Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Үгет-нәсыйхәт

Иртәнге намаз

30.05.2011

— Иртәнге намазга һич тә тора алмыйм, — дип зарланды кәефе төшкән Шамил.

— Кояш чыккач кына торасыңмыни? — дип гаҗәпләнде Әхмәд.

— Сиңа әйтү җиңел, сине уятучы бар. Ә мин хәзер иртә белән өйдә үзем генә. Әбием бераз авырып тора, шуңа күрә әнием берничә көнгә аның янына китте. Ә әтием төнлә белән эшли һәм өйгә иртәнге җидедә генә кайта. Ә мин бик каты йокларга яратам.

— Ә син кичтән будильник куеп ятмыйсыңмыни?

— Куям да бит. Файдасы юк. Шалтырый башлагач, йокымнан да уянмыйча, сүндерәм мин аны. Хәтта ничек сүндергәнемне дә хәтерләмим.

— Сине әниең ничек уята иде соң?

— Ул мине урынымнан көчләп тартып торгыза, кайчак юыну бүлмәсенә алып кереп, битемә салкын су сибә иде. Йоклаганда мин, кышкы йокыга талган аю кебек, бик каты йоклыйм шул. Кышын аю өчен өненнән чыгу ничек авыр булса, җылы юрган астыннан чыгу минем өчен, нәкъ шундый ук, бик тә авыр бер эш.

Әхмәд елмаеп куйды.

Алтынчы сыйныфта укучы ике егет мәктәп янындагы эскәмиядә шулай сөйләшеп утырганда, озын тәнәфес ахырына якынлашып килә иде.

— Мин иртәнге намазны йоклап калып, аны кояш чыкканнан соң гына укырга яратмыйм, — диде Шамил сүзен дәвам итеп. — Шуның аркасында көне буе үземне начар хис итәм.

— Беләм инде, кайбер вакыт минем белән дә шулай була...

— Эштән кайтып, әле һаман йоклап ятуымны күргән әтиемә дә мин, үзен-үзе карый алмый торган, сабый бер бала хәлендә күренәм. Бик каты ашыксам да, мәктәпкә соңга калам. Иртәнге ашны яхшылап ашарга да вакыт калмый, тиз генә киемемне кулга алам да, киенә-киенә автобуска чабам. Инде өч көн буе шулай булды.

— Ә син яткан җиреңнән ераккарак ике будильник куй, — дип киңәш бирде Әхмәд. — Син аларны сүндерергә дип торып басарсың да, йокыңнан уянырсың.

— Белмим инде, — диде Шамил икеләнеп кенә, — эшләп карармын.

... Икенче көнне иртәнге сәгать алтынчы яртыда Шамил бер төш күрде. Кояшлы матур бер көндә ул, бик кыйбатлы һәм өр-яңа велосипедка утырып, таудан төшеп килә иде. Велосипед егетнең гәүдәсе өчен бераз зуррак булса да, ул бик тиз бара, әйтерсең, педальләр үзләреннән-үзләре әйләнәләр иде. Тизлек артканнан арта барды. Шул вакыт Шамил артында кинәт кенә бик көчле яңгырап шалтырый башлаган тавыш ишетте. Ул артына борылып карады һәм үзен куып килүче бер төркем велоузышчыларны күреп алды. Алар, Шамилнең юл бирүен сорап, рульләренә беркетелгән кыңгырауларын шалтыраталар иде. Ул кыңгырауларның чыңлавы һаман көчәйгәннән көчәя барды. Шамил инде төшеннән айный гына башлаган иде... кинәт шылтыраган тавышлар тынып калды, һәм безнең Шамил янә изрәп йокыга талды.

— Шамил! Шамил!..

Ишектән кереп, башын чайкап торган әтисенең тавышы аеруча каты яңгырады.

— Тор әйдә, намазыңны укы! Мәктәпкә соңга каласың бит!

Ә безнең Шамил... Безнең Шамил шактый гына вакыт үзе белән ни булганын аңлый алмады. Күзләрен ачкач, ул каршында гына урындыкның дүрт аягы торуын күрде. Урындык астында шалтыраулы ике сәгать тә тора, һәм алар, ни кызык, икесе дә сүнгән иде. Гаҗәп хәл! Кичтән йокларга ятканда, кабызып куйганын кабат-кабат тикшереп тә яткан иде бит. Ничек сүнгәннәр ул сәгатьләр?! Җитмәсә, Шамил үзе дә идәндә ята!...

