Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Үгет-нәсыйхәт

Җирәнгеч гамәл

16.06.2009

Аллаһы Тәгалә әйтә: «Әгәр син алардан сорасаң, алар: «Без мәзәкләр генә сөйләшеп утырдык! » Әйт: «Аллаһы Тәгаләдән, Пәйгамбәреннән көлгән идегез түгелме соң? Гафу үтенмәгез, сез инде мөселман булганнан соң да кяфер булдыгыз... » (Тәүбә, 65-66)

Табукка барганда, бер кеше әйтә: «Бу Коръән укучылардан да куркаграк, ялганчырак, күп ашаучы кешеләрне күргәнебез юк». Ул Мөхәммәт с.г.в. һәм сәхәбәләре турында шушы сүзне әйтте. Мәлик улы Ауф аңа әйтә: «Син ялганчы гына түгел, ә икейөзле. Бу сүзләреңне Пәйгамбәребезгә с.г.в. җиткерәм». Соңыннан ул Мөхәммәткә с.г.в. шушы сүзләрне җиткерергә китте. Барса, Аллаһтан иңгән вәхи аны узып киткән булган икән, ягъни инде Пәйгамбәребез с.г.в. бу хәлне инде белә. Теге икейөзле кеше Мөхәммәттән с.г.в. гафу үтенергә килгәндә, ул с.г.в. инде дөясенә утырып китәргә җыена иде. Ул Аллаһ илчесенә мөрәҗәгать итеп әйтә: «Я, Аллаһ илчесе, без юлларыбызны җиңеләйтер өчен генә мәзәкләр сөйләшеп бардык». Ул аның с.г.в. артыннан чапканда, аяклары ташларга бәрелә иде, һәм ул тагын: «Без сөйләшеп кенә алдык, » – дип әйтте. Пәйгамбәребез с.г.в. аңа әйтте: «Аллаһтан, Аның исемнәреннән, илчесеннән көлдегез түгелме соң».

Аллаһның диненнән көлү – көферлек, бу сүзләрне йөрәге кабул иткән кеше генә әйтә ала; әгәр ул кешенең иманы булса, ул шундый җирәнгеч сүзләрне әйтергә ирек бирмәс иде. Шулай итеп, йөрәктәге иман тиешле тәртипне таләп итә.

Аллаһы Тәгалә әйтә: «Алар әйтәләр: «Без Аллаһка ышанабыз, безнең күңелебез чиста! Пәйгамбәргә дә ышанабыз! » Әмма аларның бер кисәге кире иманнан чыга һәм кяфер була. Аларны дин тотарга чакыргач, ул кешеләр моны кабул итмиләр, кирегә борылалар. Күңелләрендә авыру бардыр, яисә ышанып бетә алмыйлардыр? Әллә аларга карата гаделсез булалармы? Әлбәттә, юк, алар үзләре гаделсез! » Әмма чиста күңелле кешеләр әйтәләр: «Ишеттек һәм буйсындык». Болар инде уңышларга ирешүчеләр! » (Нур, 47-51)

Кеше бер сүз яки бер гамәл белән дә ислам диненнән дә чыгып китәргә мөмкин икән.

Һәрберегез дә күңелләрегезне тикшерегез: сезнең сөйләмегездә мондый җирәнгеч сүзләр юк микән.

Мондый җирәнгеч сүзләрне телевизордан күп әйтәләр. Бигрәк тә анекдотлар, мәзәкләр сөйләгәндә... Шулай ук, диннән көлү кайбер спектакльләрдә дә бар. Аларда ислам динен тоту искелек калдыгы, шәхеснең иреген кыса торган әфьюн, феодализмның үсешенә уңай йогынты ясаучы, хатын-кызларның ирекләрен кысучы дип гәүдәләндерелә. Әмма Аллаһ нур сүрәсендә әйтә: «Юк, алар үзләре гаделсез! » Ягъни, яулык бәйләп йөрү һәм исламча киенү хатын-кызның хокукларны кыса дигән җирәнгеч сүзләрне әйтүчеләр үзләре гаделсез.

