Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Мөслимәләр сәхифәсе

Аллаһ кушканча гаилә тормышы

22.11.2010

Никах килешүенең нигезендә мөселман ир белән хатын-кызның бердәмлеге ята. Ләкин кайбер яңа парлар гаилә мөнәсәбәтләрен ахырга кадәр аңлап бетерә алмыйлар. Аннары катлаулы хәлләр барлыкка килә.

Шуңа күрә, ислам дине буенча никах — хатын-кыз белән ир-ат арасында изге һәм хокукый килешү. Алар икесе дә барлык мөнәсәбәтләр буенча да Аллаһ һәм бер-берсе каршындагы бурычларын аңларга тиешләр.

Аллаһы Тәгалә әйтә: «Ий кешеләр! Сезне бер ата-анадан яратучы Аллаһыга каршылык күрсәтүдән сакланыгыз, Ул Адәм г-мнең үзеннән хатын яратты вә икесеннән күп ирләрне һәм күп хатыннарны дөньяга чәчте. Янә Аллаһыга тәкъвалык кылыгыз ки үзегез, Ул — Аллаһ исеме белән бер-берегездән сорыйсыз, ягъни Аллаһ ризалыгы өчен бир, сүземне тыңла, дисез, шулай булгач, Аллаһыны зурлагыз вә якын кардәшләр хакыннан сакланыгыз! Бит Аллаһ сезнең барча эшләрегезне тикшереп күзәтүче» (4:1).

Ислам динендә гаиләдә ир-ат хуҗа чөнки ул физик яктан да, психик яктан да хатын-кыздан көчлерәк була. Шул сәбәпле, гаиләне төрле әйберләр белән тәэмин итү вазифасы ир-атка йөкләтелгән.

Аллаһ, шулай ук, әйтә: «Ирләр хатынга әдәп, тәрбия бирмәк өчен Каимнәрдер. Аллаһ мәхлукләрне кайберләрен кайберләреннән артык кылу белән, ирләр гакылда, куәттә хатыннардан өстен булды һәм малларын хатыннарга инфак кылу белән дә ирләрнең дәрәҗәсе өстендер. Изге хатыннар Аллаһыга һәм ирләренә итагать итәрләр, ирләре өйдә булмаганда Аллаһ саклавы белән малларын һәм үзләрен сакларлар, һичбер хыянәткә бармаслар. Әгәр хатыннарыгыз итагатьсез булып азуларыннан курыксагыз яки берәр яман эшләрен белсәгез, аларны вәгазьләгез, итагатьсезләргә Аллаһының ачуы һәм ґазабы бар икәнлеген белдерегез. Вәгазьләгәннән соң төзәлмәсәләр, түшәкләрендә ялгыз калдырыгыз, ягъни якынлык кылмагыз. Моннан соң да төзәлмәсәләр, аларга сугыгыз. (Бу җәза аларга: фарыз гамәлләрне үтәмәсәләр яки берәр хәрам эшне эшләсәләр тиешледер.) Әгәр хатыннарыгыз сезгә итагать итсәләр яки явызлыкларыннан соң төзәлсәләр, алар зарарына юл эзләмәгез, ягъни хаксыз җәберләмәгез. Әлбәттә, Аллаһ бөек һәм олы булды» (4:34).

Хатын-кыз ирнең дусты һәм ярдәмчесе була, алар икесе дә гаилә эшләре һәм балалары өчен җаваплы. Исламда хатын-кыз, кияүдә булмаса да, кеше булып санала. Мәсәлән, үз милкен һәм акчаларын ул ничек тели, шулай куллана ала. Аның хәтта үз фамилиясендә калырга да хокукы бар. Хәзерге вакытта күп кеше ислам динен тотучы хатын-кызны кухнядан беркая да китмәүче иренең колы дип уйлый. Моның хакында Америка һәм Европа газеталарында күпертеп язылган.

Шуларга җавап итеп, шуны әйтәсем килә: ислам динендә ир-ат белән хатын-кызның хокуклары тигез, чөнки Аллаһ каршында һәркем тигез.

