Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Үгет-нәсыйхәт

Көнчелек — йөрәк агуы

14.06.2011

Пәйгамбәребез әйтте: «Көнчелектән саклана күрегез. Дөреслектә ут утынны ашаган кебек, көнчелек тә эшләгән изгелекләрне, савапларны ут кебек ашыйдыр».(Мөслим)

Көнчелек — көнченең үзе өчен дә, җәмгыять өчен дә бик хәтәр, куркы­ныч күренеш. Шуңа күрә Аллаһ безгә «Фәләкъ» сүрәсендә: «Һәм көнче кешенең явызлыгыннан Таңның Раббысы Аллаһка сыенамын», — дип, юкка гына әйтергә кушмаган­дыр. Әгәр дә көнчелектән дә начар сыйфат булса, Аллаһ ул сыйфатны искә алган булыр иде.

Коръәндәге мисаллар

Коръәндәге Адәм һәм Иблис кыйс­сасын гына искә төшерик. Аллаһ Адәмне балчыктан бар иткәч, бар­лык фәрештәләргә Адәмгә сәҗдә кылырга кушты. Барысы да сәҗдә кыл­дылар Иблистән башка. Сәбәбе ни дисәгез дә, шул ук көнчелектә. Иблис җеннәрдән булса да, Аллаһка бик нык гыйбадәт кылучылардан иде, гыйлеме бик зур иде. Ләкин Аллаһ Адәмгә өстенлек биргәч көнчеләнде, соңыннан тәкәбберләнде һәм шул сәбәпле Адәмгә, һәм аның балала­рына мәңгегә дошман булган хәлдә, Аллаһның рәхмәтеннән куылды. Шулай итеп, дөньядагы иң беренче гөнаһ көнчелек булды.

Коръәндә, безгә дәрес буларак, тагы бер кыйсса китерелә. Ул да булса — Адәмнең ике улы Кабил һәм Һабил кыйссасы. Бу ике туган, егетләр булып җитлеккәч, өйләнү мәсьәләсе килеп басты. Аталары, Кабилгә Һабилнең игезәк сеңелесен, ә Һабилгә Кабилнең игезәк сеңелесен хатын итеп билгеләде. Кабилгә бу бүлү ошамады, ул Һабилгә буласы хатынны үзенә теләде һәм күңелендә Һабилгә карата көнчелек һәм ачу уты кабынды. Бу авыр хәлдән котылу өчен, Адәм аларга Аллаһка корбан китерергә кушты, «Аллаһ кемнекен кабул итсә, шул хаклы булыр», — диде. Шулай итеп, Һабил бер дөяне корбан итте, ә Кабил, игенче булу сәбәпле, бер өем бодай корбан итте. Икесе дә корбаннарын куйдылар, һәм, күктән ут төшеп, Һабилнең корбанын яндырып бетерде. Бу — Һабилнең корбаны кабул ителде дигәнне аңлатты, һәм Кабил хаксыз булып чыкты. Ка­бил бик көнләште һәм кардәшенә әйтте: «…мин һичшиксез сине үтерәчәкмен. Кардәше аңа: «Дөреслектә Аллаһ изгелекләрне диндарлардан гына кабул итәдер», — дип әйтте. Аның күңеле кардәшен үтерергә кушты, һәм кардәшен үтерде һәм хәсрәтләнүчеләрдән булды» (Мәидә: 27, 30). Шулай итеп, дөньядагы иң беренче үтерүче Кабил булды. Көнчелек хәтта якын туганнарны да аера.

Күргәнебезчә, көнчелек кешене зур гөнаһка этәреп кенә калмыйча, ә бөтенләй көферлеккә дә чыгарырга мөмкин. Аллаһ безне моннан Үзе са­класа иде.

Көнчелекнең зыяны

Һәр халыкның үзенә хас булган яхшы һәм начар сыйфатлары бар. Безнең татар халкының начар сыйфаты — ул көнчелек. Бу хакта инде күпме мәзәкләр дә чыгарылган. Әгәр дә без бераз уңышка, байлыкка ирешкән кешегә карыйбыз да көнләшеп куя­быз икән, кем белә: бәлки аның байлыгы аны утка алып барадыр, һәм без бу кешедән көнләшикмени.

