Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

   Хәбәрләр

Фәләстинне тану ЮНЕСКО-га кыйбатка чыга

02.11.2011

Фәләстинне ЮНЕСКО-га алу әлеге гуманитар оешмага финанс кыенлыклары тудырса, халыкара сәяси яссылыкны да катлауландырырга мөмкин.

31 октябрь көнне Парижда ЮНЕСКО-ның генераль конференциясендә Фәләстинне әлеге оешманың тулы хокуклы әгъзасы дип белдереп берничә сәгать үтүгә үк Кушма Штатлар финанслауны туктатачагын хәбәр итте. АКШ артыннан Израил дә ЮНЕСКО-га акча бирмәячәген әйтте.

АКШ дәүләт департаменты вәкиле Виктория Нуланд сүзләренчә, 1990 елдан бирле Кушма Штатларда, Фәләстин белән Израиль сөйләшүләр аша килешүгә ирешми торып, Фәләстинне үзенә алган халыкара оешмаларны финанслауны туктата торган махсус кануни нигезләмә бар.

АКШ һәр ел саен ЮНЕСКО-га 70 миллион доллар акча күчереп тора. Бу ЮНЕСКО бюджетының якынча дүрттән бер өлеше дигән сүз. Ноябрь аенда Кушма Штатлар ЮНЕСКО-га 60 миллион доллар күчерергә тиеш булган, Нуланд сүзләренчә әлеге хәлдән соң, бу акча җибәрелмәячәк.

Гарәп илләре ЮНЕСКО-га акча бирү турында уйлана

ЮНЕСКО Генераль секретаре Ирина Бокова, американнар адымы гуманитар эшләр белән шөгыльләнүче оешма бюджеты тотрыклыгына куркыныч тудырырга мөмкин, дип әйтә.

​​Русия АКШ ЮНЕСКО белән арасын кистереп өзмәс дип уйлый. Тышкы эшләр министры урынбасары Геннадий Гатилов сүзләренчә, Русия ЮНЕСКО-га алга таба күбрәк акча бирергә мөмкинме дигән сорауга да җавап эзләү әлегә иртәрәк.

ЮНЕСКО-ның әлеге конференциясендә катнашкан Русия вәкиле сүзләренчә, бу хакта РИА Новости хәбәр итә, утырыш тәмамлангач, гарәп илләре, шул исәптән Согуд Гарәбстаны АКШ бирмәгәннәрне каплау мөмкинлекләре турында уйлаячакларын әйткән.

ЮНЕСКО-га керү фәләстиннәрне куандырды

Фәләстинне ЮНЕСКО-га алуны 107 әгъза ил хуплады, 52-се тоткарланып калды, ә 14 ил каршы булды. Каршылар арасында Израил, Германия, Нидерланд һәм Швеция дә бар.

Фәләстиннең үзендә ЮНЕСКО-га кабул ителү зур шатлык тудырды. Фәләстин автономиясе хөкүмәтенең матбугат хезмәте башлыгы Гассан Хатип ЮНЕСКО-га керү зур максатлары булуны әйтә.

«ЮНЕСКО-да әгъзалыкка ирешүе, Фәләстиннең дәүләт буларак танылуга омтылышы күзлегеннән караганда мөһим адым. Бу Фәләстиннең халыкара танылуына ирешүнең бер өлеше», дип белдерде Гассан.

Фәләстин автономиясе тышкы эшләр министры Рияд әл-Мәлики радиодан чыгыш ясап: «Безнең күпчелек тавышка ия булуыбыз — зур уңыш һәм Фәләстин автономиясенең БМО-га кабул ителү тырышлыгына да зур ярдәм булачак», дип әйтте.

Фәләстин автономиясе башлыгы Мәхмүт Габбас 23 сентябрь көнне Фәләстинне БМО-га алу үтенече белән чыккан иде. Әлеге мәсьәлә БМО-ның Иминлек Шурасында 11 ноябрьдә каралачак. АКШ Фәләстиннең әлеге тәкъдименә вето салачагын әйтте.

«ЮНЕСКО сәясәтләшүнең иң югары ноктасында»

Виктория Нуланд сүзләренчә, Фәләстинне ЮНЕСКО-га яңа әгъза итеп алу өчен тавыш бирү борчылу уята.

«ЮНЕСКО-дагы әгъза илләрнең бүгенге тавыш бирүе, кызганыч ки, вакытыннан элек кылынган гамәл һәм бөтенебез тарафыннан хупланган Якын Көнчыгышта гадел һәм нык тынычлык тудыру өчен уртак максатыбызны җимерә», диде Нуланд. Аның сүзләренчә, АКШ гадәттәгечә бәйсез һәм суверен фәләстин дәүләте идеясе яклы, әмма моңа израилләр һәм фәләстиннәр арасында турыдан-туры сөйләшүләр белән генә ирешергә мөмкин.

Израил исә әлеге хәлне ЮНЕСКО-ның сәясәтләшүе дип бәяләде. Израилнең мәгариф министры Гидеон Саар фикеренчә, ЮНЕСКО-ның әлеге карары сәясәтләшүнең иң югары ноктасына менеп җитүне күрсәтә һәм Якын Көнчыгыштагы низагны сөйләшүләр юлы белән җайга салуга киртә куя.

АКШ бер тапкыр ЮНЕСКО-дан чыккан иде

Виктория Нуланд фикеренчә, Кушма Штатлар ЮНЕСКО-ны финанслауны туктатса да, әгъзалыктан чыкмый.

Тарихта АКШ ЮНЕСКО-га бер тапкыр бойкот игълан иткән иде инде. 1984 елда, ул вакыттагы президент Рональд Рейган оешма үз максатларыннан тайпылып, Кушма Штатларга каршы сәясәт алып бара дип гаепләп, аннан чыгуларын белдерде.

18 елдан соң, 2002 елда Джордж Буш Нью-Йоркта БМО Генераль ассамблеясендә чыгыш ясап, АКШ-ның ЮНЕСКО-га кайтуын белдергән иде. 2003 елда Генераль конференция алдыннан Парижда ЮНЕСКО-ның баш фатиры бинасы алдында янә АКШ флагын күтәрү тантанасы булган иде.

«Азатлык.орг»тан алынды.



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: www.tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
14.03.2012 Адресыбыз үзгәрде: хәзер безне эзләп табу өчен tatar-islam.com ны җыярга кирәк
07.03.2012 Иртәгә Самара җәмәгать транспортында гүзәл затлар бушлай йөри
07.03.2012 Чаллыда күзәтү камераларының файдасы булмаган
07.03.2012 Кояшта соңгы 7 айда иң көчле шартлау барлыкка килде
07.03.2012 Коръән яндыруның кайтавазы...

Сәхифәнең тулы тексты