Ислам дине икесенә дә бер үк фарыз гамәлләрне үтәргә кушты, тик хатын-кызларга бала туу белән бәйле булган җиңеллекләр дә бар. Изге гамәлләр, гыйлем алу ир-атларга да, хатын-кызларга да тиеш булды. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Берәү чын мөэмин хәлеңдә изге гамәлләр кылса, кирәк — ир булсын, кирәк — хатын булсын, алар җәннәткә керерләр һәм җеп очы хәтле дә золым кылмаслар» (4:124).

Ислам дине күзлегеннән күренгәнчә, хатын-кызлар ир-атлардан чагырштырмалы буларак, хискә бик бирелүчән булалар, шуңа күрә хатын-кызларга карата яхшы мөнәсәбәттә булырга кирәк. Моның хакында Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) күп кенә хәдисләрендә бирелгән. Ул болай ди: «Ирләрнең иң яхшылары хатыннарына карата яхшы мөнәсәбәттә булучылар». Ир-ат белән хатын-кызның табигатьләре бер үк булмагач, икесенә ике төрле вазифа йөкләтелде. Алар бер-берсен тулыландырып торалар, ә ул җәмгыятьнең үсеше өчен кирәк. Иҗтимагый тормышка икесе дә үз өлешен кертергә хокуклы. Хатын-кыз җәмгыятьтә төрле эшләр башкара ала, мәсәлән, тыйбб, иҗтимагый эшләр, белем бирү һ.б. буенча.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) вакытында ирләр белән бергә шәһит киткән хатын-кызлар да бар. Алар Мөхәммәд (с.г.в.) белән төрле мәсьәләләрне хәл иттеләр, ә кайвакытта бәхәсләштеләр дә. Бер хатын-кыз Гомәр ибн Әл-Хаттабны төзәтер өчен фикһ мәсьәләсе буенча җавап бирде. Күп кенә мөселман галимнәре теге яки бу сорау буенча Гайшә янына килеп киңәшләшәләр иде. Апасы Әсма гомере буе зур батырлыклар күрсәтте.

Коръәндә ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр хакында да әйтелгән:

«Дәхи Аллаһының кодрәтенә дәлилләрдәндер сезнең өчен Аллаһының үзегездән хатыннар яратмаклыгы, чөнки Һава Адәмнең кабыргасыннан халык ителде, ул хатыннар белән өлфәтләнеп бергә яшәвегез өчен, дәхи ир белән хатын арасында дуслык һәм мәрхәмәтлек кылды, әлбәттә, Аллаһының бу эшләрендә фикерли белгән кешеләр өчен гыйбрәт бардыр» (30:21).

Хатын-кызлар күбрәк өйдә эшләгәч, ислам дине тыштагы эшләрне эшләргә мәҗбүр итми. Ир кеше өй эшләрендә дә хатынына булышырга тиеш. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) дә хатыннарына өй эшләрендә булыша торган булган. Балаларны хатын-кыз тәрбияләсә дә, ислам дине аңа бу гамәлне бер үзенә генә башкарып чыгарга мәҗбүр итми. Бала тәрбиясе — хатын-кызның һәм ир-атның бурычы. Хатын-кыз күп вакытын бала белән үткәрсә дә, ир — барлык гаилә әгъзаларының тәрбияле булулары өчен җавап бирүче кеше. Ир белән хатын бергәләп өйдә мөселман атмохитен тудырырга тиешләр.

Никахта тагын бер гамәл тиешлеләрдән санала — ир белән хатын берберсенең җенси теләкләрен үтәргә тиешләр. Ислам өйрәтүләре буенча, ир белән хатын үз-үзләрен сакларга тиешләр.

Мөселман гаиләләре үзләренең ныклыгы белән аерылып тора. Бу берничә фактор белән нигезләнгән. Беренчедән, диннән ерак булган кешеләрнең никахлары аңа кадәр үк җенси якынлык кылганлыклары белән аерылып тора, шуңа күрә мөселман гаиләсенең нигезендә гомумкешелек кыйммәтләре ята. Икенчедән, күп очракта мөселманнар ир-ат белән хатын-кыз арасындагы хак-хокуклар белән килешәләр. Монда хезмәт бүленеше ачык итеп бирелгән, шуңа күрә күп кенә авырлыклар булмыйча кала.

