Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Үгет-нәсыйхәт

Килен булган кызга бирелгән үгет

08.10.2010

Бу хикәя – бик мәшһүр һәм дә бик гыйбрәтле дәрес биргән дини хикәядер. Акыллы яшь аналарга һәм килен булып төшәчәк кызларга тәрбия дәресе алыр өчен нык кирәкле, ифрат файдалы мәгънәви әсәр бу.

Бу хикәя шундый бер кызга багышланган ки, әткәсе – бөтен кешеләрне үзенең әмерендә тоткан кавем башлыгы, вазыйфалы җитәкче. Әнкәсе исә бик акыллы, тормышны тирән белгән бер мөэминә. Җитәкче хатын, мәдәни гаиләдә тәрбия алган ханым, сабыр ана!

Әнә шул әнкәсе тарафыннан кызына бирелгән ун үгет хикәясен укыячаксыз.

Язу – бездән, укып гыйбрәт алу – сездән, тәэсир-йогынтысы – Җәнабе Хактандыр.

Мәшһүр мөхтәрәм зат Харисның кызы Әсмага килен булып китәчәк көнендә әнкәсе Өммәя тарафыннан ошбу рәвештә үгет-нәсыйхәтләр бирелде:

“Кара, балам, сөекле кызым, мине бик яхшы тыңла. Нәсыйхәт һәр кешегә тиештер, үгет һәр кеше өчен файдалыдыр. Әгәр бер кешенең, әдәпле вә тәрбияле булуы яисә бөек адәм баласы булганлыктан, һәрвакыт сөекле вә игътибарда булуы сәбәпле, үгет-нәсыйхәткә ихтыяҗы булмаса, синең дә нәсыйхәткә ихтыяҗың булмас иде.

Ләкин гамәлдә алай түгел. Нәсыйхәт һәр кешегә тиешледер. Нәсыйхәт – белмәгәнгә өйрәтер, белгәнгә - хәтерләтер.

Дин нәсыйхәт белән аман торыр. Нәсыйхәт тыңлаганнар диннәрен бик яхшы итеп өйрәнерләр. Нәсыйхәт тыңлап, аны тотканнар дөньяда сөенечләр, куанычлар эчендә һәм дә бәхетле гомер кичерерләр.

Сөекле кызым! Әгәр бер кыз, ана һәм атасының бай булганына күрә, бер егеткә кияүгә бармас булса, син һичбер вакыт кияүгә чыгуга мохтаҗ булмас идең. Чөнки атаң бик бай, бик шөһрәтле, хөрмәтле вә дәрәҗәле заттыр. Син шулай бер бөек адәмнең кызыдыр!..

Ләкин тормыш алай түгелдер. Аллаһ безләрне яратканда, безнең өчен тормыш кануннарын да куйган. Яшәеш Аллаһы куйган кануннар әйләнәсендә гомер кичерүгә кайтып кала.

Аллаһының куйган кануннарына ярашлы, тормыш сәхнәсенә аякка басу вакыты җиткән һәрбер хатын – иргә, һәр ир дә хатын белән уртак бер гаилә оясы корырга мохтаҗ итеп яратылган. Бу – Аллаһ кануныдыр. Бу канунны һичбер кеше боза алмас. Бу кыямәткә кадәр шулай булачактыр.

Шул сәбәпле, кызым, инде син туган йортыңнан, йөгереп уйнап үскән-җитешкән җиреңнән аерылып, үзең белмәгән бер йортка керәчәксең. Моңа кадәр таныш булмаган бер тормышка, синеке булачак бер өйгә китәсең.

Әй минем йөрәк парәм, бер бөртек кызым, күземнең нуры – балам! Хәзер сиңа әйтәм!.. Син ул затка (иреңә) хезмәтче бул ки, ул да сиңа тугры-ышанычлы булсын. Син аңа җир бул ки, ул сиңа күк булсын. Син иреңә өй бул ки, ул сиңа терәк булсын.

Сөекле кызым! Хәзер мине яхшылап тыңла. Сиңа бәгъзе киңәшләр бирәчәкмен. Бу киңәшләрне күңелеңә салып, ятлап алып, вакыты килгәч тә җиренә җиткереп башкарачаксың. Бу киңәшләрнең кирәклеге гаять мөһим.

