Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

   Хәбәрләр

Татарстан журналистларын динара һәм милләтара мөнәсәбәтләргә кагылышлы вакыйгаларны яктыртырга өйрәтәләр

29.02.2012

Бүген КФУ тарихчылары, фәлсәфәчеләре һәм культурологлары журналистларга бу нисбәттән үз киңәшләрен бирде.

Журналистлар динара һәм милләтара мөнәсәбәтләргә кагылышлы вакыйгаларны ничек яктыртырга тиеш? Бу сорауларга бүген Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан оештырылган «Татарстан Республикасында этноконфессиональ мөнәсәбәтләр өлкәсендә толерантлыкны формалаштыруда массакүләм мәгълүмат чараларының роле» дип аталган семинарда җавап табарга тырыштылар. Анда «Поволжский мир» толерантлык үзәге» директоры Владимир Роскин, КФУның социаль философия һәм культурология кафедрасы доценты Владимир Юринов, КФУның сәясәт тарихы кафедрасы мөдире Ринат Нәбиев һәм гомуми философия кафедрасы доценты Михаил Тузов катнашты.

Өстәмә белем һәм күнекмәләр бирүгә юнәлтелгән әлеге семинарны оештыруның үзенә күрә бер сәбәбе бар. Эш шунда: узган елның август аенда Татарстан Республикасында милләтара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләү мәсьәләләре буенча даими ведомствоара эшче төркеме, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Нурия Беломоинаның этконфессиональ тематиканы яктыртуга багышланган чыгышын тыңлаганнан соң, карар чыгарган. Анда профессиональ яктан әзерлекле журналистларның булмавы, аларның бу өлкәдәге тәҗрибәне сынап карау һәм хаталар аша туплавы хәбәр ителә. Комиссия журналистлар теге яки бу мәсьәләне төптән белеп бетермичә сөйли, терминология дөрес бирелми, кайбер очракларда массакүләм мәгълүмат чаралары күралмау һәм түземсезлек кебек сыйфатларга барып җитә дип тапкан. «Әлбәттә, мин комиссиянең бөтен фикерләрне дә кабул итмим, әмма бу күренеш бар күрәсең», — Шуннан соң комиссия этконфессиональ тематиканы яктыртучы журналистларның белемен күтәрү даими нигездә алып барылырга тиеш дип тапкан һәм агентлык эшне бүгенге семинарны оештырудан башлаган.

Семинарның икенче өлеше май-июнь аенда узачак. Журналистларга ислам һәм христиан дине турында мәгълүмат биреләчәк. Укулар тәмамланганда «түгәрәк өстәл» утырышы уздыру көтелә. Әлеге эшнең нәтиҗәсе буларак, курсларга йөрүчеләр «Этноконфессиональ мөнәсәбәтләрне үстерү» темасына сюжет, язма яки интервью ясарга тиеш булачак.

Бүген тарихчылар, фәлсәфәчеләр һәм культурологлар журналистларга күпмилләтле җәмгыять үсеше өчен зарурият буларак — толерантлык, Татарстанда этноконфессиональ мөнәсәбәтләрне гармонизацияләү үсешенең төп принциплары белән таныштырып кына калмыйча, мондый киңәшләр дә бирде.

Владимир Роскин, мәсәлән, бүгенге җәмгыятьтә толерантлык төшенчәсе бик тар мәгънәдә бирелә дип саный. «Толерантлык — ул төшенчә генә түгел, ул түзүдән алып үзара бәйләнешләргә илтүче тулы бер процесс. Безнең максат — менә шул процессны аңлау», — ди В.Роскин. Ул шулай ук барлык диннәргә хас булган гомумкешелек кыйммәтләрен пропагандаларга чакырды. Чөнки гражданлык җәмгыяте әгъзалары нәкъ менә шушы сыйфатларга таяна.

Ринат Нәбиев сүзләренчә, Татарстанның полимәдәниятлы үсеш моделе бар. Аны сакларга, үстерергә һәм ныгытырга кирәк. Монда массакүләм мәгълүмат чараларының да үз өлешен кертүе зарур. Шулай ук ул дини тәгълимат һәм идеология мәсьәләләренә кагылмаска киңәш итте, фикер алышуга чыгарырлык башка проблемаларның да (дини оешмаларның дәүләт тарафыннан торган социаль проектларда катнашуы, дин әһелләренең белемен күтәрү, дини оешмаларны гражданлык җәмгыяте институтлары буларак үстерү һ.б.) җитәрлек булуын әйтте.

Михаил Тузов белдергәнчә, журналистлар дини, милли вакыйгаларны яктыртканда төптән уйлап эш итәргә тиеш. «Белем эстәү өчен академик, университет басмаларына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Теләсә кайсы, шул исәптән, Интернеттагы әдәбиятны кулланудан сак булу сорала», — диде ул, массакүләм мәгълүмат чараларында бирелгән сюжет-язмаларның дөрес мәгълүмат алып килергә тиешлеген ассызыклап. «Иң мөһиме — хаталар ясамаска тырышырга, шикле идеяләрне һәм кешеләр турында сөйләүдән азат булырга кирәк», — диде галим.

Бүгенге очрашуда журналистлар практиклар, «кайнар нокталар»да эшләгән федераль каналлар журналистлары белән очрашырга теләк белдерде. Чөнки теория — бер хәл, ә аны тормышка ашыру күпкә катлаулырак булырга мөмкин дип хәбәр итте "Татар-информ".



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: www.tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
14.03.2012 Адресыбыз үзгәрде: хәзер безне эзләп табу өчен tatar-islam.com ны җыярга кирәк
07.03.2012 Иртәгә Самара җәмәгать транспортында гүзәл затлар бушлай йөри
07.03.2012 Чаллыда күзәтү камераларының файдасы булмаган
07.03.2012 Кояшта соңгы 7 айда иң көчле шартлау барлыкка килде
07.03.2012 Коръән яндыруның кайтавазы...

Сәхифәнең тулы тексты