Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Үгет-нәсыйхәт

Ураза турында төрек язучылары

20.08.2010

Билгеле булганча, гыйбадәт кылган кеше аны бөтен кешегә күрсәтеп эшләми. Бу эш һәр инсанның шәхси эше. Дөрес, шулайдыр. Шулай да гыйбадәтне яшермичә башкару да гаеп эш түгел бит. Гыйбадәттән кешегә зыян-зәүрәт килми. Киресенчә, гыйбадәт кылган кешегә башкалары карап, аларда да гыйбадәт кылу теләге уяныр, вөҗданнары хәрәкәткә килер, коллык вазифаларын үти башларлар дигән өмет бар. Бу аеруча уразага кагыла.

Ураза тотмау исә гаеп эштер. Һәм яныңдагы ураза тотучыга да, һәм җәмгыятькә дә, һәм Раббыбызга карата гаеп. Ураза тотмауның ике төре бар. Мәсәлән, мөселман кешесе, ураза тотмаса да, кеше күрмәгәндә генә ашап эчә. Бу бары тик аның шәхси мәсьәләсе, Аллаһ каршында шәхси җаваплылыгы. Ләкин ил-көнгә күрсәтеп ашаучылар да бар. Болар гөнаһларын яшерми, оялмый-тартынмый. Менә монысы инде зур гөнаһ. Ягъни мондый кеше үз гөнаһлы белән генә калмый, аны уразада ачыктан-ачык ашавын күргән кешеләр ахирәт көнендә шул гөнаһларга каршы шаһитлык кылачаклар. Ачыктан-ачык гөнаһ кылган мөселман бәндәне «фасыйкы мөтәҗаһир» диләр. Элекке заманнарда мөселман җәмгыятендә андый кешенең таныклыгы кабул ителмәгән, аңа кыз бирмәгәннәр, мөһим эшләрдә аның белән хезмәттәшлек итмәгәннәр. Хәлбуки мөселман уразасын хөрмәт күрсәткән мәҗүси дә Аллаһының рәхмәтенә лаек булган, ул хөрмәтнең мөкяфәтен – әҗерен күргән. Моны тарихи мисаллар дәлилли.

Шулай Рамазан керергә бер көн кала мәҗүси үз өенең ишегалдында икмәк ашап утырган баласына болай ди: «Улым, иртәгедән башлап икмәкне тышта түгел, өөйдә ашарсың. Без мөселманнарга ихтирамлы булырга тиешбез. Алар бер ай буенча, Тәңреләрне итагать итеп, ураза тотачаклар!»

Бер көн килеп җитеп, бу мәҗүси вафат була. Җеназасында мөселманнар да була. Шуннан мәҗүсинең бер күршесе төшендә мәрхүмне күреп, аннан сорый икән:

– Йә, хәлләрең ничек,син исән чакта утка табына идең, анда ут белән мөнәсәбәтең ниндирәк соң?

Җавап бик гыйбрәтле була:

– Юк, минем хәзер ут белән һичнинди дә алыш-бирешем юк. Чөнки мин мөселман буларак вафат булдым. Үлеп барган чагымда Газраил килгәч, Раббым аңа: «Әй Газраил, бу колыма шаһәдәт кәлимәсен өйрәт, ул аны әйтсен. Шул рәвешчә, хозурыма иман белән килсен. Мин аның иманлы булып үлүен телим. Чөнки ул мөселманнарның уразасына хөрмәт күрсәтте. Рамазан ае дәвамнда балаларын өендә генә ашатты, ишегалдына чыгып ашарга рөхсәт итмәде. Уразага һәм ураза тотучыларга хөрмәт күрсәткән колыма мин иман насыйп иттем», – дип әйтте.

– Сүзнең кыскасы: ураза тотмаучылар һич булмаса шул мәҗүси кадәр генә җәмгыятькә хөрмәт күрсәтергә тиештер, минемчә. Дөресме?

