Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Үгет-нәсыйхәт

“Нур” сүрәсенең тәфсире

21.10.2010

Кардәшләр, без Коръән дәресләрен дәвам иттерәбез. Пәйгамбәребез (с. г. в.) бу сүрәне хатын-кызларга өйрәтергә кушкан. Ләкин анда ирләр өчен дә мәгълүматлар бар. Аллаһы Тәгалә әйтә: “Без бу сүрәне иңдердек, анда фарыз гамәлләр дә бар”. Монда бик күп хикмәт тә иңдерелгән. Аннары сүз начар эшләр, гаиләне таркатучылар, зиначылар хакында бара. Әгәр зиначылар никахта булмасалар, аларга 100 тапкыр сугарга кирәк, әгәр инде никахта булсалар, алар инде үлемгә лаеклар. Аларга җәза биргәндә җәлләргә кирәкми. Монда инде шәригать кануннары каты дип аңларга ярамый, чөнки тегеләрнең Аллаһның кушканнарын үтәмәүләре күренеп тора. Әлбәттә, халык динне белсә генә бу кануннарны үтәп була. Ләкин бүгенге көндә халыкка башта иман хакында аңлатырга кирәк. Әгәр аларның иманнары булса, гөнаһларны да кылмаслар иде.

Зина кылучы ир никахланмас, мәгәр зина кылучы хатынга яки мөшрикә хатынга никахланыр, вә зина кылучы хатынны һичкем никахламас, мәгәр зина итүче ир яки мөшрик ир никахланыр. Зиначыларның никахы мөэминнәргә хәрам ителде. Мөселманнар андыйларга өйләнергә тиеш түгелләр.
Зинадан пакь булган хатыннарны зиначы дип сүгүчеләр, соңра сүзләрен дөресләр өчен дүрт шаһитне китерә алмасалар, аларга сиксән мәртәбә сугыгыз, вә аларның шаһит булуларын мәңге кабул итмәгез, алар – фасыйклардыр. Бүгенге көндә моның хакында хәтта газеталарга язалар. Әгәр дә алар бу хатын зиначы дип алдасалар, беркайчан да шаһит була алмыйлар, чөнки Аллаһ аларны бозыклар дип атады.
Мәгәр зинадан пакь хатыннарны зиначы дип сүгүчеләр хөкемгә чаклы тәүбә итеп гафу сорап өлгерсәләр вә үзләрен төзәтсәләр, шулай булганда, әлбәттә, Аллаһ ярлыкаучы вә бәндәләренә рәхимле.
Үз хатыннарын зиначы дип сүгүче ирләр, ләкин сүзләрен дөресләргә шаһитләре юк, мәгәр үзләре генә, аларның берсенә шәһадәт бирү ваҗибдер, хатынын зиначы дип сүгүче ир дүрт мәртәбә әйтер: "Билләһи хатыным зина кылучы, мин дөрес сөйлим", – дип.  Аннары бишенче шәһадәтендә: "Әгәр мин ялган шәһадәт бирүчеләрдән булсам, миңа Аллаһының ләгънәте булсын", – дияр.
Ул хатынны сугылудан коткарыр дүрт мәртәбә шәһадәт бирүе белән, дүрт мәртәбә әйтер: "Билләһи, ирем мине зиначы, дип сүгүендә ялганчылардан", – дип.
Аннары бишенче шәһадәтеңдә әйтер: "Әгәр ирем дөрес сөйләүчеләрдән булса, Аллаһының ачуы миңа булсын", – дип.
Әгәр сезгә Аллаһының фазылы вә рәхмәте булмаса иде, әлбәттә, хөкемен ашыктырыр иде, бит Аллаһ тәүбәләрне кабул итүче хикмәт иясе.
