Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Үгет-нәсыйхәт

Бәхет

18.05.2011

Иртә белән, йокыдан торып, тәрәзәгә күз салсаң, зур бер оядагы кырмыскалар кебек, кешелек дөньясының кайный, хәрәкәтләнә башлаганын күрәсең... Кемдер тукталышта автобус көтә, кемдер төнге сменадан өенә кайта; балалар да, зур букчаларын асып, мәктәпкә бара. Гомумән, һарберебез үз эше белән мәшгуль, һәрберебез шәхси мәнфәгатьләрен кайгырта.

Йосыф хәзрәт ДӘҮЛӘТШИН.

Хәрәкәтебез төрле тизлектә бу­лып, төрле якка юнәлгән булса да, барыбызның да максаты бер; ул да булса — үз бәхетебезне табу. Җир өстендә кем генә булмасын — ирме ул, хатынмы; яшьме яки картмы; бай яки фәкыйрьме; авыру яки сәламәтме, һәрберебез бәхетле бу­лырга, имин тормыш кичерергә те­ли. Максатларыбыз бер кебек, ләкин аңа ирешү өчен төрлебез төрле юл­ны сайлый, һәр эзләгән табамы, го­мере буе омтылган максатларына ирешә аламы?

Кечкенә сабый, аягына басып, беренче адымын ясый. Бакчага йөри, бер дистә елын мәктәп пар­тасы артында үткәрә, институтка керә, эшкә урнаша, гаилә корып, ба­лалар үстерә... Күпме мәшәкатьләр

кичерә, күпме үрләрне яулый. Бары­сы да шушы максатка ирешү өчен. Ләкин ни сәбәпле кеше, бөтен гоме­рен, бар көчен биреп тә, күп очракта максатына ирешә алмый кала соң? Әллә ул «бәхет» төшенчәсен аңлап бетермиме, әллә аны дөрес җирдән эзләмиме?..

Җирдә яшәгән һәркемнең тор­мыш маягы бар. Ул маякны кеше үзе сайлый һәм маяксыз кеше бул­мый. Менә шушы маяк кешеләргә юнәлешне, юлны күрсәтә; максатка ирешү-ирешмәү дә нәкъ шул маякка бәйле рәвештә тормышка аша.

Яшәү барышында күп кенә кешеләр үзләренең акыл-интел-лектларына таянып тормыш итәргә тырышалар. Моны без беренче ма­як дип атыйк. Икенче берәүләр исә, үз тормышларын бер төрле агым­га куеп, ни рәвештә яшәүләре ха­кында артык уйланырга ашыкмый­лар. Андыйларның маягы — нәфес, шәһвәт, гади генә итеп әйткәндә, үз «МИН»е.

һәм бер казанга ике баш сыйма­ган кебек, бу ике маякта бер-берсенә каршы килә, беркайчан да бергә булмый. Ни кызганыч, кешене бар­лык җан ияләреннән дә өстен иткән

зирәк акыл күп очракта «мин»нән өстен чыга алмый. Юкса, күпләр, сайлаган тормыш юлларында бераз туктап, артларына борылып, акыл­лары белән фикерләп, дөрес юлда түгеллекләрен аңларлар иде. Ләкин «МИН» артка каратмый, акылны фикерләтми... «Акыл да тик ятмый, гел уйлый бит», — диярсез. Акыл уй­лый, ләкин «генераль директор»ны үтә алмый. «МИН» дигән маяк бәхет юлын күрсәтә: «Әнә ул, теге тау ба­шында», — ди. Акыл исә: «Ничек ул тауга менәргә микән», — дип фикер­ли. Ләкин: «Ул тауга менәргәме соң? Аңа менү кирәкме соң?» — дигән сорау туа алмый. Шул рәвешле, «МИН» каршында хәтта акыл да көчсез кала.

Күпләрнең маягы булган «МИН» янында икенче бер маяк бар, ул да булса — «ДИН». Әйе, Аллаһы Тәгалә Үзенең бәндәләренә, бәхетле булу өчен, ныклы бер аек динне, «МИН»гә каршы тора алырлык бердәнбер ма­якны бирде. Халкыбызның йөздән туксан бише Аллаһның барлыгы­на инана кебек, акрынлап Аның нигъмәтләрен дә танырга тыры­ша. Танып кына калмый әле, сый­ган кадәр, аларны колачына ала,

берсеннән дә баш тартмый. Ләкин тормыш маягына килгәндә: «Раббым, нигъмәтләрең өчен Сиңа шөкерләр булсын; тик мин үземчә яшим инде, ничек яхшырак яшисен үзем беләм», — дип, һаман «МИН»нең астыннан чыга алмый; аның «Аллаһның динен тотсаң, малың кимер. Тормышыңның яме калмас. Дусларың ташлап китәр...» кебек сүзләренә алдануын дәвам итә.

