Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Мөслимәләр сәхифәсе

Хиҗаб кигән җитәкче

25.10.2010

Берникадәр тарих

            Ислам дине барлыкка килгәнче хатын-кызларның яшәү шартлары гаять тә кыен була. Ул вакытта хатын-кызның бернинди дә хокукы булмый һәм аның фикере белән берәү дә санлашмый. Ислам дине килеп чыгу белән бар да үзгәрә. Хатын-кызлар өзлексез дучар булган җәбер-золымга чик куела, хәзер инде ул үзен ир-атлар белән бер үк дәрәҗәдә хөрмәткә лаеклы кеше итеп хис итә. Коръәндә Аллаһы Тәгалә: “Әй, адәмнәр! Раббыгыздан куркыгыз. Ул барчагызны бер нәфестән, ягъни һәммәгезне бер Адәм галәйһиссәламнән яратты” – дип әйтте. (“Ниса сүрәсе, 1 нче аять). Әлеге аять ир-атлар белән хатын-кызның бердәй тигез хокуклы булуы, берсенең дә икенчесеннән бернинди өстенлеге юклыгы әйтелә. Коръәндә кеше яки Адәмнең уллары телгә алына икән, бу очракта ир-ат та, хатын-кыз да күз уңында тотыла. “Адәм балаларына без кадер-хөрмәт бүләк иттек”. (“Исра” сүрәсе, 70 нче аять).

 

Хиҗаб эшләргә комачаулык итәме?

            Әле XX гасыр башларына кадәр хатын-кызлар күпчелек очракта чәчләрен яшереп йөрткән һәм киемнең озынрагын кигән һәм моның өчен аны берәү дә гаепләмәгән. Әмма мода индустриясенә Коко Шанель кебек диктаторлар килү белән, бар да үзгәрә. Нәкъ менә ул кием-салым уңайлы булырга тиеш, дип раслый, әмма әлеге моданың хәзерге көннәргә кадәр нинди дәрәҗәгә ирешкәненә күз салсак, без инде бернинди кагыйдә һәм критерийлар да күрмибез.

            Мөселман хатын-кызлары киеменә килгәндә, ислам дине аңардан тышкы кыяфәтендә әдәпле һәм килешле булудан башка берни дә таләп итми, кием-салым ир-атлар тарафыннан күңел аздыру кузгатмаслык һәм җәбер-золым тудырмаслык кына булсын. Кигән кием мөслимәләргә эшләргә һәм укырга комачаулый, дип әйтергә бернинди дә нигез юк.

Асия инде биш ел шәһәрдәге дәүләт учреждениеләренең берсендә эшли. Кием мәсьәләсендә ул менә нәрсә ди: “Моннан алты ел элек мин бөркәнеп йөри башладым. Яулык бәйләп йөри башлагач, миңа элекке эш урынымнан китәргә туры килде. Ул урыным шәригать нормаларына туры килеп бетми иде. Мин инде хиҗаб киеп йөрү санга сугыла торган эш эзли башладым. Мин үзем өчен эшлекле стильне, ягъни классиканы сайладым. Бу миңа дәүләт учреждениесенә эшкә урнашырга комачауламады, хәзерге көнгә кадәр әле шунда эшлим. Минем киемемә карата бернинди дәгъва белдергәннәре юк, димәк, мин үз эшемне җиренә җиткереп башкарам”.

Үз эшеңне яхшы үтәгән очракта бер хәл, ә инде хиҗаб киеп йөргән өчен эшеңнән кусалар, бөтенләй башка. Камилә Абдуллинаны нәкъ менә шуның өчен эшеннән чыгарганнар. “Эре төзелеш компанияләренең берсендә сметалар билгеләүче булып эшли идем. Яулык бөркәнеп йөри башлагач, миннән эштән китүне сорап гариза язарга куштылар. Шунысын һич аңламыйм: яулык эш буенча булган вазифаларыма нинди мөнәсәбәте булды икән? Югыйсә, мин барысын да бик яхшы үти идем, хәтта даими төстә премиясен дә алып килдем.

