Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Үгет-нәсыйхәт

Тәмәке сине сындырганчы, син аның үзен сындыр…

22.11.2010

Ел саен тәмәке индустриясе 3 миллион кешенең гомерен өзә. Ул 20 реактив самолетның пассажирлары кадәр дигән сүз. Эчкечелек, наркомания кебек, тәмәкечелек тә гасыр авыруы дип атала. Эчкечелектән 1 миллион кешедән берсе 4-5 көн саен үлә, тәмәке тартудан исә — һәрбер ике-өч сәгать саен бер кешенең гомере өзелә. Тәмәке тарту һәм эчкечелектән ел саен 3 миллион кеше вакытсыз гүргә керә.

Әле бу гына түгел. Әгәр хәлебезне үзгәртмәсәк, ВОЗ мәгълүматлары буенча, ярты миллиард кеше тәмәке тартудан вафат булачак. Бу чынбарлыгыбыз, куркыту түгел. Аллаһ яман гамәлләрдән тыелырга кушып та, кеше тыелмаса, мондый мәгълүматлар гына аны куркытмый.

Аллаһы Тәгалә әйтә: «Әйт: «Раббым фәхеш эшләрне күрсәтеп эшли торганын да, яшерен эшли торганын да хәрам кылды, күрсәтеп эшли торганы: су буенда ирләр вә хатыннар бергә су керү, кояшта кызыну кеби эшләр, яшерен булганы — зина кылу эшләредер. Янә гөнаһлы эшләрне, хаксыз золым итү, тәкәбберләнүне, мәхлукны Аллаһыга тиңдәш кылырга ярый дип, Аллаһыдан аять иңмәгән көйгә һәм Аллаһ хакында белмәгәнне сөйләүне хәрам кылды», — дип.» (7:33).

Кызганыч ки, күп кенә үзләрен мөселман дип санаучылар исламда тәмәкенең тыелганын аңламыйлар яки аңларга да теләмиләр. Кайберәүләр болай дип акланыр: «Моның хакында Коръәндә дә, сөннәттә дә бернәрсә дә язылмаган». Әйе, турыдан-туры тыю юк, чөнки ул вакытта тәмәкеләр булмаган. Ләкин Коръәндәге кайбер кагыйдәләр тәмәкегә дә кагыла. Аның гөнаһын раслый торган 10лап дәлил бар. Мәсәлән, исраф итү (бер сигарет 25 сум торса, шуны 365 көнгә тапкырларга кирәк), сәламәтлеккә зыян килү (бер тәмәке кешенең гомерен 12 минутка кыскарта).

Билгеле булганча, кеше организмы Аллаһның бер нигъмәте, шуңа күрә кыямәт көнне аның өчен Аллаһ каршында җавап бирәчәкбез. Тәмәкенең составында булган никотин һәм башка матдәләр организм өчен зыянлы. Шуңа күрә, тәмәке тарткан өчен бәндә Аллаһ каршында каты җавап тотачак.

Шулай ук, бу мәсьәләнең матди ягы да бар. Тәмәке сатып алыр өчен кешеләр күп кенә акча түгә, ләкин шул ук акчаларны күпме файдалы әйбер сатып алыр өчен кулланып булыр иде! Тәмәке алыр өчен, хәтта бәндә тормыш өчен иң кирәкле ризыкларны да алмыйча кала. Бу түбәндәге аятькә каршы килә:

«Ий Адәм балалары! Һәр сәҗдә кыла торган урында гаурәтләрегезне каплар өчен зиннәтле киемнәрегезне алып киегез, ашагыз вә эчегез, ләкин исраф кылмагыз, тәхкыйк, Аллаһ исраф итүчеләрне сөйми» (7:31).

Пәйгамбәребез исә сәламәтлекне саклау хакында берничә хәдистә әйткән.

«Дүрт нәрсә хакында җавап бирмичә, кеше беркая да китми. Беренчедән, гомереңне ничек үткәрдең? Икенчедән, гыйлемеңне ничек кулландың? Өченчедән, малыңны кая кулландың? Дүртенчедән, сәламәтлегеңне ничек кулландың?» (Хәким, ибн Хиббан).

Хәдистән күренгәнчә, мөселманнар үз сәламәтлекләрен кайгыртырга тиешләр. Алар организмга зыян китерүче нәрсәләрдән тыелырга тиешләр. Әлбәттә, бу сүз тәмәкегә дә кагыла.

Икенче хәдистә исә мөселманның гамәленнән һәм сүзеннән башка кешеләр зыян күрмәскә тиешләр, диелгән. Тәмәке тартучы башка кешеләргә дә зыян ясый. Бу күренеш иҗтимагый урыннарда киң таралган.

