Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Мөслимәләр сәхифәсе

«Иреңне ничек бәхетле итәргә?»

02.11.2010

«Әлеге курслар минем гаиләмне таркалудан саклап калды, — дип сүзен башлады яшь студент кыз Илсөя, — мине монда дус кызым йөрергә чакырды. Гаилә курсларына атна саен йөри башлагач, мин гаиләмдә үз урынымны таптым һәм чүт кенә гаиләмне таркатмаган проблеманы чишә алдым.

Бүген чат саен «Ничек бәхетле булырга», «Ничек уңышка ирешергә», «Ничек карьера ясарга» һәм башкага өйрәтүче тренингларга чакыручы афишаларны күп күрергә мөмкин. Минем сөйләргә теләгәнем бөтенләй бүтән: ничек бәхетле булырга, ничек гаилә корырга, ничек гаиләдә үз урыныңны табарга. Нәкъ ике ел элек Гөлфия ханым Гайнетдинова да Казандагы Вишневский урамы, 12 нче йортта урнашкан «Иман энҗесе» мөселман йортында, бу мәсьәләнең бик тә мөһим икәнлеген аңлап, кызларны җыярга уйлаган. Беренче дәрескә үк төрле югары уку йортларында укучы 14 кыз килгән. Ә ике ел эчендә кызларның саны 70кә җиткән.

«Гөлфия апага мин бик рәхмәтлемен», — ди Зөлфия. Хәер, әлеге кызлар бөтенесе дә шулай ди — укытучыга төбәлгән тугры күзләреннән бу яхшы күренә. Укытучылары чыгып киткән арада Гөлфия апаны мактап та алдылар: «Ул тәҗрибәле, кешелекле, чын укытучы». Ә Гөлфия апа үзе моны ишетергә дә теләми: «Сез миңа түгел, Аллаһка рәхмәт әйтегез».

Гөлфия Әнвәр кызы моңа кадәр 16 ел Мәгариф министрлыгында эшләгән. Шул вакытта ук гаилә мәсьәләләренә багышланган төрле конференцияләр, семинарлар, педагогик укулар үткәрүне оештырырга кирәк була аңа. Бигрәк тә мәшһүр мәгърифәтчебез Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен өйрәнү яшьләрне гаиләгә әзерләүнең никадәр җитди, никадәр актуаль икәнлеген тагын да тирәнрәк аңларга сәбәп була. «Җәвәмигуль кәлим шәрхе» китабын укыгач, хәйран калдым. Андагы гыйлемне тизрәк яшьләргә җиткерәсем килде. Югары класс укучылары белән әңгәмәләр үткәргәч, аларның гаилә мәсьәләләрен аз белүен, йә бөтенләй бу турыда уйланмауларын аңладым. Чыннан да борчуга төштем. Моны кем аңлатырга тиеш: ата-анамы, укытучымы, дуслармы, әллә ураммы? Конференцияләрнең берсендә бер ел эчендә 8000 никах теркәлгән, аерылышучылар саны 6000 гә җитте дигән мәгълүмат тагын да җитдиерәк уйланырга мәҗбүр итте. Кызганыч, бу сан әллә ни үзгәрмәгән. Быел да сигез айга 20 меңгә якын никах һәм 9 меңнән артык аерылышу теркәлгән. Бу бит язылышучыларның яртысы аерылышып бара дигән сүз. Димәк, гаилә төзү ифрат дәрәҗәдә җаваплы эш, шул сәбәпле ул аерым дәресләрдә өйрәнелергә тиеш. Бер галим болай ди: «Кулымнан килсә, гаилә корыр өчен аерым укытулар үткәреп, имтихан тапшыртыр идем. Сынауны үтә алмаган һәм бу эшкә тулысынча әзер булмаганнарга өйләнешергә рөхсәт бирмәс идем.» Әлбәттә, балаларга мәктәптә үк «гаилә дәресләрен» укыту уңай нәтиҗәләр бирер иде.

Җыен тренинг, өйрәнүләр өчен кесәңнән шактый гына сумма чыгарып саласы булса, монда йөрү өчен акча сорамыйлар икән. Шуның хакында бер ярты сәгать сорарга кыймый утыра идем, Гөлфия апа үзе әйтте. «Бер академик миңа түләүсез әйбернең кадере булмый», — дигән иде. Минемчә, файдасы бар икән, димәк, барыбер кадерле». Дәрескә , көндезге укуларын, эшләрен бетереп, ашыга-ашыга, 20 дән артык кыз килде. Гөлфия апа курска беренче тапкыр килүчеләр белән аралаша: кем ул, кайдан, ни өчен килгән, максатлары нинди... Дәресләрдә, урамда, башка урыннарда күргән-ишеткән мисалларны карап үтәләр, төрле психологик тестлар чишәләр, өй эшләрен тикшерәләр, гаилә турында лекция тыңлыйлар. «Ә берәрсенең шәхси проблемасы булса, без аны дәрестән соң тет-а-тет, ягъни аерым калып сөйләшәбез», — ди, укытучы ханым.