— Минем сүзем юк, — дип, көлеп куйды Әхмәд, икенче көнне тәнәфестә иптәшенең сөйләгәнен тыңлагач.

— Нәрсә эшләргә дә белмим инде, — дип, Шамил авыр сулап куйды.

— Ә син будильнигыңны мендәр астына тыгып куй, — диде егетләр белән бергә утыручы Касыйм.

— Юк инде, алай гына булмый. Мин аны сүндерәчәкмен дә, яңадан йоклап китәчәкмен...

— Таптым! — дип кычкырып җибәрде Әхмәд. — Беләсеңме, әйдә мин иртә белән сиңа шалтыратам! Яки әтиең шалтыратсын. Телефонны яныңа куй да, ул сине йокыдан уятканчы шалтыратсын.

— Әйе шул, — дип шатланып куйды Шамил. — Бу бик яхшы фикер, ничек ул минем башыма иртәрәк килмәде икән?!

Кич белән Шамил, йокларга ятыр алдыннан, әтисе белән сөйләште дә, телефонны йоклый торган бүлмәсенә алып кереп, өстәл өстенә куйды. Ниһаять, мин бүген иртәнге намазга торачакмын, дигән өмет белән ул йокларга ятты...

Иртә белән телефон бер ун тапкыр гына шалтырагандыр. Ниһаять, Шамил көч-хәл белән трубканы кулына алды:

— Кем кирәк, — диде ул йокысыннан уяныр-уянмас.

— Шамил, бу — әтиең!

— Әтием өйдә юк, ул эштә — диде Шамил һәм трубканы кире урынына куйды да, башыннан ук җылы юрганы белән бөркәнеп ятты.

Бер минуттан телефон кабат шалтырады.

— Әйе-е-е...

— Шамил, бу мин, әтиең, трубканы куйма! Сиңа иртәнге намазга торырга кирәк. Тор әйдә, уян!

— Яхшы,әтием, хәзер торам.

— Шамил,тор!!!

Шамил, юрганын читкә куеп, урыныннан сикереп торды.

— Шамил, хәзер мине тыңла, — дигән тавыш ишетелде трубкадан. — Телефонны кулыңа ал.

Өстәлдә торган телефонны Шамил кулына алды.

— Намаз вакыты керде, — дип әтисе сөйләвен дәвам итте. — Йокы бүлмәсеннән чык.

Шамил әкрен генә бүлмәдән чыгуга таба юнәлде.

— Улым, телефонны сүндермә, минем белән сөйләш. Син мине ишетәсеңме?

— Әйе, ишетәм.

— Хәзер юыну бүлмәсенә кер дә, тәһарәт ал. Ләкин минем белән сөйләшүеңне туктатма.

Шамил юыну бүлмәсенә таба атлады. Тик шул вакыт телефонның чыбыгы сузылып тартылды һәм... Шалт!... Розеткадан килеп чыкты. Телефон тынып калды.

Артыннан телефонны өстерәп, Шамил яңадан йокы бүлмәсенә керде. «Кил монда, кил», — дигәндәй үзенә чакырып торган йомшак урынына менеп, юрган астына чумды да, мендәрен кочаклап, татлы йокыга талды.

Икенче көнне мәктәпкә баргач, ул барысы турында да иптәшләренә сөйләде. Дуслары рәхәтләнеп көлделәр, бары тик Шамил генә, башын аска иеп утырды. Аның бер дә көләсе килми иде.

— Мин сезнең ярдәм итүегезне телим, ә сез... — дип, иптәшләренә бераз үпкә белдерде Шамил...

Башкалар белән бергә көлүдән тыелып кала алмаган Әхмәд аннан гафу үтенде.

— Ә син өеңә әтәч алып куй, — дип шаяруын дәвам итте Алмаз. — Балконыгызда яшәсен. Таң ата башлагач, ул сине генә түгел, бөтен күршеләрегезне дә уятыр.

— Юк, янгын сүндерү машинасының сиренасы кирәк. Ул сине бик тиз уятыр, — дип көлеп куйды Илдар да.

— Бу бер дә кызык түгел, — диде Шамил күңелсез генә.