Ислам тәмәке тартуны тыя

Бу нәрсәләрне исәпкә алып, кайбер галимнәр тәмәке тартуны хәрамга (зур гөнаһ) чыгаралар. Икенче галимнәр исә мәкрүһ дигән фикер йөртәләр. Шик юк, тәмәке тарту гөнаһлы гамәлләр рәтенә керә.

Исламда гөнаһ саналган нәрсәләрне сату да гөнаһлы гамәл була. Аллаһы Тәгалә әйтә:

«...янә сез уйлыйсыз ул җиңел эш, анда гөнаһ юк дип, әмма Аллаһ хозурында ул зур эшдер, ґазабы каты булыр» («Нур», 15).

Кайбер тәмәкечеләр аны начар гадәт дип кенә атыйлар. Ләкин түбәндәге дәлилләр тагын бер кат начар гадәт кенә түгел, ә гөнаһ икәнлегенә ышанырлар.

Тәмәкечелек — гөнаһны ачыктан-ачык кылу. Аллаһ илчесе әйтә: «Ачыктан-ачык гөнаһ кылып йөрүчеләрдән башка, өммәтемдә бөтен кешенең дә гөнаһлары кичерелә». Синең тәмәке тарканыңны күрүче һәркем Кыямәт көнне сиңа каршы сөйләр. Сиңа каршы булачак шаһитләрне санап бетерә аласыңмы?

Тәмәке тарту — гөнаһ кылу нияте. Тәмәкече алдан ук тәмәкеләр сатып ала. Юлга чыкса, берничә кап алып куя. Ибн Габбас әйтә: «Әгәр аның артыннан тәүбә булса, зур гөнаһ юк; әгәр ул еш кылынса, кечкенә гөнаһ юк».

Тәмәкечелек — еш гөнаһ кылу. 4,20 ел эчендә тәмәке тартучы берсен тарткач, шунда ук икенчесе хакында да уйлый. Ул бит акрын гына үз-үзеңне үтерү дигән сүз. Бөтен табиблар да тәмәкенең агу икәнлегенә ышана. Аллаһ әйтә: «Аллаһ каршында сәдакалар бирегез, үз-үзегезне үтермәгез. Изгелек кылыгыч, чөнки Аллаһ изгелек кылучыларны сөя». Тәмәке зыян итмәгән әгъзаны табу авырайганнан-авырая бара. Япон галимнәре раславынча, тәмәке тартучының үзенә генә түгел, ә нәселенә дә зыян итә икән. Ана карынында ук зыян салырга мөмкин. Ир-атның У-хромосомалары хатын-кызларның Х-хромосомаларына караганда тәмәкегә ныграк бирелә.

Күзәнәкләр үлә, шуңа күрә, тәмәкече ир-атның баласы булмаска да мөмкин икән. Тәмәке тартучы хатын-кызның да баласы булмаска мөмкин.

Тәмәкенең балаларга зыяны

Билгеле булганча, тәмәке тартучы балаларның яртысы начар укый. Тәмәке тартучы яшүсмерләрдә А,В1, В6, В12 витаминнары бозыла, С витамины исә бөтенләй юкка чыга. Бу баланың үсешен дә тоткарлый. Шуның аркасында күзе начар күрә башлый, азканлылык барлыкка килә. Тамаклары, борыннары шешә. Кечкенә балалар тәмәке тартсалар, алар начар ишетә башлый.

Тәмәке тарту — ул ата-ананы тыңламау: күпме аталар һәм аналар балаларын бу яман гадәтне ташларга чакырдылар, бу бит зур һаләкатлек , чөнки ата-ананы тыңламау — зур гөнаһ. Тәмәкечелек — Аллаһ йорты булган мәчетләрне пычрату. Монда мөселманнарга зыян килә, чөнки авызыннан тәмәке исә килеп тора. Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) болай диде: «Кем суган һәм сарымсак ашаган, шул мәчеткә кермәсен». Монда инде тәмәке хакында әйтеп торасы да юк.

Тәмәке тарту — мөселманнарга: хатыныңа, балаларыңа һәм башка тартмаган кешеләргә — зыян салу дигән сүз.

Аллаһы Тәгалә әйтә: «Бернинди начарлыкны эшләмәгән мөэмин ирләрне вә мөэминә хатыннарны начарлыкны эшләдең, дип хаксыз рәнҗетүчеләр, тәхкыйк үзләренә боһтанчы булуны һәм зур гөнаһны йөкләделәр» (33:58).