 Сездән бер җәмәгать синең алдыңа: "Гайшә разыйәллаһу ганһә зина кылды", – дип зур ифтира белән килде. Ий Мөхәммәд г-м вә Гайшә: сез бу ифтираны үзегезгә зарарлы дип уйламагыз, бәлки сезнең өчен хәерледер. Ул ифтира итүче җәмәгатьнең һәр берсенә булачактыр кәсеп иткәннәре хәтле гөнаһ. Алардан олуг ифтираны башлап сөйләүчегә ахирәттә олуг газап булыр. Беркөнне Мөхәммәд Пәйгамбәр белән Гайшә мусталик сугышына киттеләр. Ул вакытта ул кечкенә иде. Аны тәхеткә утыртып, 4 ир күтәреп бардылар. Кире кайтканда, бер урында тукталдылар. Анда Гайшә йомышын үтәргә дип читкәрәк китте. Ул килгәнче, болар киткәннәр иде. Арттан Сафван килеп, аны атына утыртты. Бу хәлне йөрәгендә икейөзлелек чире булган Ибн Суней күрде дә: “Гайшә зина кылды”, – дип ялган хәбәр таратты.
 Ни өчен ул хәбәрне ишеткәч, күңелегездән яхшы уй уйламадыгыз, мөэмин ирләр вә мөэминә хатыннар үзләре хакында яхшылыкны уйлаганнары кеби, вә ни өчен бу хәбәр ачык ялган, дип әйтмәдегез?
 Гайшә зина кылды диючеләр дүрт шаһит китерсәләр иде, әгәр дүрт шаһит китермәсәләр, алар Аллаһ хозурында ялганчылардыр. Зина – ул хатын-кызның никахсыз килеш ир-ат белән якын мөнәсәбәттә булуы. Бу – зур җинаять.
 Әгәр сезгә дөньяда вә ахирәттә Аллаһының фазылы вә рәхмәте булмаса иде, әлбәттә, ий сез ялган сөйләүчеләр, төшкән гөнаһыгыз сәбәпле, сезне олуг газап тотар иде. Әгәр дәлилсез бер кеше турында мәгълүмат бирсәгез, гөнаһ булыр. Моның аркасында җәмгыятьтә тәртипсезлек кенә артыр.
 Ул зина хәбәрен телегез белән каршы аласыз, аннары авызыгыз белән сөйлисез, ләкин ул хәбәр хакында белемегез, дәлилегез юк, янә сез уйлыйсыз ул җиңел эш, анда гөнаһ юк дип, әмма Аллаһ хозурында ул зур эштер, газабы каты булыр.
 Ул хәбәрне ишеткәч, ни өчен әйтмәдегез, андый сүзне сөйләү безгә лаек түгел, сөбхәналлаһ, ошбу сүз бик олуг боһтандыр, дип.
 Аллаһ сезне вәгазьлидер бу кеби сүзгә мәңге кайтмагыз вә сөйләмәгез, әгәр мөэмин булсагыз, дип.
 Аллаһ сезгә аятьләрен бәян итәдер, шаять вәгазьләнерсез, Аллаһ белүче вә хөкем итүче.
 Мөэминнәр арасында фәхеш эшнең фаш булуын сөйләүчеләргә дөньяда вә ахирәттә рәнҗеткүче газап булыр, Аллаһ күңелләрдә булган нәрсәне белер, әмма сез белмәссез.
Әгәр сезгә Аллаһның фазылы вә рәхмәте булмаса иде, әлбәттә, дөньяда газап кылыр иде, тәхкыйк Аллаһ бәндәләренә йомшак вә рәхимле.
 Ий мөэминнәр, шайтанның фәхеш, гөнаһлы эшләрне яхшы итеп күрсәтүенә иярмәгез, берәү шайтан юлына керсә, шайтан үзенә ияргән кешене фәхеш вә гөнаһлы эшләрне эшләргә өндәр, шулай итеп, үзенә ияргән кешене алдар. Әгәр сезгә Аллаһуның фазылы вә рәхмәте булмаса иде, Сезләрдән һичберегез гөнаһыннан мәңге пакьләнүче булмас иде, ләкин Аллаһ Үзе теләгән кешесен тәүбәсен кабул итү белән гөнаһтан пакьләр. Аллаһ сүзләрне ишетүче вә күңелләрне белүче.
Ий мөэминнәр, сездән һичкем якын кардәшләренә, мескеннәргә һәм Аллаһ ризасы өчен диннең дөрес җиренә күчеп килгәннәргә мал бирмәскә, ярдәм итмәскә ант итмәсен, бәлки кимчелекләрен гафу итегез вә хаталарын кичерегез, Аллаһы Тәгаләнең үзегезне ярлыкавын әллә сөймисезме? Аллаһ белеп ярлыкаучы вә белеп рәхмәт итүче.  Гайшәгә яла ягучылар арасында аның Мистах исемле ерак туганы да була. Ул ярлы бәндә иде. Бу хәбәр Әбү Бәкергә ирешкәч, туганына бармаска була, ләкин Аллаһ кичерү ягында бит.
