Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Үгет-нәсыйхәт

“Ясин” сүрәсенең тәфсире

27.10.2010

Хөрмәтле мөселманнар! Без тәфсир дәресләрен дәвам итәбез. “Ясин” сүрәсе Мәккәдә иңгән, анда 83 аять бар. “Ясин” сүрәсенең фазыйләте хакында Пәйгамбәребез (с. г. в.) болай дип әйткән: “Мөселманның үлеме якынлашса. Аңа “Ясин” сүрәсен укыгыз”; “Әгәр үлем якынлашса, “Ясин” сүрәсен укыгыз, чөнки ул үлемне җиңеләйтә”; “Һәрбер нәрсәнең дә йөрәге бар. Коръәннең йөрәге ул – “Ясин” сүрәсе, кем шуны укый, шул 10 тапкыр Коръәнне укып чыккан кадәр савапка ирешә”.

1 нче аять. Йә син. Аның мәгънәсен Аллаһ Үзе генә белә. Ләкин моны төрлечә аңлатучы галимнәр дә була. Берүләр әйтәләр: “Йә син сүзе “әй. Кеше” дигәнне аңлата”, - дип. Икенчеләре аны Аллаһның бер исеме диләр. Өченчеләре бер пәйгамбәрнең исеме диләр. Ләкин Аллаһтан башка моны беркем дә белми.

2 нче аять. Мәккә кяферләре Мөхәммәдкә (с.г.в.): “Син Аллаһ тарафыннан җибәрелгән пәйгамбәр түгелсең”, - дип әйтәләр. Ләкин Аллаһ әйтә: “Хикмәтле Коръән белән ант итәм”. 3 аять “Дөреслектә, син пәйгамбәр”. 4 аять. “Дөреслектә, син туры юлда, Без аны синең күңелеңә салдык”.  Ислам – туры юл, һәм син шул юлда. 5 аять. “Тәнзилә” сүзе ике төрле укыла: “тәнзилә”, “тәнзилү”. Икесе дә дөрес, мәгънәсе генә бераз үзгәрә. Тәнзилә дисәк, “дөреслектә, син көчле һәм миһербанлы пәйгамбәр”, - була, әгәр тәнзилү дисәк, “ул Көчле һәм Рәхимле Аллаһ тарафыннан иңдерелгән” дигән мәгънә була. 6 аять. Әй син, Мөхәммәд, бу халыкка аларны Коръән аятьләренә чакырыр өчен  килдең. Ул халык сиңа кадәр үзләренең аталары белән аталды. Алар Кәгъбатулла янындагы 360 потка табынучы мәҗүсиләр динен тоттылар. Пәйгамбәрнең эше бер Аллаһка гына табынырга чакырып. Мәҗүсилекне инкарь итү иде.

Аллаһ туры юлдан ерак булган бер халык хакында әйтте. Аларның күбесенә кайгы-хәсрәт иреште. Аллаһ диненә каршы килүче кешеләр күп булырлар. Ләкин ислам динен тотучылар аз булырлар. Бу имансызлар беркайчан да иман китерәчәк түгелләр. Бу урын ни өчен иңгән соң? Әбү Җәһил Пәйгамбәребезнең намаз укыганын күрсә, башына таш белән сугачагы хакында ант итә. Беркөнне ул, чыннан да. Мөхәммәднең намаз укыганын күрә, ташны алып сугарга гына җыенганда, куллары туктап кала. Аллаһ әйтә: “Дөреслектә, без муен янында туктап калучы кулларны бар иттек. Кем чын мөселман, Аллаһ аңа карата кяферләрнең юлларын бикләп куя. Тегенең куллары да хәрәкәтсез калалар. Әбү Җәһил халкына кайтып, моның хакында сөйләгән. Аннары пәйгамбәр намаз укый торган җиргә әл-Вәлид китә. Һәм ул болай диде: “Әгәр син булдыра алмасаң, мин үтерәм”. Монда килеп җиткәч, тагын бер могҗиза була: Аллаһ аның күзләрен сукырайта. Колаклары белән намаз укыганын ишетсә дә, күзләре белән күрми. Ташын ыргытса да, пәйгамбәргә тими, шулай итеп, ул исән кала.

