Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

Бүген Туфан Миңнуллинга 75 яшь тула

25.08.2010

Бүген танылган драматург Туфан Миңнуллинга 75 яшь тула. Юбилей уңаеннан аның туган авылы - Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗада Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары «Диләфрүз – Remake» спектаклен уйнаячак, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Драматург һәм прозаик Туфан Габдулла улы Миңнуллин 1935 елның 25 августында Татарстанның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1952 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, аңа укуны дәвам итәргә мөмкинчелек булмый, шуңа күрә башта районның Олы Кариле һәм Кама Тамагы авыл кулланучылар җәмгыятьләрендә - хисапчы, аннары, Казанда бухгалтерлар әзерләү курсларын тәмамлагач, комсомол путевкасы белән чирәм җирләргә китеп, Кустанай өлкәсендәге бер совхоз эшчеләр кооперативында баш бухгалтер булып эшли. 1956 елда Казан дәүләт университетына керә, ләкин озакламый Мәскәүгә М.С.Щепкин исемендәге Театр училищесына укырга китә.

Училищены тәмамлаганнан соң, аны Минзәлә дәүләт драма театрына актер итеп җибәрәләр. Бераз вакыт үткәч, ул Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына җибәрелә һәм анда 1964 елның көзенә кадәр эшли. 1964-1967 елларда Туфан Миңнуллин—Казан телестудиясендә өлкән мөхәррир, аннары берникадәр вакыт «Чаян» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1968 елның көзеннән ул бөтенләе белән әдәби иҗат эшенә күчә. 1975-1977 елларда Т. Миңнуллин Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларда укый. Туфан Миңнуллин әдәбиятка алтмышынчы еллар башында юмористик хикәяләр һәм кечкенә күләмле сәхнә әсәрләре белән килә. Соңрак ул драматургия жанрының олырак формаларында көчен сынарга керешә.

1962 елны яшь авторның «Безнең авыл кешеләре» исемле өч пәрдәлек комедиясе — Минзәлә драма театры, балалар өчен язылган өч пәрдәлек «Азат» исемле пьеса-әкияте Казанда Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куела һәм, тамашычыларның игътибарын җәлеп итеп, театр җәмәгатьчелегендә һәм тәнкыйтьтә уңай бәя ала. 1967-1969 елларда Әлмәт дәүләт драма театрында — «Күрше кызы», Татар дәүләт академия театрында — «Миләүшәнең туган көне», ә Татарстан Республикасы Күчмә театры (хәзерге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) сәхнәсендә «Нигез ташлары» һәм «Йөрәк янар өчен бирелгән» исемле яңа пьесалары куелгач, Туфан ага тәнкыйтьтә үзенчәлекле драматург буларак телгә алына башлый. Татарстан китап нәшрияты 1965-1970 еллар арасында аның пьесалары, юмористик хикәяләре һәм новеллалары тупланган биш җыентыгын бастырып чыгара.

70-нче елларда Т.Миңнуллинның рәссам-драматург буларак иҗади йөзе формалашу, табигый талантының үзенчәлекле рәвештә ачылып китү һәм шәхси сыйфатларга байый бара. Драматург форма һәм эчтәлек өлкәсендәге эзләнүләрен тагы да тирәнәйтә төшә, тормыш материалын, үзен кызыксындырган, борчыган иҗтимагый һәм әхлак проблемаларын сәнгатьчә хәл итү, заман кешесенең рухи дөньясын, яшәеш фәлсәфәсен укучыга, тамашачыга үтемлерәк, тулырак итеп җиткерү өчен сәхнә әдәбиятының төрле жанрларына һәм алымнарына мөрәҗәгать итә, иҗтимагый тормышның төрле-төрле темаларын кузгата. Әдипнең иҗади активлыгы бермә-бер көчәя. 1970-1983 еллар арасында аның Татар академия театры сәхнәсендә тугыз пьесасының («Диләфрүзгә дүрт кияү» (1972), «Ир-егетләр» (1971), «Канкай угылы Бәхтияр» (1974), «Әлдермештән Әлмәндәр» (1976), «Дуслар җыелган җирдә» (1977); «Адәм баласына ял кирәк» (1979); «Моңлы бер җыр» (1981); «Монда тудык, монда үстек» (1982); «Әниләр һәм бәбиләр» (1983); Әлмәт дәүләт драма театрында — дүрт («Диләфрүзгә дүрт кияү» (1971); «Ай булмаса, йолдыз бар» (1977); «Яшьлегем — җүләрлегем» (1978); «Бәйләнчек» (1982)); Татар дәүләт драма һәм комедия театрында — биш («Үзебез сайлаган язмыш» (1973); «Уйланыр чак» (1973); «Китәр юлың еракмы?» (1975); «Ак тәүбә, кара тәүбә» (1976); «Кырларым-тугайларым» (1978)) пьесасының премьерасы була, диелә “Әдипләр. Народ.ру” сайтында.