 Зина кылудан гафил вә пакь мөэминә хатыннарны зиначы дип сүгүче кешеләр дөньяда һәм ахирәттә ләгънәт ителделәр һәм аларга олуг газап булыр.
 Кыямәт көнендә ул пакь хатыннарны сүгүче кешеләрнең телләре вә куллары һәм аяклары кылган эшләре белән шәһадәт бирерләр.
 Ул көндә Аллаһ аларга тиешле җәзаларын бирер һәм алар Аллаһының хаклыгын белерләр хак белү белән.
 Пычрак хатыннар – пычрак ирләргәдер, вә пычрак ирләр – пычрак хатыннаргадыр, вә пакь хатыннар – пак ирләр өчендер, вә пакь ирләр – пакь хатыннар өчендер. Гайшә вә Сафван алар әйткән зинадан пакьлардыр. Алар өчен ярлыкау һәм күркәм булган җәннәт нигъмәтләре бардыр.
Пәйгамбәребез янына бер хатын-кыз килеп, болай ди: “Мин үземнең бүлмәмдә бер генә киемнән йөрергә телим, шуңа күрә, кирәкмәгән вакытта туганнарымның керүләрен теләмим. Ләкин кайвакытта әтием белән улым килеп керәләр. Миңа нишләргә?” – дигән сорауга Аллаһ 27 нче аятьне иңдерә.  Ий мөэминнәр, үзегезнең өйләрегездән башка өйләргә рөхсәт алмыйча һәм сәлам бирмичә кермәгез, рөхсәт сорагыз һәм өйдә булган кешеләргә сәлам бирегез. Әнә шулай эшләсәгез, сезнең өчен хәерледер, шаять вәгазьләнерсез! Монда инде сүз кешене хөрмәт итү хакында бара.
 Әгәр ул өйдә һичкем булмаса яки кеше булып та керергә рөхсәт бирелмәсә, ул өйгә кермәгез, әгәр сезгә кайтыгыз дип әйтелсә, кайтыгыз, кайтып китүегез сезнең өчен гөнаһтан пакьрәктер. Аллаһ сезнең эшләрегезне белер, шуңа карата җәза бирер.
 Кеше тормый торган өйгә кереп файдаланып чыгуыгызда сезгә гөнаһ юктыр. Аллаһ сезнең күрсәтеп эшләгән эшләрегезне дә вә яшерен эшләгән эшләрегезне дә беләдер.
 Әйт мөэминнәргә, карарга ярамый торан нәрсәләрдән күзләрен йомсыннар һәм күрсәтергә ярамый торган әгъзаларын күрсәтмәсеннәр вә ике бот арасын зинадан сакласыннар, бу әйткәнне эшләү аларга пакьлектер. Дөреслектә, Аллаһ аларның кылган эшләреннән хәбәрдар. Бүгенге көндә киенмичә йөргән күп кенә хатын-кызларны очратырга була, телевидениенең 90 проценты зинадан тора. Данәләрен арттырыр өчен күп кенә газета-журналларда матур хатыннарның сурәтләрен төшерәләр. Бу бәхетсезлеккә китерә. Аллаһ мөселманнарны кисәтә, чөнки күзләр – җанның иң зур капкалары. Ислам дөньясы хатын-кызларның киеменә карата үз сүзен әйтергә тиеш. Җәмгыятьтәге тәртип әнә шуның белән бәйле.  Әйт мөэминә хатыннарга, карарга ярамаган нәрсәдән күзләрен йомсыннар вә фәҗерләрен зинадан сакласыннар һәм кул белән йөзләреннән башка булган зиннәт урыннарын ачмасыннар, мәгәр һәрвакыт ачык була торган йөзләрен, ике кулларын вә тәпиләрен ачсалар ярый һәм башларын, муеннарын вә күкрәкләрен пәрдәләр белән капласыннар вә зиннәтләрен ачмасыннар. "Аллаһ мөселман булган хатын-кызларны чәчләрен, муеннарын, беләкләрен, тубыкларын, югары чәлтерләрен, колак алкаларын, муенга таккан зиннәтләрен һәм беләзекләрен ят ирләргә күрсәтүдән тыйды", мәгәр бу әйтелгәннәрне үзенең иренә, яки аталарына, яки ирләренең аталарына, яки үзләренең ир