Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Үгет-нәсыйхәт

Cак булыгыз, секталар!

05.04.2010

«Хизб-ут – Тәхрир әл-Ислами» ислам азатлык партиясе 1933 елда Иерусалимда җирле шәригать мәхкәмәсенең хөкемдары Тәкиуддин Нәбхани тарафыннан Мисырдагы «Мөселман борадарлеге» хәрәкәтнең филиалы буларак нигез салына. Урта Азиянең байтак илләрендә һәм Россиядә террорчылар оешмасы булып исәпләнә. Шул ук вакытта АКШ һәм Ауропа илләренең күпчелеге «Хизб-ут-Тәхрир әл-Ислами» партиясенә террорчылыкны яклаучы оешма дип карамый. 1977 елда Нәбхани вафат булганнан соң, оешманы фәләстыйнлы Габдел Кадим Заллум җитәкли. Заллум бакыйлыкка күчкәч, 2003 елда фирка белән җитәкчелекне Ата Әбу Рашта үз кулына ала.

Фирканең максаты – ислам дәүләтендә һәм исламча яшәү рәвешендә гаделлекне торгызу, икенче төрле әйткәндә, ислам нигезләренә корылган хәлифәт төзү. «Тәхрирчылар» аеруча актив эш алып барган дәүләтләр арасыннан Мисыр, Иордания, Тунис, Кувәйт, Фәләстыйн һәм кайбер Көнбатыш Ауропа илләрен, аеруча Германияне күрсәтергә мөмкин. 1995 елдан оешма Үзбәкстанда эшли башлый. Шулай ук аның Таҗикстан, Кыргызстан, Әзәрбайҗан, Украина, Белоруссия һәм Россия территорияләрендә эшчәнлек алып баруы билгеле. 2003 елның 14 февралендә Россиянең Югары Мәхкәмәсе карары белән «Хизб-ут-Тәхрир әл Ислами» ислам азатлык партиясе тыелган террорчылар төркемнәре исемлегенә кертелде. 1968 елда әлеге фирка Иордания һәм Сүрия илләрендә дәүләт түнтәрелеше ясарга омтылды. 1974 елда Мисырда оештырылган фетнәләре дә уңышсызлыкка очрады. Кайбер мәгълүмат чыганакларына караганда, аны шушы фирка әгъзасы, фәләстыйнлы террорчы оештыра, 1981 елда исә аның икенче бер активисты Мисыр президенты Әнвәр Сәгъдәтнең гомерен өзә. Түнтәрелеш ясау омтылышлары шулай ук Гыйракта һәм Туниста булды. 1994 елда партиянең ун әгъзасы Иордания короле Хөсәенне һәлак итәргә план кора. Шулай ук 1999 елның декабрендә Сүриядә күренекле исламият галиме Мөхәммәд Әмин Яканны нәкъ менә «тәхрирчылар» үтергән дияргә ныклы нигез бар. 2008 елда Татарстанда һәм Башкортстанда әлеге төркемнең 31 әгъзасы җаваплылыкка тартылды, дигән хәбәр таралды.

«Хизб-ут – Тәхрир әл-Ислами» ислам азатлык партиясенең сәяси доктринасы дини-сәяси структураны торгызуга, ягъни Мөхәммәд (с.г.в.) Пәйгамбәр һәм аның беренче 4 сәхәбәсе чорындагы хәлифәт төзергә нигезләнгән. Нәкъ менә алар яшәгән чорда җәмәгать байлыгы тигез итеп бүленгән гадел дәүләт идәрәсе төзүгә ирешелә. Чөнки бу вакытта мөселман өммәте Аллаһы Тәгаләнең Җәбраил фәрештә аша Мөхәммәд Пәйгамбәргә (аңа Аллаһының сәламе яусын) иңдерелгән изге Коръәнендәге кануннарны төгәл үти, ә хәлифәләр иң лаеклар арасыннан сайлап куела. Алардан соңгы җирле ислам дәүләте берләшмәләре, әйтик, өммәвиләр һәм габбасилар хәлифәтләре, Госманлы империясенең идеологиясе, беренче хәлифәтләрдән аермалы буларак, ислам революциясе теориясенә-масхаҗга нигезләнә, ягъни дәүләт хәкимияте дөньяви эшләр белән генә шөгыльләнә башлый. Җәмгыятьтә дәүләт эшләрен хәл итүгә мөҗтәһидләр һәм фәкыйһлар катнаштырылмый, дәүләт идарәсе нык үзәкләшә. Боерыклар һәм уставлар рәвешендә дөньяви закон актлары барлыкка килә. Х гасырның икенче яртысында хәлифәлек таркала. Аның урынына күп санлы феодаль дәүләтләр төзелә.

