Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Үгет-нәсыйхәт

Тәрбияле балалар ни рәвештә булырга тиешләр соң?

05.10.2010

Ата-ана өчен тәрбияле баладан да зур оайлык булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык китерсә, ахирәттә йөзгә аклык китерер. Тәрбияле баланы һәркем яратыр, әмма тәрбиясез баланы беркем дә яратмас, бәлки хурларлар вә кимсетерләр. Тәрбияле бала булу нинди зур хәзинә булса да, аңа ирешү бик җиңел. Атам, анам шатлансын, кешеләр дә миңа рәхмәт әйтеп, мине яратсыннар дигән һәрбер баланың тәрбияле бала булырга көче җитә. Тәрбияле бала әллә кайдан күренеп тора, чөнки аның сөйләгән сүзләре, эшләгән эшләре аның тәрбияле бала икәнлеген күрсәтеп торалар.

Тәрбияле балалар ни рәвештә булырга тиешләр соң?

Тәрбияле бала иң беренче шушы рәвештә булыр: ул иртән йокысыннан олы кешеләр белән бергә торыр. Алардан элек тә тормас, шулай ук соңга да калмас. Кешеләр торып беткәннән соң йоклап яткан балага ялкау, йокы чүлмәге диярләр. Йокысыннан торгач та ул хаҗәтханәгә барып килер һәм салкынчарак су белән тәһарәт алыр. Тәрбияле баланың үзенә аерым бит, кул сөртә торган сөлгесе,шулай ук тарагы булыр. Үзенең сөлгесенә генә сөртенер һәм үз тарагы белән генә чәчен тарар.

Тәрбияле бала үзенә әзерләнгән чәйне әдәпле генә утырып эчәр, икмәкне дә кадерләп кенә ашар. Аяк өсте ашап йөргән кешенең икмәк валчыклары җиргә төшәр, һәм алар аяк белән тапталыр да гөнаһ булыр. Шуның өчен тәрбияле бала һичбер вакытта аяк өстендә ашап йөрмәс. Тәрбияле бала көндезге киемнәрен үзе урыныннан алып кияр, пычракларын үзе чистартыр. Әгәр үзенең генә көче җитмәслек эшләре булса, олыларга әйтер.

Чәйдән соң вакыт булса, мәктәпкә барганчы бер читкә утырып, үзенең дәресләрен карар. Саба¬гын аңлап, күңеленә салыр. Тәрбияле бала мәктәпкә барырга чыккач та әдәп, инсаф белән йөрер. Каршы очраган кешеләргә сәлам бирер. Тәрбиясез балалар кебек эт, мәчеләргә таш яки башка нәрсәләр атмас. Җыелып торган сулар эченнән чәчрәтеп йөрмәс, мәктәп балалары белән яман сүзләр әйтешеп, сүгенеп йөрмәс. Мәктәпкә кергәннән соң аяк киемен билгеле урынына куяр һәм үз эше белән мәшгуль булыр.

Мәктәптә балалар өчен ял итәргә һәм уйнарга да бераз вакыт була. Шул вакытта балалар укытучыларның рөхсәте белән уйнарлар, ял итәрләр. Ләкин тәрбияле балалар тиешсез нәрсәләр белән уйнамаслар. Уйнаган вакытларында иптәшләрен рәнҗетмәсләр.

Тәрбияле бала ручка-каләм, төрле буяулар кебек буяла торган нәрсәләр белән уйнамас. Шулай ук шырпы, пычак, без, кадак, урак, чалгы, пәке кебек нәрсәләр белән, пыяла һәм таш савыт кисәкләре, тузан-туфрак һәм балчык белән һичкайчан уйнамас. Бакчаларда булган агачларны сын¬дырмас, гөлләрне йолкымас, чәчәкләрне өзеп ташламас. Тәрбияле бала иптәшләренең сумкаларын, китап, дәфтәрләрен актармас, ертмас. Аларның да һәм үзенең әйберләрен дә пычратмас, югалтмас.

Балаларның барлык эшләрен укытучылары һәрвакыт белеп, күзәтеп торалар. Шуның өчен тәрбияле бала үзенең иптәшләренең гаепләрен белсә дә, укытучыларга әйтмәс. Бәлки һәрвакытта үз эше белән генә шөгыльләнер, башкалар эшенә катышмас.

Мәктәптән кайтканда да әдәп белән генә кайтыр. Кайтып кергәч тә ата-анасы һәм башка туганнары белән исәнләшер, дәресләрен тыңлатыр, ата-анасын куандырыр һәм аларның хәер-дога һәм рәхмәтләрен алыр.

Тәрбияле баланың китап, дәфтәр һәм каләм куя торган билгеле урыны булыр, ул аларны дәрестән кайткач шунда куяр һәм кирәк булганда шуннан алыр. «Китапларым, каләмнәрем кайда?» - дип башкалардан кычкырып сорап йөрмәс.