туганнарына, яки үзләренең балаларына, яки ирләренең балаларына, яки бертуган кардәшләренең балаларына, яки кыз туганнарының балаларына, яки мөселман булган хатыннарга, яки үзе хуҗа булган кол иргә вә кол хатынга, һәм шәһвәт куәте булмыйча, хатыннарга ихтыяҗы булмаган, фәкать хатыннар янына ашар-эчәр өчен генә килә торган ят ирләргә һәм хатыннарга якынлык кыйлырга көче җитмәгән, ягъни бәләгатькә ирешмәгән ир балаларга, шушы зекер ителгән кешеләргә чәчләрен, муеннарын, колак алкаларын, беләкләрен, беләзекләрен, балтырларын күрсәтсәләр, гөнаһ булмас вә ул хатыннар урамда йөргәндә аякларын аякларына бәрмәсеннәр күренмәгән зиннәтләрен белдермәк өчен, ягъни йөргәндә аяк тавышларын да чылтырауклы зиннәтләренең дә тавышларын ишеттереп йөрмәсеннәр! Ий мөэминнәр, һәммәгез дә Аллаһыга тәүбә итегез, шаять дөнья вә ахирәттә бәхетле булырсыз. Кайбер бәндәләр ислам дине хатын-кызның хокукын кысрыклый, дип уйларлар. Имеш, хатын-кыз үзе теләгәнчә киенә алмый. Ләкин икенче яктан караганда, ислам дине хатын-кызның иреген, аның үзен начар уйлардан, ирләрнең гаделсезлегеннән саклый. Гаиләдә ул хөрмәтле ана. Аның матурлыгы бары тик ире өчен генә. Ислам хатын-кызны хөрмәт итә.
 Үзләрегездән ирсез хатыннарны вә хатынсыз ирләрне һәм никах хакларын үтәргә яраклы булган яхшы колларыгызны вә җарияләрегезне өйләндерегез, әгәр өйләнүчеләр фәкыйрь булсалар, Аллаһ аларны бай кылыр үзенең юмартлыгы белән, шиксез Аллаһ киңлек иясе вә белеп эш кылучы.
 Никахлану өчен мал таба алмаган ярлы кешеләр сабыр итсеннәр Аллаһ аларга байлык биргәнгә чаклы һәм зинадан саклансыннар. Үзегез сатып алган ир вә хатын колларыгыз, сездән азатлык язуын сорасалар, аларга азатлык язуын бирегез, әгәр аларның мал кәсеп итеп, ул малны сезгә китереп тапшырачагына ышансагыз. Ягъни хуҗасы колга, эшләп мең сум акча китереп бирсәң, мин сине азат итәм, дип кулына вакытлыча азатлык язуын биреп чыгарып җибәрә. Кол шул акчаны китереп тапшырса, бөтенләй азат була. Аллаһ әйтте: "Азат итәчәк колларыгызга Без сезгә биргән малдан өлеш бирегез", – дип. Димәк, әлеге кол табып китергән мең сумны барын да алмыйча киметеп алу ваҗиб буладыр, күбрәк киметү яки бөтенләй бушка азат итү зур саваблы эшдер. Янә дөнья малын кәсеп итәр өчен кол хатыннарыгызны зинага көчләмәгез, чөнки кайбер хуҗалар үзләренең кол хатыннарын зина кылып, акча җыярга көчләделәр, Аллаһ бу эштән тыйды. Әгәр ул кол хатыннарны хуҗасы зинага көчләсә, ул кол хатыннарның көчләнеп зина кыйлганнары соңында Аллаһ аларны ярлыкаучы вә рәхмәт итүче. (Җавабы вә гөнаһы көчләүче хуҗаларына булыр.) Ни өчен бу иңдерелгән? Гайшәгә яла ягучы Әс-Сулу тагын бер гөнаһ кыла. Аның ике кызы була. Керемен арттырыр өчен, ул көчләп икесен дә бер төн өчен төрле ирләргә сата. Кызлары каршылык белдерсәләр дә, бу бәндәнең бай буласы килә бит. Бу ике кыз: “Безгә нишләргә?” – дигән сорау белән Пәйгамбәребез (с. г. в.) янына киләләр. Шуның өчен дә бу аять иңә.
