Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Мөслимәләр сәхифәсе

Көнбатышның һәм Исламның хатын-кызга мөнәсәбәте

06.11.2010

Кайбер көнбатыш күзәтүчеләре фикеренчә, Ислам -хатын-кызның дәрәҗәсен төшерүче, шәхес буларак аны үтерүче богаулар; хатын-кыз бөтен эштә дә үзеннән өстен булучы һәм аның белән идарә итүче иренә буйсына. Хатын-кызның Исламдагы хәлен аңлатканчы Евро­падагы хатын-кыз мәсьәләсенең тарихына күз салырга ки рәк.

XIX гасырга кадәр Европада хатын-кыз беркем тара­фыннан да исәпкә алынмый торган бер зат булып санал ган. Галимнәр һәм философлар хатын-кызның җаны булу булмавы турында бәхәсләр күтәргәннәр. «Әгәр җаны бул са, ул кеше җанымы яисә хайван җанымы? Әгәр дә җаны булса, аның ир кешегә мөнәсәбәте колларныкы кебекме яки моннан югарырак булырга тиешме?» дигән сораулар биреп бәхәс куертканнар.

Адәмнең җәннәттән куылуына Хава төп сәбәп булган дип, насаралар киләчәк буыннарның бәхетсезлеген аңа сылтаганнар, аны җаваплы дип санаганнар.

Грециядә яки Рим империясендә хатын-кыз күпмедер вакыт югары иҗтимагый дәрәҗәгә ия булса да, бу барлык хатын-кызларга да карамаган. Бу дәрәҗәгә теләсә нинди мәҗлесне бизәүче, бай кешеләрнең мул тормышының күр­сәткече булган башкала чибәрләре генә ирешә алган. Әм­ма кеше буларак хатын-кыз хакыйкый хөрмәткә ия булма­ган. Феодаль чорның иктисадый хәле ир кешене хатынын һәм гаиләсен тәэмин итәргә боерган. Моннан тыш, хатын-кыз өй эшләрен башкарган, авыл хуҗалыгы җитештергән нәрсәләрне эшкәртүдә катнашкан. Шул рәвешчә, үзен тәэ­мин итү өчен тотылган чыгымнарны каплаган.

XIX гасырга кадәр Европа илләрендә хатын-кызлар­ның милеккә ия булу хокуклары булмаган. Якынча 1850 елга кадәр Англиядә хатын-кызларны халык санын исәпкә алуда санамаганнар. Бары тик 1882 елда гына Британия ил тарихында моңа кадәр күренмәгән канун чыгарган. Ул ка­нун нигезендә хатын-кыз үзе тапкан акчаны үзе теләгәнчә тотарга хокуклы булган. Ә моңа кадәр ул тапкан малын гиз арада иренә кайтарып бирергә тиеш саналган. Моңа кадәр алар өстендәге кием дә ирләренең милке булган. I inрих VIII үз вакытында аларга Тәүратны өйрәнергә рөх­сәт итмәгән.

Сәнәгать революциясе авылдагы һәм шәһәрдәге хәл-IU- кискен үзгәрткән. Гаилә нигезләре таркалган, гаилә индәге мөнәсәбәтләр бозылган. Чөнки хатын-кызлар да, балалар да сәнәгать оешмаларына эшкә урнашырга мәҗ-бүр булганнар. Эш сәгате бик озын булган, хатын-кыз ир кеше кебек үк эшне башкарса да, аннан азрак хезмәт хакы алган. Мондый хәл безнең көндә дә сакланган. Мичиган университеты тикшеренүләренә караганда, эшләүче кеше­ләрнең 75% ир-атлар, 25% хатын-кызлар. Беренчеләрнең хезмәт хакы елына якынча 25000 доллар, ә икенчеләрене-ке 10000 доллар гына.

Үзләренә игътибарны җәлеп итәр өчен хатын-кызлар митинглар, манифестацияләр, забастовкалар ясап карый­лар. Аннары алар түбәнсетү чыганагын бетерү өчен сәясәт белән шөгыльләнү зарурлыгын тоялар. Алар сайлауларда катнашу хокукын һәм парламентта булу хокукын таләп иткәннәр.

