Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Үгет-нәсыйхәт

Бу — чын яратумы?

25.05.2011

«Кешеләрнең арасыннан шун­дый адәмнәр бар, алар Аллаһыдан башкаларны Аңа тиңдәшләр итеп алалар, алар шуларны Аллаһыны яраткан кебек яраталар. Әмма Ал-лаһыга нык ышанган чын мөэмин­нәр Аллаһыны көчлерәк яраталар. Үзләренә золым итүчеләр белсәләр иде Ахирәттә Җәһәннәм газабын күргәндә барча куәт Аллаһыныкы икәнлеген, һәм Аллаһ каты газап кылучы икәнлеген! («Бәкарә» сүрәсе, 165 нче аять.)

Мәхәббәтнең романтик идеясе турында сөйләгәнче, иманлылар-ның мәхәббәтне ничек дөрес кабул итүләрен искә төшерик. Иманлы һәм намуслы кеше йөрәгендә кемгә карата күбрәк ярату хисе яшәргә тиешлеген яхшы белә. Нәкъ менә Аллаһ кешене юктан бар иткән, аңа тән, акыл, аң, иман һәм аңарда булган башка бөтен нәрсәне бир­гән. Кешегә кирәкле һәммә нәрсә дөньяда Аллаһ тарафыннан бар кы-лынган. Апай гына да түгел, мөэмин Аллаһыга буйсынып, Аның кушкан­нарын үтәп яшәсә, Ул аны хисап­сыз рәхәтлек, Үз мәхәббәте белән сөендерәчәген хәбәр итә. Шуңа күрә дә, Аллаһы Тәгалә чын мәгънәсендә барысыннан да күбрәк яра­туга лаек. Ул мөэминнәрне Коръән­дә шундый сүзләр белән кисәтә: «Һәм Раббыңның рәхмәтенә кызык, Раббыңа таба ашык...» («Инширах» сүрәсе, 8 нче аять.)

Аллаһ — кешеләрнең бер-бер-сенә карата кичергән мәхәббәтнең чыганагы ул. Аллаһыны яраткан кеше үзенең кардәшләренә карата да теләктәш мөнәсәбәттә була. Бу - Аллаһының әлеге кешеләрдә ча­гылган сыйфатларын чынлап ярату хисләре.

Мәхәббәтне шуның белән дә аклап була: кызыксыну һәм оша­ту хисләре бездә яратылучыга хас игелеклелек сыйфатларын булдыра. Шушы хисләр икенче ке­ше тарафыннан да кабул ителсә, мөнәсәбәтләр ныклы мәхәббәт багланышларына (гаилә коруга) әверелә. Әмма шушы гүзәл сый­фатларның чыганагы Кем булуын ачыклау һәм Аңа карата кызыксыну, ярату булдыру мөһим. Ул — Аллаһ, барлык матурлык һәм гүзәллек­нең чыганагы, һәм Аның мәхлукла­ры ирешкән иң яхшы сыйфатлар - Аның эчке үзенчәлекләренең бик кечкенә чагылышы.

Шулай итеп, без Аллаһыны гына яратабыз дип әйтергә мөмкин. Аның сыйфатлары, үзенчәлекләре чагылган мәхлукатларга мәхәб­бәтебез Аллаһының ризалыгына ирешү хакына булырга тиеш. Кеше Бөек Затның мәхлукларына аларга Аллаһының катнашы юк сыман ка­рый һәм аларны Аллаһы гына лаек булырдай мәхәббәт белән сөя икән, бу — аларны бөекләүнең беренче билгесе.

Ялган һәм законсыз мәхәббәт нәтиҗәсендә җәмгыятьтә сыннар­га табынуның күп төрләре барлык­ка килә. Хатынны, гаиләне яисә ата-бабаны Аллаһ урынына күрү — шуның бер мисалы, шул рәвешчә кеше Раббысын оныта.

Бер-берсенә мәхәббәтләре ар­касында мәҗүсиләрнең Аллаһыдан ваз кичүләре һәм сыннарга табы­на башлаулары турында Ибраһим (галәйһиссәләм) менә ничек сөйли: «Сез Аллаһыдан башка сынымнар-ны илаһә тоттыгыз, дөнья терекле­гендә бер-берегез белән сыным-нарыгыз исеме белән сөйләштегез, соңра Кыямәт көнендә бер-бере­гезгә ләгънәт әйтерсез вә ул көндә бер-берегезне инкяр итәрсез, сезнең барачак җирегез — уттыр, сез­гә анда ярдәмче булмас». («Гәнкәбут»сүрәсе, 25 нчеаять.)