Хәтта әгәр кеше, аракысын, гөнаһларын ташлап, дингә килеп, матур яши башласа да, кайберәүләр, үзләре һәм якыннары шундый була алмаганга көнләшә, ачулары чыга, һәм ул кеше турында начар сүзләр, гайбәтләр сөйләп йөри башлый. Шуны белегез: әгәр дә кешенең уңышлары, байлыгы, матур тормы­шы безне борчуга салса һәм аның уңышсызлыклары күңелгә шатлык кертсә, димәк, безнең йөрәгебездә куркыныч чир бар.

Көнче кеше үзенә зыяннан баш­ка бер ни дә эшләми һәм шуларның кайберләрен карап китик:

1. Эшләгән изгелекләрнең януы. Пәйгамбәребез әйтте: «Көнчелектән саклана күрегез. Дөреслектә ут утынны ашаган кебек, көнчелек тә эшләгән изгелекләрне, савапларны ут кебек ашыйдыр». (Мөслим)

Шуңа өстәп, көнче кеше үзен эчтән яндыра һәм күңелендәге тынычлы­гын бетереп дөньяның матурлыгын күрми башлый.

2. Кешене көферлеккә чыгарырга да мөмкин. Пәйгамбәребез: «Мөэминнең йөрәгендә иман белән көнчелек бергә була алмаслар», — диде. (Сахих Ибн Хиббән)

3. Көнчелек җәмгыятькә зур явызлык алып килә. Шул сәбәпле кешеләр бер-берсенә яла ягалар, гайбәтләрен саталар, сихерчеләргә мөрәҗәгать итәләр. Пәйгамбәребез әйтте: «Кешеләр гел хәерлектә бу­лырлар, әгәр дә бер-берсенә көнчелек кылмасалар. (Табарани)

4. Көнче кеше Аллаһның нигъмәтләренә ризасызлык белдерә һәм дә Аллаһка: «Син дөрес бүлмәдең», — дип әйткән кебек була. Аллаһ берәүгә юмартлык һәм рәхмәтен күрсәткәндә, ул үзенең әшәкелеген һәм саранлы­гын күрсәтә.

Мәшһүр галим имам Газали әйтә: «Бел, көнчелек — ул йөрәк чирләренең иң авыры. Бу йөрәк чире фәкать гый­лем белән генә дәвалана. Гыйлем — ул көнчелекнең зарары фәкать сиңа гына кайта икәнен аңлавың. Көнчеләнгән кешеңә синең көнчелегеңнән бер зарар да килми. Үзеңнең дошманың булма, шайтанның ярдәмчесе дә булма».

Нәтиҗә

Чынлап уйласаң, көнләшү ул гарь­лек, үкенеч, ә үкенеч — җан әрнүе. Үзенең җанын әрнеткән нәрсәгә ка­рап, чын күңелдән сөенә аламы икән соң кеше?

Иң бәхетле кеше — күңеле ачудан, көнчелектән һәм канәгатьсезлектән азат булган кеше.

Көннәрдән беркөнне пәйгамбәребездән сорадылар: «Нинди кеше иң хәерле булыр?» — «Иң хәерле кешеләр шул булырлар: кемнең калебе мәхмүм һәм теле төзек», — дип җавап бирде. Әйттеләр: «Я Рәсүлуллаһ, теле төзек дигәнне аңлыйбыз. Калебе мәхмүм дигән сүз нәрсәне аңлата?» Пәйгамбәребез болай дип җавап бир­де: «Бу кешенең калебе чиста, анда башкаларны күрә алмау һәм көнчелек юктыр».

Марат хәзрәт Сәйфетдинов

www.musulman.su

 



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: www.tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
06.01.2012 Аллаһы теләсә, дип әйт, юләр(тормыш хәле)
04.01.2012 Шайтанның гаскәре (риваять)
30.12.2011 Һәр авыруга дәва бар
28.12.2011 Догалар нигә кабул булмый икән? (риваять)
23.12.2011 Чишмә — Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте

Сәхифәнең тулы тексты