Безнең хәбәрчебез Татарстан мөфтиенең дин эшләре буенча урынбасары Сөләйман хәзрәт Зарипов белән очрашты һәм әлеге секта хакында аның фикерләре белән уртаклашты.

– Сөләйман хәзрәт, ислам дине җирлегендә оешкан секталар арасында «Хизб-ут – Тәхрир әл-Ислами» сәяси агым булуы белән аерылып тора. Бу ислам диненнән канәгатьсезлек галәмәтеме, әллә мөселманнардан ризасызлык белдерү рәвешеме?

– Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгалә бу динен, әлбәттә, дөньяның бөтен төбәкләренә ирештерде. Җир шарында ислам дине барып җитмәгән, мөселман булмаган ил юк. Әйе, әүвәл мөселман дәүләте хәлифәт буларак бөтен дөньяга данлыклы дәүләт иде. Хәлифәтнең чикләре бик зур иде. Ул гаделлек торгызу өчен төзелгән дәүләт. Дөньяның барлык мөселманнары аңа таяна, аның белән эш итә торган иделәр, ә ул аларның мәнфәгатьләрен яклый иде. Инде хәлифәт таралгач, әлбәттә, мөселманнар аптырашта калдылар, кая барып сугылырга, терәлергә белмәделәр. Күп фетнәләр башланды. Шул вакытта, беренче хәрәкәтләрдән дип әйтергә кирәк, узган гасырның 30 нчы еллар башында ук бар иде, ул «Ихламунуль мөслимин» («Мөселман борадәрлеге») дип атала иде. Аннары фиркагә әйләнде. Аларның программасы исламга аның элекеге кадерен кайтаруны, исламны дәүләт структураларына кертүне игътибар үзәгендә тота. Шуңа күрә «Тәхрирчылар» үзләренең низамнамәләрендә хакимият структураларына үзләре арасыннан күренекле, укымышлы вәкилләрен кертүне бурыч итеп куйдылар. Монда гарәп илләре күз алдында тотыла. Ләкин алар арасыннан бер төркем аерылып чыкты. Әлеге агым элеккеге фиркадәшләренә: «Сез дөрес эшләмисез, безгә мондый хәл белән килешергә ярамый. Кяфер дәүләтләр яки көферлеккә корылган дәүләтләр белән яшәү безгә хәрам, безгә ислам дәүләте кирәк һәм ул хәлифәт исемендә булырга тиеш», – дип белдерделәр. Аларның шушы эшкә керешкән галимнәре бар иде. Шулар арасыннан Һиндстаннан чыккан Тәкиуддин Әннә Нәбхани үзенә бер төрле хәрәкәт оештыра. Ул аның серле рәвештә яшәргә тиешлеген белдерә. Нәкъ Пәйгамбәребез шикелле, кяферләр, мөшрикләр арасында яшәгәнлектән, яшерен эш алып баруны мәгъкуль күрә. Аларны бер-берләрен танымый торган ячейкаларга бүлә. Фиркадәшләренә Пәйгамбәребез, сәхабәләребез дәверендәге якты сәхифәләр турында, соңрак исламга хыянәт кылган сәясәтчеләрнең, галимнәрнең мөселманнарга китергән зарары хакында сөйләп (гәрчә ул ислам галимнәре үзләренең саллы хезмәтләре белән динебез үсешенә лаеклы өлеш кертсәләр дә), аларны көферлектә гаепләп, шундый бер сәясәт үткәрә башлый. Яшерен эшкә яшьләр кызыгучан бит. Бу очракта да, Тәкиуддин башлаган хәрәкәт тә күпчелек кызыгып-кызыксынып кергән яшьләрдән тора. Яңа фирканең төп сәясәте иң элек кешенең аңын, фикерен алыштырудан гыйбарәт була. Ягьни фиркагә кергән кеше бары тик хәлифәт төзү турында гына хыялланырга тиеш. Күп кенә халыкларның уй-фикерен шушы карашка беркеткәч, алга таба кайсы да булса бер илгә хәлифә дәүләтен төзү планлаштырыла. Хәкимиятне яулау өчен сугыш чыгару кирәкми, моның өчен инсаннарның аңын алыштыру да җитә дип уйлый алар. Тәкиуддин фикыһ мәсьәләләрен дә иҗтиһад кыла, әмма бик күп хаталарга юл куя. Әйтик, аларның фикыһында ят хатынга кул бирү, аны кочаклау, шәһвәтле- шәһвәтсез сөю рөхсәт ителә, ягъни теләк белән дә, теләксез дә сөяргә мөмкин, ялангач хатыннарны телевизор аша яки сурәтен тотып карауның һич тә ояты юк. Бу – батыйл хәрам иҗтиһад. Дөнья йөзендә әлеге сәер карашны сәламәт акыллы бер генә ил кешесе дә кабул итеп алмады. Аларга бер генә сәясәтче дә, галим дә иярмәде. Асылда, тәхрирчыларның үз фиркаләренә чыкыруы яшь һәм гыйльми дәрәҗәсе булмаган, әмма динебез көчле, куәтле булсын дип хыялланган егетләргә юнәлтелгән иде. Һәм алар шушы юнәлештә уңышка да ирештеләр. «Тәхрирчыларның » эшләү алымнары нинди соң? Алар халык арасында китаплар тараталар. Мисалдан, мөһим китапларыннан «Хәлифәт ничек таралды?» дигән китапны әйтеп узу урынлы булыр. Борынгы тарихка күзәтү ясала. Хәлифәтнең оешуы, аның үсеш алуы, аны җимерү өчен нинди мәкерләр корылуы, фетнәләр чыгуы хакында бәян ителә. Әлбәттә, ул китапны укыган кешенең күңелендә үкенү хисләре уяна, ул бөек эшләр башында торган хәлифәтне кызгана һәм һичкичекмәстән шуңарга кайтуны барлык кыйммәтләрдән өстен күрә башлый. Ләкин динебездә хәлифәт төзү ваҗиб гамәл түгел. Безнең динебез һәрбер заман өчен, һәрбер ил өчен килгән. Нинди генә дәүләттә, илдә яшәсәк тә, безнең динебез үзенең сүзен әйтә ала, аның үз урыны бар һәм ул үзенең гүзәл, якты, тиңдәшсез олуг эшен дә алып бара ала. Ул шундый камил, гаҗәеп бер дин. Ә «тәхрирларча», дин бары тик хәлифәт кулында булырга тиеш. Шуңа күрә аларда мәчетләргә игътибарсызлык хөкем сөрә. Имеш, хәлифәт булмагач, мәчетләрнең кадере дә шул кадәр генә. Шәригатьтәге кануннарны үтәп бетерү дә мөһим түгел. Янәсе, хәлифәт дәүләтендә яшәмәгәч, Аллаһы Тәгалә кичерә. Бу бит ислам диненең зәгыйфьләнүенә, бетүенә алып бара торган тискәре караш.