— Душ! — дип кинәт кенә кычкырып җибәрде Әхмәд. — Душ астында салкын су белән коенсаң, син бик тиз уянырсың!

— Ләкин душта коену өчен миңа бит башта юыну бүлмәсенә барып җитәргә кирәк, шулай бит?

— Ә син юыну бүлмәсенә кадәр идәнгә берничә будильник куеп чык! — дип тәкъдим итте Илдар.

— Каян табып бетерим мин ул хәтле будильникны? Безнең өйдә ике генә шалтырый торган сәгать бар, — дип борчылды Шамил.

— Мин сиңа бер будильник биреп тора алам, — диде Алмаз.

— Мин дә!..

Кичтән йокларга ятар алдыннан, Шамил барысын да иптәшләре белән килешенгәнчә эшләде. Аның бүген биш будильнигы бар иде. Берсен ул караваты янына куйды, икенчесен — йокы бүлмәсенең ишек төбенә, өченчесен — коридорга, дүртенчесен — юыну бүлмәсенең ишек төбенә һәм, ниһаять, бишенчесен — юыну бүлмәсендәге ванна эченә. Биш будильник та якынча бер вакытта шалтырарга тиеш иде.

Таң вакытында биш будильник та кычкыра-кычкыра бии башлады. Бу вакытта безнең Шамил бик матур бер төш күреп ята иде. Менә ул яшел үлән һәм агачлар белән капланган биек тау янында йөри. Якында гына елга ага. Күк йөзе аяз. Кошлар сайрый.Тирә-як шундый тыныч. Җанга рәхәт!.. Кинәт Шамил, бик куркыныч тавыш ишетеп, куркуга калды. Башын күтәреп, ул тау башына карады. Нәрсә бу!!! Биек тау башыннан шалтор-шолтыр тәгәрәп, туп-туры аңа таба бер ат арбасы төшеп килә иде. Бөтен фатирны яңгыраткан мондый шалтыраудан тәмләп күреп яткан төшләр тиз арада юкка чыктылар.

— Нәрсә булды! — дип кычкырып, урыннан сикереп торды Шамил. Ул тиз генә янындагы будильникны сүндерде дә, юрганын бөркәнеп, ишек янына килде һәм ашыга-ашыга икенче будильникның төймәсенә басты. Тиз арада коридорны яңгыратып торган түгәрәк сәгатьне дә тынычландырды. Аннан дүртенчесен сүндерде. Һәм, ниһаять, тимер ванна уртасында шалтырый-шалтырый тәгәрәп яткан бишенче будильник та тавышсыз калды.

Шамил, җиңел сулап, ванна читенә утырды. Кап-караңгы юыну бүлмәсендә искитмәле тынлык урнашты. Күңелгә шундый рәхәт булып калды...

Әтисе эзләп тапкан вакытта, Шамил, юрганы белән башыннан ук бөркәнеп, ванна эчендә, җылы мич башында бөгәрләнеп яткан песи баласы кебек, йоклап ята иде...

— Гаҗәп, — диде Әхмәд, икенче көнне Шамилнең сөйләгәнен тыңлагач.

Алар икесе мәчет китапханәсендә утыралар иде.

— Мин үзем дә моңа ышанып бетә алмыйм, — диде, күзләрен бер ноктага текәп, уйга чумган Шамил. — Ләкин булган эш булган инде.

— Беләсеңме, кардәшем, минем уйлавымча, без баштан ук дөрес эшләмәдек.

— Син нәрсә әйтергә телисең?

— Без бу проблеманы үзебез хәл итәргә телибез. Ә бәлки мондый вакытта нәрсә эшләргә кирәклеген пәйгамбәребез өйрәтеп калдыргандыр. Әйдә, аның иртәнге намазга тору турында әйткән сүзләрен эзләп карыйбыз. Бәлки безгә ярдәм итәрлек берәр нәрсә табылыр.

— Әйдә, — диде Шамил, һәм егетләр, урыннарыннан торып, китап киштәләреннән пәйгамбәребезнең хәдисләре язылган җыентыкларны эзләп таптылар. «Сахих Бохари», «Кырык хәдис» һәм тагы берничә китап алып, өстәл артына барып утырдылар да, иртәнге намаз турындагы хәдисләрне эзли башладылар.