Беркөнне пәйгамбәребез (с.г.в.) күченергә җыенгач, кяферләр аны саклап кына тордылар. Аларның максатлары - пәйгамбәрне юк итү. Ишектән чыкканда, Мөхәммәд (с.г.в.) түбәндәге аятьне укыды: “Без аларның алларыннан да, артларыннан да киртәләр куйдык. Аларны сукырайттык, һәм алдар бернәрсә дә күрмәсләр”. Аларның күзләре ачык булса да, пәйгамбәрне күрмәделәр. Чыкканда туфрак алып, аларның йөзләренә ыргытты. Бу аять белән бәйле тагын бер вакыйга бар. Аллаһ хаклык белән алар арасына киртә куйган. Артларыннан киртә кую аларның кыямәт көненә ышанмауларында күренә. Беренче мәгънә Мәккә кяферләренә генә кагылса, икенчесе бөтен кяферләргә дә кагыла. Әгәр дә син аларга динне аңлатсаң да, барыбер иман китермәсләр. Бары тик Аллаһ аларның күңелләрен ачса гына, иман китерәләр. Күңелендә бер тамчы иманы булган кешене генә вәгазьләп була. Әгәр аларның күңелләрендә иман булса, аларны җәннәт белән сөендер. Аллаһ үзенең көчен күрсәтеп болай ди: “Без үлгәннәрне  яңадан терелтәбез”. Кеше беркадәр вакыт кабердә ятып торганнан соң, Аллаһ аны яңадан сорау алыр өчен терелтә. К езнең яхшы белән яман гамәлләребезне язып баручы ике фәрештә бар. Монда инде Аллаһның хикмәте күренеп тора. Әгәр бәндә яхшы гамәл кылса, Аллаһ фәрештәгә 10 савап язарга, ә әгәр кеше бер гөнаһ кылса, Аллаһ фәрештәгә бер генә гөнаһ язарга куша. Ерак торсагыз да. Мәчеткә килегез, чөнки бер адым саен савап языла. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: “Ерак торсагыз да. Мәчеткә килегез, чөнки бер адым саен савап языла,”, чөнки бану Салама кабиләсе шәһәрнең читендә яшәгән. Һәрбер язмыш, һәрбер гамәл Ләүхүл-мәүхүздә язылган. Сиңа кадәр килеп киткән халыкларда да мисаллар бар. Без сиңа мисал итеп китерәбез, ә син ратих итеп сөйлә. Әнтакия авылында бер халык яшәгән. Аның халкы потларга табына иде. Ләкин алар янына Гайсә пәйгамбәрнең илчеләре килделәр. Алар Инҗилдә язылган тәртипләрне өйрәтә башладылар. Ике шәкерте янына өченчесе килсә дә, авыл халкы барыбер иманга килмәде. Аннары 3 ел буе яңгыр булмый. Ләкин шул вакытта да авыл халкы: “Әгәр сез бу эшегезне туктатмасагыз. Без сезне үтерәбез. Интегәчәксез”. – дип әйттеләр.

Аннары тегеләр моңа җавап итеп болай диделәр: “Сезгә килгән кайгы гөнаһларыгыз сәбәпле булды. Әгәр безнең сүзләрне кабул итсәгез, алай булмас иде. Сез Аллаһның чигеннән чыккан халыктыр. Илчеләр авылга барганда, аларга Хәбибүн Наҗар исемле карт бабай очрый. Ул балта остасы була. Аның авыруы була, ә теге шәкертләр дә дәвалый алганнар. Наҗарны дәвалагач, тесе бабай бер Аллаһка табына башлый. Аннары ул Әнтакия авылы халкы янына бара. “Әй, халык. Ул илчеләрнең сүзләрен кабул итегез”, - дип башлады сүзен Наҗар һәм илчеләргә: “Сез дингә өндәгәнегез өчен акча сорыйсызмы?” – дип сорады. Тегеләр: “Юк”, - дип җавап бирделәр. Аннары ул болай ди: “Алар артыннан барыгыз, чөнки алар хак сорамыйлар бит. Сез ялган иләһләргә табынасыз, әгәр Аллаһ миңа кайгы бирсә, сезнң иләһләрегез аны тотып кала алмыйлар. Әгр мин дә потларга табынсам, адашкан бәндә булыр идем”. Әнтакия авылы халкы бу кешене үтерә. Аллаһ каршында аның яхшы гамәлләре күп булды. Без Әнтакия авылы халкына җәзалаучы фәрештәләрне җибәрдек. Каты тавыш булгач, халык хәрәкәтсез кала. Без сезгә пәйгамбәрләрне җибәреп кенә тордык, ә сез аларны кыерсыттыгыз һәм аларга ышанмадыгыз. Кыямәт көнне бит бөтен кеше дә җыела, ә күп кеше моңа ышанмый. Ни өчен? Чөнки алар Аллаһның көченә ышанмыйлар. Ул безне кыямәт көненә җыя ала, монда шик юк. Аллаһ чүлне мисал итеп китерә. Кар эреп беткән урында да тиз генә үсемлекләр булмый. Без аларны терелтәбез. Аллаһ теләсә, яңгыр явып, үсемлекләр дә үсәчәкләр. Хәзерге вакытта гади яңгыр ява. Ә кыямәт көнендә кешеләрне терелтеп чыгара торган махсус яңгыр явачак. Үсемлекләр үсеп чыккач, без дә яңадан тереләбез. Аллаһның көче хакында кемнең шиге туа. Җимеш агачлары кшеләр куллансыннар өчен барлыкка китерелгән. Без су сибәбез, утыртабыз, тик беребез дә үстермибез бит. Бакча эшләре белән сәбәбен генә кылабыз. Калганын Аллаһ эшли. Һәм тере затның да ике җенесе була: ир һәм хатын-кыз. Әле фән өйрәнмәгән хайваннарда да ике җенес бар.