Адәм баласының, «МИН» күр­сәткән юл белән барып, бервакыт­та да бәхетле буласы юк. Әгәр дә без, бертуктаусыз хәрәкәттән тук­талып, бераз фикерләгән хәлдә үткәннәргә күз салсак, күбебезнең тормышы сахрада адашкан кеше­не хәтерләткәнен күрербез. Ризыгы-суы беткән, кояш һич кызганмыйча кыздыра; юлчы, тәмам хәлсезләнеп, инде шуышып бара. Ләкин бара, тук­тамый... Аңа бер йотым судан баш­ка һичнәрсә дә кирәкми... Кинәт юл уртасында бер сулык күренә, һәм ул, бар көчен туплап,, шунда юнәлә. Тик килеп җиткәч, ни күрсен — су юкка чыккан, башта күргәне рәшә (мираж) генә булган икән... Ләкин, ни сөенеч, ерактарак янә бер сулык күренә һәм юлчы шунда таба юнәлә. Барып җитә. Анда да ком, су тагын да ера­грак икән. Шул рәвешле су эзләп, би­чара һәлак була...

Күпме кешеләр, «МИН»нәре күрсәткән «суларны» эзләп, күпме авырлыкларны җиңәләр; күпме үрләрне яулыйлар; «Килеп җитәм, бәхетемне табам», — дип өметләнәләр. Тик бәхет кенә бу тау­да түгел икән... Шулай да «МИН» кай­гырырга вакыт бирми: «Борчылма, әнә бит тагын бер тау, анда бәхетне күрмисеңмени, тизрәк ашык шунда», — ди. Аңа алданып, күпме кешеләр шул таулар арасында, максатларын таба алмыйча, һәлак була.

Элек-электән кешеләр бәхетне нәрсәне дә булса арттыруда та­барга тырышканнар. Җир өстенә килгән илчеләр халыкларны шушы яман авырудан һәрдаим кисәтеп торганнар. Пәйгамбәребез: «Сез фә-кыйрьлеккә төшәрсез дип бор­чылмыйм, ә дөньяга бирелерсез дип куркам», — дигән (сахих хәдис).

Арттыра кеше, һич туктый алмый. Йортын күтәрсә, болытка җитсен; машина алса, андый һичкемдә бул­масын. Бу бәхетне безгә «МИН» вәгъдә итә, Пәйгамбәребез исә аның ялган бәхет икәнлеге хакын­да кисәтә: «Кешенең дине белән иманы өчен байлык һәм шөһрәткә омтылышның зарары, сарыклар яныра җибәрелгән ач бүреләрдән дә куркыныч» (сахих хәдис).

Байлык чире. Ислам дине бай бу-

луны тыймый, ләкин тормыш рәвеше байлык туплау булырга тиеш түгел.

Акчаның урыны — кесәдә, иман­ныкы — йөрәктә. Кайвакыт кешенең акчасы, кесәсенә дә керерегә өл­гермичә, туры йөрәгенә үрмәли. Бай­лык төсе аның өчен иң күркәм төскә, акча тавышы иң моңлы тавышка әйләнгән; мал-мөлкәт аны исерткән, күңелен томалаган. Аллаһыга има­ны булмаган кеше ул исереклектән һич котыла алмый. Пәйгамбәребез: «һәр өммәтнең алдана торган нәрсәсе бар, бу өммәтнең алда­нуы — байлыктадыр», — диде (са­хих). Күпме кешеләр шушы нәрсә белән алданалар. Байлык дип, жир өстендә күпме кан коела, күпме дус­лар дошман була, туганлык җепләре өзелә... Пәйгамбәребез: «Сезгә кадәр яшәгән кешеләрне алтын һәм көмеш акчалар гына һәлакәткә ирештерде, сезне дә алар юк итәрләр», — диде (сахих).

Тормыш юлларын Аллаһы биргән маяк белән алып баручыларга бәхет-сәгадәтне Раббыбыз Үзе вәгъдә итә: «Мин күрсәткән туры юлга ияргән кеше, ьич адашмас һәм бәхетсез булмас. Кем Мин биргән юлдан йөз чөерә, аны тар тере­клек, авыр тормыш көтә...» (Таһэ сүрәсе, 123,124).

Бәхетле булыгыз!



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: www.tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
06.01.2012 Аллаһы теләсә, дип әйт, юләр(тормыш хәле)
04.01.2012 Шайтанның гаскәре (риваять)
30.12.2011 Һәр авыруга дәва бар
28.12.2011 Догалар нигә кабул булмый икән? (риваять)
23.12.2011 Чишмә — Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте

Сәхифәнең тулы тексты