Т. Миңнуллин пьесаларының уңышы аларда сурәтләнгән вакыйгаларның тормышчанлыгы, реалистик нигезе белән аңлатыла. Язучы тормышны, аның үзгәрүле агышын нечкә сиземли, анда әледән-әле туып торган әхлакый һәм мөһим социаль мәсьәләләрне оста тотып алып, аларны конкрет материал җирлегендә заманча яңгырашлы, сәнгатьчә тәэсирле-гыйбрәтле итеп сурәтли белә. Автор күпчелек әсәрләрендә олы фәлсәфи категорияләр турында — кешенең дөньяда яшәү мәгънәсе, аның җәмгыять Һәм үз алдындагы гражданлык җаваплылыгы, әхлакый сафлыгы, намуслылыгы, туган җиргә, Ватанга тугрылыгы, үз халкының үткәненә ихтирамы һәм киләчәгенә ышанычы турында сүз алып бара.

Т. Миңнуллин — пьесалары илебез сәхнәләрендә иң күп уйнала торган татар драматургларының берсе. Аның сәхнә әсәрләре Башкортстан театрларында («Диләфрүзгә дүрт кияү», «Үзебез сайлаган язмыш», «Ай булмаса, йолдыз бар», «Кырларым-тугайларым» һ. б.), Үзбәкстанның Мөкыйми исемендәге дәүләт музыкаль театрында («Диләфрүзгә дүрт кияү») һәм Хәмзә исемендәге Үзбәк дәүләт академия театрында («Әлдермештән Әлмәндәр») зур уңыш белән барды. «Әлдермештән Әлмәндәр» моңсу комедиясе шулай ук Шкетан исемендәге Мари дәүләт, Басарганов исемендәге Калмык дәүләт драма, Мурманск, Новокузнецк, Әстерхан, Горький, Мичурин һ. б. шәһәрләрнең рус драма театрлары сәхнәләрендә куелды; «Ай булмаса, йолдыз бар» драматик хикәясе Дагыстанда С.Стальский исемендәге Лезгин һәм Ә.Капиев исемендәге Лак дәүләт драма театрларында сәхнәләштерелде. Илебез театрларының Т.Миңнуллин драматургиясе белән кызыксынуы елдан-ел арта бара.

Т. Миңнуллин «Нигез ташлары» комедиясе һәм «Үзебез сайлаган язмыш» драматик хикәясе өчен 1974 елда Татарстанның М. Җәлил исемендәге Дәүләт премиясенә, «Ай булмаса, йолдыз бар» әсәре буенча Әлмәт драма театрында куелган спектакль өчен 1979 елда Татарстан АССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә һәм Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куелган «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле өчен, режиссер Марсель Сәлимҗанов һәм баш рольне башкаручы артист Шәүкәт Биктимеров белән бергә, 1979 елда РСФСРның К.Станиславский исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Татар театр сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен аңа “Татарстан АССРның (1978) һәм РСФСРның (1984) атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исемнәр бирелә, 1984 елда исә ул «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Т. Миңнуллин әдәби иҗатын иҗтимагый-сәяси эшчәнлек белән бәйләп бара. Ул берничә ел Татарстан Язучылар берлегенең партия оешмасына җитәкчелек итә, 1984 елда Татарстан АССР Югары Советына депутат итеп сайлана. Татарстан язучыларының X корылтаенда (май, 1984) Т.Миңнуллин берлек идарәсенең рәисе итеп сайлана. 1969 елдан ул - СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Бүген Туфан Миңнуллин – ТР Дәүләт Советының депутаты, дип белдерә "Татар-информ" агентлыгы.



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: www.tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
14.03.2012 Адресыбыз үзгәрде: безне эзләп табу өчен tatar-islam.com ны җыярга кирәк
07.03.2012 Кеше рәнҗеше кайчан да бер төшә
07.03.2012 Кояшта соңгы 7 айда иң көчле шартлау барлыкка килде
05.03.2012 Бүген көндезге сәгать 12дә ҮСК 99,79 % беләшмәне эшкәртте
05.03.2012 Дубайда Мөхәммәд Пәйгамбәрнең тормышына багышланган иң авыр китап күрсәтелде

Сәхифәнең тулы тексты

 
© Информационное агентство ИА "Татар-Ислам" 2009-2011 Все права на материалы опубликованные на сайте принадлежат ООО "Медиа-группа "Ислам info". При использовании материалов гиперссылка на информационное агентство обязательна. Свидетельство о регистрации СМИ: ИА № ФС 77 — 45782 от 13.07.2011г.   Сайт создан в компании «Экспресс-Интернет», 2007
Работает под управлением системы «Экспресс-Веб»