Шулай итеп, Коръән безгә мондый мәхәббәт бәйләнешләре­нең ахыр чиктә Кыямәт көнендә нәфрәткә һәм хыянәткә әверелүен бәян итә. Сәбәп шунда: кешеләр бер-берсенә карата чиксез мәхәб­бәт кичерсәләр, алар бер-берсен-нән илаһә ясый һәм бу бары тик газапка гына китерә. Аллаһыдан башка Илаһә юклыгын аңлаган кеше башка кешене Аллаһ биекле­генә күтәрергә һәм аны Аллаһыдан артыграк яратырга мөмкин түгел. Ә мәҗүсиләр башкача эшли. Коръән­дә бу хакта менә ничек әйтелгән: «Кешеләрнең арасыннан шундый кешеләр бар, алар Аллаһыдан башкаларны Аңа тиңдәшләр итеп алалар, алар шуларны Аплаһыны яраткан кебек яраталар. Әмма Ал-лаһыга нык ышанган чын мөэмин­нәр Аплаһыны көчлерәк яраталар. Үзләренә золым итүчеләр белсәләр иде Ахирәттә Җәһәннәм газабын күргәндә барча куәт Аплаһыныкы икәнлеген, һәм Аллаһ каты газап кылучы икәнлеген! (»Бәкарә« сүрәсе, 165 нче аять.)

Бу аятьтә иманлы кешеләрнең ни дәрәҗәдә Аплаһыны яратырга тиешлеге аңлатыла. Димәк, кем дә булса башка кешене Аллаһыдан артыграк яратуын белдерсә, аны иманлы дип әйтеп булмый. Ә инде кемдер киресен тәкърарласа, аның ихлас булмавы, яисә Аллаһ һәм дин турында берни белмәве күренеп тора. Чыннан да, бу аятьнең икенче өлешендә Аллаһыдан башкага гый­бадәт кылучыларның Аның турында дөрес булмаган яисә тулы булмаган мәгълүматка ия икәнлеге турында сүз бара.

Мондый кешеләр, Аплаһы-га ничек буйсынырга кирәклеген белмәгәнлектән (»Зүмәр« сүрәсе, 64-65 аятьләр.), мәхәббәтләрен үз-үз-ләренә яисә башка кешеләргә: ата-анасына, улларына, туганнарына, хатыннарына, ирләренә, дуслары­на... — ягъни кемнәргә сокланалар һәм кемгә охшарга тырышалар — шуларга юнәлтә. Бу исемлекне дә­вам итәргә була. Кайберәүләр хәтта җансыз әйберләрне һәм абстракт төшенчәләрне дә яратырга мөмкин. Акча, милек, йорт, машина, җәмгы­ятьтәге урын, дәрәҗә һәм хакимлек кебек ялган хыяллар—әнә шундый­лардан түгелмени? Кыскача әйт­кәндә, иман белән ныгытылмаган мәхәббәт мәҗүсилек гөнаһының бер өлешенә — ягъни Аллаһыдан башка берәүдә яисә берәр нәрсә­дә илаһилык сыйфатларын күреп гыйбадәт кылуга тиң. Мондый мәхәббәт зирәклек, акыл белән Ал­лаһ тарафына юнәлтелмәгән икән, бу — романтик мәхәббәт. Аллаһ Коръәндә мондый мәхәббәтнең файда китермәве, ә чын хәерлелек-нең Аңарда гына булуын әйтә: »Ке­шеләр өчен зиннәтле-сөекле ител­де күңел, нәфес яраткан нәрсәләр: хатыннардан, балалардан, күп җыелган алтын вә көмештән, вә зиннәтләнгән йөгерек атлардан, вә дүрт аяклы хайваннардан, вә чәчеп үстергән уңышлардан. Бу нәрсәләр дөнья тереклеге, әмма кайтачак яхшы урын — Аллаһ хозу­рында«. (»Гимран« сүрәсе, 14 аять.) Без барлык бу әйберләрне Аллаһ бар иткән нәрсәләр буларак яратырга һәм безгә аларны Аның бүләк итүен аңларга тиешбез.