Без көнне төн белән алмаштырабыз. Һәм сез караңгылыкта каласыз. Монда да Аллаһның көче күрсәтелгән.

Кояш та үз юлы буйлап хәрәкәт итә. Аллаһ кояшны барлыкка китергәч, ул үзенең юлыннан бер миллиметрга да читкә тайпылмый. Моны Белүче һәм Көчле Аллаһ кына эшли ала.

Кояш та айны куып җитә алмый, ай да кояшны куып җитә алмый. Кояш көндез дә, төн уртасында да чыкмый. Көн төнне, төн көнне куып җитә алмый. Һәрбер нәрсәнең дә үз вакыты һәм үз урыны була. Кояш, ай һәм башка күк җисемнәре үзләренең юлларында хәрәкәт итәләр. Аллаһ Үзенең Көче хакында сөйләп, мисаллар китерүне дәвам итә. Бу да кыямәт көненә ышанмаучыларга кагыла. Сезгә хәтле яшәгән халыкларны Аллаһ көймәләргә күчерде. Туфан суы басар алдыннан Аллаһ нух пәйгамбәргә зур көймә ясарга куша. Аннары ике җенесле хайваннарны һәм кешеләрне утыртырга кша. Ул көймә мисалында, кешелек дөньясында башка төрле көймәләр һәм кораблар барлыкка килә. Сез аларга утырып йөрисез, Аллаһ теләсә, батыр идегез. Әгәр батсагыз, беркем дә ярдәм итә алмас. Шушы аятьләрдә уйланырга җирлек бар. Әгәр аларга Аллаһтан куркыгыз дип әйтсәгез, кайбер кешеләр борылып китәләр. Ярлыларга садакалар бирегез дисәк, “Ничек бирик, Аллаһ бирүче бит”, - диярләр. Әгәр исрафтил фәрештә беренче мәртәбә сурга өрсә, бөтен җаннар да кешеләрнең тәннәреннән чыгалар. Соңрак 40 ел вакыт үтә. Шул вакыт эчендә Аллаһ Җир-күкләрне икенче төсле итә. Аннары исрафил фәрештәне терелтә, ә тегесе икенче тапкыр сурга өрә. Аннары һәрбер кеше дә терелә. Кешеләр: “Кем безне татлы йокыларыбыздан уятты”, - дип әйтерләр. Ул вакытта беркем дә гаделсезлеккә дучар булмас. Кешенең савабы да, гөнаһы да киметелмәс. Җәзалар гамәлләргә карап булачак. Җәннәт әһелләре шатлыкта. Ә җәһәннәм әһелләре кайгыда булачаклар. Җәннәттә төрле җимешләр булыр. Алар өстендә нур барлыкка килер, ул Аллаһ нуры булыр, һәм Аллаһ аларны сәламләр.

Ләкин имансызлар кайгы-хәсрәттә булачаклар. Аллаһ: “Гөнаһлы бәндәләр, киселегез”, - дип әйтер. Ана белән кыз бала бер-берсеннән киселерләр. Чөнки аларның берсе – иманлы. Ә икенчесе – имансыз. Ата да баласыннан киселергә мөмкин, әгәр тегесе гөнаһлы булса.

“Мин сезгә ачык дошман булган шайтанга табынырга кушмадым мени?” Бу сүзне Аллаһ төрле пәйгамбәрләре аша әйтте. Һәрбер начар эш тә шайтан вәсвәсәсе аша була. “Миңа табыныгыз. Бу – җәннәткә илтүче туры юл. Кушканнарны үтәп, тыйганнардан тыелыгыз. Бәлки, сез акылыгызга килерсез?”

