Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Үгет-нәсыйхәт

Хатын-кызларга үгет-нәсыйхәт

01.10.2010

Хатын-кызлар – алар бала күтәрәләр, бала тудыралар, ул баланы имезеп, аны рәхим-шәфкать белән тәрбия итәләр, шуның өстенә ирләрен дә разый кылып, намазларын да үтәсәләр, аларның оҗмахка керүләрендә шик юк.

«Өч төрле кеше хакында сорама. Беренчесе – мөселман җәмәгатеннән аерылган, җитәкчесенә карышкан һәм шул хәлендә тәүбә итмәстән үлеп киткән кеше; икенчесе – хуҗасыннан качкан, һәм шул хәлендә үлгән кәнизәк яки кол; өченчесе – һәрвакыт ашарына, кияренә була торып ире өйдә юк вакытта ят ирләр алдына киенеп-ясанып чыгучы хатын. Бу кешеләрнең хәлләрен сорап та тормагыз».

Ягъни, алар иң начар урында булалар.

Бездә хатыннарның ирләреннән баш тартуларының сәбәбе – наданлык. Әгәр хатыннар тиешенчә укытылса, алар шәригать хөкемнәрен белеп ирләре белән шәригатьчә торырлар иде. Әмма бездә хатыннар шәригатьтән бөтенләй надан, ә ирләрне әйтәсе дә юк. Гарәп алифбасын өйрәнеп, бер-ике сүрәне мәгънәсен дә белмичә ятлап алалар да, шул җитте дип йөри бирәләр.

Нәтиҗәдә, хатыннар надан ирләрдән нинди гыйлем ала алсыннар.

«Әгәр бер хатын, калдырмыйча биш вакыт намазны укыса, һәм рамазан аенда ураза тотса, үзенең пакьлеген саклап иренә хыянәт кылмаса һәм иренә буйсынса, ул хатын оҗмахка үзе теләгән ишегеннән керер».

Хиҗаб – хатын-кызны хөрмәтләү билгесе

Яңа буынны тәрбияләүче итеп, Ислам хатын-кызга бөек хөрмәт күрсәткән. Бөтен җәмгыятьнең сәламәтлек дәрәҗәсе хатын-кызның тугрылыклылыгы дәрәҗәсенә бәйле. Ислам хатын-кызны чит кешеләр каравыннан саклаучы бөркәнчек хәстәрен күргән. Бөркәнчек ир белән хатын арасында мәхәббәт һәм бер-берсенә бәйләнгәнлекне саклый. Бөркәнчек турында без Коръән Кәримдә табабыз:

«Әй, Пәйгамбәр, үз хатыннарыңа, вә кызларыңа һәм башка мөэминә хатыннарга әйт: «Әгәр бер эш белән урамга чыксалар, бөркәнчекләрен башларына салсыннар, ягъни барча әгъзаларын каплый торган кием белән төренеп чыксыннар, – дип – шулай төренеп чыгулары аларның хөр вә мөэминә хатын икәнлекләрен белер-гә җиңелрәк була». Әхзаб: 59.

«Җаһилият заманындагы хатыннар кебек зиннәтләрегезне ят ирләргә күрсәтмәгез». Әхзаб: 33.

Эш шунда, Исламга кадәрге мәҗүси чорда хатын-кызлар муеннарын һәм күкрәкләренең өске өлешен ачып, бөркәнчекләрен ар-кага ташлый торган булганнар. Шул ук вакытта колаклары һәм муеннары кыйммәтле әйберләр белән бизәкләнгән булган. Аллаһы Тәгалә моны тыйган һәм мөэминә хатыннарга бөркәнергә кушкан. Ләкин бөркәнчек тәнгә сыланып торырга тиеш түгел, тәннең аерым әгъзалары, күкрәк яки янбашлар беленмәскә тиеш. Бөркәнчек үтә күренмәле яки нәрсә капланганлыгы ачык күренерлек булырга тиеш түгел. Бөркәнчек ирләр киеменә охшарга тиеш түгел. Бөркәнчек игътибар үзәгендә булмау һәм карашларны үзенә тартмау өчен ачык, чуар яки төсле тукымадан булырга тиеш түгел. Бөркән-чек мөэминә булмаган хатыннар киеменә охшарга тиеш түгел. Әгәр кем дә булса, башка халык вәкиленә охшап киенә икән, ди-мәк, ул шул халыктан. Шулай ук, бөркәнчектән ислемайларның хуш исе килергә тиеш түгел, чөнки Мөхәммәт галәйһиссәләм әйткән:

«Әгәр бер хатын-кыз ислемайлар сөртеп урамга чыкса, ул хатын – зиначы һәм аңа караган һәрбер кеше зиначы була».



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: www.tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
06.01.2012 Аллаһы теләсә, дип әйт, юләр(тормыш хәле)
04.01.2012 Шайтанның гаскәре (риваять)
30.12.2011 Һәр авыруга дәва бар
28.12.2011 Догалар нигә кабул булмый икән? (риваять)
23.12.2011 Чишмә — Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте

Сәхифәнең тулы тексты