Тәмәкечелек — исраф кылу ул. Аллаһ биргән матди байлыкларны файдасызга туздырырга ярамый. Тәмәке сатып алып, син үзеңә файда түгел, ә зыян гына эшлисең. Аллаһ ике тапкыр аның хакында әйтә: «Аллаһы Тәгалә, бөек вә түбән агачлы җимеш бакчаларын вә хөрмә агачларын һәм игеннәрне төсләрен, тәмнәрен төрлечә итеп дәхи зәйтүн, гранат агачларын бер-берсенә охшаган вә охшамаган хәлләрендә халык кылды, өлгергәч, һәрберсенең җимешләрен ашагыз һәм уңышларын алганда тиешле өлешен сәдака итеп бирегез! Аллаһ биргән ризыкларны бернинди юл белән әрәм-шәрәм итмәгез! Бит Аллаһ әрәм итүчеләрне һич сөйми. Ий Адәм балалары! Һәр сәҗдә кыла торган урында гаурәтләрегезне каплар өчен зиннәтле киемнәрегезне алып киегез, ашагыз вә эчегез, ләкин исраф кылмагыз, тәхкыйк, Аллаһ исраф итүчеләрне сөйми (6:141; 7:31).

Тәмәке тарту — ул нәфесеңне иләһләндерү. Андый бәндәләр дә бар. Алар үзләренең теләкләрен Аллаһы Тәгаләнең кушканнарыннан өстенрәк куялар. Ул бөтен изге гамәлләрне юкка чыгара һәм бәндәне имансыз итә. Аллаһ әйтә: «Әйә күрәсеңме нәфес һавасын иләһ тоткан кешене, ягъни яшәве дә, дин тотуы да нәфесе теләгәнчә генәдер. Әллә син аңа вәкил булып, аны туры юлга күндерә алырсыңмы?» (25:43).

Тәмәкечелек — шайтанга ярдәм итү. Мөселманнарга начар үрнәк күрсәтеп, кеше аларны да гөнаһка тарта. Ул аларны котырта, димәк, шайтанга ярдәм итә. Аллаһ әйтә: «Ий мөэминнәр, шайтанның фәхеш гөнаһлы эшләрне яхшы итеп күрсәтүенә иярмәгез, берәү шайтан юлына керсә, шайтан үзенә ияргән кешене фәхеш вә гөнаһлы эшләрне эшләргә өндәр, шулай итеп үзенә ияргән кешене алдар. Әгәр сезгә Аллаһының фазълы вә рәхмәте булмаса иде, Сезләрдән һичберегез гөнаһыннан мәңге пакьләнуче булмас иде, ләкин Аллаһ Үзе теләгән кешенең тәүбәсен кабул итү белән гөнаһтан пакьләр. Аллаһ сүзләрне ишетүче вә күңелләрне белүче» (24:21).

Тәмәкечелек ул тыңламау, ә тыңламауны көферлеккә тиңлиләр. Ибн Кайим китабында болай диелгән: «Тыңламау көферлектән, үбү якынлык кылудан, музыка зинадан, караш мәхәббәттән, авыру үлемнән килә».

Тәмәке таркан кеше аңа бәйле була, шуңа Аллаһы Тәгалә әйтә: «Укый-яза белмәгән рәсүлебез — Мөхәммәд г-мгә ияргән кешеләргә рәхмәтебез ирешер, кулларындагы Тәүрат, Инҗил китапларында рәсүлнең сыйфатлары язылганын табарлар, Мөхәммәд г-м, аларны гөнаһлы эшләрдән тыяр вә саваплы эшләргә өндәр, яхшы-пакь нәрсәләрне аларга хәләл кылыр, зарарлы-пычрак нәрсәләрне аларга хәрам кылыр, аларда булган авырлыкны вә диннәрендәге каты хөкемнәрне алардан бетерер, рәсүлгә ышанып, аны зурласалар вә аңа ярдәм итсәләр һәм ул китергән һидәят яктылыгы булган Коръән хөкемнәренә иярсәләр, алар — өстенлек табучылар» (7:157).

Тәмәке тарту белән көрәш

Бүгенге көндә тәмәкечелек белән көрәшү буенча күп кенә программалар бар: сәламәтлек саклау хезмәтенең кисәтүе, табиб киңәше, гипноз, когнитив терапия, ләкин болар барысы да вакытлыча гына тәмәке тартуны туктатып тора. Шушы эшләрдән соң биштән бер өлеше генә тәмәке тартуны ташлый. Бары тик «иман-терапия» юлы гына 100 % нәтиҗә бирә.