Ә әйткәннәремне үтәсәң, ирең белән гүзәл бер хәлдә шатлык белән тулы гомер кичерерсең, бәхетле вә сәгадәтле булырсыз. Безләр дә (һәр ике гаилә дә: иреңнең гаиләсе һәм безнең (гаилә) хозур-рәхәт эчендә сезнең белән бәхетле булырсыз. Башкача булса (ягъни әйткәннәремне, үгетләремне тыңламыйча, үз көеңә йөрсәң) һәр ике гаилә дә хозурсыз булыр. Син дә җәһәннәм тормышында яшәрсең.

Кызым! Хәзер инде сиңа ун үгет бирәчәкмен, яхшы тыңла. Боларны һич башыңнан чыгарма:

Канәгать була бел, үз хәлеңә шөкер ит.

Ягъни, ирең өйгә ни алып кайтса да, ашар ризык булсынмы, кием булсынмы – аны иң гүзәл бер халәттә җылы итеп кабул ит. Иреңә рәхмәт әйтеп, ризалык күрсәт. Бәхетле бер гомер кичерүнең беренче юлы – үз хәлеңә шөкер итүдер. Хәленә шөкер итмәгән, үз казанышларыннан канәгатьләнмәгән күңел хозурлык рәхәтен тоймас.

Иреңә итагать ит, кушканнарын эшлә, кушмаганнарын эшләмә.

Ягъни, ирең белән киңәш иткәндә һәм сөйләшкәндә, ул синең аның каршында итагатьле булганыңны, аның кушканнарын яхшы бер рәвештә тыңлап җиренә җиткергәнеңне аңласын. Шулай итсәң, Аллаһу Тәгалә синнән разый булыр һәм йортыгыз шатлык белән тулыр.

Ирең күрәчәк җирләргә нык игътибар ит.

Ягъни, өеңнең эчен, тышын бик таза тот. Пычрак, җирәнгеч нәрсәләрне иреңнең күзенә күрсәтүдән саклан.

Начар ис килгән урыннарны яхшы кара, тазала.

Ягъни, иреңнең борынына сасы ис килерлек урыннарны нык тазала. Өс-башыңны пөхтә тот. Ис килүе мөмкин булган җирләргә дә кулың җитсен, аларны пакьләндер. Иреңнең борынына даими хуш исләр килсен, начар бер ис тоймасын. Чөнки сасы исләр сине иреңнең игътибарыннан мәхрүм итәр, синнән бизүенә сәбәп булыр. Шуны да яхшы бел ки, тазарту һәм пакьләндерүнең иң әйбәт ысулы кешенең күзенә иң хуш килгән су белән булганыдыр.

Аш-суны вакытында, тәмле итеп әзерлә.

Ягъни, ашау сәгатен һичбер минутка соңлатма. Өйрәнгән аш сәгате кайчан булса, шул заманга ризыкларыңны әзерлә. Килеп кергән көе ашъяулыгыңны җәй. Шуны яхшы бел ки, ачлык кешене уттай кыздырыр, ярсытыр.

Иреңнең йокы вакытын, кайчан уяначагын яхшы бел.

Ягъни, ничә сәгатьтә йокларга ятарга өйрәнсә, шул сәгатькә ятасы урынын, мендәр-түшәген хәзерлә. Чөнки йокысыз булу кешене комачаулы итәр. Нервылары какшаган кызу кешедә сөю хисе акрын-акрын юк булыр.

Иреңнең байлыгына һәм әйберләренә бик дикъкатьле бул.

Ягъни, иреңнең малын һәм башка нәрсәләрен бик яхшы сакла, киемнәрен дә караулы тот. Чөнки аның малы – синең малыңдыр. Иреңнең байлыгын урынлы кулланып, исрафка юл куйма. Бу да һөнәр вә кадер белү димәктер.

Иреңнең туган-тумачаларына хөрмәт күрсәт.

