Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Үгет-нәсыйхәт

Дога — бөтен авырудан дәва

17.05.2011

Күп гасырлар элек атаклы галим Әбүгалисина әйткән: «Авыруны дәвалауда өч төрле чара бар: сүз, үлән һәм пычак», — дип. Әйе, хәзер инде теләсә кайсы әгъзага операция ясап, кешене үлем тырнагыннан тартып алып калулар да — гадәти күренеш. Төрле үлән ярдәмендә медицина дарулар җитештерә, ә халык медицинасы ул үсемлекләрнең үзен генә кулланудан да искиткеч могҗизаларга ирештерә. Ә менә сүз?.. Бүген менә шул хакта да сүз башлыйсы килә. Сүз, ягъни дога хакында.

Дога — бөтен авырудан дәва

Догаларның авыруларны дәвалауга ярдәме зур булуын хәзер инде бүгенге заман галимнәре дә исбат итте. Санкт-Петербургтагы В.М.Бехтеров исемендәге психоневрологик фәнни-тикшеренү институтының нейро һәм психофизиология лабораториясендә профессор Валерий Слезин җитәкчелегендә кат-кат үткәрелгән тәҗрибәләр 2002 елда ук ышанычлы дәлилләр белән исбатланды: дога, чынлап та, дәвалый. Безнең ата-бабаларыбыздан калган «өшкерү»ләр дә әнә шул рәвешле дәвалауның дәлиле булып тора түгелмени?

Әйе, Коръән — ул бөтен авырулардан дәва. Ләкин без бүген бу изге Китапның илаһи көче хакында белеп кенә бетермибез. Ә анда әйтелгән: «Әгәр ошбу Коръәнне тауга иңдергән булсак, әлбәттә, ул тауны курыккан хәлдә күрер идең: ул Аллаһыдан курыкканнан ярылыр иде», — диеп (59 сүрә: 21 аять.) Коръән белән дәвалану шәригатьтә билгеле. 17 сүрәнең 82 аятендә: «Бу мөэминнәрнең күңелләренә шифалы аятьләрне вә Коръәннән рәхмәтле хөкемнәрне иңдерәбез, әмма Коръән белән гамәл кылмаган залимнәргә Коръән аятьләре хәсрәтне вә һәлакәтне генә арттырыр», — диелгән.

Традицион медицина кешеләргә ярдәм итә алмаган чакларда да, Коръән аятьләре белән дәвалана алу очраклары хакында күп мисаллар китерергә булыр иде. Ләкин, билгеле, Коръән белән дәвалану өчен, Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм Коръәнгә ышанырга кирәк.

Дәвалануда еш кулланыла торган сүрәләр: «Фатиха», «Ихлас», «Аятел-көрси», «Фәләкъ», «Нәс», «Инширах», шулай ук «Лилләһи» аятьләре һәм төрле сүрәләрдән күп кенә башка аерым аятьләр.

Аятьләрне уку гына түгел, ә зәгъфран (шафран) һәм роза чәчәкләре белән язу куллану ысуллары да бар. Мәсәлән, суга зәгъфран салып, берничә минуттан соң кара (чернила) белән яза торган чиста ручкага җыеп алып, авыруның күрсәтелгән җиренә, яки сурәтсез чиста тәлинкәгә, яисә чиста кәгазьгә языла. Зәм-зәм яки чишмә суы куллансаң яхшырак.

Авыруларны дәвалауның төрле вариантлары бар. Бүген шуларның икесе белән танышыйк.

I вариант

1. «Ихлас» (112 сүрә) сүрәсен 3 тапкыр зәгъфран яки роза белән тәлинкәгә язарга. Язма кипкәч, аны су белән юарга, шул суны авыруга көненә 3 тапкыр 3 көн дәвамында эчәргә һәм бу көннәрне Ихлас сүрәсен көн саен 3 тапкыр укырга.

2. «Фатиха» (1 сүрә) сүрәсен 7 тапкыр суга карап укырга. Бер атна дәвамында шул суны эчәргә һәм Коръәнне укырга тырышырга.

II вариант

1. «Көрси» аятен (2 сүрә, 255 аять) укырга.

2. Аннары шул ук 2 сүрәдән 257 аятьне укырга (бисмилләһ белән башлап).

3. Аннан соң «Гыймран» сүрәсенең башын укырга (3 сүрә), 1 һәм 2 аятьләр.

4. Төнге намаздан соң (Тәхәҗҗүд намазы) ураза тотарга ниятләргә (бу көн дүшәмбе яки пәнҗешәмбе булса әйбәтрәк). Аллаһы Тәгаләдән үзеңә яки теләгән кешегә сәламәтлек сорарга.



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: www.tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
06.01.2012 Аллаһы теләсә, дип әйт, юләр(тормыш хәле)
04.01.2012 Шайтанның гаскәре (риваять)
30.12.2011 Һәр авыруга дәва бар
28.12.2011 Догалар нигә кабул булмый икән? (риваять)
23.12.2011 Чишмә — Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте

Сәхифәнең тулы тексты