Гавам һәм хавас уразасы

Без, мөселманнар, Рамазан аенда һәммәбез дә ураза тотабыз. Ләкин нинди ураза? Сез: «Уразалар төрле буламыни?» – диярсез. Әйе шул, уразаның өч төре бар: гавам уразасы, хавас уразасы, хавасның хавасы уразасы. Хәзер инде һәрберсенә аерым тукталыйк.

Гавам уразасы. Без тоткан ураза нәкъ менә шул гавам (ягъни күпчелек, масса) уразасы. Без уразаны боза алырлык гамәл вә хәлләрдән качыбыз. Көндез ашамыйбыз һәм эчмибез. Җенси мөнәсәбәтләрдән тыелып торабыз. Гавам уразасы шушы инде. Димәк ки, гавам уразасында төп игътибар ашамау-эчмәүгә һәм җенси якынлык кылмауга бирелә.

Хавас (сайланма кешеләр) уразасы. Бу очракта ашказаны һәм шәһвәт хисе генә түгел, ә бәлки башка органнар да ураза тота. Мәсәлән, аыздан гөнаһлы сүз чыкмый, күз хәрәм, оятсыз әйберләргә карамый.мөселман кешесе гайбәт сөйләшмәскә, сүз йөртмәскә, хәрәм булган җиргә аяк басмаска бөтен ихласы белән тырыша. Димәк, хавас уразасы гавам уразасыннан өстенрәк. Чөнки хәрәм әйбер сөйләү, тыңлау, андый әйберне карау һ.б. уразаны боза.

Хавасның уразасы. Аны үзләре өчен сайлаган кешеләр калебләренә, күңелләренә, хыялларына да ураза тоттыра. Калеб – күңеленә хәрәм нәрсәләрне якын да китерми, хыялына хәрәмнең урнашуына юл бирми. Ягъни бу очракта кешенең матди органнары гына түгел, рух һәм мәгънә үзәкләре дә ураза тота.

Менә шулай, җәмәгать, уразабыз «гавам» дәрәҗәсендә генә калмаска тиеш. Без хавас уразасын тотарга тырышыйк. Шуңа ихтыяр көчебезне җигик. Ә инде хавасның хавасы уразасы дәрәҗәсенә җитү бик-бик сирәк кешеләргә насыйп була торгандыр.

Шуның өчен зәкят, фитыр садакасы бирү, башка яхшы эшләрне башкару нәкъ менә Рамазанда мәслихәт, муафыйк. Мөселманнар арасында ярдәмләшү очраклары ураза аенда ешая. Мөэминнәргә өхрәви (ахирәт бе­лән бәйле, илаһи) тойгылар да бу айда гадәттәгеге караганда ныграк кузгала. Алар дөньяның фанилыгы, ахирәтнең бакыйлыгы турында тирән­тен уйлый башлыйлар.

Мондый мөкатдәс көннәрдә бән­дә­ләр үлемне искә төшерә, киләчәк турында уйлый, ахирәткә киткәнче кирәк­ле тәдбир-чара, әзерлек күрә. Анда баргач, ахирәтен хәрабә хәлендә түгел, ә бәл­ки төзек бина итеп күрер өчен әзер­лә­нә.

Көннәрдән бер көнне Рәсүл Әкрам янына берәү килеп, сөаль бирә.

– Йә Рәсүлуллаһ, нишләптер үлем­не яратмыйм, аннан куркам, ахирәткә әллә ни тартылмыйм. Ни өчен икән?

Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай ди:

– Синең малың бармы?

– Әйе, бар, – дип җавап бирә теге бәндә.

– Булгач, син аны ахирәт өчен тот. Шулай эшләсәң, ахирәт белән ныграк кызыксына башларсың, аңа омтыла башларсың. Чөнки инсан малы булган җирдән китәргә теләми. Синең бөтен малың монда, анда һич җибәрмисең...

Шулай булгач, җәмәгать, игелекле гамәлләрне күбрәк кылыйк, савабы малыбыз булып ахирәткә китә торсын, бездә исә шул малыбыз артыннан бару теләге уянсын.

