Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Үгет-нәсыйхәт

Үлем индустриясе

08.09.2010

"Барлык исерткән нәрсәләр дә хәмер булалар. Кем тормышта шуны куллана, шул Җәннәттәге нурдан мәхрүм кала”.

Аллаһ илчесенең (с.г.в.) хәдисе

Постиндустриаль җәмгыятьнең сыйфатларыннан берсе – барлык вакыйгаларга уңай карау. Бу рөхсәт итү күренеше толерантлыкның, мультимәдәниятнең, фәннең нигезенә әйләнеп бара. Әлбәттә, кайвакытта ул – конфликтлардан котылу өчен һәм башка фикергә сабыр рәвештә карар өчен билгеле-бер мөнәсәбәт. Икенче яктан караганда, теләсә-кайсы начар эшне аклый торган икейөзлелек. Мәсәлән, эчкечелекнең зарарын беркем дә инкарь итми. Ләкин аның зыяны хакында сөйләүче рекламалар бик аз. Эчкечелекнең органимзга зыянлы икәнен теләсә-кайсы аңлы кеше белә, ләкин эчкечеләр саны кимеми. Ни сәбәпле шулай соң?

Минемчә, бу хәлгә төшүнең ике сәбәбе бар: субъектив һәм объектив. Хәзерге чорны информацион җәгыять дип атасак та, кешене мәгълүмат белән түгел, ә кирәкмәгән образлар, булмаган нәрсәләр белән тәэмин итәләр. Аракы-сыра җитештерүче эре оешмаларга эчкечелекне яклау бик зур табыш китерә. Монда сүз байлар куллана торган бренди, виски һәм ром хакында да, гади халык эчә торган аракы белән сыра турында да бара. Алар хакында реклама күрсәткәндә, аның зыянлы якларын бер дә сөйләмиләр, ә бары тик мактыйлар гына. Шунысы да гаҗәп, кешеләр шуларның зарарлы икәнен белеп торалар, ләкин һаман да шуны эчәләр. Ләкин бу мәсьәлә генофонд дәрәҗәсендә килә. Спиртлы эчемлекләр куллангач, ул үзенекен генә түгел, ә булачак балаларының дә сәламәтлеген боза. Кеше эчкәч, балалары да эчәргә мөмкин, монда инде эчкечеләрнең саны артачак кына. Берничә буыннан соң балалар акылга зәгыйфь яки йөрәк чирле булып туачаклар. Меңләгән яңа туган бала үзенең начар тормышлары белән ата-бабаларының ләззәте өчен түләр.

РФның баш санитар табибы Геннадий Онищенко белдерүенчә, илдә 2,2 миллион эчкечеләр, 500 мең “авыр эчүчеләр”, алар аракысыз яши алмыйлар, ләкин шуларга эчкече дигән диагноз куелмаган. Ләкин болар киметелгән саннар, чөнки өй эчкечеләре дә бар, чөнки эчкән бәндә үзенең шундый икәнен инкарь итә һәм табиблар ярдәменә ашыкмый.

Шулай ук, Россиянең баш санитары әйтүенчә, дәүләттә ел саен 80 мең кеше алкоголь эчкәннән килеп чыккан авырулардан үлә. Россиядәге юл һаләкатләренең 30-40% эчкечелек аркасында булганлыгын да әйтсәк, моның күпме дәрәҗәдә һаләкатлек китергәнен әйтүе авыр. Катастрофик хәлдә илебез.

Хәзер субъектив сәбәпләр хакында әйтеп китәбез. Яңа постиндустриаль җәмгыять кешенең яңа төрен – индивидуаль яктан ориентлашкан бәндәне китереп чыгара. Матди яктан алга китү инсанга бәхетне татырга мөмкинлек бирми. Европада үз-үзен үтерүчеләр саны халык иң бай яшәгән Скандинавия илләрендә күбрәк. Көнбатыш җәмгыяте берүзе торырга яратканнарның җәмгыятенә әверелде. Урбанизация вакытында, ягъни кешеләр авыллардан шәһәрләрг әкүчкәндә, бәндәнең берүзе булуын тагын бер кат исбатларга була. Әйе, бәндә үз-үзен ялгызы дип хис итә, чөнки ул күпсанлы таныш булмаган кешеләр белән әңгәмәгә керә. Бертөрле чалбарлар, прическалар, сүзләр, тәртипләр, хисләр һәм теләкләрнең булуы үз-үзенә бәя бирүне киметә. Ялгызлыктан кеше кайгыра башлый. Стресс белән көрәшер өчен, бәндә аракыга, тәмәкегә, наркотикларга үрелә.

