Тәмәке тартучы башкаларга шул исәптән мөселманнарга, үзенең гаиләсенә зыян сала чыккан төтөнне башкалар да суларга мәҗбүрләр. Пәйгамбәребезнең хәдисе бар: Үзеңә зыян салу да юк, башкаларга зыян салу да юк. Әй мөселманнар шушы хәдис буенча гамәл кылыйк. Чын мөэмин шулдыр – кем аннан зыян күрми.
Әй тәмәке тартучы мөселман кардәшем сине Аллаһ туры юлга күндерсен. Чынлыкта син шәйтанга ияргәнсең, син җир йөзендә (фәсәд)гаделсезлек таратасың, ә Аллаһ гаделсезлек таратучыларны сөйми. Син үзеңнең малыңны хәрам эшкә кулландың һәм синең малың хәрам булды, шул хәрамнан син һәм синең гаиләң ризыклана. Бәлки син Аллаһ ризалыгын өмет итеп ятим мескеннәргә сәдака өләшәсеңдер бел! ...Аллаһ – Яхшы һәм Ул яхшыдан башканы кабул итми...(хәдис) Син саткан һәрбер тәмәке өчен сиңа син күз алдына китерә алмый торган гөнаһлар языла. Син Аллаһның яратуыннан мәхрүмсең. Аллаһ фәсәд (гаделсезлек) таратучыларны сөйми. (Мәидә-64)
Ислам тәмәке тартуга каршы!
Ел саен шул агу аркасында 3 миллион тәмәкече якты дөнья белән хушлаша. Бу санны көн саен пассажирлар белән һәлак була торган 20 реактив самолёт белән чагыштырып була. Әле бу барысыда түгел. Бөтеньдөнья сәламәтлек оешмасы (БСО) хәбәр итүенчә бу исәптән барса бүгенгесе көндә яшәүче ярты миллиард халык тарту аркасында якты дөнья белән хушлашачак. Бу бернинди дә куркыту да түгел, ә ачы хакыйкать. Аллаһ Тәгалә бәндәләргә боерды фәкать аңа гына гыйбадәт кылырга һәм бозыклыклардан тыелырга. Әмма моңа карамастан ошбу гөнаһны кылучыларны ошбу саннар уйландырмый шул.
Кызганычка каршы күпчелек мөселманнар тәмәке тартуның хәрам икәнен белмиләрме, әллә белергә теләмиләрме? Нәрсә өчен соң кешеләр шул агуны тарта башлыйлар икән? Психологлар фикеренче күпчелек бәндәләр ошбу начар гадәткә бала вакыттан мәктәптә укыган чакта ияләнәләр һәм бигрәктә ошбу начар авыру начар укучы, холыклары начар булган балаларда ешрак күзәтелә. Һәм шулай ук ата-аналары, дуслары тарткан балалар арасында да ошбу начар авыруга иярүчеләр күренә. Күпчелек балалар тәмәке тартуны үзен олы дип хис итеп тарта һәм үзенең тәмәкече дусларын җитлеккән, көчле олы дип күз алдына китерә. АКШ статистика үзәге хәбәр итүенчә 1995 елдан алып тәмәке тартучы яшьләр үзләренең тәмәке тартмаучы яштәшьләреннән аермалы буларак зинаны ике тапкыр күбрәк кылалар, алкогольле эчемлекләрне өч тапкыр күбрәк эчәләр һәм башка төрле наркотикларны 17 тапкыр күбрәк кулланалар. Тәмәке тартучының дусты да үзе шикелле була һәм ул аңа начар йогынты ясый. Тартмаучы ата-аналар һәм дуслары моһитендә ошбу сан 0 саны дәрәҗәсендә.
Тәмәке тартуны кисәтү буенча бик күп программалар бар. Сәламәтлек саклау хезмәткәрләрнең кисәтүе, врачларның киңәшләре, гипноз, энә терапияләре, әмма бу вакытлыча гына. Болардан соң күпчелек кешеләр начар гадәтләренә яңадан кайталар, бары бер өлеше генә ошбу начар авырудан котыла. Ошбу авырудан 100% котылуның бер юлы бар, ул да булса иман терапия. Ягъни иман-ислам юлы белән үзеңне дәвалау.
Кем инде ошбу дәлилләрне китергәннән соң да аңламаса ул вакытта инде Аллаһ һидаятькә күндерсен дип кенә әйтәсе кала. Чынлыкта туры юлга күндерүчедә туры юлдан адаштыручы да Раббыбыз Аллаһ Тәгалә Үзе генәдер.
Арча җәмигъ мәчетенең икенче имамы Рәмис хәзрәт Гарифулла
Проголосовало: За - 0, против: 0. Общий рейтинг: 0
Внимание! При
использовании материалов просьба указывать ссылку: «Татар-Ислам.», а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: www.tatar-islam.ru