Кеше мәхәббәте — Аллаһ бар иткән хисләрнең иң гүзәле. Коръәндә Аллаһының ке­шене »иң гүзәл мәхлугы« итеп ха-ликъ кылуы турында әйтелә. Димәк, иманлы кеше үзенең мәхәббәтен аңа лаек булырдай — ягъни Аллаһы­дан куркучы, яхшы холыклы кешегә юнәлтергә тиеш. Иманлы кешенең чын мәхәббәтен җәмгыятьтә киң таралган, динсез кешеләр мәхәб­бәте белән чагыштырырга ярамый, ул — эчкә тирән я терелгән хис.

Алга таба без Аллаһының рәх­мәте булган хисне кичерергә сәләтсез кешеләр турында сөйлә­шербез. Ир белән хатын арасында­гы сыннарга табыну рәвешендәге мөнәсәбәтләрне карап үтәрбез.

Ир Һәм хатын арасындагы мәхәббәтнең мәҗүсилек рәвеше

Ир белән хатын арасындагы мәхәббәтнең мәҗүсилеккә китерү сәбәбе — бу мөнәсәбәтләрнең Ал­лаһ рөхсәт иткәннән чиккә чыгуын­да. Ул гражданлык никахы, ягъни законсыз бергә яшәү рәвешендә булырга мөмкин — мондый хәл хә­зер бик еш күзәтелә.

Сөйгәне ташлап киткән чакта, яисә бергә яшәү өчен шартлар бул-маса, кеше үз-үзен яки башка кеше­не үтерү дәрәҗәсенә җитә; икенче берәү җавапсыз сөюе аркасында үз-үзенә зыян сала; өченчесе, ха­тыны белән сугышкач, үз-үзен үте­рергә маташа. Болар—без әледән әле телевизор аша күреп, ишетеп яисә газеталардан укып, белеп торган кайбер мисаллар гына...

»Мәгъшуклар« мәхәббәтне шу­лай романтик рухта кабул иткән­дә, үзләренең күңелләрен һәм йөрәкләрен, Аллаһ кушканнарны үтәүгә юнәлтәсе урында, бер-бер-се алдындагы бурычларга юнәл­тәләр. Аллаһыга тиешле хисләрен, үзләрен Аннан башка яшәүчеләр сыман тоеп, башкага багышлый­лар. Иртән күзләрен ачканда, яңа көн өчен Аллаһыга рәхмәт әйтәсе урында, бер-берсенә яраклашыр­га омтылалар. Алар Аллаһ хакына түгел, ә бер-берсе өчен корбан бу­лырга әзер.

Кыскача әйткәндә, аларның һәркайсы икенчесен илаһә дәрәҗә­сенә күтәрә. Шул рәвешчә, без мәхәббәтне ялгыш аңлауның төр­ле мисалларын күреп, һәм мондый хәлнең бөтен дөньяда киң таралуы­на шаһит булып торабыз. Роман­тик ир-егетләр һәм хатын-кызлар бер-берсенә ачыктан-ачык: »Мин сине сөям«, »Минем сине уйлама­ган чагым юк« һәм башка шундый сүзләрне туктаусыз кабатлап тора­лар. Ә бит кеше кая гына барса, кая гына караса да, чын сөюгә лаек зат — ул бердән бер Аллаһ — Галәмнәр Хуҗасы гына.

Романтик мәхәббәт — бер ка­рашка, мәхәббәтнең »гөнаһсыз« төре булып күренсә дә, ул Аллаһ хозурында мәҗүсилеккә тиң гөнаһ. Әмма иблис кешеләр аның артын­нан барсын өчен, аларга дөреслек­не күрергә комачаулый, чынбар­лыкны бизәп күрсәтә: »Үземнең «Аллаһ» дигән исемем белән ант итеп әйтәмен ки: синнән әүвәл­ге өммәтләргә дә пәйгамбәрләр җибәрдек, шайтан аларның кылган батыл гамәлләрен үзләренә яхшы эш итеп күрсәтте, шайтан бу көндә аларга юлдаштыр, аларга Ахирәттә рәнҗетүче газап булачак«. (»Нәхел« сүрәсе, 63 нче аять.)

Коръән романтик сөюдән су­кырайган ир-атның хатын-кызга карата булган хисенә аерым игъти­бар кирәклеген белдерә. Мондый мәхәббәткә теләсә кайсы хатын-кыз ия булырга мөмкин: ирнең үз хатыны, дус хатыны яисә ерактагы »платоник« мәгъшукасы. Мәхәббәт­нең мондый төре кешегә Аплаһыны тиешенчә искә төшерергә комачау­лый яисә ул йөрәгендә Аллаһыга караганда зуррак урынны сөяр­кәсенә бирә. Һәм бу мәҗүсилеккә китерә. Әлбәттә, мондый куркыныч ир-атларга гына түгел, хатын-кыз­ларга да кагыла.

