Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Үгет-нәсыйхәт

Исемең матур, кемнәр куйган?

14.10.2010

Әгүүзү билләәһи минәш шәйтаанир раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Әлхәмдүлил-ләәһи раббил гәәләмииин. Үәссаләәтү үәссәләәмү гәләә расүүлинә Мүхәммәдиү үә гәләә әәлиһи үә әсхәәбиһи әҗемәгииин. Газиз дин кардәшләрем, юсәләәмүгәләйкүм үә рахмәтүллааһи үә бәрә-сәәтүһ.

Аллаһның рәхмәте белән, «тән» дигән киемгә киенеп, тагын бер җан имтихан өчен дөньяга :илде. Дөньяда тагын бер кеше пәйда булды, [и өчен килде ул? Кайдан килде, кире кая [итәчәк? Без «матур» дип сокланып, ләззәтләре фтыннан куа торган, яшәп туеп булмый тор­ган шушы якты дөньяга килгәч, нигә көлеп җибәрмәде, ә елады?

Бала дөньяга килү белән шайтанны күрә. Аның елавы — әти-әнисенә һәм барча кешеләргә мөрәҗәгате. Бала нинди дөньяга һәм ни өчен килүен сизә. Шуңа күрә, «Газиз әти-әнием, кешеләр, зинһар өчен, сез мине менә бу күңелсез зат карамагында калдырмагыз, туры юлны табарга ярдәм итегез», — дип бөтен кешелек дөньясына мөрәҗәгать итә.

Бәби туды. Өйдә гаиләгә яңа ямь, юаныч, бәхет өстәлде. Шуның белән бергә яңа туган са­бый ата-анасына өстәмә күңелле мәшәкатьләр дә китерә. Аның беренчесе — балага исем кушу.

Аңа нинди исем бирергә? Бу сорау һәрбер ата-ананы, баланың өлкән туганнарын, кардәш тумачаларын уйландыра, борчый. Чөнки исем кешегә бер генә мәртәбә бирелә һәм ул аның го мерлек юлдашына әверелә, һәр кеше үз исемен шул кадәр күнегә, ул аның туган теленең пи якын, иң газиз, иң кадерле сүзе булып тоела.

Әби-бабаларыбыз элек-электән исем кушу бик җаваплы караган, исеменең җисеменә туры килүен теләгән һәм тәэмин иткән.

Балага исем кушу — бик җаваплы һәм мөһим вакыйга. Кытай халык мәкалендә хаклы рәвештә: «Начар исем начар язмыштан да яманрак», дип әйтелә. Күркәм исем белән дәшү балага дога кебек үк уңай тәэсир итә. Начар мәгънәле һәм ярамаган исем балага начар йо­гынты ясый, аның психикасы бозылуга, ямьсеч холыклы булуына, авыруларга ансат бирешүем.' сәбәп була. Моның хаклыгын бүген фән до раслады. Галимнәр су кристалларын рәсемгй төшергәннәр. Яхшы сүз әйткәч, дога укыгач, су кристалл ары бик күркәм матур чәчәк рәвешенә керә һәм ул су кешеләрне дәвалау һәм тыныч­ландыру үзлегенә ия була. Әгәр начар сүз әйт­сәң, кристалларның сурәте ямьсез харәбә хәленә килә һәм ул су кешегә үтергеч дәрәҗәдә начар йогынты ясый. Әгәр кеше тәненең 80% тан ар­тыгы судан торуын исәпкә алсак, яхшы исемнең ни кадәр әһәмиятле икәнен аңлавы авыр түгел.

Бүген, кызганычка каршы, электән килгән бик күп матур гадәтләребез югалып барган ке­бек, күп гаиләләр исем кушуга да җитди кра-мый. Күбебез кечкенә баланы теләсә кем уйнап карый ала торган аңсыз курчак дип кабул итә. Кызганычка каршы әти-әниләр генә түгел, оби-бабайлар да бәби алып кайтуны күп вакыт «супермаркеттан» «кукла барби» алып кайту урынына күрәләр. Менә шул Барби курчагына исем сайлау башлана: Әльвина, Мальвина, Дюй­мовочка... Әйтерсең ул бала белән уйнап туйгач ташлыйсы, әйтерсең ул баланың шул исем белән картаясы, әби кеше, бабай кеше буласы юк. Габде-рахим Утыз Имәни эл Болгари: «Кыямәттә искә алырлар, исемеңне уртага салып», — дип язган. Чөнки кабат кубарылган мәхшәр мәйданында да исемебез белән чакырылачакбыз. Димәк, исем мәңгегә бирелә. Шуның өчен дә балага матур исем сайлау фарыз, әти-энинең бурычы.

Дөрес тәрбия бирү дә күркәм исем һәм хәләл ризыктан башлана. Исем шәригатебезгә муафыт гарәпчә, татарча, күркәм бер мәгънәгә ия булыр га тиеш. Шулай булганда әти-әни фарызларын үтәгән булып санала.

Мәхәллә имамын чакырып, уң ягында азан әйтеп уң колагына, сул ягында камәт әйтеп сул колагына, исемең «фәлән» булсын дип 3 ер мәртәбә әйтү, балага тәүфикъ һидаять теләп дом кылу сөннәт.