Бер сүз белән генә әйткәндә, мөселман никахы голливуд рухындагы хыялый союз гына түгел, ә ике кавемнең туганлашуына нигезләнгән. Бу гел яхшы гына була дигән сүз түгел. Ләкин теләсә-нинди каршылык мохитнең тәрбияви көчендә уңай якка хәл ителә, ә гаилә таркалу белән түгел. Мөселман никахы — тотрыклы һәм тормышчан институт.

Ислам гаиләсеннән башка хатын-кызга беркайда да аңа күбрәк хокук бирелми, чөнки Коръәндә ир-ат гаиләсен тәэмин итеп торырга тиеш, диелгән.

Никахланырга кирәк дигәндә, бу егетнең биологик, социаль, матди, гражданлык ягыннан өлгергәнлеген аңлата.

Күпхатынлылык Аллаһ тарафыннан бер диндә дә тыелмый. Ислам дине дә күпхатынлылыкны рөхсәт итә, ләкин 4 хатынга гына өйләнергә рөхсәт ителгән, әгәр дүртесенә дә бертигез караса.

Аллаһ әйтә: «Ятимнәрне гаделлек белән тәрбия кылырга курыксагыз, ятим булган кызлардан күңелегезгә хуш килгәнен үзегезгә никах кылып алыгыз: икешәр, өчәр һәм дүртәр кылып, әгәр гаделлек кыла алмабыз дип курыксагыз, фәкать берне генә никахланыгыз, әгәр бергә дә гаделлек кыла алмасагыз, ул вакытта сатып алган кәнизәләрегез җитәр. Югарыдагы хөкемнәр ышанычлырактыр хактан үтеп китмәвегез өчен» (Ниса сүрәсе).

Әгәр хатын-кыз бала таба алмаса яки бик авыру булса, күпхатынлылык киңәш ителә. Бу зинадан, ялганнан, авырулардан саклап кала.

Мөхәммәд Пәйгамбәргә килсәк, бергә 25 ел торган Хәдичә исемле хатыны үлгәч кенә башка хатын-кызларга никахланган. Аларның бер-берсенә карата булган мөнәсәбәте — мөселман гаиләләре өчен зур үрнәк булып торалар.

Исламда никах рухы — бер-береңне хөрмәт итү, изгелек, мәхәббәт рухы. Хатын-кыз ирен шатлык белән кайгыларны уртаклашучы, кирәк вакытта булышучы дусты итеп күрә. Ир үзенең хатынын тынычлыкны һәм рәхәтлекне булдыручы иптәше итеп күрә. Аллаһ әйтә: «Рамазан аенда авыз ачканнан соң, таңга хәтле хатыннарыгызга якынлык кылу хәләл ителде. Хатыннарыгыз сезгә, сез аларга киемсез, ягъни хатыннарыгыздан файдаланыгыз да башкаларга күңел төшермәгез. Аллаһ белде сезнең үз-үзегезгә хыянәт иткәнегезне, тәүбәләрне кабул итеп, гөнаһларыгызны гафу итте. Хәзер инде Рамазан кичәләрендә хатыннарыгызга якынлык кылыгыз һәм Аллаһ тәкъдир иткән баланы өстәгез, балагызның һидәятле булуын Аллаһыдан сорагыз һәм сәхәр дә ашагыз, эчегез хәтта таң яктылыгы беленгәнче, аннары рузәне тотып, тәмам итегез кояш баеганчы! Мәчетләрдә игътикяфтә булган көннәрегездә хатыннарыгызга якынлык кылмагыз. Югарыда әйтелгән хөкемнәр Аллаһының чикләгән чиге, Аллаһ чигенә якын бармагыз! Әнә шулай Аллаһ аятьләрен кешеләргә ачык бәян итә, шаять, Аллаһ хөкемнәрен бозудан сакланырлар дип» (2:187). Алар бер-берсенә әнә шулай хезмәт итәләр. Аллаһ шундый гаиләләр белән генә разый була.

Мансур КӘРИМОВ



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: www.tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
12.12.2011 Нинди була ул татарча киенү?
14.11.2011 Хәләл танышу
03.11.2011 Егермегә хәтле кияүгә чыгу яхшыракмы әллә егермедән соңмы?
04.10.2011 Яулыклы кыз
09.06.2011 Чит ил килене булу җиңелме?

Сәхифәнең тулы тексты