Ягъни, иреңнең туганнарына һәм якыннарына игътибарлы булуың – иреңнең күңелен күрү, аларга хөрмәт күрсәтүең – иреңә хөрмәт күрсәтү димәктер. Бу исә, кешеләрнең кыйммәтен вә кадерен белүне аңлатыр.

Иреңнең серләрен һичкемгә сөйләмә.

Ягъни, иреңнең бәгъзе серләрен белсәң, сак бул: бу ишеткән серләрне һичкемгә сөйләмә. Әгәр сөйләсәң, аны түбәнсеткән вә сиңа булган ышанычын югалткан булырсың. Моның аркасында гаилә нигезегез җимерелгән булыр.

Иреңнең дингә уңай һәр әмерен җиренә җиткереп үтә.

Ягъни, иреңнең дингә ярашлы рәвештә сиңа әйткән һәр әмерен башкаруда ялкаулык итмә. Һичкенә дә каршы килү кебек эш-фигылең булмасын. Әгәр мондый гамәлләрең булса, сиңа каршы үч тотып, соңыннан дошманлык итүе бар.

Сиңа ачуы кабарса , үзеңә бик җайсыз һәм газап булыр һәм кулыңнан да һичбер нәрсә килмәс.

Шуны да яхшы бел ки, ирең хәсрәтле булган вакытларда син шатлыклы булудан, ул шатлыклы булган заманда үзең кәефсез күренүдән аеруча нык саклан. Чөнки, аның хәсрәтле вә авыр вакытында синең куанычлы күренүең, аның шатлыклы вакытында синең кәефсез йөрүең аның хыялларын уртаклашмау кебек бер начар уй тудырыр. Бу исә кеше күңелен аңламый торган, тәрбиядән мәхрүм калган бәндәләрдә була торган бер хәлдер. Бу синең кебек мәдәни гаиләдә тәрбия алган акыллы һәм аңлаучан хатыннарга һич килешмәс.

Сөземтә.

Балам! Иреңә никадәр зур хөрмәт һәм кадер күрсәтсәң, үзеңне шулкадәр сөйдерерсең. Кушканнарын никадәр ихлас эшләсәң, сүзләрен тыңласаң, шул ук дәрәҗәдә сөю һәм хөрмәт күрерсең.

Балам! Тагын да шуны яхшы бел ки, бу үгетләремне җиренә җиткереп, кирәгенчә гамәл кыла белүең өчен, үз шәхси теләк вә мәшәкатьләреңне ташлап, иреңнең теләкләрен җиренә җиткерү кирәкледер. Иреңнең теләкләрен үз теләкләреннән элегрәк эшләсәң, бу үгетләремне башкарган булырсың”.

Үгетләргә Ислам каннуннары җәһәтеннән ачыклама

Әй, гаилә кочагында җәннәт тормышында яшәргә теләгән ханымнар вә килен булачак яшь кызлар!

Бу үгетләрне (10 үгет) кызына күндергән газиз әнкәсе, шушы киңәшләрне гомер буена үрнәк итеп тотканда гына, гаилә кочагында җәннәт тормышы булуын кызына аңлаткан. Гаилә кочагында татлы сүз белән гомер кичерү вә шул гаиләдә гүзәл идарә итә белү өчен, һәр акыллы ханымга яисә кияүгә барачак һәр яшь кызга бу үгетләр ашар икмәк вә эчәр су кебек кирәкледер.

Үз казаныш-табышлары белән канәгать булып гомер кичерү, ипле сүз, көләч йөз белән яшәр өчен һәр гаиләгә фарыздыр.

Иренә итагать итү – өендә ләззәтле бер тормыш кичерергә теләгән хатын өчен мәҗбүри шарттыр.

Ирнең күзе төшәрлек җирләргә игътибар итү – ирне үзеңә баглау, гаилә кочагына тартудыр.

Ничәмә чибәр йөзле, матур гәүдәле яшь хатыннарны беләбез, таныйбыз ки, пычраклыклары һәм башбаштаклыклары аркасында, алар ирләре тарафыннан сөелмәгәннәр һәм аерылышканнар.