Хатын-кызларның үз хокуклары өчен көрәшү тарихы берничә баскычтан тора. Бүгенге көндә әлеге хәрәкәт феминизм исемен йөртә. Әмма ул хатын-кызны ир кеше бе­лән бертигез итсә дә, бәхетлерәк һәм иминрәк итмәде. Ки­ресенчә, бу хәл 70нче еллардагы «сексуаль революция», җәмгыятьнең әхлакый таркалуына һәм бозыклыкка сәбәп булды. Реклама плакатларыннан башлап балалар мульт­фильмнарына кадәр хатын-кызны ирләрнең игътибар үзә­ге итеп тасвирлый, матур кыяфәт булганда гына югары бәяләнә һәм хөрмәткә ия була дип күрсәтә.

Хатын-кызның Исламдагы хәленә әйләнеп кайтыйк. Мәгълүм булганча, Исламга кадәрге вакытларда хатын-кыз ирләр милке саналган. Аларның хәлләре йорт хайван-нарыкыннан аз гына яхшы булган. Мәсәлән, тол калган хатын мирасның бер өлеше саналган. Аңа өйләнергәме яки сатыргамы икәнен варис үзе хәл иткән. Бәдәви гарәп-ләр кыз бала тууны зур бәхетсезлек дип санаганнар. Алар кызларын үзләренең потларына корбан иткәннәр яки тәр­бияләп азапланмас өчен тере килеш комга күмгәннәр. Мондый хайваннарча мөнәсәбәт ул вакытта бөтен җирләр­дә диярлек күзәтелгән. Әлеге кыргый гадәтләрне тыеп, Пәйгамбәр галәйһиссәләм кешеләргә тигезлек һәм гадел­лек динен китергән, хатын-кызларга хокуклар биргән. Чөнки беренче булып Ислам ирләрне хатын-кызларга ту­лысыңча хуҗа булу хокукыннан мәхрүм иткән. Аларга Шәригать кысаларында күптән көтелгән ирек биргән.

Хатын-кызга Ислам биргән дәрәҗә аның җаһилият чорында Гарәбстандагы хәленә капма-каршы булып тора. Кешеләр алдында бер хатын-кыз Гомәр бине Хаттапка каты итеп үз фикерен әйткән. Ә бит Гомәр бине Хаттаптан шайтан үзе кача торган булган. Гомәр үзенең фикерен үз­гәрткән: «Ир кеше ялгышты, ә хатын-кыз дөреслекне күр­сәтте», — дигән. Бу хәл VII гасырда булган.

Гасыр ярым элек кенә Европа руханилары хатын-кызның камил кеше булу-булмавы турында бәхәсләшкән­дә, мең ярым елга якын элек үк Ислам Аллаһы Тәгалә өчен ир-ат белән хатын-кыз арасында бернинди аерма юк» дип Игълан итә. Тарих әлеге хөкемнең хаклыгын һәм хик­мәтен раслады инде.

Аллаһыга һәм җәмгыятькә карата хатын-кыз Исламда бик әһәмиятле урын алып тора. Ул кайгыртучанлык һәм юмшак мөнәсәбәт таләп итә. Моңа ирешү өчен хатын-Шзның намусын, матурлыгын саклауга юнәлдерелгән кайбер максатлар бар.

Мәгълүм булганча, Европа хатын-кызлары үз милек-Юре белән файдалану хокукын XIX гасырның икенче яр-и.кында гына алганнар. Ә Ислам унбиш гасыр элек үк ха-| ын-кызның матди мөстәкыйльлеген игълан иткән. Шәри-|.и ьнең барлык кануннары да бөтен кешегә карыйлар. Әм­ма Ислам дине ир кеше белән хатын-кыз организмының үзенчәлекләрен, аларга йөкләнгән иҗтимагый вазифалар­ны исәпкә алып, кайбер мәсьәләләрдә аларга карата төрле чокемнәр билгеләгән.

Бервакыт, сәфәр вакытында Пәйгамбәр галәйһиссә-19М дөя өстендә барган берничә хатын-кызны күргән. Дөя-[Әрне алып баручы кеше, бик тиз бару хатын-кызларга күп уңайсызлыклар тудырганны онытып, дөяләрне чаптырып оарган. Шул вакыт Пәйгамбәр галәйһиссәләм: «Син бәл-иүр савытлар алып барасың, алар белән сак бул», — дигән.

Гөлнара НУРУЛЛИНА



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: www.tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
12.12.2011 Нинди була ул татарча киенү?
14.11.2011 Хәләл танышу
03.11.2011 Егермегә хәтле кияүгә чыгу яхшыракмы әллә егермедән соңмы?
04.10.2011 Яулыклы кыз
09.06.2011 Чит ил килене булу җиңелме?

Сәхифәнең тулы тексты