«Хизб-ут-Тәхрир әл-Ислам» – сәяси фирка. Ә сәясәт һәрвакыт пычракка буялган була. Ул адәм баласын хакыйкатьтән читкә алып китә. Шуңа күрә алар артыннан ияргән төрле илләрдә яшәүче меңнәрчә яшьләр төрмәләргә ябылуга дучар ителделәр. Төркиянең үзендә алар бер ел эчендә 60 мең кешене төрмәгә керттеләр. Ул яшьләр вакытында дөрес юлдан киткән очракта, төрек милләтенең асылын билгеләүче шәхесләр булырга тиешләр иде. Алар Үзбәкстанда да яшьләрнең башларын катырдылар. Игътибар итегез әле: әлеге фирканең төзелүенә инде 60 елга якын вакыт узган, әмма шушы вакыт арасында аларның дөньяның бер генә илендә дә мәчет төзегәннәре юк. Әмма да ләкин алар моның белән горурланалар, шуннан ләззәт табалар.

– Моңа ничек итеп аклану табалар соң?

– Янәсе, алар яшерен шартларда эш алып баралар. Шушы гамәлләренә Пәйгамбәребезне үрнәк итеп куялар. Янәсе, ул Мәккәдә яшерен, куркып, качып-посып эш иткән. Әмма Пәйгамбәребез яшәгән чорны хәзерге вакыт белән чагыштырырга мөмкинме соң? Ул бит сөекле ислам динебезне халыкка тарату өчен көчен, гомерен аямаган. Ә болар? Менә алар исәбе буенча, егерме ел элек хәлифәт төзелергә тиеш иде. Әмма алар һаман адашалар. Ялгышуларына төрле сәбәпләр китерәләр. Әмма бу тирән ялгышу, шуңа күрә аларның тормышларында бәрәкәт юк, күпләре әти-әниләреннән, гаиләләреннән читләштеләр. Чөнки бу хәрәкәт бер генә илнең, дәүләтнең сәяәсәтенә монафыйк түгел, ул дөньядагы барлык диннәрнең нигезенә каршы килә. Хәтта Коръән Кәримнең мөгамәлә өлешенә дә туры килми. «Тәхрирчылар» «Хәдисүл әхәд» дигән юнәлешне кабул итмиләр. «Әхәд» – ялгыз, бер дигән мәгънәне белдерә. Ягъни хәдисләр бердәнбер юл белән –

Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәссәлам тарафыннан килгән диюгә каршы чыгалар. Алар хәдисләр берничә юл белән, ягъни мөтәватыйрь юлы белән килергә, һәр юл башында бер галим торырга тиеш дип баралар. Бу – хәвефле афәт, чөнки шәригать хәдисул әхәт белән ныгытылган. Без, мөселманнар, үзебез яшәгән ил мәнфәгатьләре белән көн күрергә, аның белән бергә булырга, аның шатлыгы белән шатланырга, аның кайгысы белән кайгырырга тиешбез. Адәмнәр белән аралашу, бергә яшәү, дингә авырлык килсә дә, алар хакына түзү – диннең шартларыннандыр.

– Хәзрәт, минем уемча, аларның Татарстан туфрагында пәйда булулары безнең динебезгә генә түгел, милләтебезгә дә күләгә төшерә кебек.

– Нәкъ шулай. Низамнарына тугры булсалар, алар үзләрен белдерергә тиеш түгелләр иде ич. Ә алар кеше арасында листовкалар, китаплар тараталар, мәчетләрдә вәгазь вакытларында сикереп торып, нәрсәдер әйтергә маташалар. Димәк, эшләре бармый, кеше аларга ышанмый. Халкыбыз имам Әбү Хәнифә мәзһәбендә, безнең тәкъ­диребез шул. Без шул мәзһәбтән читләшмәсәк, беркайчан да адашмаячакбыз. Ә боларда имам Әгъзамнән дә олырак остаз килгән дә, халыкны үз артыннан алып киткән кебек булып чыга. Бу – дөрес түгел. Без бөтенебез бергә җыелсак та, имам Әбү Хәнифәдән өстен була алмыйбыз. Алар да үзләрен без­нең мәзһәбтә дигән булалар, ә фикыһларына карасаң – хата өстендә хата. Юньсез, ялган, адашкан, саташкан юнәлеш бу. Аңарга аяк баскан яшь­ләр ярый ла тирән кермичә, тизрәк чыгып өлгерсәләр. Әгәр дә сәяси әгъзасы булып калсалар, әлбәттә аларга хөкем бар, хөкүмәт тарафыннан кисәтү бар. Һәр елны ничәмә – ничә кешене төрмәләргә ябып торалар, чөнки аларга канун тарафыннан безнең илдә эшләргә тыелган. Ә канунга колак салырга кирәк. Ул динебездә дә бар.

– Секталарның оешуы табигый күренешме?

– Ул – ахырзаман галәмәте. Аллаһы Тәгалә: «Замана азагында минем динем 73 төрле фиркагә бүленер», – дигән. Аны иманның загыйфьләнүе, исламнан читкә тайпылу дип тә атарга мөмкин. Нигезендә тәкәбберлек, мин-минлек, халык мәнфәгатьләре белән санлашмау, үз амбицияләреңне бар нәрсәдән өстен кую һәм наданлык ята.

– Кычытмаган җирең кычыта калса, сектага кер икән. Хәзрәт, мондый хәлдә гади инсаннарга нишләргә соң?

– Ислам дине нигезләреннән аерылмау, күренекле остазларыңа сыену. Без, татарлар, күмәкләп, җәмәгать илә яшәвебез белән аерылып торган халык. Без һичкайчан югалмабыз, Аллаһы боерса!

– Җылы эчтәлекле, җентекле әңгәмәгез өчен рәхмәт. Йөргән юлларыгызда уңышлар юлдаш булсын, хәзрәт!

Ирек НИГЪМӘТИ

 



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: www.tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
06.01.2012 Аллаһы теләсә, дип әйт, юләр(тормыш хәле)
04.01.2012 Шайтанның гаскәре (риваять)
30.12.2011 Һәр авыруга дәва бар
28.12.2011 Догалар нигә кабул булмый икән? (риваять)
23.12.2011 Чишмә — Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте

Сәхифәнең тулы тексты