Шундый романтик мөнәсәбәт­ләргә бирелгән кешеләр үзләрен нинди куркыныч астына куюларын аңламый. Балачактан ук адашкан җәмгыятьнең ялган идеаллары белән яшәгәнгә һәм Коръәннең бердәнбер туры юл күрсәтүче икә­нен белмәгәнгә күрә, Аллаһ кар­шында үзләренең яшәү рәвешләре дөрес булмавын чамаламыйлар. Үз гомерләрен Аллаһ турында уйла­мыйча үткәргәч, алар наданлык саз­лыгына бата, әмма үзләрен дөрес яшибез дип уйлыйлар. Аллаһыга ышанмаулары аркасында, аларның акыллары сукыр.

Хыялый мәхәббәт капкынына эләгеп, бер-берләрен илаһә итеп күргән ирләр һәм хатыннар кайчак-та үз-үзләренә кул салу дәрәҗәсе­нә җитә. Бергә яшәү өчен шартлар булмаса, »мәхәббәтләрен үлемсез итү« яисә »җаннары мәңге бергә калсын өчен«, йә башка шундый акылсыз сәбәп белән, алар кул-га-кул тотынышып, биек күпер­дән аска сикерә ала. Тик, мондый »батырлык«ка атлаганда, алар үз-үзләрен туп-туры Җәһәннәм авы­зына ташлаганнарын аңламый. Ялгышуларын белмичә, мондый ты­елган гамәлне кылучылар Ахирәттә бер-берсе белән кавышырбыз дип уйлый, анда Аллаһы Тәгалә белән очрашасы хакында уйламый. Соң­гы мизгелдә Үлем фәрештәсен күр­гәндә алар барысын да аңлаячак, ләкин соң булачак. Газеталарда җавапсыз мәхәббәтләре аркасын­да үлемгә барган кешеләрнең са­гыш тулы соңгы хатлары басылып чыкканы бар. Алар —романтизмның кешене тулысынча акылдан яздыра алуы турында сөйли.

Шулай да, күзләрен капла­ган пәрдә күтәрелгәч һәм вәгъдә ителгән мәңгелек газапларның чынбарлык булуын аңлагач, кеше, сөекле кешесен корбан итү бәра­бәренә булса да, котылып калырга тырышачак. Бу турыда Коръәндә менә ничек язылган: »Ул дусларны бер-берсенә күрсәтерләр, шулай да сорашмаслар. Гөнаһлы кеше, балаларын биреп, газаптан котылу­ны теләр ул көндә, вә хатынын һәм кардәшләрен биреп, вә аны эченә алган кабиләсен биреп, вә җирдә булган барча мәхлукатны биреп, соңра шуларның барчасын газапта калдырып, үзен коткаруны теләр. («Мәгариж,» сүрәсе, 11 -14 нче аятьләр.)

Шундый ук хәл тагын бер аятьтә искә алына:«.. .ул көндә (Кыямәт кө­нендә) кеше качар карендәшләрен-нән, һәм анасыннан вә атасыннан, һәм хатыныннан вә балаларыннан. Һәр кеше өчен бардыр Кыямәт кө­нендә аны мәшгуль итәрлек каты ЭШЛӘр». (Тәбәсә« сүрәсе, 34-37 нче аять­ләр.)

Мәҗүсилеккә илтә торган ро­мантик мәхәббәт төре җәмгыятьтә »гөнаһ«сыз, »саф романтик« һәм »чын хисләр« рәвешендә уңай ка­бул ителә, хәтта данлана һәм хуп­лана да. Гадәттә кешеләр япь-яшь вакытларында романтизм йогын­тысына эләгә һәм бу аларның акы­лы, намусы үсешен тоткарлый, аларны дин, иман, үзләренең яшәү мәгънәсе мәсьәләләрендә надан калдыра. Алар Аллаһыны оныта, Аны ярату, Аннан курку турында берни белми. Адашкан буын өчен сыннарга табыну гадәти хәлгә әве­релә.