 Тәхкыйк, Без сезгә хәрам хәләлне коручы аятьләрне иңдердек, вә сездән әүвәл яшәгән кешеләрнең тарихларын бәян итүче аятьләрне иңдердек һәм гөнаһтан сакланучы тәкъва кешеләргә вәгазьләр иңдердек.
 Аллаһ җирне вә күкләрне кояш вә ай белән яктыртучыдыр. Аллаһ нурының мөэмин күңелендә мисалы, эчендә шәм янып торган өйнең тәрәзәсе кебидер, ул шәм пыяла лампа эчендәдер, лампа биш зур йолдызның берсе кебидер. Ул лампа уты яндырылыр зәйтүн агачының мае белән, ул агач көнчыгышта да түгел, көнбатышта да түгел – урталыктадыр. Аның мае ут ирешмәсә дә, яктырырга якын булды. Шәм яктылыгы лампа яктылыгы өстенә яктылыктыр. Ягъни мөэминнең иман нуры өстенә Коръән нуры өстәлмә нурдыр. Аллаһ Коръән нурына үзе теләгән кешесен күндерер вә Аллаһ кешеләр өчен мисал китерәдер гыйбрәтләнсеннәр өчен. Бит Аллаһ һәрнәрсәне белүче.
 Ул яктылык бирүче шәм мәчетләрдә булыр, Аллаһ боерды ул мәчетләрне зурларга һәм Аллаһ исемен зекер итәргә, ул мәчетләрдә Аллаһыга тәсбих әйтерләр иртәләрдә вә кичләрдә.
 Алыш-биреш итеп сәүдә эшләренә алынмый торган ирләр, аларны алдый алмады дөнья эше Аллаһ зекереннән вә намазлардан, вә зәкят бирүдән, алар күңелләр вә күзләр тетрәгән кыямәт көненең катылыгыннан куркалар.
 Алар ул изгелекләрне эшлиләр, Аллаһ аларның кылган гамәлләренең күркәмрәге белән җәза кылсын өчен һәм Аллаһ Үзенең юмартлыгыннан савапларын кылган гамәлләреннән арттырып бирсен өчен. Аллаһ теләгән бәндәсен хисапсыз ризыкландырыр.

Гали болай ди: “Шундый вакыт килеп җитәр: исламның исеме генә, Коръәннең сурәте генә, мәчетләр дә төзелер, тик алар Аллаһны зекер итүдән буш булырлар. Галимнәр дә күп белерләр, ләкин белгәннәре белән гамәл кылмаслар”.
Әйе,  имансыз дин тотучыларның гамәлләренең мисалы, тигез киң җирдә рәшә (мираж) кебидер, бик сусаган кеше аны су дип белер һәм су эчәм, дип анда барыр, хәтта барып җитсә, ул җирдә һичнәрсә тапмас, имансызның гамәле нәкъ шундыйдыр вә ул гамәле өстендә Аллаһының хөкемен табар, Аллаһ аңа тулысынча хисап ясап, тиешле җәзаны бирер. Бит Аллаһ бик тиз хисап итүчедер.
 Яки ул имансыз дин тотучыларның гамәлләре, тирән диңгездәге дулкыннан барлыкка килгән караңгылык кеби. Ул диңгезне дулкын каплый, ул дулкын өстеннән янә дулкын каплый вә ул дулкын өстеннән кара болыт каплыйдыр, ошбу караңгылыклар берсе икенчесенең өстенә караңгылыктыр. Ошбу катлы-катлы караңгылык астында калган кеше, әгәр кулын чыгарса, ифрат караңгылыктан кулын күрергә якын да булмас. Аллаһ кемгә иман нурын бирмәсә, әлбәттә, аның иман нуры булмас! XX гасырда галимнәр шундый ачыш ясадылар: кояшның нуры 200 метр тирәнлеккә кадәр үтеп керә. Аннары аскарак төшсәк, диңгез төбе караңгылыгы башлана. Монда бер нур да үтеп керми, бәндә хәтта үзенең кулын күрә алмый.