...Ислам галиме Сәһел бине Габ­дул­лаһ­ның иптәшләре аңа болай диләр икән: «Кара әле, үзеңдә булганның барысын да исламга хезмәт итү юлында тота­сың, бернәрсәңне калдырмыйча. Югыйсә олы кеше бит син, үзең дә берәр нәрсә калдырырга тиешсең». Боларга Сәһелнең җавабы мондый булган: «Ник, мин нәкъ менә олы яшьтәге кеше эшләргә тиешне башкарам да инде. Мин хәзер юлга чыккан кеше, юлаучымын. Ә акыллы юлаучылар ни эшли? Малларын ташлап китми, киресенчә, барасы җиргә җибәрә. Мин дә шулай эшлим. Монда түгел, анда туплыйм. Әллә, сезнеңчә, ялгышаммы? Юк бит. Акылы башында булган һәр мөселман шулай итәргә тиеш».

Бөек элгәрләребезнең хәятларын өйрәнеп, аннан гыйбрәт алу, алар хакында ныклап торып уйлау әйбәт эш түгелме? Әлбәттә, барысын да вакытында эшләргә, форсатны кулдан ычкындырмаска кирәк. Моның өчен Рамазан аеннан да уңайрак форсат бармы?

Фитыр ничек бирелә?

Фитыр садакасы – инсан өчен бик мөһим садака. Ул – мөселманнарның бу дөньяга килүе өчен шөкер садакасы. Шуның өчен гаилә башлыгына гаиләсенең һәр әгъзасы исеменнән фитыр садакасы бирү вазифасы йөк­лән­гән. Хәтта гаеткә каршы төнне туган бала өчен дә гает көнне фитырны бирергә кирәк.

Фитыр садакасы өч мәзһәб талә­бе­нә караганда – фарыз, хәнәфи мәзһәбенчә исә ваҗиб санала. Ул гаеткә кадәр мохтаҗларга бирелергә тиеш. Фитыр Ураза гаетенең икенде намазына кадәр бирелә. Аннан соң бирү хәрәм санала.

Хәзер зәкят белән фитырны чагыштырып карыйк. Аларның икесен дә бай кеше бирә. Ләкин зәкят бирерлек дәрәҗәдәге бай белән фитыр садакасын бирерлек бай арасында аерма бар. Зәкят елына бер бирелә һәм ул, билгеле булганча, малның кырыктан бер өлешенә тиң. Фитырны акчаң булганда шунда ук бирү лязим.

Икенче яктан, зәкят бирү өй, җир кишәрлеге, машинага ия булуга бәйле түгел. Ә менә фитыр садакасы бирү өчен боларга ия булу җитә.

Фитырның микъдарына килсәк, ул, гадәттә, ике тапкыр утырып ашау акчасына (мәсәлән, иртәнге һәм кичке аш) тигез булырга тиеш. Әлбәттә, һәр ке­ше­нең иртәнге яки кичке ашка тоткан акчасы бер булмас. Шулай булгач, һәр­кем фитыр садакасы микъдарын үзенең ихтыяҗларына карап билгели ала.

Зәкят белән фитыр арасында тагын бер аерма бар. Зәкятне байлык иясе, мал иясе үзе бирә. Мәсәлән, гаилә башлыгы зәкят бирә, гаилә әгъзалары исә бирми. Фитыр садакасын гаиләнең һәр әгъзасы исеменнән бирергә кирәк.

Тагын бер нечкәлек. Фитырны бир­гән­дә мохтаҗ кешене әрләнеп оялырлык хәлгә куярга, ягъни ниндидер зур эш башкарган кебек кыланырга ярамый. Иң мөһиме – калебеңдәге ният. Мохтаҗга аны аңлатып-сөйләп тору кирәкмәс. «Менә сиңа бәйрәм күчтәнәче» кебек җөмләләр белән чикләнергә тиешле.