Телевидение һәм кино тамаша­чыларга романтик, тәэсирле тема­ларны көчләп тага. Алар кешенең табигатенә үк сентиментальлек хас дип раслыйлар. Романтизм музы­када, шигърияттә һәм әдәбиятта иң »үтемле тема«лардан санала. Хисчәнлек — кешеләргә тиешенчә уйларга, чынбарлыкны кабул итәргә комачаулап торучы йомшаклык ул. Шайтан бу хакта яхшы белә. Мон­дый йомшаклык халәте Аллаһыны истә тотарга, тормыш мәгънәсе һәм Ахирәт дөньясы турында уй­ларга ирек бирми, аларны дини тормыштан ераклаштыра һәм ахыр чиктә мәҗүсилеккә китерә. Шулай итеп, иблис, мөмкинлек чыккан саен, интенсив һәм даими рәвештә сентименталь (хисчән) темалардан файдаланып, җәмгыятьне юлдан яздырырга тырыша. Димәк, мәҗү­силекне ялган илаһәләргә яисә таш яки агач сыннарга гына табыну дип уйлаган кешеләр дә сак булырга һәм үзләрен бу гөнаһтан пакь дип санамаска тиешләр. Аларның Кы­ямәт көнендә түбәндәге сүзләр белән ант итүчеләр арасында бу­луы да ихтимал: »Ий, тәрбиячебез Аллаһ! Без дөньяда чагыбызда мөшрикләрдән булмадык«. (»Әнгәм« сүрәсе, 23 нче аять.)

Иманлы кешенең мәхәббәте

Кыскача әйткәндә, Аллаһыдан башка берәүне — шул исәптән, Ул халикъ кылган теләсә кемне артык

ярату — мәҗүсилеккә китерә тор­ган сәбәп булып тора. Иманлы кешеләргә килгәндә, үзләренең кардәшләрендә һәм дөнья яраты­лышында Аллаһының сыйфатларын күрсәләр дә, алар бары тик Аллаһы­ны гына ярата. Алар Аллаһының ризалыгына ирешүне өмет итеп ярата. Алар кемнедер (яисә нәрсә­недер) Аллаһыдан бәйсез рәвештә яратмый. Пәйгамбәребез Мөхәм-мәд (салаллаһу галәйһи вәссәләм) шулай ук бу мәсьәләгә зур игътибар биргән һәм: »Сезнең арагыздан Аллаһыдан башкаларга гыйбадәт кылмыйча үлгәннәрегез Җәннәткә керәчәк«, — дип белдергән. Бу — иманның төп шарты, исбатланышы булып тора.

Иманлы кешенең мәхәббәте яктылык кебек саф, ул йөрәкне нур­ландыра, чөнки ул мәхәббәтнең иясе — Аллаһ. Шул сәбәпле, иман­лы кеше үзе яраткан кемнең дә бул­са үлемен фаҗига дип кабул итми, чөнки аның сыйфатлары Аллаһ сыйфатларын чагылдырган була, яраткан әйберләреннән нәрсәне­дер югалтуы өчен дә үкенми, өз­гәләнми. Чөнки ул белә, яраткан әйбернең физик һәм рухи өстен-лекләренең Иясе — Аллаһ, һәм ул сөйгән кешенең матурлыгы — Ал­лаһының чагылышы. Аллаһ — Үлем­сез, Мәңгелек, вакыт кысалары белән чикләнмәгән һәм, иң мөһи­ме, иманлы кешегә Ул аның муен тамырыннан да якынрак. Димәк, борчылыр сәбәп юк, кешене сы­нар өчен, Аллаһ үзенең чагылышы булган нәрсәне аңардан вакытлы­ча читләштерә. Әгәр кеше үз има­нында нык тора икән, ул бу дөньяда да, мәңгелек дөньясында да үзе теләгәннәргә тулысынча ирешәчәк. Һәм бу Аллаһ кодрәтенең иң гүзәл чагылышы булачак.

Шулай итеп, иманлы кешене өметсезлеккә, хәсрәткә салырлык хәлләр булмый, чөнки ул бу сергә төшенгән һәм саф иманга ирешкән. Андый кешенең рухи халәтен Аллаһ шундый сүзләр белән тасвирлый: »Хак мөэминнәр Раббыбыз — Аллаһ диделәр, соңра һәр эштә туры бул­дылар, аларга һич куркыныч юктыр һәм алар көенүче дә булмаслар«.»Әхкаф" сүрәсе, 13 нче аять.)

Харун ЯХЪЯ.

_



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: www.tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
06.01.2012 Аллаһы теләсә, дип әйт, юләр(тормыш хәле)
04.01.2012 Шайтанның гаскәре (риваять)
30.12.2011 Һәр авыруга дәва бар
28.12.2011 Догалар нигә кабул булмый икән? (риваять)
23.12.2011 Чишмә — Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте

Сәхифәнең тулы тексты