 Ий Мөхәммәд г-м, беләсеңме дөреслектә Аллаһы Тәгалә – Аңа җирдә вә күкләрдә булган мәхлукатлар тәсбих әйтерләр, канатларын һавада җәйгәннәре хәлдә кошлар да тәсбих әйтерләр. Тәсбих әйтүчеләрнең барчасы үзләренең намазларын вә тәсбихләрен белер булдылар. Аллаһы Тәгалә ул мәхлукатның ни эшләгәннәрен белүче.
 Җирдәге вә күкләрдәге һәм аларның араларында булган һәрнәрсә Аллаһ мөлкедер, вә ахирәттә кайту да Аллаһугадыр.
 Әйә күрмәдеңме Аллаһ болытларны куар, соңра аларны бер-берсенә кушар, соңра аларны берсе өстендә икенчесең кылыр һәм күрерсең аларның араларыннан яңгыр чыгар вә Аллаһ шул болытлардан тау күплегендә боз иңдерер, ул боз белән теләгән кешесен һәлак итәр вә теләгән кешесен коткарыр, вә шул болыт яшененең яктылыгы күзләрнең, нурын бетерергә якын булыр.
 Аллаһ көндезне вә кичне алмаштырыр берсен берсе артыннан китерү белән, Аллаһының бу эшендә гакыллы вә күзле кешеләргә гыйбрәтләр бар. Аллаһтан башка, моны беркем дә эшли алмый. Хәтта 6 миллирад кеше җыелса да, көн урынына төн ясый алмыйлар. Ий, зәгыйфь бәндә, кем дип саныйсың үзеңне? Кем болар хакында уйлана, шул Аллаһны таный.
 Аллаһ җир йөзендә булган барча җан иясен судан халык кылды, ул хайваннарның кайберләре корсагы өстендә йөрер, вә кайберләре ике аяк өстендә йөрерләр, вә кайберләре дүрт аяк өстендә йөрерләр, Аллаһ Үзе теләгән мәхлукларны халык кылыр, бит Аллаһының һәрнәрсәгә көче җитә. Һәрбер бар ителгән хайван да үзенең мохитендә яши. Бер хайван да авыр дип, ни өчен бу кыяфәттә икәнмен дип  зарланмый. Һәрбер хайванның да үзенә күрә ризыгы була. Кем тагын шулай юктан бар итә алсын? Бездә аның кадәр көч юк. Аллаһның гына көче җитә.
Тәхкыйк, Без дөреслекне генә бәян итә торган аятьләрне иңдердек, Аллаһ теләгән бәндәсен туры юлга күндерер.
 Монафикълар әйтерләр: "Без Аллаһыга вә рәсүлгә иман китердек һәм аларга итагать иттек", – дип, соңра шул сүзләреннән соң Аллаһуга вә рәсүлгә итагать итүдән алардан бер фирка баш тартты, алар чын ышанучы түгел, иманнары юк. Җир мәсьәләсе буенча бер икейөзле бәндә яһүд белән бәхәсләште. Яһүд: “Әйдә, Мөхәммәд пәйгамбәргә мөрәҗәгать итик”, – ди, тик тегесе болай ди: “Юк, яһүдләрдән сорыйк”. Теге икейөзле кеше Кагб ибн Әшрәфка мөрәҗәгать итәргә кирәклеген әйтә. Шуңа күрә, шушы аять иңдерелә.
 Әгәр ул монафикълар Аллаһыга вә рәсүлгә чакырылсалар, рәсүл аларның арасында хөкем итсен өчен, шул вакыт, безнең зарарыбызга хөкем итәр, дип, рәсүл янына килүдән баш тартырлар.
 Әгәр ул монафикъларның башка кеше өстендә хаклары булса, рәсүлгә тиз-тиз ашыгып барырлар.
 Яки аларның күңелләрендә имансызлык сырхавы бармы, яки синең пәйгамбәрлегеңдә шик итәләрме, яки Аллаһ һәм рәсүл хөкем иткәндә алар зарарына хөкем итәрләр дип куркалармы? Бәлки алар хактан баш тартып үзләренә золым итүчеләрдер.
 Хак мөэминнәрнең сүзләре шул булды, әгәр Аллаһыга вә рәсүлгә чакырылсалар, араларында хөкем итмәк өчен, ишеттек вә итагать иттек, дип әйтмәкләредер. Әнә шундый әдәпле хак мөэминнәр мәңгелек бәхеткә ирешүчеләр.