Каберәүләр: «Әйе, мин барысын да аңлыйм, мин гөнаһ кылам, тик үземне бернәрсә дә эшләтә алмыйм!» –ди. Моңа җавап итеп Аллаһ әйтә: «Раббыгыз әйтте: «Миңа гыйбадәт итегез һәм дога кылыгыз, Мин кабул итеп әҗерләрен бирермен. Әмма Миңа гыйбадәт итүдән тәкәбберләнеп баш тарткан кешеләр кечкенә булып хур булган хәлдә җәһәннәм утына тиз керерләр» (40/60).

Һәрберегез дә шундый сорауны бирсен: «Бу яман гадәтне ташларга ярдәм итүен сорар өчен, ничә тапкыр төнлә торып, дога кылдым?» Аллаһ әйтә бит: «Мөэмин ирләрдән Аллаһыга биргән ґәһедләрен-вәгъдәләрен үтәүчеләре бар, ул вәгъдә рәсүл яныннан һич китмичә кәферләр белән сугышудыр: Аларның кайберләре бурычларын үтәүдә таза тордылар, хәтта шәһид булдылар, вә алардан кайберләре Аллаһ юлында шәһид булуны көтәрләр, алар ґәһедләрен һич тә үзгәртмәделәр» (33/23).

Һәрберегез дә үз-үзегезгә шундый сорау бирегез: «Кем мин? Нәфесемнән котылыр өчен күп көчкә ия булучы ирме, әллә ир җенесеннән булучы бер затмы? «Кечкенә гөнаһ кылам димә, кемгә каршы барганлыгың хакында уйла.

Тагын үз-үзегезгә шундый сорауны да бирегез: «Әгәр мин Аллаһны тыңламасам, кем мине Аннан яклар?»

Бер тәмәке тарканда гына да, ул берничә гөнаһ кылганлыгын аңларга вакыт җитмәдеме? Үз-үзеңә шундый сорауны бир: көненә ничә тәмәке тартасың? Ничә ел инде син тартасың? Шул вакыт эчендә кылган гөнаһларыңны санарга кирәк. Аллаһ әйтә: «Ул көндә һәркемнең гамәл дәфтәре алдына куелыр вә гөнаһлы кешеләрне дәфтәрләренә язылган гөнаһларыннан куркуын күрерсең һәм әйтерләр: »Безгә һәлакәтлек килде, ни булды бу дәфтәргә, гөнаһларыбызның кечкенәсен дә, зурысын да калдырмаган, мәгәр барын да санаган, язган", — дип. Вә кылган эшләренең җәзасы хәзерләнеп куелганын табарлар. Раббың һичкемгә золым итмәс» (18:49).

Анда кечкенә дә, зур гөнаһ та төшеп калмый. Ничә тапкыр син Аллаһны тыңламадың? Шуларны санап чык әле. Аллаһ әйтә: «Соңра һәрбер мәзһәбтән аерырбыз Аллаһыга катырак каршы булганнарын» (19:69).

Аннары: «Соңра каты газапка керергә тиешле булганнарын Без, әлбәттә, белүчерәкбез» (19:70), — диде.

Күпме дәрәҗәдә бәндә Раббысын тыңлый, шул дәрәҗәдә башкалар да аны тыңларлар. Аллаһның хокукын бозган инсанның ничек итеп кешеләрнең үзенең хокукын бозмауларын теләргә ояты җитә икән? Аллаһны тыңламаган бәндә кешеләрнең дә тыңламаганнарын телиме икән?

«Әл-Хуля» китабында Ибн Габбас болай дип язды: «Әй гөнаһ гөнаһ кылучы бәндә! Начар үлемнән үзеңне иминлектә итеп тойма, гөнаһ арты гөнаһ кылу бер гөнаһыңнан начаррак. Әгәр син уң һәм сул фәрештәләрдән оялмыйча, гөнаһ кылуыңны дәвам итсәң, бу гөнаһтан да зуррак була. Нигә көләсең, син бит Аллаһның нәрсә эшләткәнен белмисең, гөнаһыңа сөенгәч, бу аннан зуррак була. Эшләмичә калган гөнаһыңа кайгырсаң, бу гөнаһтан зуррак, куркынычрак була. Син гөнаһ кылганда, җил ишегеңнең пәрдәсен селкеткәндә дә, Аллаһ күрә дип селкенмисең дә, бу да гөнаһтан зуррак!»

Габдрахман ХӘБИБУЛЛИН



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: www.tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
06.01.2012 Аллаһы теләсә, дип әйт, юләр(тормыш хәле)
04.01.2012 Шайтанның гаскәре (риваять)
30.12.2011 Һәр авыруга дәва бар
28.12.2011 Догалар нигә кабул булмый икән? (риваять)
23.12.2011 Чишмә — Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте

Сәхифәнең тулы тексты