Ураза һәм ашказаны

Уразаның ашказаны авырулары өчен зарары бармы? Бу сорау бик күпләрне борчый. Уразаның рух вә тән сәламәтлегенә файдасы турында күп языла. Ә менә аның ашказанына яки унике илле эчәккә тәэсире һаман да бәхәсле мәсьәлә булып кала бирә. Фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләренә таянып, шушы мәсьәләгә ачыклык кертик әле. Ураза тоту организмда протеин алмашу процессына тискәре тәэсир итми. Ач торган чакта, организмда углеводлар арта, берничә йөз граммга җитә. Бу микъдар организмның ярты көнлек ихтыяҗын канәгатьләндерә. Бу процесска майлар да кушыла. Бер­ни­чә атна ач торганда гына, протеин матдәсенә тискәре нәтиҗәләр күренә. Уразалы кеше, мәгълүм булганча, тәүлеккә кимендә ике мәртәбә ашап эчә. Измирдәге Эге университеты галим­нәре махсус электрофорез алымы белән үткәргән тикшеренүләр уразаның протеиннарга бернинди начар йогынты ясамавын исбатладылар.

Хәзер ашказаны җәрәхәтенә килик. Бу авыру кайбер ел фасылларында азып китә. Бәгъзе «акыллы башлар» уразаны да шул фасыллар белән чагыштыралар. Тыйб безне ач торуның ашказаны һәм унике илле эчәккә тискәре йогынты ясарга мөмкинлеге турында искәртә. Тик шунысы да мәгълүм булсын: ураза бары тик ашказаны җәрәхәте азып киткән айларга (ул, гадәттә, көз яки яз айлары) туры килгәндә генә сәламәтлеккә зыян китерә ала. Бу очрак өчен исә динебезнең әмере бар: хроник авыру көчәеп киткән вакытта ураза тотмаска рөхсәт ителә, ягъни авырган чакта тотылмаган ураза яки кылынмаган гыйбадәт казага кала.

Пакъстанның Декар тыйб институтында үткәрелгән клиник һәм биохимик тик­­шеренүләр нәтиҗәсендә уразаның бө­­ер­гә, кан әйләнеше системасына һәм кан тәркибенә (составына) бернинди тискәре йогынтысы булмавы ачык­ланган. Шулай ук Төркиянең Вакыф Гу­рә­ба хастаханәсендә 20 ел дә­ва­мын­да ураза тотуның ашказаны җә­рә­хә­те­нең тишелүе белән бәйлелеге тик­ше­рел­гән һәм Рамазан аенда мондый авыруларның әллә ни артмавы ачык­ланган.

Нәтиҗә ясап шуны әйтергә мөмкин: ураза тотуның ашказанына ниндидер начар тәэсире юк.

Ураза тотыгыз, сәламәт булыгыз!

«Әй мөселманнар, сез олуг бер мөбарәк айга кердегез. Бу ай – сабырлык ае, сабырлыкның савабы җәннәт булачак. Иманлы бәндәләрнең тормышына бәрәкәт, тәннәренә сихәт, ризыкларына муллык бирер һәм кылган гөнаһларын ярлыкар, күңелләренә нур салыр».

Пәйгамбәребез (с.г.в.) хөтбәсеннән

Бөек төрки мөселман галиме һәм табиб Әбүгалисина әйткән мәшһүр сүзне исегезгә төшерик: «Бөтен авы­ру­ларның тамыры кешенең ашаган һәм эчкән ризыкларына барып тоташа». Борынгы Рим фәлсәфәчесе Сене­ка­ның фикеренә дә колак салыйк: «Чир­ләрнең санын белергә теләсәгез, ризык төрләренең санын белегез». Тагын бер галим Әр-Рави ураза хакында болай ди: «Ураза организмның чирләргә каршы торучанлыгын арттыра. Бу мөһим хакыйкатьне ислам дине ачкан һәм аны үзенең биш шартыннан берсе иткән». Соңгы елларда Америкада ураза (ач тору) оешмалары төзелде. Алар хроник авыруларны дәвалау белән шөгыльләнә.

Аллаһы Тәгалә әмер иткән бөтен гыйбадәтләр кебек үк, уразаның да бихисап файдалары бар. Киләчәктә дә уразаның әлегә кадәр беленмәгән файдалы яклары ачылачагы шиксез.