Беркөн кибеттә утыра идем. Шулчак бер яшь егет килде. Бераз сөйләшкәннән соң, үзенә шулай диделәр:

- Тыңла әле, хатының белән аерылышырга тиеш түгел идең. Яшь иде, төз иде, гүзәл иде. Аңардан башка гүзәлне һич табалмассың, - диделәр. Ул яшь адәм шулай сөйләде:

- Абый, мин аерылганым белән аңардан котылдым. Йөзе гүзәл, үзе матур иде, әмма хатын-кызлыгы юк иде. Холкы начар, пычрак иде. Иртән өйдән чыгар идем, кич өйгә кайтуыма бөтен өй таратылган хәлдә, мендәр-юрганнар җыештырылмаган, эт оясыдай кебек туздырылган булыр иде. Бәгъзе көннәрдә, төш вакыты өйгә кайтсам, иртән калган савыт-саба җыелмаган була, хатыным пычрак өстәлдә төшке ризыкны әзерли иде.

Бу яшь адәм тагы да күп газапларын аңлатты. Әмма шулчак “Үзе егылган еламас” дигән халык мәкале хәтеремә килде.

Һәм бу хикәядәге өченче үгетне хәтерләдем. Димәк, шулайдыр ки, акыллы бер ана үстергән кызга өйләнергә кирәк булып чыга. Хатын алганда, аның нәсел-нәсәбен, ата-анасын белергә, тикшерергә кирәк. Ул кадәр хуш китәрлек кызларга өйләнмәскә кирәк.

Ис килгән җирләрне яхшы тазарту – иреңнең йөрәген үзеңә баглау димәктер.

Сасы исле бер хатын никадәр гүзәл булса булсын, кешене биздерер. Шулай ук ризык пешергән майлы табаклар янында, майлы киемнәр белән ирне каршылау – акыллы бер ханымның эше түгелдер.

Сөйкемле бер хатынга өйләнгән берәүне беләм. Сорадым: “Син өеңә бик бәйле бер кешесең, сәбәбе ни?” – дидем. Туганнары сүзгә кушылып, аның хатыны бик эш белүчән, хуҗалыкны оста алып бара торган чиста ханымдыр, диделәр. Инде өйләнгәннәренә 10-15 ел, пычрак булганы вә өендә борынга начар бер ис килгәне булмады, диделәр.

Хатыны кичен ире кайтачак сәгатькә бөтен эшен бетерер, киенеп ирен көтәр. Һәм ире кайткач, аның каршысына утырып хәл-әхвәл сорашыр, яхшы мөгаләмә итәр. Хәтта өй эшләрен бетерә алмаса, ире күрмәячәк бер җирдә аларны тизләтер иде.

Ашау вакытын, йокы вакытын яхшы белү дә тату тормыш өчен бик әһәмиятле. Мәдәни-тәрбияле бер гаилә тормышы – җәннәт тормышыдыр. Хатынның иренә бәйле булуы, аның гадәтенә кергән һәм дикъкатендә булган нәрсәләр белән кызыксынуы кирәктер.

Иреңнең малын-байлыгын саклау – балаларыңның киләчәген хәстәрләү ул, чөнки ирнең малы дию – балаларының малы димәктер. Өйдә ирнең байлыгын саклау кирәген белмәгән хатын киләчәктә җылы гаилә кочагында яшәүнең кыйммәтен белмәүчедер. Ирнең малын һәм әйберләрен саклауны өйрәнү һәм бу юлда тугры, дөрес гамәл итү һәр хатынның бәхете өчен шарттыр.

Ирнең туганнарына хөрмәт күрсәтү – акыллы бер хатын өчен иң туры бер юлдыр. “Гөлен сөйгән – энәсенә төртелер”, - дигән ата-бабаларыбыз. Ирнең туганнарын сөю вә хөрмәт күрсәтүне белмәгән бер хатын хозур рәхәт эчендә яшәү кагыйдәләрен белми димәктер. Гөл сөелер дә, энәләре сөелмәсме? Энәсен сөймәгән - гөл хуш исеннән мәхрүм калыр. Иренең кардәшләренә хөрмәт күрсәтүне белмәгән акылсыз хатын иренең күңелен яулап ала алмас, иренең сөюендә эремәс. Бәлки иренең нәфрәте артыр, аның сөюе юкка чыгар. Бу да акыллы бер хатын юлы түгелдер. Иренең туганнарына хөрмәт күрсәтмәгән хатын һәр заман иренең игътибарын югалту куркынычы астында калыр. Бу кыланыш гаиләнең какшау-таркалуына кадәр җиткерү мөмкин. Шуның өчен 8нче үгет ханымнар өчен кирәкледер.