— Менә, — диде Әхмәд хәдисләр китабыннан кирәкле хәдисне табып. — Әбү Зүхәйр Гомәр бин Рувәйб әйткән: «Мин Аллаһ илчесенең (аңа Аллаһның сәламе һәм салаваты булсын): «Кояш чыкканчы һәм баеганчы намаз укучы кеше беркайчан да җәһәннәм утына кермәс», — дип әйткәнен ишеттем. Һәм бу сүзләрне ул иртәнге һәм икенде намазлары турында әйтте» (Мөслим).

— Бу китапта да иртәнге намаз турында бик күп язылган, — диде сайланма хәдисләр җыелган китапны актаручы Шамил.

Кинәт ул ниндидер хәдис укыды да, сүзсез калды. Әхмәд иптәшенә күтәрелеп карады һәм, аның үзгәргән йөзен күреп: «Нәрсә булды?» — дип сорады.

Күңелсезләнеп калган Шамил кулындагы китапны ябып куйды.

— Берни дә юк, — диде ул тыныч кына һәм стенада эленеп торган сәгатькә карады. — Тиздән ахшам намазына азан булачак. Әйдә, китапларны урынына куябыз да, тәһарәт алырга барабыз.

— Минем тәһарәт аласым юк, син китапларны калдыр да, тәһарәт алырга бар. Барысын да үзем алып куярмын, намаз залында күрешербез, — диде Әхмәд.

— Ярый алайса, мин бара торам.

Шамил тәһарәт алырга киткәч, Әхмәд ул укыган китапны ачты. Иптәшенең кәефен төшергән хәдисне укыйсы килә иде аның. Кирәкле бүлекне ул тиз эзләп тапты. Дөрестән дә бу китапта уйланырга мәҗбүр итә торган кыска гына бер хәдис бар иде:

«Монафыйкларга (икейөзле кешеләргә) үтәү өчен иртәнге белән төнге намаздан да авыррак намаз юк. Әгәр бу намазларда нинди күп әҗер-савап яшеренгәнен белсәләр, алар, шуыша-шуыша барырга туры килсә дә, бу намазларга торырлар иде».

«Шамил, икейөзле булудан куркып, борчылгандыр, мөгаен», — дип уйлап куйды Әхмәд. Ләкин иптәшенең иртәнге намазга тора алуы өчен бу сүзләр генә җитәр микән?

Кичен Шамил йокларга ятар алдыннан, бөтен игътибарын туплап, ихлас күңелдән дога кылды. Сүзләре гамәленә туры килми торган икейөзле кешеләрнең берсе булырга теләми иде ул.

Дога кылып бетергәч, безнең Шамил будильникның кабызылганын тагы бер кат тикшерде дә, утны сүндереп, йокларга ятты.

— Аллаһ теләсә, мин иртән вакытында торачакмын, — диде ул үз-үзенә. — Иншә Аллаһ, торачакмын.

Шул уйлар белән Шамил тиз арада йокыга талды. Уянып китеп күзләрен ачканда, урамда әле караңгы иде. Шунсы гаҗәп — һич кенә дә йокы килми! Күңеле белән Шамил иртәнге намаз вакыты җиткәнне сизде. Ул сәгатькә карады. Будильник 1-2 минуттан шалтырарга тиеш иде. Яшь кардәшебез аны сүндереп куйды да, урыныннан торды. Бераздан ул намазда басып тора иде.

Мәктәпкә якынлашканда, Шамил сыйныфташлары арасында басып торган Әхмәдне күрде һәм, уңышка ирешкәнлеген аңлатып, баш бармагын күтәрде. Аңа җавап итеп, Әхмәд тә башбармагын күтәрде һәм сөенеп куйды.

Өч көннән соң, Шамилнең әнисе дә кайтып җитте.

— Миннән башка ничек яшәдең, улым? — дип сорады ул төшке аш вакытында.

— Әлхәмдүлилләһ, әнием, бик яхшы яшәдем, — дип җавап бирде Шамил.

Габделкәрим МОРАТОВ, Түбән Кама

Musulman.su

 



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: www.tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
06.01.2012 Аллаһы теләсә, дип әйт, юләр(тормыш хәле)
04.01.2012 Шайтанның гаскәре (риваять)
30.12.2011 Һәр авыруга дәва бар
28.12.2011 Догалар нигә кабул булмый икән? (риваять)
23.12.2011 Чишмә — Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте

Сәхифәнең тулы тексты