Дәресләрен әзерләп бетергәннән соң бала¬ларның буш вакытлары да була. Шул вакытта, әгәр йорт эчендә хезмәт булса, зурлар кушканны эш¬ләрләр. Әгәр эш булмаса бакчаларда, ишек алларында иптәшләре яки дуслары белән уйнарлар.

Тәрбияле баланың яхшы холкы зурлар һәм кечкенәләр белән аралашуында күренә. Мәсәлән, ул үзеннән кечкенәләргә карата миһербанлы була, аларга һәрвакыт туганым, кардәшем дип кенә эндәшә, шулай ук үзеннән зурларга, ата-анасына, укытучы һәм остазларына, үзенең тәрбиячеләренә, һәм үзеннән олы яшьтәгеләрнең барчасына да һәрвакыт хөрмәт күрсәтә, аларның хәтерләрен калдырмаска тырыша.

Тәрбияле бала, ата-анасының күңелләрен калдырырлык һичбер эшне эшләмәс, ата-анасы «ул эшне мин яратмыйм» дисә, тәрбияле бала ул эшне эшләү түгел күңеленә дә китермәс. Йомыш булган чагында, торган җиреннән кычкырмый гына яннарына барып ачык кына итеп сорар. Аларның кушкан йомышларын теләп башкарыр. Әгәр үзен¬нән берәр нәрсә сорасалар, ачык йөз белән җавап бирер. Йорт эчендә кунак булса, ата-анасы куш¬канча кунакка хезмәт һәм хөрмәт күрсәтер. Йорт эчендә кунак балалары булса, алар белән бергә булыр, алар белән шауламый, кычкырышмый, бәлки бертуганнар кебек уйнар.

^Баланың тәрбияле икәнлеге ашарга утырганда бик беленә. Ул зурлар күрсәткән урынга гына утырыр, терсәкләре белән таянмас, ашарга бирелгәнен сабырлык белән көтәр. Нәрсә бүлеп бирсәләр шуны ашар, кирәк булса яхшы гына итеп сорар, кирәк булмаса комсызланып янә салдырмас. Аз-аз гына кабып, яхшы чәйнәп ашар. Олыларның сүзләренә үзлегеннән катышмас. Тәрбияле бала ашаганда һич ашыкмас. Икмәк валчыкларын коймас. Ашны ашъяулыгына да, үзенең киемнәренә дә түкмәс.

ЩӘгәр кешеләр белән бер табактан ашарга туры килсә, ул вакытта кулын үз алдына гына сузар, кеше алдына сузылмас, акрын гына ашар. Мондый балаларны һәркем яратыр һәм мактап сөйләр.

Тәрбияле бала аш яныннан торгач майлы кулы белән бернәрсә дә тотмас, кулын киемнәренә дә сөртмәс. Бәлки яхшылап сабын белән юар,авызын чайкар. Олылар бар вакытта аларның юынып бетергәннәрен көтәр, үзенә чират җиткәч юар. Аш ашагач тәрбияле бала зурлар янында утырмас. Бәлки бераз үзенең дәресләрен карап утырыр.

Ятарга рөхсәт бирелгәч тәрбияле бала олыларга хәерле төн теләп, йокларга әзерләнер. Ха¬җәтханәгә барып килер. Көндезге киемнәрен салып, барысын да бик яхшы итеп төрер дә билгеле урынга куяр. Әгәр киемнәре арасында юеш һәм пычранганнары булса, аларын башка нәрсәләр ара¬сына ташламас. Чөнки юеш һәм пычрак киемнәр бергә куелса, башкалары да кадерсезләнер. Шуның өчен юешләрен кибәр өчен асып куяр, ә пычрак¬ларын селкеп яки юып чистартыр. Соңыннан урынына барып ятар.

Тәрбияле бала ялгышлык белән тиешсез бер эш кылган булса, аның ярамаганлыгын кешеләрнең күз карашларыннан ук белеп алыр. Әгәр берәрсе үзенә нәсыйхәт итсә, аңар һич тә каршы әйтмәс, бәлки нәсыйхәт итүчегә: «Бу эшем тиешсез икәнлеген үзем дә аңладым, моннан соң икенче мәртәбә эшләмәм, рәхмәт сезгә! Сездән Аллаһ разый булсын!» - дияр. Тәрбиясез бала исә, үзенең хатасын аңламас, кимчелекләрен төзәтү түгел, хәтта үзенә нәсыйхәт бирүчегә каршы яман сүзләр белән җавап бирер.

Тәрбия, әдәп кебек кешеләргә сөекле күренгән нәрсә дөньяда юктыр. Шулай ук тәрбиясезлек, әдәпсезлек кадәр дошман күренгән нәрсә дә юктыр. Тәрбияле бала никадәр ямсез булса да, тәрбияле булганга күрә аны һәркем яратыр һәм хөрмәт итәр. Әмма тәрбиясез бала никадәр матур булса да, аны беркем дә яратмас, ул үзенең киеме яки матурлыгы белән генә кешеләрнең игътибарын яулый алмас. Тәрбияле баланың үскән саен игътибары һәм хөрмәте арта гына барыр, ә тәрбиясез бала никадәр зур үссә дә, кадер-хөрмәте булмас, бәхетсезлеге көннән-көн арта гына барыр.