 Берәү Аллаһыга вә рәсүлгә итагать итсә вә Аллаһыдан курыкса һәм гөнаһлы булудан сакланса, алар бөек дәрәҗәгә ирешүчеләрдер.
 Монафикълар рәсүл хөкемен яратмаганлыкларын яшереп, бик ныклап, Аллаһ исеме илә ант иттеләр, әгәр син аларга йортларыннан чыгып китәргә боерсаң, әлбәттә, алар чыгарлар иде, син аларга әйт: "Ялганга ант итмәгез, итагать итүнең нәрсә икәнлеге мәгълүм эшдер, югыйсә ялганга ант итү итагать түгел, бит Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдар.
 Әйт: "Аллаһыга итагать итегез вә рәсүлгә итагать итегез, әгәр аларга итагать итүдән баш тартсагыз, рәсүлнең бурычы фәкать Аллаһының хөкемнәрен сезгә ирештерү генә вә сезнең бурычыгыз рәсүл йөкләгәнне үтәүдер, әгәр рәсүлгә итагать итсәгез, туры юлга күнелерсез, рәсүлгә Аллаһ хөкемнәрен ачык итеп ирештерү ваҗибтер.
 Иман китереп изге гамәлләр кылган хак мөселманнарны Аллаһ җир өстенә хуҗа итәргә вәгъдә кылды, болардан әүвәлге мөселманнарны хуҗа иткән кеби һәм Үзе аларга риза булып биргән ислам динен зәгыйфьләтмичә таза хәлендә сакларга вәгъдә кылды, дәхи дошманнарыннан куркып яшәүне иминлеккә, тынычлыкка алыштырырга вәгъдә кылды. Миңа гына гыйбадәт кылырлар вә Миңа һич кемне тиңдәш кылмаслар. Ошбу Аллаһының вәгъдәсеннән һәм Аның ярдәменнән соң берәү артка чигенеп, мөртәт булса, ул кешеләр – фасыйклардыр. Ислам дәүләтенең башлыгы хәлифә, дип атала. Пәйгамбәр вафатыннан соң, Әбү Бәкер, Гомәр, Госман, Гали хәлифә була. Аллаһ илчесе әйтә: “30 ел хәлифәлек була да, соңрак патшалык башлана”. Чыннан да, Әбү Бәкер – 2 ел, Гомәр – 10 ел, Госман – 12 ел, Гали 6 ел идарә итә дә, патшалык чоры башлана. Шуларны кушсак, 30 ел килеп чыга. Аллаһ динне Кыямәт көненә кадәр саклармын, дигән.
 Ий мөэминнәр, намазларыгызны вакытында укыгыз, зәкятләрегезне бирегез һәм рәсүлгә итагать итегез, шаять Аллаһыдан рәхмәт ителерсез!
 Син уйлама кәферләр җирдә Аллаһны гаҗиз көчсез итәрләр аларны газап кылуда яки һәлак итүдә дип. Аларның торачак урыннары уттыр, ни кабахәт урын.
 Ий мөэминнәр, хезмәтче колларыгыз һәм бәлагатькә ирешмәгән сабый балаларыгыз, сезнең яныгызга керергә рөхсәт сорасалар, өч вакытта: иртә намазыннан элек, өйлә намазы вакытында һәм ястү намазыннан соң, ошбу өч вакыт гаурәтдер, ул вакытларда киемнәрегезне алмаштырган буласыз, шул күрсәтелгән өч вакыттан башка вакытларда бер-берегезгә кереп йөрүегездә сезгә дә, аларга да гөнаһ юктыр. Аллаһ сезгә хөкеми аятьләрне бәян итәдер, Аллаһ белүче вә гадел хөкем итүче. Иртән әле кеше йокыдан гына торган була, әле киенергә дә җитешмәгән. Көндез сөннәт буенча йоклау каралган. Ястүдән соң күп кеше йокларга ята, шуңа күрә, бу вакытларда рөхсәт сорап керергә кирәк. Менә ничек Аллаһ бүлмәгә керү тәртибенә өйрәтә!
 Әгәр балаларыгыз бәлагатькә ирешсәләр, сезнең яныгызга һәрвакыт рөхсәт сорап керсеннәр, әүвәлге бәлагатькә ирешкәннәрегез рөхсәт сораганнары кеби. Аллаһ сезгә Үзенең хөкемнәрен әнә шулай бәян итәдер, Аллаһ белүче вә хөкем итүче.