 

Мөслимә һәм фән

Ислам дине хатын-кызның белемгә булган хокукларын тартып алмый, киресенчә, ул белем алуны хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен дә бертигез дәрәҗәдәге мәҗбүри бурыч һәм күрсәтмә, дип саный. Бу – Пәйгамбәребез хәдисеннән дә ачык күренә (Аллаһы Тәгалә хәер-фатихасын бирсен һәм ярлыкасын!): “Гыйлем алу – һәр мөселман ир-атының һәм хатын-кызының мәҗбүри бурычы”. Мөселманнар тарихи дини фәннәрдә, шигърияттә һәм әдәбиятта танылу алган бик күп талантлы хатын-кызларны белә. Пәйгамбәребез уку-язу нигезләрен белгән Хәфсәгә өйләнеп, – аңа Аллаһы Тәгалә хәер-фатихасын бирсен һәм хупласын – ул аның өчен укуына һәм язуына өстәмә итеп, оста һәм матур итеп яза да белсен өчен мөгаллим дә чакырта.

Пәйгамбәребезнең хатыны, дин мәсьәләләрендә, Пәйгамбәрнең күп кенә тарафдарларына караганда күпкә мәгълүматлырак һәм белемлерәк була. Һәм Пәйгамбәр (Аллаһы Тәгалә хәер-фатихасын бирсен һәм ярлыкасын) дини мәсьәләләрдә аңлатмалар бирүен сорап аңа мөрәҗәгать итәргә киңәш биргән.

 

Мөслимәләргә җитәкче урыннар биләргә рөхсәт ителәме?

Барыннан да элек, мөслимәләрнең баш түбәсендә очып йөрүче эш мәгънәсендәге әлеге мифны ничек тә юкка чыгарасы иде. Янәсе, мөслимәләргә эшләү тыелган. Әлбәттә, аңа, сәләтенә, белеменә һәм классификациясенә карап, күңеленә яткан эшне сайлап алу хокукы бирелгән. Коръәндә булсын, я хәдисләрдә дә бу җәһәттән тыелган бернәрсә дә әйтелмәгән.

Әле Мөхәммәд Пәйгамбәр заманнарында ук (Аллаһы Тәгалә хәер-фатихасын бирсен һәм хупласын) хатын-кызлар мөселман җәмгыяте өчен кирәк булган теләсә кайсы эшне башкарган, булышкан, илнең икътисади эшчәнлегендә актив катнашкан һ. б..

Ә инде хатын-кызларның югары дәүләт постларын биләп тору мәсьәләсенә килгәндә, Ислам дине моны тыймый. Хатын-кыз үзенең холкына, белеменә, сәләтенә, квалификациясенә туры килә торган постларны биләргә мөмкин. Пәйгамбәребезнең (Аллаһы Тәгалә хәер-фатихасын бирсен һәм хупласын) “Хатын-кызны үзенә җитәкче итеп алган халык уңыш казанмый” дигән хәдисе аерым бер очрак өчен әйтелгән. Пәйгамбәргә фарсыларның Хосрый кызын патшабикә дип игълан итү хәбәрен җиткереп, әлеге хәдисне әйткән була ул. Пәйгамбәребезнең әлеге әйткән сүзеннән галимнәр хатын-кызга ирләр өстеннән җитәкчелек итәргә ярамый, дигән нәтиҗә чыгарган була, яки хатын-кызга президент яки хәлифә булу рөхсәт ителмәгән. Әмма без шунысын да онытмаска тиешбез: Изге Коръәннең “Намл” сүрәсендә Сабы патшабикәсе мактап телгә ала һәм дәүләткүләм мәсьәләләрне хәл иткәндә аның зирәклеген югары бәяли. Бу мөһим әһәмияткә ия. Коръәннең югары дәүләт постында торган хатын-кызны, сәләтен һәм төпле, акыллы булуын ничек югары бәяләвен күрсәтә. Әмма хатын-кызның җәмәгать эшчәнлеге һәм аның өеннән читтә эшләгән эше гаиләсе, балалары, ире алдындагы бурычларын үтәүгә зыян салмаска тиеш. Гаилә – җәмгыятьнең нигезе бит. Әгәр дә ул таркалса, җәмгыять тә җимерелә.

Анна Фатыйма ВЕРДИК  



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: www.tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
12.12.2011 Нинди була ул татарча киенү?
14.11.2011 Хәләл танышу
03.11.2011 Егермегә хәтле кияүгә чыгу яхшыракмы әллә егермедән соңмы?
04.10.2011 Яулыклы кыз
09.06.2011 Чит ил килене булу җиңелме?

Сәхифәнең тулы тексты