Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Үгет-нәсыйхәт

Зәм-зәмгә су кушарга ярыймы?

25.04.2011

Зәм-зәм чыганагы һәркайсы мөселман өчен кадерле. Бу чишмә ничек һәм ни өчен барлыкка килгән, күпләре белә. Пәйгамбәрнең (с.г.в.) сүзләренчә, бу су бик шифалы.

Бер хәдистә бу изге су кешене икейөзлелектән дәвалый дип язылган, икенчесендә – мөселман нәрсә теләп эчсә — шуңа килешәдер диелгән. Кайбер сәхабәләр ачлык заманында бары тик Зәм-зәм суын гына эчеп яшәгән.

Суны транспортлау авыр һәм катлаулы, шуңа карамастан, хаҗилар Мәккәдән булдыра алганча күп итеп изге суны алып кайтырга тырыша. Алар изге суны туганнарына, күршеләренә, дусларына дип алып кайта. Бу суның күләмен ничек итеп арттырырга дигән сорау туа. Иң гади ысул — су өстәү. Шунлыктан да инде, Зәм-зәмне сыекларга ярыймы, юкмы дигән сораулар да туа.

Берәүләр, бу инде Зәм-зәм булмый ди, икенчеләре исә — Зәм-зәм суының сыйфаты барыбер саклана дип исәпли. Хакыйкатьне бары тик Аллаһы Тәгалә генә белә. Фикһта бер кагыйдә бар һәм аны бу очракта кулланып була дип исәплим: «Әгәр дә ике нәрсәне бергә кушсаң, кайсы өстенлек итә, шул булыр".

Безнең очракта болай дияргә була: «Әгәр дә Зәм-зәм суы гади судан күбрәк булса, нәтиҗәдә — Зәм-зәм суы чыгар һәм киресенчә. Зәм-зәм суын сыеклатыргамы, юкмы, һәр кеше үзе хәл итә.

 



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: www.tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
06.01.2012 Аллаһы теләсә, дип әйт, юләр(тормыш хәле)
04.01.2012 Шайтанның гаскәре (риваять)
30.12.2011 Һәр авыруга дәва бар
28.12.2011 Догалар нигә кабул булмый икән? (риваять)
23.12.2011 Чишмә — Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте

Сәхифәнең тулы тексты