Менә сезнең өчен ут. Ышанмаган өчен шунда яныгыз.

Мәхшәр көнендә кәферләрнең вә монафикъларның авызларына мөһер басарбыз вә эшлеген эшләрен кулларыннан сөйләтербез вә аякларын шаһит итәрбез.
Әгәр теләсәк, аларның күзләрен томалап сукыр кылыр идек, гадәтләре буенча ашыгып юлга чыгарлар, ләкин сукыр булулары сәбәпле юлны һич күрмәсләр.
Әгер теләсәк торган яки йөргән урыннарында аларның сурәтләрен алыштырыр идек, кайтырга да вә китәргә дә кадир булмаслар иде.
 Әгәр берәүгә озын гомер бирсәк, алын, әгъзаларына зәгыйфьлек бирәбез. Шуны уйлап карамыйлармы?
 Без Мухәммәд г-мгә шигырь өйрәтмәдек һәм аңа шагыйрь булу дөрес тә түгел, мәгәр Безнең аңа өйрәткәнебез вәгазь һәм ачык мәгънәле Коръәндер.
 Ул Коръән тере кешеләрне Аллаһ ґәзабы белән куркытыр өчен һәм аның белән гамәл кылмаучы кәферләргә җәһәннәм ґәзабын лязем итәр өчен иңдерелде.
 Ул кәферләр белмиләрме тәхкыйк Без аларга үз кодрәтебез белән дүрт аяклы хайваннар халык кылдык, алар бу хайваннарга хуҗа булдылар.
 Вә ул хайваннардан файдаланырга ирекле кылдык, ул хайваннардан әйберләрен төяп үзләре дә утырып хезмәт өчен файдалана торганнары да бар һәм ул хайваннарның итләрен дә ашыйлар.
 Вә ул хайваннарда аларга төрле файдалар бар һәм эчемлекләр дә бар. Шуларның барын да Аллаһ биргән дип Аллаһуга шөкер итмиләрме?
Мөшрикләр, шаять безгә ярдәм итәрләр, дип, Аллаһудан башка Илаһәлар ясап, аларга гыйбадәт кылалар.
 Мөшрикләрнең ясаган сынымнары үзләре өчен хәзерләгән гаскәрләре булсалар да, аларга ярдәм итәргә кадир булмаслар.
 Ий Мухәммәд г-м, кәферләрнең мәгънәсез яман сүзләре өчен хәсрәтләнмә! Без аларның күрсәтеп эшләгән эшләрен дә һәм яшереп эшләгән эшләрен дә беләбез, тиешле җәзасын бирербез.
 Әйә кеше белмиме, Безнең аны бер тамчы судан халык кылганыбызны, шуның соңында ул загыйфь кеше Безнең белән каты каршылашамы, үтергәнебездән соң аны яңадан тергезергә кадир икәнлегебезне инкяр итәме?
 Үзенең бер тамчы судан халык кылынганлыгын онытып, кипкән сөяк белән Безгә мисал итеп, бу сөяк череп беткәч, моны кем тергезә алыр, дип.
 Син аларга әйт: "Бу сөякне әүвәл мәртәбәдә кем юктан бар кылган булса, шул зат тергезер, дип. Ул – Аллаһ барча мәхлукның хәлен белүче.
 Ул – Аллаһ сезнең өчен яшел агачта ут бар кылды, сез ул агачны сугып ут яндырасыз, яшел һәм сулы агачтан ут чыгарган Аллаһ мәетләрне тергезергә, әлбәттә, кадирдер.
 Җир вә күкләрне яраткан Аллаһ, кешеләр кеби кечкенә нәрсәләрне халык кылырга кадир түгелме? Әлбәттә кадир, вә Ул яратучы һәм белүчедер.
 Аллаһ бер нәрсәнең бар булуын теләсә, ул нәрсәгә фәкать бар бул дип әйтер һәм ул нәрсә бар булыр.
 Барча нәрсәгә хуҗалык Аның кулында булган Аллаһ һәр кимчелектән пакь булды, иман китерсәгез дә, китермәсәгез дә, Аңа кайтарылырсыз.

Рамил хәзрәт Юныс



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: www.tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
06.01.2012 Аллаһы теләсә, дип әйт, юләр(тормыш хәле)
04.01.2012 Шайтанның гаскәре (риваять)
30.12.2011 Һәр авыруга дәва бар
28.12.2011 Догалар нигә кабул булмый икән? (риваять)
23.12.2011 Чишмә — Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте

Сәхифәнең тулы тексты