Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Үгет-нәсыйхәт

Аллаһыдан курык!

09.04.2010

Җирләрне вә күкләрне юктан бар итеп без бәндәләргә акыл биргән безләрне иман белән сөендерүче Аллаһуга чиксез хәмад-сәнәләребез, мактауларыбыз,сөекле рәсүлебезгә салават-шәрифәләребез булсын.

Мөхтәрәм дин кардәшләребез, без бу каһәрләнгән дөньяда вакытлыча гына яшибез. Көннәрдән бер көнне без бу дөньдан Раббыбыз Аллаһ хозурына күчәчәкбез, дөньда кылган барча гамәлләребез өчен Аның каршында җавап тотачакбыз, ягъни имтихан бирәчәкбез.Ә имтиханның нәтиҗәләре безнең дөньяда кылган гамәлләребездән билгеләнә, якшы һәм начар гамәлләребез мизанда үлчәнәчәк. Шуннан инде безне йә җәннәт, яисә җәһәннәм көтә. Без фани дөньяда да һәрдаим имтихан тотабыз.Гади генә бер мисал: укучы кеше үзенең уку йортында укый, гыйлем ала һәм көннәрдән бер көнне имтихан көне килеп җитә һәм ул үзенең алган гыйлемнәре белән имтиханын тапшыра, яисә тапшыра алмый. Аллаһ Тәгалә каршында тапшыра торган имтихан белән фани дөньяда тапшыра торган имтихан арасында аерма бар. Дөньда тапшыра торган имтиханның көне билгеле була. Адәм балалары шул көнен белгәнгә күрә аны кичектерәләр һәм килеп җиткәч каты итеп әзерләнәләр һәм имтиханнарын тапшыралар. Әмма Аллаһ Тәгалә каршында имтихан тапшыра торган көн яшерелгән. Аның яшерелүендә зур хикмәт бар. Әгәрдә аның көне билгеле булса, адәм баласы гыйбадәт тә кылмас иде, изге гамәлләр дә эшләмәс иде. Шул көн якыная башлагач кына гыйбадәткә тотыныр иде. Әмма Аллаһ Раббыбыз Гыйлем вә Хикмәт Иясе, Ул һәрнәрсәне белүче, Күрүче һәм Аңа тиңнәр юк.

Без барыбыз да Аллаһы Тәгалә каршысында имтихан тотачакбыз. Әй кардәшләрем, ошбу көн безгә якынайганнан якыная бара. Бер-беребез белән изгелек кылуда ярышыйк. Начар эшләрдән ерагаейк. Әгәр дә без Ул көнгә әзерләнмәгән булсак, бүгенге көннән үк әзерләнә башлыйк. Килеп җиткәч, берни дә эшли алмаячакбыз бит. Ул көннең авырлыгыннан Раббыма сыгынамын.

Дин кардәшләрем, сезләргә үгет нәсихәтем шул - һәрдаим үзебезнең нәфесебез белән көрәшик. Чөнки иң зур җиһад – үзеңнең нәфесең белән көрәшү. Башкаларны исламга чакырыйк. Аллаһы Тәгаләдән дога сорыйк. Динсезләрнең күңеленә һидаять бирүен үтеник. Шиксез, Аллаһы Тәгалә догаларыбызны кабул итәр. Раббыбыз Үзенең китабы Коръәни-Кәримендә әйтә: “Әй мөэмин мөселманнар, дога кылыгыз! Мин сезнең догаларыгызны кабул итәмен”, - диде.

Пәйгамбәребез (с.г.в) бер хәдисендә: “Көтүченең дошманы – бүре, кешенең дошманы – шайтан,” – ди. Шайтан кешеләрне туры юлдан яздыра. Ул кешеләргә гөнаһлы эшне матур итеп бизәп күрсәтә. Шайтан үзенең Аллаһыга биргән вәгьдәсен җиренә җиткереп башкара. Шайтан: “Йә, Раббым, әгәр миңа кыямәткә чаклы яшәргә ирек бирсәң, әлбәттә, Адәмнең балаларын йөгәнләп яман юлга, бозык эшләргә тартырмын, мәгәр бик азлары Синең юлыңнан чыкмас”, - диде (Исра-62).