Азан әйткәндә, бала яныннан шайтан к; чып китә, чөнки шайтаннар Аллаһ исемен ишетүгә качалар. Азан әйтелмәсә, туган вакьп та күргән шайтан балага зыян итеп торачак Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Яшәү — азан белән намаз арасы», — диде. Азан әйтү ата-анага гомернең кыска булуын да искәртү. Гомеребезнең бер ми­нуты да заяга үтмәсен, бигрәк бала тәрбияле өчен бирелгән вакыт.

Җеназа намазы фарыз булса да азан әйтел м азан исем кушканда әйтелә, һәркайсыбызныи да азаны әйтелгән, намазы көтеп тора. Гомере безне, җаныбызны саф калеб белән тапшырыр­лык итеп, җеназадагы кешеләр ихластан «Яхш ы кеше иде бу», дип әйтерлек итеп үткәрик.

Районыбызда бүген 40 мәчет эшли, һәр кайсында диярлек мөфти тарафыннан билгеле

иеп шаһәдәтнамә бирелгән имам эшли. Исем кушу, җеназа уку, никах уку фәкать шул имам­нар тарафыннан, яки алар рөхсәт иткән кешеләр тарафыннан башкарылырга тиеш. Шулай бул-маса — бу эшне башкаручы да, аны чакыручы ы зур гөнаһлы булалар, гөнаһ ягыннан бу фетнә чыгаруга тиң. Фетнә чыгару кеше үтерү, зина кылудан да яман. Кыямәт көнендә һәр мәхәллә \алкы үзенең имамы белән бергә Аллаһ хозуры­на җавапка барачак. Имамга итагать итмәгән кеше бу көнгә ышанмый дигән сүз, шуның арка­ем н да дөньядан имансыз үтүе бар. Үлгәннән соң терелүгә ышану — иманның җиде фарызының Оерсе. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә «Имамга итагать итмәгән кеше җаһилияттә кубарылган кебек бу­лыр», — диде, ягъни имансыз үтәр.

Имамга итагать итмәгән кешенең имамы шайтан була. Ул бала янына да шайтаны белән килә. Аннан бала өчен файдага караганда за­рар күп.

Имам рөхсәт иткән кеше булса, ул мәчеттән исем кушу турындагы таныклык һәм китап­ны алып килә, баланың әти-әнисенә мәчетнең Оүләген тапшыра, таныклык бирә, исемен мәхәллә китабына теркәп куя, имам аның нин­ди исем кушканын белеп тора. Менә бу тәртипкә һәм сөннәткә муафыйк була.

Белемле, тәртипле, тәрбияле имам тоту һор мәхәллә өстендә фарыз кифая. Авылда бер ксип булса да укыган, белемле имамны яшәү уры им белән тәэмин итеп, тормышын алып барыр га шартлар тудыра икән, бөтен авыл өстен ит гөнаһ төшә. Шундый кеше юк икән, авыл имим сыз икән, бөтен авыл халкы гөнаһлы була.

Авылларга имам табу бик җиңел түгел. Көн саен мәчеттә биш вакыт намазны оештырырга кирәк. Күбесе җәй көне өченче яртыдй иртәнге намазга барудан курка. Мәчеткә намазга йөрмәгән, биш вакыт намаз укымаган кешеләрнең, кемгәдер барып, теләсә нип исем кушып йөрүләре — очсыз бәягә иманны сату дип атала. Әлбәттә, иманлы кеше бу эшне эшләмәс.

Минем остазым Габделхак хәзрәт Садыйков: «Мин 16 ел мәдрәсәдә укыдым», — ди торган иде Никахка, исем кушарга, җеназага чакырсалар мин имам түгел, дип баш тарта иде. Кушсалар, баргач Коръән укый, вәгазь сөйли иде. Күпме кешеләрне укытты! Мин аннан белем алыр! йөргәндә (80 нче еллар) : «Җәлил, берүк авыл имамнарына сүз тидерә күрмә, алар — геройлар», — ди торган иде. Белемле, зыялы, тәрбияле кеше менә нинди була ул!

76

Артын җылы түшәгеннән аерып иртәнге намазга барасы килми — иренә; Аллаһ ризалы­гын алу турында уйламый; икенде, ахшамга килергә я аягы авырта, я башы әйләнә; ашка чакырсалар, чаба — кайда монда әхлак, әдәп?! «Әдәпсезнең сөннәте кабул булмас, сөннәткә ул булмаганның фарызы да кабул булмас», — диде пәйгамбәребез (с.г.в.). хөрмәтле мөфтиебез Госман хәзрәт Исхакый да: «Дин ул — әдәп», — цип әйтеп тора.

