Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Үгет-нәсыйхәт

Тәкъвалык хакында

16.06.2009

Аллаһы Тәгалә әйтә: «Бу шайтан гына сезне кешеләре аркылы куркыта. Алардан курыкмагыз, Миннән генә куркыгыз, әгәр иманлы булсагыз! » (Гыймран,175)

Аллаһтан курку – диндәге иң хөрмәтле һәм иң югары нокта, бу башка бөтен буйсыну төрләрен дә буйсындыра. Аллаһ мөселманнар турында әйтә: «Алар Аллаһ каршында куркудан калтырыйлар» (Пәйгамбәрләр, 28).

Аллаһтан булмаган курку 3 төрле була:

1. Мөшрикнең (күп аллаларга табынучының) поттан, тагуттан, гороскоптан, сихердән, кара мәчедән куркуы. Алар үзләре дә шуннан куркалар, чын мөселманнарны да шуннан куркырга чакыралар.

2. Аллаһның кануннарын ташларга чакыручы кешелләрдән курку. Әмма бу тыелган һәм мәҗүсилек дине була. Аллаһ әйтә: «Кешеләр сезгә каршы чыгалар, алардан куркыгыз, » – дип әйтүчеләрнең каршында боларның иманнары гына көчәя, һәм алар әйтәләр: «Безгә Аллаһ җитә! Ул – иң яхшы саклаучы» (Гыймран, 173).

Мөхәммәт с.г.в. әйтә: «Кыямәт көнне Аллаһ әйтә: “Гөнаһны күргәч, нигә син аны төзәтмәдең? » Ул әйтә: «Я Раббым, мин кешеләрдән курктым». Ул әйтә: «Миннән син ныграк куркырга тиеш идең».

3. Ерткычтан табигый курку. Монысы инде рөхсәт ителә.

Аллаһ әйтә: «Мәчетне Аллаһка, соңгы көнгә ышанучы, намаз укучы, зәкәт түләүче, Аллаһтан башка беркемнән дә курыкмаучылар җанландыралар, бәлки, алар туры юлдан баручылар! » (Тәүбә, 18)

Мәчетне яхшы эшләре белән иманлы бәндәләр генә җанландыра. Мөшрикнең эшләре файда китерми. Аллаһ аларны чулдәге рәшә (мираж) белән чагыштыра.

Аллаһка буйсынмыйча, мөселман булып йөрүченең мисалын әйтимме? Ул чүлдә су эзләп йөрүче шикелле. Әмма ул 1 буш стаканны, «Инвайт» порошоклы пакетны һәм «Су гына кушасы» дигән язманы күрә.

Аллаһ әйтә: «Кешеләр арасында: «Без Аллаһка ышыныбыз, » – дип әйтүчеләр бар, әмма, әгәр алар Аллаһ юлында газап күрсәләр, кешедән килгәнне Аллаһның зур газабы диләр» (Үрмәкүч,10).

Болар инде Аллаһка караганда үзләрен ныграк яраталар.

Әгәр кешеләргә дингә чакыручылар килсә, алар сайлау алдында калалар. Алар әйтәләр: «Без ышанабыз, » – дип; икенчеләре көферлекне калдырмыйлар. «Ышанабыз» дип әйтүчеләрне Аллаһ сыный. Сынау – ялганны ачыклау өчен имтихан.

Әгәр иманлы кешеләр килеп чыксалар, башкалар аларга дошманлык күрсәтә башлый. Кем иманлы кешеләргә иярми, шуны Аллаһ 2 дөньяда да газаплый.

Кешеләрнең теләкләре, фикерләре бар, алар мөселманнардан шуларның үтәлешен таләп итәләр. Әгәр риза булмаса, алар аны газаплый башлыйлар; ризалашса да, газап ала, аларданмы, түгелме икәне безгә билгесез. Әгәр дини кеше кара таплы, гаделсез кешеләр арасында урнашса, тегеләре моңа зыян китерә башлыйлар: әгәр бу тегеләр белән ризалашса, башта алардан котыла, әмма тегеләр моны ныграк кысрыклый башлыйлар. Ул алардан котылса да, башкалар аны кыерсыта.

Бәрәкәтле фикер нидән гыйбарәт соң? Бөтен бәрәкәтле фикер Гайшәнең Муавиягә әйткән сүзендә: «Кем кешеләрнең ачуын китереп, Аллаһның рәхмәтенә ирешергә тырыша, тырмаша, шуны Аллаһ кешеләрдән азат итә; кем Аллаһны ачуландырып, кешеләрнең канәгатьләнүләренә ирешә, тегеләр Аллаһтан коткара алмыйлар бит». Кемне Аллаһ туры юлдан йөртә, илһамландыра, шул тыелган эшнең канәгатьләнүләрен кире кага, аларның дошманлыгына каты тора. Һәм аны уңышлар көтә.

Мөселманнар Аллаһның газабыннан куркып, кыска вакытлы кешеләр газабына чыдыйлар. Икенчеләре исә, белемнәре булмау сәбәпле, тегеләр белән ризалашалар.

Мөхәммәт г-м әйтә: «Синең иманлы карашың зәгыйф булса, әгәр син Аллаһны ачуландырып, аларның рәхмәтен эзләсәң, Аллаһ тукландырган өчен аларны мактасаң, Аллаһ сиңа бирмичә, аларга биргән өчен аларны хурлау була».

Пәйгамбәребез с.г.в. әйтә: «Кем тегеләрне ачуландырып, Аллаһның рәхмәтенә ирешергә тырыша, Аллаһ аңа бәрәкәт һәм кешеләрнең канәгатьләнүләрен бирә. Кем Аллаһны ачуландырып, кешеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерә, Аллаһ аны ачулана һәм кешеләрне аңа каршы куя».

Иманлы караш – Аллаһның кушканнарына, язмышына, Идарәче икәнлегенә ышанудан чыгып фикер йөртү һәм гамәл кылу. Әгәр син кешеләрне канәгатьләндереп, Аллаһны ачуландырсаң, синең карашың юк дигән сүз. Кешене бу эшкә кешеләрнең нигезсез дәрәҗәләре этәрә, шуңа ул Аллаһ кушканнарын калдырып тора. Әгәр кеше Аллаһның рәхмәтенә ирешергә тырышса, Ул аңа ярдәм итә, ашата, коткара.

Кеше Аллаһтан гына куркырга тиеш, ә мәхлүктән түгел, бу очракта гына кеше иманның тәмен татый.

Кайбер очракта курку – гыйбадәт була, ә кайчагында табигый булып кына кала.

Әгәр курку иләһләндерү, аңа якынаерга тырышу булса, бу – Аллаһка юнәлдерелгән булырга тиеш. Әгәр кеше мөнәсәбәттә башканы Аллаһ белән бертигез күрсә, ул ислам диненнән чыгып киткән була.

Рөстәм Хаҗиев



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: www.tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
06.01.2012 Аллаһы теләсә, дип әйт, юләр(тормыш хәле)
04.01.2012 Шайтанның гаскәре (риваять)
30.12.2011 Һәр авыруга дәва бар
28.12.2011 Догалар нигә кабул булмый икән? (риваять)
23.12.2011 Чишмә — Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте

Сәхифәнең тулы тексты