 Хатыннардан бала тапмый торган вә хәйез күрми торган карт хатыннар. Алар иргә баруны да теләмиләр, аларга гөнаһ юк ят ирләр алдында тышкы киемнәрен салуларында, сакларга тиеш булган зиннәт урыннарын ачмаганнары хәлдә, әгәр тышкы киемнәрен салмасалар алар өчен хәерледер. Аллаһ һәркемнең нәрсә турында сөйләгәнен ишетүче, һәркемнең ниятен белүче.
 Сукыр, аксак вә башка авыру кешегә һәм үзегезгә гөнаһ юктыр, үз өйләрегездә, вә ата-аналарыгызның, вә үзегез белән бертуган кардәшләрегезнең, вә атагызның бертуганнарының, вә анагызның бертуганларының, вә ачкычка хуҗа булып калган, вә дусларыгызның өйләрендә җыелып яки аерым ашавыгызда зарар һәм гөнаһ юктыр. Мөселманнар сугышка киткәндә сукыр, аксак һәм башка чирлеләргә өй ачкычларын биреп, өйдә булган ризыкларны ашагыз дип киткәннәр. Ләкин өйдә калган кешеләр тартынып ашамаганнар. Югарыдагы аять шул хакта иңгән. Дин кардәшләрегезнең өйләренә кергәндә сәлам бирегез Аллаһыдан пакь, мөбарәк булган бүләк йөзеннән, әнә шулай Аллаһ сезләргә аятьләрен бәян итә, шаять фикерләп аңларсыз! Аннары гарәпләрдә Ибраһим диненнән килгән гадәт булган. Алар беркайчан да ялгызы гына утырып ашамаганнар. 3 көн буена да кеше эзләгәннәр. Аннары Аллаһ: “Башкалар белән ашасагыз да, үзегез генә ашасагыз да, гөнаһ юк”, – дигән.
 Монда хикмәт аңлатыла. Камил һәм таза иманлы кешеләр менә болардыр, Аллаһыга вә Аның рәсүленә иман китерерләр, вә киңәш өчен җыелган Мөхәммәд г-мнең мәҗлесендә булсалар, аңардан рөхсәт алмыйча, мәҗлестән чыгып китмәсләр, синнән рөхсәт сораган мөэминнәр Аллаһыга вә Аның рәсүленә бик нык ышанучылардыр. Әгәр алар хаҗәтләре өчен синнән рөхсәт сорасалар, алардан үзең мөэмингә рөхсәт бир, вә алар өчен Аллаһыдан ярлыкау эстә! Бит Аллаһ бәндәләрен ярлыкаучы вә рәхмәт итүче.
 Рәсүлуллага үзара бер-берегезгә дәшкән кеби дәшмәгез, бәлки: йә рәсүлуллаһ, йә нәбийаллаһ, дип дәшегез. Тәхкыйк, Аллаһ белде Сезләрдән рөхсәт сорамыйча, бер-берсенә яшеренеп, рәсүлуллаһ мәҗлесеңнән чыгып китүчеләрне. (Йә Хандак казыганда рөхсәтсез ташлап китә иделәр, алар монафикълардыр.) Пәйгамбәрнең әмерләренә каршылык күрсәткән кешеләр саклансыннар, дөньяда аларга бәла-каза килүдән яки ахирәттә рәнҗетүче газап тотудан!
 Әгаһ булыгыз, җирдә вә күкләрдә булган нәрсәләр Аллаһыныкыдыр. Сез Аллаһыга итагать итәсезме яки Аңа каршы барасызмы, аны Ул белер, дәхи монафикъларның җәза өчен Аңа кайтачак көннәрендә белер һәм кылган явыз эшләрен үзләренә белдерер, Аллаһ һәрнәрсәне белүче.

Рамил хәзрәт Юныс



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: www.tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
06.01.2012 Аллаһы теләсә, дип әйт, юләр(тормыш хәле)
04.01.2012 Шайтанның гаскәре (риваять)
30.12.2011 Һәр авыруга дәва бар
28.12.2011 Догалар нигә кабул булмый икән? (риваять)
23.12.2011 Чишмә — Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте

Сәхифәнең тулы тексты