Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

   Хәбәрләр

«Сәлам, дөнья» - мөселман халкы өчен хәләл медиа челтәре

29.02.2012

Киләсе изге Рамазан аенда халыкара беренче мөселман социаль челтәре — «SALAMWORLD» эшли башлаячак.

Якын киләчәктә интернетта мөселман дөньясының үз социаль челтәре булачак. Ул «SALAMWORLD» ягъни «Сәлам, дөнья» дип атала. Аның агымдагы елның июль аенда эшли башалавы көтелә.

Күптән түгел Истанбулның Кемпинский кунакханәсендә әлеге проектны таныту буенча глобаль саммит үткәрелде. Җыенга дөньяның 40 иленнән эшкуарлар, сәясәтчеләр, дипломатлар, дөньякүләм танылган журналистлар, компьютер белгечләре, программистлар катнашты. Халык алдында Ауропа мөселманнар берлеге рәисе Andreas Abu Bakr Ríeger, Польша мөфтисе Tomasz Miskiewicz, ТӨРКСОЙ төрки халыкларның мәдәният оешмасы гомуммөдире Дәүсән Касәинов, Малайзия эшмәкәре Hajjah Jumaatun Azmi, Бөекбританиянең танылган журналисты Rizvan Khan, Малайзиянең халыкара Ислам университеты профессоры Zaleha Kamaruddin, канадалы эшкуар Fouzan Khan, Малайзиянең элеккеге премьер-министры Mahathir Mohamad, Испаниянең Гранада мәчете имамы Malik Ruiz, Россия мөфтиләре шурасы рәисе урынбасары Рушан Аббясов, Төркиянең танылган сәясәтчесе Нәвзат Ялчынташ кебек затлар чыгыш ясады. Ливиянең Милли Күчеш Шурасы рәисе Мостафа Абдулҗәлил исә телефон аркылы тоташып, фикерләрен бедерде. «SALAMWORLD» проектының инициаторы һәм мөдирләр шурасы рәисе, Россия мөфтиләре шурасының Ислам мәдәнияте үзәге җитәкчесе Абдулвахит Ниязов чыгышында саммитны оештыру максатының Ислам дөньясында күренекле шәхесләрнең «SALAMWORLD» проекты хакында туган сорауларга җавап бирүләрен булдырудан гыйбарәт икәнлеген әйтте. «»SALAMWORLD« социаль челтәре Ислам өммәте белән дөньяның башка төркемнәре арасында күпер булачак. Бу проектны тормышка ашырганда алдынгы технологияләр кулланылачак. »SALAMWORLD« дөньяда Ислам мәдәнияте һәм мирасын, рухи байлыкларын танытуга юнәлтелгән элемтә платформасы булып хезмәт итәчәк», — диде ул. Ниязовның әйтүенчә, «SALAMWORLD»ны кору фикере узган елның җәй көнендә Казахстанда үткән бер җыенда барлыкка килгән. Аның бу омтылышын башкалар да куәтләп алган. Нәтиҗәдә, 4 аеры илнең 7 эшкуары проектны тормышка ашырырга керешә. Проектның авторы һәм җитәкчесе, чыгышы белән Омск татары Абдулвахит Ниязов белдергәнчә, «SALAMWORLD» — Ислам дөньясының фидакарьләре тарафыннан оештырылган хәләл аралашу платформасы.

Бүгенге көндә «SALAMWORLD» социаль челтәренең башкарма комитетына дөньяның 17 иленнән танылган сәясәтчеләр, дәүләт эшлеклеләре, иҗтимагый оешма вәкилләре әгъза булып тора. Аның төп штаб-фатиры — Истанбулда, техник хезмәт белән тәэмин итү үзәге Һиндстанның Хәйдәрабад шәһәрендә урнашкан.

«SALAMWORLD» «вконтакте», «facebook», «twitter» кебек социаль челтәрләргә көндәш булырга җыенмый, аның башкалардан шактый аермасы булачак. Беренчедән, ул җир йөзендәге барлык мөселманнарның уртак аралашу аланы булып торачак. Биредә адәм баласының яшәешенә, тәрбиясенә, сәламәтлегенә хәрам булган һәр нәрсә тыелачак. Әйтик, шәрә хатын-кыз рәсемнәренә, порнокүренешләргә, оятсыз сүзләргә урын бирелмәячәк. Ислам өммәтенә адресланган булуына карамастан, башка диннәр яки динсезләр төркеме белән аралашу чикләнмәгән. Киресенчә, бу платформадан дөньяның барлык кешеләре файдалана алачак. Шунлыктан аны «Тынычлык йорты» дип тә атарга мөмкин. Икенчедән, «SALAMWORLD» медиачелтәрендә, башкалардан аермалы буларак, Ислам алтын динары нигезендә хәләл интернет-кибет эшләячәк. Шулай ук on-line Ислам китапханәсе, һәр төрле мәсьәләдә ярдәмгә әзер киңәш үзәге дә «SALAMWORLD» кулланучыларының хезмәтендә булачак. Шул исәптән, төрле уеннар, башваткычлар да читтә калмаячак. Бу социаль челтәр аркылы Ислам диненең бөтен үзенчәлекләре белән танышу мөмкинлеге бирелә. Хәтта on-line фәтва да булачак.

«SALAMWORLD»ның башлангычта төрек, рус, инглиз, гарәп, француз һәм фарсы телләрендә эшләве каралган, тора бара азәрбайҗан, казах, үзбәк, урду, кытай, көрт, бенгал, малай кебек 15 телдә аралашу мөмкинлеге булдырылачак дип хәбәр итте "Татар-информ".



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: www.tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
14.03.2012 Адресыбыз үзгәрде: хәзер безне эзләп табу өчен tatar-islam.com ны җыярга кирәк
07.03.2012 Иртәгә Самара җәмәгать транспортында гүзәл затлар бушлай йөри
07.03.2012 Чаллыда күзәтү камераларының файдасы булмаган
07.03.2012 Кояшта соңгы 7 айда иң көчле шартлау барлыкка килде
07.03.2012 Коръән яндыруның кайтавазы...

Сәхифәнең тулы тексты