Безнең ил турында әйтсәк, анда өлкән буынның совет менталитеты барлыкка килгән, шуңа күрә, алар 1990нчы еллар башында барлыкка килгән үзгәрешләргә яраклаша алмадылар. Бу рухи тотрыксызлыкка, стрессларга китерде. Баштагы кыйммәтләрне югалткач, күңелләрендә дини рух булмагач, кешеләр эчкечелеккә салыштылар. Күп кенә балалар ата-аналары юлын кабатладылар.

Ләкин барысы да түгел. Аларның кайберләре яңа шартларга яраклашып, исламның асылын аңлап, дин тота башладылар.

Эчкечелеккә каршы катлаулы механизмнар эзләгәндә: спиртлы эчемлекләргә каршы пиар-оешмалар оешудан башлап “кипкән канун” керткәнгә кадәр, алар көлкеле хәлдә калалар. Дини җәмгыятьләрдә исә эчкечелек мәсьәләсе соңгы урында тора яки бөтенләй булмый.

Аллаһы Тәгалә мөселманнарга ап-ачык әйткән: “Ий, Мөхәммәд г-м! Синнән хәмер һәм отыш уены хакында сорашалар. Әйт: “Ул нәрсәләрдә зур гөнаһ бар һәм кешеләргә аз гына файдасы да бар, ләкин файдасына караганда гөнаһы һәм зарары күбрәк” (Бакара, 219). Башка аятьтә: “Ий мөэминнәр. Исертә торган эчемлекләр һәммәсе дә, отыш уеннары һәртөрлесе дә, сыннарга гыйбадәт итү – Аллаһыдан башка мәхлүкларга табыну эшләре, шулай ук ырымлану – багучылык эшләре хәрам, шайтан эшләреннән булган пычрак эшләрдер, һәлак булудан котылмаклыгыгыз өчен бу нәҗес эшләрдән ерак булыгыз саклансагыз, өстенлек табарсыз” (Маидә. 90).

Исламның эчкечелеккә шулай карашы да күп кешенең дингә кермәвенә китерә. Тарих буенча да күп илләр эчкечелектән тыелырга кирәк икәнлеге аркасында күп илләрнең исламны кабул итмәүләрен беләбез. Мәсәлән, Владимир диннәрне сайлаганда, исламга кермәде, чөнки монда аракы эчү тыела. Сәбәбен ул болай аңлата: “Русьның күңел ачуы эчү белән бәйле”.

Спирт җитештерүче оешмаларның теләге белән аркы-сыра эчүне артык мактыйлар. Ислам дине эчкечелек белән башка көрәшүчеләргә караганда алга киткән, чөнки дин сәбәпләре белән дә көрәшә. Аракыны яратучы булганда. Аны җитештерү туктатылмый. Хәрам кәсептән килгән акча да хәрам, хәтта алар изге эшләргә калланылсалар да.

Ислам дине таралган илләрендә эчкечелек иң аз күләмдә. Шәригать кануннары булган илләрдә наркотиклар кулланучыларга үлем җәзасын бирәләр. Гаҗәеп хәлләр. Монда уйланырга гына кирәк.

Дәнис ГӘРӘЕВ



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: www.tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
06.01.2012 Аллаһы теләсә, дип әйт, юләр(тормыш хәле)
04.01.2012 Шайтанның гаскәре (риваять)
30.12.2011 Һәр авыруга дәва бар
28.12.2011 Догалар нигә кабул булмый икән? (риваять)
23.12.2011 Чишмә — Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте

Сәхифәнең тулы тексты