Бу урынга кадәр язылганнар, ир һәм кыз балаларның барысы өчен дә иде. Әмма кыз балалар¬ның үзләренә генә аерым әдәпләре дә бар. Хәзер шуларга күчәбез:

Тәрбияле һәм әдәпле булу ир балалар өчен никадәр тиеш булса, кыз балалар өчен бигрәк тә тиеш. Чөнки кайбер кимчелекләр ир балаларда булганда бик зур күренмәсә дә, кыз балаларда бик зур гаепкә саналыр. Мәсәлән, кием-салым керле һәм ертык булу, ир балалар өчен дә гаеп эш булса да, кыз балалар өчен бигрәк тә гаеп эш булыр. Шу¬ның өчен пакьлек, чисталык кызларга бигрәк тә тиеш нәрсә. Үзенең өс-башын яхшы карамаган кыз баланы һәркем тәрбиясез дияр.

Уен уйнау турысында да кыз балаларның ир балалардан аермалары бик зур. Мәсәлән, туп уеннары ир балалар өчен яхшы булса да, кыз балалар өчен бик яхшы түгел.

Кыз балаларның үзләренә хас булган уеннары: курчак, йорт, бакчалар ясап уйнау, шунда ук аш-су хәзерләү кебек уеннардыр. Аналар үзләренең кызларына энә, җеп һәм ситса кисәкләре бирерләр дә, кызлар үзләренең курчакларына күл¬мәкләр, калфаклар тегеп кидерерләр.

Тәрбияле малайлар оятсыз, әдәпсез сүзләрне сөйләмәсләр; әмма кыз балалар андый сүзләрне бигрәк тә сөйләмәсләр. Үзләре сөйләү түгел, тәрбиясез балалардан төрле яман сүз ишетсәләр дә, оялырлар һәм ишетмәс өчен бер читкә китәрләр.

Кайвакытта кыз балалар үзләренең аналар,.. на ияреп кунакка, мәҗлесләргә баралар. Кыз бала ларның тәрбиялесе һәм тәрбиясезе шунда беленә. Тәрбияле кызларның аналары балалары өчен шатланып торырлар, әмма тәрбиясез кызлар башкалар алдында аналарының йөзләрен кызартырлар.

Тәрбияле кызлар мәҗлесләрдә аналарыннан күмәч, май, ит, бал, җимеш, төш һәм башка нәрсәләрне һич сорап йөдәтмәсләр, чөнки болай сорау гаеп эштер. Әгәр аналары үзләре бирсә, ул вакытта рәхмәт әйтеп алырлар. Майлы нәрсәләр булса, үз киемнәренә дә, кеше киемнәренә дә сөртмәсләр, бәлки су, сабын белән юарлар. Ир балалар белән уйнау, сүз әйтешү, йөгерешеп, куышып йөрү кыз балалар өчен килешми. Тәрбияле кызлар бу эштән бик сакланырлар.

Тәрбияле балалар яхшы белән яманны аера белү хакында бик игътибарлы булырлар, яхшы холык һәм яхшы эшләрне белеп аны үзләренә га¬дәт итәрләр, ә яман холык белән яман эштән ерак булырлар. Чөнки бүген сигез-ун яшендә булган бала җиде-сигез елдан соң зур кеше була. Бала чагында алган тәрбия чәче агарганчы аның үзе белән бергә була. Бала чагында алынмаган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да өйрәтә алмас.

Газиз балалар! Әгәр бу нәсыйхәтләрне кабул итсәгез файдасы үзегезгә булыр. Кабул итмәсәгез, зарары да үзегезгә булыр. Яхшы нәсыйхәтләрне кабул итмәгән балалар соңыннан үкенерләр. Әмма эш үткәч үкенүдә файда булмас. Әгәр әдәп, әхлак орлыкларын бүген ихлас мәхәббәт белән чәчсәгез, киләчәктә файдалы җи¬мешләрен үзегез үк җыеп алырсыз. Халкыбыз: «Ни чәчсәң шуны урырсың», - дип бик дөрес әйтә.

Мәкалә Ризаэддин бине Фәхретдин, Госман Исхакый әсәрләренә нигезләнеп эшләнде.



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: www.tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
06.01.2012 Аллаһы теләсә, дип әйт, юләр(тормыш хәле)
04.01.2012 Шайтанның гаскәре (риваять)
30.12.2011 Һәр авыруга дәва бар
28.12.2011 Догалар нигә кабул булмый икән? (риваять)
23.12.2011 Чишмә — Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте

Сәхифәнең тулы тексты