыз табиблар, укытучылар, җәмәгать эшлеклеләрен, күп балалы аналарны, хезмәт ветераннарын кайнар сәламләде.

«Тормышка башлангычны хатын-кыз бирә, хатын-кызда гына гүзәллек, нәфислек, ягымлылык, йомшаклык, шул ук вакытта кыюлык, тәвәкәллек, акыллылык, сабырлык кебек сыйфатлар бергә үрелеп бара. Хатын-кыз гомер юлдашы, безгә ир-атларга ныклы терәк, без сезнең өчен яшәргә тырышабыз. Бүген миңа Казанның барлык ир-атлары исеменнән Сезне шушы күркәм бәйрәм белән тәбрикләү форсаты бирелүенә бик шатмын. Рәхмәт Сезгә гүзәл затларыбыз!», — дип белдерде мэр. «Бүген бу залга хатын-кызларның иң лаеклылары чакырылды. Сез һәммәгез дә мәхәббәткә, ихтирамга, сезнең белән горурлык хисләренә лаеклы. Ел саен без «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән» шәһәр конкурсына йомгак ясыйбыз һәм елдан-ел җиңүчеләрне билгеләү гаять авырлаша, чөнки миллион халкы булган шәһәрдә берничә хатын-кызны гына җиңүче итеп тану катлаулы бурыч», — дип ассызыклый Илсур Метшин.

«Хатын-кыз — ана» номинациясендә 1 нче трамвай депосының 1 нче класслы трамвай йөртүчесе, 5 бала анасы Миләүшә Зәйнуллина җиңү яулаган. «Хатын-кыз — лидер, җәмәгать эшлеклесе» номинациясендә җиңү бәхете «Мамы Казани» республика иҗтимагый хәйрия оешмасы президенты Анна Федоровага елмайган. «Язмышым — һөнәрем» номинациясендә «Казан-Оргсинтез» ААҖ үзәк лабораториясе башлыгы Елена Бобрешовага тиңнәр табылмаган. «Хатын-кыз — сыйныф җитәкчесе» номинациясендә җиңүгә Мәскәү районы 94 нче гимназиядә математика укытучысы, сыйныф җитәкчесе Ольга Сырова ирешкән. «Хатын-кыз — мәдәният һәм рухият» номинациясендә җиңүче итеп В. Аксенов дом-музее директоры Ирина Аксенова һәм «Әкият» курчак театры актриса-кукловоды Наталия Егорова танылган. «Өченче буын героинясы» номинациясендә җиңүче итеп «Озарение-Нур» ветераннар ансамбленең сәнгать җитәкчесе 80 яшьлек пенсионер ханым Эльвира Бачерикова билгеләнгән. «Хатын-кыз — ел үрнәге» номинациясендә җиңүгә инвалидларның физкультура-спорт оешмасы берлеге инструкторы Ирина Полякова лаек булган. «Аеруча танылу» номинациясендә «2 нче шәһәр балалар сырхауханәсе» участок педиатры, «Минем яраткан балалар табибы» шәһәр конкурсы җиңүчесе Фирдәвес Сабирҗанова җиңүгә лаек булган. «Изге йөрәкле ир-егет» номинациясендә Киров районы «Трамп» балалар һәм үсмерләр туризмы һәм экскурсиясе станциясе» өстәмә белем бирү учреждениесе педагогы Руслан Хрусталев җиңү яулаган. «Ир-егет — лидер» номинациясендә «Казан дәүләт дары заводы» казна предприятиесе генераль директоры Хәлил Гыйниатовка җиңү тәтегән.

Конкурс җиңүчеләрен бүләкләүдән тыш, бер төркем хатын-кызга шәһәр бүләкләре тапшырылды. РФ Хөкүмәте каршындагы Закон чыгару һәм чагыштырма хокук белеме институты директоры Талия Хәбриева һәм 39 нчы гимназия директоры Галина Нәҗипова Казанның Мактау Китабына кертелде. Йөзү буенча «Дельта» олимпия резервының балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры Светлана Чепик һәм АТП-2 баш хисапчысы Ирина Корепова 1 нче дәрәҗәле «Казан үсеше өчен хезмәт һәм фидакарьлек» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. 54 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Хәйруллина, 7 нче балалар сырхауханәсе баш табибы урынбасары Ольга Бондарева, Яңа-Савин районы Эчке эшләр бүлеге ветераннары советы рәисе Надежда Ширкова Казан шәһәренең Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Республика клиник хастаханәсе фәнни-тикшеренү бүлегенең кече фәнни хезмәткәре, «Семейный дом» проекты координаторы Валентина Дербышевага Казан шәһәре мэрының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Бүләкләү шәһәрнең их яхшы иҗат коллективлары катнашындагы җырлы-биюле чыгышлар белән үрелеп барды. Тантанада катнашкан ТР Премьер-министры Илдар Халиковның хәләл җефете Гүзәл ханымга (3 бала анасы) һәм мэр Илсур Метшинның хәләл җефете Гөлнара ханымга (4 бала анасы) махсус чыгышлар багышланды дип хәбәр итте "Татар-информ".



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: www.tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
14.03.2012 Адресыбыз үзгәрде: хәзер безне эзләп табу өчен tatar-islam.com ны җыярга кирәк
07.03.2012 Иртәгә Самара җәмәгать транспортында гүзәл затлар бушлай йөри
07.03.2012 Чаллыда күзәтү камераларының файдасы булмаган
07.03.2012 Кояшта соңгы 7 айда иң көчле шартлау барлыкка килде
07.03.2012 Коръән яндыруның кайтавазы...

Сәхифәнең тулы тексты