Бүгенгесе көндә безнең җәмгыятебездә коточкыч мәсьәләләр артканнан арта бара. Алар – эчкечелек, наркомания, фахишәлек, ата-аналары була торып та ятим балаларның санының артуы. Күпчелек балалар үзләренең ата-аналарын картлар йортына илтеп тапшыра. Боларның нигезе 70ел буена алып барылган динсезлек сәясәте. Хәзер кешеләр аптырыйлар: нилектән икән шундый тәрбиясезлек дип? Шул тәрбиясезлекне бетерер өчен ниндидер юллар эзлиләр. Нинди генә юл эзләсәләрдә алар уңышка ирешә алмыячаклар. Уңышка ирешү чарасы – ул динебез Ислам. Безнең динебез фәкать якшылыкка чакыра.

Әй, кардәшләрем, динебезгә Исламга чакырыйк! Аллаһ Раббыбыз безгә чиксез әҗер савапларын ирештерер. Юлыбызда авырлыклар туса да бөгелмик, сыгылмыйк. Чынлыкта Аллаһ түземлеләр белән икәнлеген онытмыйк.

Кардәшләрем, иманыбызны ныгыту өстендә һәрдаим эшлик. Коръән укыйк, Коръән, сөннәт буенча гамәл кылып яшик, һәм шуны онытмыйк: без бу дөньяда вакытлыча гына, үлем хакында уйланыйк . Үлем хакында уйлану төрле ләззәтләрне оныттыра.

Иманыбыз телдә генә булмасын. Бүгенге көндә мин мөселман дип әйтеп йөрүчеләр күп, ләкин намаз укымыйлар, ураза тотмыйлар, зәкят малын бирмиләр, хәленнән килсә дә хаҗга бармыйлар, нәрсә икәнен дә белмиләр, белергә теләмиләр дә. Төрле мәҗлесләргә җыелгач аракыны кяферләрдән күберәк эчәләр, дуңгыз колбасасын җирәнмичә ашыйлар, хатын-кызлар башларына яулык бәйләмиләр, гаүрәтләрен(оят җирләрен) ачып йөриләр. Шундый буламы мөселманлык? Бу кешенең: “Мин Аллаһыга ышанам” дигән сүзенә карап, мөселман дип әйтеп буламы? Әбисе яки бабасы, яисә берәр туганы вафат булгач, искә алып мәҗлес үткәреп кенә мөселман булып булмый. Әгәр кешенең иманы бар икән, аның гамәле дә күренергә тиеш. Аллаһ Тәгалә безләргә карата Рәхмәтле һәм Рәхимле. Ул безләргә бик күп нигъмәтләрне хәләл кылды, бик аз әйберләрне хәрам кылды. Без шул Аллаһның биргән нигъмәтләрен дөрес кулланыйк, тыйганыннан тыелыйк. Ул тыйган әйберләрдә безләргә зыян бар.

Аллаһ Раббыбыз безләрне үзенең сөекле колларыннан кылса иде. Тәүфыйксызлыкта йөргән бәндәләргә тәүфыйк бирсә иде. Иманнары зәгыйфь мөселманнарның иманнарын нык кылса иде.

Эшегездә зур уңышлар теләп, Арча җәмигъ мәчетенең икенче имам хатибы Рәмис хәзрәт Гарифулла.



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: www.tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
06.01.2012 Аллаһы теләсә, дип әйт, юләр(тормыш хәле)
04.01.2012 Шайтанның гаскәре (риваять)
30.12.2011 Һәр авыруга дәва бар
28.12.2011 Догалар нигә кабул булмый икән? (риваять)
23.12.2011 Чишмә — Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте

Сәхифәнең тулы тексты