Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Үгет-нәсыйхәт

Тәрбия чыганагы

08.09.2010

Бала үстерү әти -әни өчен зур түзеплен сорый торган гамәл. Заманнар үзгәрә, аның белән бергә яшьләр дә үзгәрә. Тормышның бар авырлыгы ата – ана җилкәсенә төшә.Шуның өчен балага дөньяга килү белән, аның теле ачылгангы; аның янына килеп, “Сине миңа Аллаһы Тәгалә бирде, балам, бәхетле, тәүфыйклы, сабыр, күркәм холыклы бала булып үс инде”, - дип, аңы күкрек сөте белән тундыру мәсликәт. Аларга кечкенәдән үк табигатьне, кешеләрне, барлык җан ияләрен хөтмәт итәргә, кечкенәләргә, авыруларга ярдәм итәргә өйртергә кирәк.

Балага кечкенәдән Аллаһының барлыгын, берлеген аңлатып килсәк, ул динең яшәүне хуплап, гөнаһ эшләүне күз алдына да китергә алмас. Аллаһыны таныган бала рухи үсешкә ия булган кеше була. Бу тәрбияне гаиләдә генә түгел, балалар булган һәр җирдә, - лагерьларда, урамда, очрашкан җирләрдә баланың исенә тошрән тору яхшы.

Хәзер балаларның җейге ялы вакытында мәчетләрдә лагерьлар оештырыла башлады. Левченко бистәсенең “Сөләйман” мәчетәндә дә өч елдан бирле лагерьлар үткәрелә. Бездә быел 8 яшьлек кызыбызны (оныгыбыз) лагерьга биреп карадык. Ул анда аз йөрде, 10 көн. Шулай туры килде.

Мин мәчеткә килгәч, андагы балаларның үз – үзләрен тотышларына сокланып кайттым. Балалар барысында саф татар телендә исәнләшә. Барсында башларда яулык. Үз- үзләрен тотышлары сокларлык. Анда балаларга Ислам динендә хәрам саналган, Аллаһы Тәгалә тарафыннан катгый тыелган нәрсәләрне эшләмәскә исләренә төшерен торалар.

Билгеле, хәзерге мәшәкатьле, катлаулы заманда балалар тәрбияләү җиңел эш түгел.

Кая гына карасаң да, күңесез хәлләргә дучар була сың. Кая гына карама, кызлар күлында тәмәке, сыра шешәсе; я булмаса җыелышып аракы эчеп утыучы яшьләрне күрәбез. Тормыштагы барлык җиңаять, күңелсез хәлләр исерек кешеләр аркасында килеп гыга. Уйлашыйк әле? Бу балаларның киләктә яхшы ата яки ана булуларына ышаныч аз. Шуңа күрә, тәрбия эше гаиләдә генә җитми. Безгә барыбызга да, дәүләт җитәкчеләре белән берлектә бу мәсьәлә турында күбрәк кайгыртырга кирәк.

Мин үзебезнең бистәдәге “Сөләйман” мәчетендә балалар белән эшләүче кызларга, бу зур мәшәкатьле авыр, җаваплы эшне үз өсләренә алып, балаларны дин кушканга тәрбиятергә зур көчләрен күен эшләүче Мәликә ханыма, Илдар хәзрәткә зур рәхмәтемне белдерәм.

Мин оныгыбызның 10 көн эчендә күп кенә яхшы гадәләргә өйрәгәнен аңладым, мәчет әһелләренең барсына да Аллһының рәхмәтләре булсын, эшләрендә зур уңытларга ирешсеннәр дип теләдем.

Зәйтуна ХӘЙРУЛЛИНА

 



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: www.tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
06.01.2012 Аллаһы теләсә, дип әйт, юләр(тормыш хәле)
04.01.2012 Шайтанның гаскәре (риваять)
30.12.2011 Һәр авыруга дәва бар
28.12.2011 Догалар нигә кабул булмый икән? (риваять)
23.12.2011 Чишмә — Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте

Сәхифәнең тулы тексты