Ирнең серен һичбер кемгә сөйләмәү – аның ышанычын яулау ул.

Ирнең бәгъзе серләрен белеп тә, аларны сакламаган хатын тугры хатын дияргә лаек түгелдер. Ирнең серләрен күңел тирәнлекләрендә саклауны белгән акыллы хатыннар гаилә учагында хозур һәм имин яшәрләр. Ирнең серен эчендә сакламаган бушбугаз гайбәтчел хатыннар ирнең нәфрәтенә ирешерләр, күңелен өшетерләр, вә гаиләсенә ышанычын җуярлар. Ышанычсыз гаилә озак имин тора алмас. Ул хәлдә бу үгет тә хатын-кыз өчен кирәкле вә мөһимдер.

Ирнең дингә ярашлы һәр әмерен үтәү – Ислам кануннарын үтүгә тиң.

Ир сүзен тыңламаган хатыннар җәһәннәмдә утын булачаклардыр. Бер хатынның ире аңардан риза буларак үлсә, ул хатын җәннәткә керәчәктер. Җәннәткә керәчәк хатыннар – ир сүзен тоткан, ирнең дингә уңай әмерләрен җиренә җиткерүче хатыннардыр. Иренең йөзенә карап, сүзен тыңламаган хатыннар өчен яшәсен җәһәннәм.

Заты шундый төркемнәр булган хатыннарның гаиләсе белән җәһәннәмнең бер аермасы юктыр. Мондый хатынар белән яшәү дөньяда ук җәһәннәмгә юл тоту димәктер. Ата-бабаларыбыз: “Ирен дәрәҗәләмәгән хатынны йортыңда тотма”, - дигәннәр.

Шуның өчен, кызларын кияүгә бирергә вакыты җиткән һәр акыллы ана, менә бу бик мөһим һәм гаилә өчен файдалы булган үгетләрне бирүе белән үзенең акыллы бер ана булганлыгын дәлиллидер.

Шуңа күрә ата-бабаларыбыз: “Анасына карап, кызын ал”, - дигәннәр.

Һәр акыллы ана кызына яхшы үрнәк булырга тиеш. Кызларга бик игътибарлы булырга һәм аларның тәрбиясе (укыту) белән һич арымыйча-талмыйча, һәрдаим шөгелләнергә кирәктер. Изге ана балаларын үстерер дә киредән Аллаһыга тапшырыр.

Әй, Аллаһыга сыенган аналар һәм дә кызларыбыз! Бу кулыгыздагы китапта сезләргә тормышта юл яктылыгы бирәчәк бик күп дөньяви вә дини мәгълүматлар бардыр. Ниятебез – сезләргә файдалы булудыр. Ислам гаиләсенең иң бөек бер терәге булган аналар вә аналык ниятендә булган яшь ханымнар бәхетле гаилә кочагында яшәсәләр һәм монда безнең дә кечкенә өлешебез булса, үзебезне бик сәгадәтле санар идек. Кардәшләрем, бу үгетләребезне үзегез укып аңлаганча һәм канәгатьләнгәнчә, дусларыгызга, аркадашларыгызга, авылдашларыгызга да тәкъдим итегез. Алар да укысын. Бу да сезнең өчен саваптыр.

Мөхәммәт Галләмнең “Дини хикәяләр” китабыннан



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: www.tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
06.01.2012 Аллаһы теләсә, дип әйт, юләр(тормыш хәле)
04.01.2012 Шайтанның гаскәре (риваять)
30.12.2011 Һәр авыруга дәва бар
28.12.2011 Догалар нигә кабул булмый икән? (риваять)
23.12.2011 Чишмә — Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте

Сәхифәнең тулы тексты