Кояш шикелле 200000000000 йолдызы булган (аларның да үзләре тирәли әйләнә торган планеталары бар) галактиканың һәм бөтен галәмнең Хуҗасы Аллаһы Тәгалә Нур сүрәсендә хатын-кызларга чәчләрен, гәүдәләрен каплап киенеп йөрергә куша; Кояштан 1000000 чамасы кечерәк булган Җир шарында 6000000000 чамасы кешенең берсе әйтә: «Хатын-кызларга мөселманча киенеп йөрү килешми. Бу - әбиләр шикелле киенү генә, » - дип, Аллаһның сүзенә каршы чыга. Имеш, 300000000000 галактика, йолдызлар, планеталар белән Аллаһ түгел, ә ул үзе идарә итә икән. Инсанның андый сүзен кабул итмәскә кирәк.

Аллаһы Тәгалә кодси хәдисендә әйтә: «Тәккәбберлек – минем киемем. Кем аңа дәгъва белдерә, Мин аны җәһәннәм утына ташлыйм».

Пәйгамбәребез с.г.в. әйтә: «Сакал - ул дин».

Бер кешенең ике бөртек сакалы була. Мөхәммәт с.г.в. аңа карап көлә. Икенче көнне Пәйгамбәребез с.г.в. аны ачуланды. Ул кеше әйтә: «Нигә кичә көлдең, ә бүген ачуланасың? » Илче с.г.в. әйтә: « Кичә сакалыңда 2 фәрештә уйный иде, ә бүген алар юк».

Аллаһы Тәгалә әйтә: «Миңа һәм рәсүлгә буйсыныгыз».

Шул сүзләрдән чыгып, түбәндәгене әйтергә була. Кем сакаллы кешегә: «Син чечен», «Бабайлар гына сакал үстерәләр» яки башка сүзләр һәм ниятләр белән сакалдан көлә яки җирәнә, шул Пәйгамбәрнең с.г.в. сакал турындагы сүзләреннән һәм аның кыяфәттеннән көлә; кем Пәйгамбәрдән көлә, шул Аллаһтан көлә; кем Аллаһтан көлә, шул мөселман түгел, чөнки Аллаһы Тәгалә андый кешеләр турында әйтә: «Сез Аллаһтан, исемнәреннән, Пәйгамбәреннән көлдегез түгелме соң? Сез инде кяфер булдыгыз» (Тәүбә, 66).

Шулай ук, шушы сүзләр яулык бәйләп йөрүче хатын-кызлардан көлүчеләргә дә кагыла. Алар әйтәләр: «Болай киенү җәмгыятьне артка өстери». Әмма статистик мәгълүматларга һәм фәнни ачышларга карасак, дин тоту, мөселманча киенү җәмгыятьнең әхлакый үсешенә уңай йогынты ясый.

Күп кеше әйтә: «Дин тоту халык хуҗалыгын артка өстери”, «Дин тоткан вакытта ач каласың, » – дип. Әмма тагын статистикага күз салсак, киресен күрәбез. Дин тотучылар күбрәк булган илләрдә тормышларына риза булмыйча, үз-үзенә кул салучылар дин тотмаучылар күбрәк булган илләргә караганда күпкә азрак.

Бер вакыйганы әйтеп үтәсем килә. Бер кешене җомга җомга намазына чакыралар. Ул кеше әйтә: «Вакытым юк! Сарык качкан, аны табасы бар; он тарттырасы бар».

Соңыннан теге кеше уйлангач, җомга намазына барырга булган. Ул намазга киткәч, күршесе он тарттырып кайткан. Кайтып җиткәч, караса: капчыклар теге җомга намазына баручыныкы булган икән. Менә ул намаз укып кайта. Каршысына эте качкан сарыкны куып килә икән. Соңыннан ул онның да тарттырылган икәнен белә.

Рөстәм Хаҗиев



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: www.tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
06.01.2012 Аллаһы теләсә, дип әйт, юләр(тормыш хәле)
04.01.2012 Шайтанның гаскәре (риваять)
30.12.2011 Һәр авыруга дәва бар
28.12.2011 Догалар нигә кабул булмый икән? (риваять)
23.12.2011 Чишмә — Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте

Сәхифәнең тулы тексты