Кызларның күбесе яулыктан, әмма араларында әле яңа гына ислам динен өйрәнүчеләре дә байтак. Кызлар үзара бик дус, буш вакытларында бер-берсе белән аралашып, кафеларга, кинога, театр, пикникларга да йөриләр икән. «Урамда бергә һавада йөрергә яратабыз, бер тапкыр Зәңгәр күлгә барып кайттык әле», — ди Айгөл.

Гөлфия апа киңәшләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.

1. Нәрсә ул гаилә?

Гаилә — үзенә бер төрле дәүләт ул. Аның үз президенты, премьер-министры була. Ә өй — ул җирдәге җәннәтебез. Өйдә хатын-кыз хуҗа. Гаиләдә, илдәге кебек үк һәр кешенең үз вазыйфасы бар: президентның үзенеке, премьер-министрның үзенеке. Гаиләнең үз законы, уставы, үз икътисады, теле, социаль мәсьләләре, проблемалары бар. Һәр кеше үз эшен белеп, җиренә җиткереп башкарганда гына, гаиләдә гармония була.

2. Гаилә кору

Беренчедән, нык иманлы, күркәм холыклы егетне сайларга кирәк. Икенчедән, авырлыкларга әзер булу мөһим. Гаилә коргач, авырлыкларсыз булмый. Гаилә — ул чиксез диңгез кебек. Анда адашмас өчен, кулыңда гыйлем компасы булырга тиеш. Проблема, гадәттә вак-төякләрдән чыга. Шуларны чишәргә әзер булыгыз.

3. Теорияне каян табарга? Кайдан өйрәнергә?

Коръән Кәримдә һәм Пәйгамбәребез (с.г.в) хәдисләрендә гаилә мәсьәләләре инәсеннән җебенә кадәр язылган. Укы да, файдалан гына! Гомумән, Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең гаиләсенә мөнәсәбәте безнең өчен югары үрнәк. Ир белән хатын мөнәсәбәтләре турында нәрсә генә язмасыннар, нинди психологик китаплар чыгармасыннар — болар барысы Изге Китабыбызда язылганнардан яхшы була алмый.

4. Иреңне ризалат

Гаиләдә иң мөһиме — иреңне ризалату. Аны кайгыртып, карап, күңелен күреп торырга кирәк. Әгәр синең белән ирең риза икән, димәк, Аллаһ та риза. Хатын ире кайтуга ашарга пешергән, өйне рәткә китергән, матур киенгән булырга тиеш. Ир хатынына карап ял итә. Хатын кеше матур сөйләшергә дә, тәмле пешерергә дә һ.б. күп әйберләрне белергә тиеш. Бигрәк тә сабырлык, юл бирә белү — иң кирәк сыйфат.

5. Татар хатыны

Хатын-кыз чиста, оялчан, тырыш, сабыр, акыллы булырга тиеш. Татар кызларына бу сыйфатлар элек-электән гаиләдә салынган. Һәр халыкның ,әлбәттә, яхшы яклары бар. Әмма үз милләтеңне ярату, аңа хезмәт итү беренче урында торырга тиеш. Чөнки Аллаһ Тәгалә адәм балаларын кавем-кавем итеп, бер-берсе белән сугышыр өчен түгел, ә яхшылыкта ярышыр өчен яраткан. Элек-электән татарларда гаиләгә зур игътибар бирелгән. Бу аның гадәт-йолаларында ук күренә: яучылык, нәсел-нәсәп тикшерү, ярәштерү, киленне, кияүне эш белән сынап карау... Кызганыч, вакыт узу белән алар да югалып килә.

6. Иреңнең туганнары белән яхшы мөгәмәләдә бул

Иреңнең әти-әнисе, туган-тумачасы белән уртак тел табу — иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Бигрәк тә аның әнисенә игътибарлы, шәфкатьле булу ирең белән араларны җылы тоту өчен аеруча мөһим. Кечкенә генә бүләк тә, ягымлы сүз дә иреңнең йөрәгенә май булып ятачак. Чөнки ир кеше өчен иң зур хак — ана хакын хаклау. Юкка гына « Җәннәт аналарның аяк астында « диелмәгән.

Лилия ВӘЛИШ
Матбугат.ру



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: www.tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
12.12.2011 Нинди була ул татарча киенү?
14.11.2011 Хәләл танышу
03.11.2011 Егермегә хәтле кияүгә чыгу яхшыракмы әллә егермедән соңмы?
04.10.2011 Яулыклы кыз
09.06.2011 Чит ил килене булу җиңелме?

Сәхифәнең тулы тексты