Ураза, беренче нәүбәттә, дини фарыз булса да, аның кеше сәламәтлеге өчен шифасы биниһая зур. Уразаның саулык-сәламәтлек өчен файдасын хәзерге заманда ясалган фәнни-тикшеренүләр исбат итте. Хәтта мөсел­ман булмаган кешеләр дә, туклану режимы яки диета дигән исемнәр белән ураза тотып, сихәткә ирешергә тырыша. Төрле чирләрне дәвалау максаты белән диета борынгы заманнарда ук кулланылган. Безнең эрага кадәр 360 ел элек йөз яшенә җитеп үлгән һәм тыйб фәненең атасы саналган Гиппократның диетаны дәвалау ысуллары арасында иң беренче урынга куйганы мәгълүм.

Диета – билгеле бер ашамлык һәм эчем­лек төрләрен туклану рационын­нан чыгару яки чикләү. Кеше үз сәла­мәт­леген саклау өчен табиб «ашама» ди­гән тәгамнарны ашамый, «эчмә» ди­гән эчемлекләрне эчми. Сихәт чыганагы булган уразаны да шифалы диета дип санарга мөмкин.

Күп ашау кешене авыру итә. Моның өстенә «бирән», «туймас тамак» дигән яманаты чыга. Коръәндә: «Ашагыз, эчегез, тик исраф итмәгез!» (ягъни ашап-эчүдән чаманы белегез) – дип әйтелгән.

Бөтен пәйгамбәрләр һәм әүлия­ләр­нең адәм балаларына уртак киңәше бар: «Аз аша, аз йокла, аз сөйләш».

Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә болай ди: «Тулып торудан иң зур зарар күрүче савыт – ашказаны».

Ата-балаларыбыз: «Һәрнәрсәнең аз булуы – карар (тотрыклылык), күп булуы – зарар», – дип юкка гына әйт­мә­гән­нәр. Күп итеп ашау никадәр зарарлы булса, аз ашау шулкадәр файдалы. Аеруча ашаган ризык микъдарын киметү дине­без әмер иткән ураза гыйбадәте рә­ве­шен­дә башкарылса, моның файдалары санап бетергесез. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Ураза тотыгыз, сәламәт булыгыз», – дип әйткән. Башка бер хәди­сен­дә ул: «Һәрнәрсәнең зәкяте бар. Тән­нең зәкяте – уразадыр», – ди. Моннан шул аң­ла­шы­ла­дыр булса кирәк: зәкят малны һәм акчаны ничек итеп пакьләсә, аңа бәрәкәт иңдерсә, ураза да нәкъ шулай организмны пакьли, гомерне озайта, кешенең шактый вакыт яшь булып калуын тәэмин итә.

Уразаның кешегә булган тәэсирен тикшергән Аурупа галиме Бертолет аны «пычаксыз башкарылган операция» дип атый.

Хәзерге заман тыйб галимнәре чир һәм ашаган ризык арасындагы бәй­лә­неш­не яхшы аңлый. Тик кабатлап әй­тә­без: бу элемтә хакында иң элек ислам нигезләмәләрендә әйтелгән. Пәй­гам­бәре­без (с.г.в.) болай ди: «Авыруның өе – ашказаны, дәваның нигезе – диета». Диета – сәламәтлеккә зыян китер­мичә туклану дигән сүз.

Соңгы тыйбби тикшеренүләр күрсәт­кән­чә, ураза (ифтарда артык күп ашамау шартын үтәгәндә) кан тамырлары тузуга, канда холестерин артуга, кан басымы күтәрелүгә, симерүгә, инфарктка, ангинага, ашказаны ярасына, эчәк авыруларына, диабетка, бавыр, үт куыгы һәм бөер авыруларына каршы менә дигән дәвалау чарасы булып тора.



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: www.tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
06.01.2012 Аллаһы теләсә, дип әйт, юләр(тормыш хәле)
04.01.2012 Шайтанның гаскәре (риваять)
30.12.2011 Һәр авыруга дәва бар
28.12.2011 Догалар нигә кабул булмый икән? (риваять)
23.12.2011 Чишмә — Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте

Сәхифәнең тулы тексты