Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Мөслимәләр сәхифәсе

Чит ил килене булу җиңелме?

09.06.2011

Һәр кешенең үз язмышы, кабатланмас тарихы була. Хатын-кыз өчен чын тормыш кияүгә чыккач кына башлана дип әйтергә ярата карт әниләр. Чыннан да, язмыш булгач нинди генә җирләргә барып чыкмыйсың да, кемнәр белән генә туганлашмыйсың.

Нинди генә телдә сөйләшсәң дә, нинди генә милләт, раса кешесе булсаң да, үз тиңеңне табып яшәү, ялгыз булып йөрүдән дөресрәк тә, саваплырак та дип саныйм мин.

Безнең татар халкы инде кызларын башка милләт кешесенә кияүгә бирүне, яисә улларын өйләндерүне якын итми. Ләкин моның исламга бернинди дә катнашы юк. Бу бары тик әти-әнинең баласын башка милләт кешесенә бирмәве, чит илгә чыгарып җибәрәсе килмәве белән бәйле. Динсезлек дигән нәрсә, минемчә, катнаш никахны да, катнаш булмаган никахны та җимерә.

Аллаһ ир белән хатынга мәхәббәт һәм мәрхәмәт белән яшәргә кушкан. Дини кануннарга таянып, хөрмәт вә җылы мөнәсәбәтләргә нигезләнгән какшамас гаилә булырга тиеш. Ир белән хатынны ныклы гаилә мөнәсәбәтләре һәм изге балалар тәрбиясе тотып торырга тиеш. Шулай ук ир белән хатын бер үк нәрсә. Аллаһ болай ди: «Хатыннарыгыз — сезгә, сез аларга кием, ягъни хатыннарыгыздан файдаланыгыз да башкаларга күңел төшермәгез» (Бәкара, 187).

Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: «Аллаһ бер үк йортта яшәүче мөселманнарны ярата, Ул бер-берсенә карата мәрхәмәтлекне иңдерә». Гел шатлык кына хөкем сөргән гаиләләр юк. Шуны да әйтергә кирәк: хәзерге вакытта хәтта мөселман гаиләләрендә дә аерылышу чире бар. Ул һәрбер гаиләгә дә диярлек үтеп керә, бары тик чын иман гына шул чиргә каршы торучанлыкны көчәйтә.

Килен белән кайнана

Бүгенге көндә, әлбәттә, килен белән кайнана дус-тату яшәргә тырыша. Әмма, ни генә дисәң дә, бу җиңел эшләрдән түгел. Монда кем гаепле? Бу сорауга җавап табу мөмкин түгелдер кебек. Бер өй эчендә килен белән кайнана эт белән мәче кебек яшәсә, ир-атка ничек чыдарга? Ул бит икегезне дә ярата. Йә мин, йә әниең дип тә сайлау алдына куйсагыз, гаиләгезнең таркалуы бар. Сезне сайласа, әнисе рәнҗи, ә карт әни рәнҗеше төшкән гаилә барыбер бәхетле булмый ул.

Монда киленгә дә, кайнанага да бер-берсенең хакларын үтәргә, аңларга, юл бирә белергә кирәк.Киленгә дә, кайнанага да сабыр, акыллы булу сорала. Исламда– ана, хатын, ир хаклары бар. Һәрберсенең хакларын аңлап һәм үтәп яшәгәндә гаилә бәхетле була.

Чыннан да, Аллаһының Коръәни- Кәримендәге һәм Аның илчесе Мөхәммәд галәйһиссәләмнең сөннәтендәге күрсәтмәләргә таянып гамәл кылучы хак мөселман өчен үзенең ата-анасына карата игелеклелек күрсәтү аның күркәм холкының бер билгесе булып тора. Кияүгә чыккач, ирнең әти-әнисе хатынга да әти-әни була.Шуңа да аларны хөрмәт итеп яшәү тиешле.

