Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Балалар сәхифәсе

Булмый аны тыңламый

10.05.2011

«Аллаһ биргән бүләгем син,

Алма бөртегем минем».

Шундый җылы сүзләрдән соң,

Эри дә китә күңел.

Исемем белән әнием

Миңа сирәк эндәшә.

Күңелендәге бар назын

Йомшак итеп өләшә.

«Кояшым син, йолдызым син.

Энҗе бөртегем минем».

Кайвакытта уйлап куям:

Бар, югыйсә, исемем.

Эш кушарга кирәксә дә,

Әнием җаен таба.

Шундый матур сүзләрдән соң,

Син киреләнеп кара!

Иңнәргә канат үстергәч,

Булмый аны тыңламый.

Нишләп бөтен әниләр дә

Минеке күк булалмый?

Зәйнәп ШАҺВӘЛИЕВА,

Казан, "Госмания" мәктәбе, 6 нчы сыйныф укучысы



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: www.tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
18.05.2011 Коръәнгә ябыш бүген!
17.05.2011 Төзәтеп өйрәтү авыррак
25.04.2011 Габдулла Тукай «Кәҗә белән Сарык хикәясе»
22.04.2011 Идрис пәйгамбәрнең тарихы
22.04.2011 Ата-Ана

Сәхифәнең тулы тексты


Бүлекләр