Соңгы вакытларда районыбызда да, респу­бликабызда да матур исемнәр кушу буенча шактый күркәм эшләр эшләнде — баш казый киңәшчеләре, «Шамил» мәчете имамы Коръән хафиз Мәхмүт хәзрәт һәм «Әниләр» мәчете има­мы шулай ук Коръән хафиз Шәүкәт хәзрәтләр тарафыннан, күренекле галимебез Гомәр Сатт ар Мулилленең «Татар исемнәре ни сөйли» шгән китабы тикшерелде. Алар шикле дип тапкан исемнәр Казанда казыят утырышында тикшерелеп китаптан төшереп калдырылды. Авторның рөхсәте белән күркәм исемнәрдән Генә торган «Исемең матур, кемнәр куйган» пигән китап дөнья күрде. Кызганычка каршы Вяе тагын берничә ярамаган исем «качып кал­ган», әмма ул китаптагы барлык исемнәрне ди­ярлек кушарга була. Исем кушу буенча әти-әниарасында каршылык чыкса, хөкемдар имам п\ лырга тиеш, ул мәгънәви яктан яхшы исемгм өстенлек бирергә тиеш. Икесенең дә мәгън.". яхшы булса, өстенлек әти кеше теләгән исем! бирелә. Кызганычка каршы, кайвакыт, борымы кипмәгән 3-4яшьлек баланы җитәкләп киләп. »р дә «Менә мультфильм караганда балабыз шут u исемне ошаткан иде, хәзрәт куш инде», — дин янда ялварып, хәтта таләп итеп торалар. Ул балаң бервакыт тәмәкегә, аракыга акча сорап торыр, күңеле булсын дип бирерсеңме?..Би лага ошаган, әле хәерле дигән сүз түгел. Ба ц кечкенәдән әти-әни сүзе, имам сүзе өстен б) лырга тиешлеген аңлап үссен — игелекле бал| булыр.

Менә инде өченче ел районыбызда «Матур исемнәр» конкурсы үткәрелә. Ел саен ЗАГС хезмәткәрләре белән авылларда татар-мөселм;т гаиләләрендә нинди исемнәр кушылган ми ачыклап, матур исемнәр генә кушкан имампai­ra бүләкләр бирелә. Быел иң матур исем купң чы булып Нормадан Әнәс хәзрәт һәм Соснадаи Миннеәхмәт хәзрәт табылды.

Бөрбаш, Шешеңәр, Смәел, Көшкәтбаш Яңгул, Салавыч, Таузар, Түбән Кенә, Югары Шубан, Поч. Сосна, Пыжмара, Бөрбаш Сәрдепмк һәм Салавыч Сәрдегәне имамнарының эше уңай бәяләнде. Имамнарын хөрмәт итеп, Аллап риза­лыгын өмет итеп матур исемнәр кушканнары өчен югарыда санап кителгән авылларның хал­кына Аллаһның рәхмәте булсын, үзләрен һәм балаларын Аллап тәүфикъ һидаятьтән аерма­сын. Балаларына да исемнәре кебек үк күркәм булып динебезгә, илебезгә, милләтебезгә хезмәт итүче, әти-әниләренә миһербанлы, шәфкатьле, Пәйгамбәребезнең өммәте, Ислам динен куәт­ләүчеләр булып яшәргә насыйп кылсын.

36 тиешсез исем кушылган. Болар күбесе безнең указлы имамнарыбызның гаебе түгел, «шабашниклар» намусында, Аллап тәүфикъ бирсен.

Бала язмышы — ил язмышы, һәрбер әти-әнинең бурычы — үзеннән соң үзенә караганда яхшырак бала тәрбияләп калдыру. Әгәр Аллап каршындагы шул бурычыбызны Аллап риза бу­лырлык итеп үти алсак, Кыямәт көне йөзебез ак булыр, илебезнең, милләтебезнең киләчәге якты, өметле булыр, балаларыбыз Аллап Тәгаләдән ана карынында 4 ай 10 көн вакытта кабул итеп алган саф, пакъ җаннарын дөньяда да саф килеш саклый алырлар һәм саф күңел белән дөньядан үтеп, Аллаһның җәннәтләрен ч. • үз урыннарын табарлар, һәркайсыбызга Аллаһкушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып, бер-беребезне хөрмәт итеп, илебезгә, динебезгә милләтебезгә хезмәт итеп, Аллаһның вәгъдә кыл ган җәннәтләренә керерлек итеп яшәүләребсч насыйп булсын.

Аллап Раббыбыз үзебезгә, балаларыбы Э га җитәкчеләребезгә тәүфикъ һидаять биреп, әти-әниләребезнең догасын алырлык итеп, балаларыбызның кайгы-хәсрәтен күрмичо яшәүләребезне насыйп кылсын. Аллаһ үземнси дә белеп, белми кылган гөнаһларымны, мине сөйләгән һәй миңа начарлык теләгәннәрнең дә гөнаһларын ярлыкасын. Бергә җәннәтләрдә очрашырга насыйп булсын.

Җәлил ФАЗЛЫЕВ



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: www.tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
06.01.2012 Аллаһы теләсә, дип әйт, юләр(тормыш хәле)
04.01.2012 Шайтанның гаскәре (риваять)
30.12.2011 Һәр авыруга дәва бар
28.12.2011 Догалар нигә кабул булмый икән? (риваять)
23.12.2011 Чишмә — Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте

Сәхифәнең тулы тексты