Бер милләттән булган килен белән кайнана күп очракта сафура бураннары чыгарып яши. Нәрсә бүлә алар, ни өчен талаша –аңлашылмый. Ә менә каенана башка милләттән булса, телегезне, гореф-гадәтләрегезне аңламаса? Бу очракта бергә яшәү бөтенләй мөмкин түгел дип уйлыйсызмы?

Ничек итеп мин чит ил кайнанасының кызына әйләндем

Булачак иремнең әти-әнисе белән танышыр вакыт җиткәч, мин бик дулкынландым, чөнки гарәп телендә нибары 10-15 сүз белә идем. Әгәр дә алар мине кабул итмәсә, миңа алар ошамаса, нишләргә икән дип баш вата идем.

Бәхеткә, мине исә каенанам һәм каенатам бик җылы каршы алды. Беренче көннән үк аларга әнием һәм әтием дип дәштем, үз иттем, яраттым. Әгәр дә алар мине кабул итмәсә нишләр идем икән, хәзер әйтә алмыйм. Кайнанам миңа гарәпчә кызым, кадерлем дип дәшә иде. Әле дә истә, кичләрен телевизор янында утырганда күп очракта мин кайнанамны кочаклап утыра идем. Ир-атлар эш белән чыгып киткәч, кухняда өч кеше кала идек: мин, әнием һәм карт әнием.

Без бер-беребезнең телен аңламасак та, барыбер кухняда тәмле ризыклар пешерә идек. Без анда татар кухнясы һәм Марокко кухнясы көннәрен игълан итә идек. Мин Марокко кухнясы серләренә, алар исә безнең ризык пешерү серләренә төшенә иде. Бу читтән генә карап торсаң, бик кызык күренеш иде.

Анда чәй, кәһвә эчү — бер зур традиция булып тора. Безнең кебек ашык-пошык чәй яисә кофе болгату юк анда — барысын да тиешле дәрәҗәдә, иренмичә башкарырга тиешсең. Бер атна эчендә «кус-кус», «харира», «пастила» пешерергә дә өйрәтте мине әнием.

Беркөнне беркем дә өйдә юк иде. Мин исә өч сәгать эчендә өч катлы өйне тәртипкә салып, көндезге ашка табын да әзерләп куйдым, машинада керләрне дә әйләндердем. Әни кайткач, миңа карады да: «Кызым, син нишләдең?»- диде. Мин куркып киттем. Ә ул ник кулларыңны бетерәсең, авырып китсәң әти-әниеңә ничек җавап бирербез дип кайгырды. Әтиебез шунда, әгәр дә мин элегрәк татар хатын-кызларының шундый уңганлыгын белсәм, үзем дә татар хатынын алыр идем дип шаярып куйды. Әтиемнең шул сүзләре йөрәгемә сары май ягылгандай тоелды. Шул вакытта мин үземне башка халыкларга үзебезнең милләт хакында мәгълүмат җиткерүче илче итеп сиздем.

Хәзер без ирем белән башка илдә яшибез. Тора-бара гарәп телен дә өйрәнеп киләбез. Ерак арага карамастан, еш кына әни-әтигә шалтыратып, хәлләрен белеп торам. Минем ирем әниләрнең хәле ничек дип миннән сорарга күнеккән. Мин аңа, шалтырат әниләргә, ник шалтыратмыйсың дип гел әйтеп торам. Шуңа да мин кайнанамның яраткан кызына әйләндем.

Аллаһ безне кавем-милләтләр итеп яраткан, безгә аерым-аерым телләр биргән. Төрле милләт кешеләрен Ислам дине берләштерә. Беренче чиратта, мөселманнар гаилә кыйммәтләренә кайтырга тиешләр. Ислам буенча гаилә нигезләрен ныгытырга тиешләр шул чакта катнаш никахларның бәхетле булуында шик калмаячак.

Сәйдә БАРУДИ



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: www.tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
12.12.2011 Нинди була ул татарча киенү?
14.11.2011 Хәләл танышу
03.11.2011 Егермегә хәтле кияүгә чыгу яхшыракмы әллә егермедән соңмы?
04.10.2011 Яулыклы кыз
24.05.2011 Горур атлый татар кызы...

Сәхифәнең тулы тексты