Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Мөслимәләр сәхифәсе

Хәләл танышу

14.11.2011

Мөселман кафелары, рестораннары, бассейннары, сәүдә үзәкләре... Үзләрен иркенрәк итеп тойсыннар өчен мөселман яшьләре өчен күпме шартлар булдырылган, чөнки исламны тормыш рәвеше итеп кабул итүчеләрнең саны артканнан-арта бара. Хәзер инде мөселман динен тотучы яшь парларны киноларда ешрак очратырга була. Ислам — үз-үзеңә йомылу дине дип әйтүчеләр дөрес сөйләми. Башка кешеләр кебек үк, мөселманнар да үзләренең ялларын әнә шулай уздыралар, бары тик хәрам ризыклар гына кулланылмый. Ничек танышалар соң ул яшьләр?

Бу мәсьәләдә берничә төп әйберне белергә кирәк. Иң мөһиме, исламда никахка кадәр якынлык кылу тыелган. Шулай ук, бер-берләренә туган-тумача булмаган кыз белән егет, ир белән хатын-кыз үзләре генә калырга тиеш түгел. Әгәр икесе генә булсалар, хәдистә әйтелгәнчә, өченчесе шайтан үзе була.

Егет кеше кызның туганнары аша таныша. Бөтен кануннарны да үтәгәндә әнә шулай булырга тиеш. Әгәр гаиләдә мөселман туганнар булмаса? Нәрсә эшләргә? Урамда очрашу кешеләрдә ышаныч тудырмый, мөслимә үзе дә моның белән килешмәс, шуңа күрә бу танышу ысулы төшеп кала. Насыйп ярыңны ничек табарга? «Диңгездән һава торышы» килгәнен көтмисеңдер ич инде! Аллаһ илчесе (с.г.в.) әйтә: «Үзегез өчен тормышыгызны авырайтмагыз, чөнки бу тормышыгызны авырайтыр». Тормышларын авырайтучылар булган, шуңа күрә аларның тормышлары авырайды. Шулай ук, монастырьда яшәүчеләр дә бар: «Монахлылыкны алар үзләре уйлап чыгарды. Без аларга шуны эшләргә кушмадык», — диелә «Тимер» сүрәсенә карата язылган Ибн Касир тәфсирендә.

Гаилә төзүнең берничә ысулы

1 нче ысул. Туганнар, дуслар аша танышу. Бу иң ныклы ысулларның берсе. Дус кеше бервакытта да начарлыкка чакырмый.

«Мин балачактан ук ислам динен тотам, шуңа күрә иремнең дә мөселман гаиләсеннән булын телим, ул мине зур ышаныч белән алып китә алсын иде. Никахка бик җитди карыйм, шуда күрә кияүгә чыгарга ашыкмадым. Булачак ирем белән туганнарның никах мәҗлесендә таныштык. Алар инде берничә ел элек үк таныш булганнар икән», — диде Айгөл.

Анастасия тарихы бөтенләй башка. «Ислам динен кабул иткәч, эшләремне, әйләнә-тирәмне, иптәш кызларымны алыштырдым. Миңа 18 яшь иде, кияүгә чыгарга ашыкмадым. Беркөнне иптәш кызым мине үзенең абыйсы белән таныштырды, шунда ук бер-беребезне ошаттык, аннары очраша башладык. Бер ел үткәч, өйләнештек. Без инде 7 ел бергә торабыз. Ислам аркасында шундый яхшы кешегә кияүгә чыктым. Андый ирне хәтта күз алдыма да китермәгән идем.

2 нче ысул. Интернет аша танышу.

Интернет аша танышу берничә ел элек киң тарала. Үз ярыңны табар өчен тәртипләрен генә белергә кирәк. Шуларның иң мөһиме — кешеләргә сукырларча ышанмау. Һәрбер кеше үзе турында яхшы яктан гына сөйли. Ләкин бу интернетта чиста ниятле яхшы кешеләр юк дигән сүз түгел.

Башлап җибәрү белән уңай нәтиҗәгә ирешәсең дигән сүз дә дөрес түгел. Әгәр ниятегез көчле икән, икенче яртыңны интернет аша эзләү хезмәт белән сабырлыкны таләп иткәнлекне хәтердә тотыгыз. Анкета тутырганда, үзегез хакында дөресрәк язарга тырышыгыз. Алга таба ул барыбер барысын да беләчәк. Шулай ук, сыйфатлы фотоларны да куярга кирәк, менә шулардан танышу башлана да инде.

«Мин булачак ирем белән интернет аша таныштым, — диде Камилә. — Дөресен генә әйткәндә, мөнәсәбәтләребезнең дәвамлы булуына бик аз ышана идем, шуңа күрә кешеләргә дә интернет-танышуларда сак булырга киңәш итәм, чөнки андый танышулар уңай нәтиҗә бирмәскә мөмкиннәр. Миңа килгәндә, үзем ике ел элек булачак иремә электрон хат җибәрдем һәм дөрес эшләгәнмен икән».

Менә Нәзилә исә бик булдыра алмады, чөнки интернет аша танышкан егете белән очрашырга насыйп булмады. «Эш шунда ки, гаиләмдә мин берүзем генә ислам динен тотам, әле хиҗаб та киеп йөрмим, мөселманнар арасында дусларым да аз. Танышлар интернет аша танышырга киңәш итте. Анкетада: «Миңа 27 яшь, хиҗаб киеп йөрмим», — дип яздым. Бик озак вакыт бер кеше белән хат алыштык. Очрашу вакытын да билгеләдек, тик ул килмәде. Танышу өчен бүтән мондый чараларны кулланмадым».

3 нче ысул. Таныштыру хезмәтләре аша танышу. Барасың, теркәләсең, күпмедер акча түлисең дә... көтәсең.

«Танышуның бу ысулы уңай нәтиҗәләр бирә», — дип башлады сүзен «Ханума» таныштыру Хезмәтен җитәкләгән Наилә ханым Җиһаншина, — иң мөһиме, кешенең күңелен, теләкләрен, мәнфәгатьләрен аңларга кирәк. Үз тиңеңне табар өчен бер генә кат очрашу да җитә. Бездә шундый очрак булды. Мәскәүдән бер егет мөрәҗәгать итте. Без аны бер хатын-кыз белән таныштырдык. Күп кенә яшь кызлар: «Хиҗаб кияр өчен бер этәргеч, ягъни кияүгә чыгу кирәк», — дип киләләр. Без аларга шундый егетләрне табарга тырышабыз. Озак вакыт эшләү чорында шундый фикергә килдек: бөтен ирләргә дә йомшак күңелле хатын-кызлар ошый, чөнки «Хатын-кызның көче — аның зәгыйфьлегендә».

«Мин булачак ирем белән таныштыру хезмәте аша таныштым, — дип сөйләде Лениза. — Бу җиңел генә булды дип әйтмим. Кияүгә чыкканчы мин биш егет белән таныштым, тик алар берсе дә миңа туры килмәде. Булачак ирем белән таныштыргач, үземнең тиңем дип уйладым. Хәзер безнең ике балабыз бар. Яши башлаганыбызга да бишенче ел китте».

Диния ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: www.tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
12.12.2011 Нинди була ул татарча киенү?
03.11.2011 Егермегә хәтле кияүгә чыгу яхшыракмы әллә егермедән соңмы?
04.10.2011 Яулыклы кыз
09.06.2011 Чит ил килене булу җиңелме?
24.05.2011 Горур атлый татар кызы...

Сәхифәнең тулы тексты