Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Әңгәмәләр

Рафик Мөхәммәтшин: «Төп максатыбыз – рухилыкны торгызу»

19.07.2010

Боларның барысы турында без РИУ ректоры Рафик Мөхәммәтшин белән сөйләштек.

- Быелның башында матбугатта Россия ислам университетының институт, дип атала башлавы турында мәгълүматлар булды

- Бүген дәүләт дипломы бирү һәм шул ук вакытта университет дип аталу шактый катлаулы эш. Моңа Россиядәге бер генә мөселман уку йорты да университет таләпләренә туры килмәвен өстәргә кирәк. Университетта ким дигәндә биш юнәлеш буенча белгечләр әзерләнергә, аспирантура, профессорлар коллективы булырга тиеш. Аккредитация вакытында безгә университет статусына туры килмәвебезне әйттеләр. Бу дөрес кисәтү. Ләкин матбугатта бу турыда ничектер күпертеп яздылар. Имеш, без башта унверситет идек, менә килделәр дә, безне институт дәрәҗәсенә төшереп куйдылар.

Чынлыкта алай ук түгел иде. Без институт дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән беренче мөселман уку йорты. Максатыбыз дини кадрлар әзерләү генә түгел, ә Россия белем бирү системасында үз урыныбызны табу. Рәсми рәвештә институт дип аталсак та, без университет эшчәнлеге алып барабыз. Хәзер бездә ике уку йорты: дини белем бирүне без университет буларак башкарабыз, ә дөньяви белгечлекләр институт кысаларында әзерләнә.

Шуңа күрә без әле үз статусыбызны тагын да арттырдык, дип әйтергә мөмкин. Әмма без университет булырга телибез икән, унверситет үзәкләре булдырырга кирәк.

- Димәк, омтылырга җай бар?

- Әлбәттә. Без тулы канлы университет дәрәҗәсенә күтәрелергә тиешбез. Әмма моңа ирешү җиңелләрдән түгел. Укытучы-профессорлар булдыру, биш юнәлеш буенча аспирантура ачу зур тырышлык сорый.

- Университетта яңа юнәлешләр буенча белем бирү оештырылачакмы?

- Үткән ел халыкара икътисад һәм лингвистика буенча белгечләр әзерли башладык. Алдагы елга журналистика буенча яңа юнәлеш ачарга ниятлибез. Барып чыкса, хокук белеме буенча да белгечләр әзерләргә исәп бар. Бүген фикһ буенча белгечләр бик аз. Бу өлкәдә безнең яңа юнәлеш ачуыбыз файдалы булыр иде. Татарстанда бүген ислам инфраструктурасы үсеш ала. Ә исламны үстерү өчен мөселман инфраструктурасын үстерү таләп ителә. Эшмәкәрлек өлкәсендә бу уңайдан эш башланды. Әмма тагын вакыф, зәкать системасы, хәләл мәйдан булырга, алар мөстәкыйль структура буларак эшләргә тиеш. Биредә тулы канлы, профессиональ дәрәҗәдә эшләүче мөселман җәмгыятьләренең роле зур. Хәзергә мөселман өммәтенең төп максаты – мондый инфраструктураны булдыру.

- Мөселман инфраструктурасын булдыруда университетның роле нинди?

- Төп максатыбыз – кадрлар әзерләү. Алдан әйтеп үткән идем инде: икътисад буенча яңа белгечлек ачылды. Бу белгечлек буенча бер ел белем бирдек. Икътисад факультетының читтән торып уку бүлегендә бер төркем эшкуарлар белем ала. Мөселман эшмәкәләре әлге юнәлешнең үсеш алуын тели. Алар алдагы елга читтән торып уку бүлегендщ эшмәкәрләрдән генә торган төркем җыюны сорап мөрәҗәгать иттеләр. Теология буенча белгечләр әзерләү дә өстенлекле юнәлеш булып кала бирә. Мисал өчен, безнең белгечләрне Эчке эшләр министрлыгының террорчылыкка каршы көрәш бүлегенә бик теләп эшкә алалар. Җитәкчелек органнарына да дин гыйлемен яхшы белүчеләр таләп ителә. Мисал өчен, Түбән Камага бүген дин эшләре буенча белгеч кирәк.

- Университет тәмамлаучылар үз белгечлекләре буенча эшлиме?

- Уку йорты тәмамлаучыларның 100 %ы да үз белгечлекләре буенча эшләгән бер генә уку йорты да юк. Бу безгә дә кагыла. Бүген үз белгечлегең буенча эш табу бик авыр. Бигрәк тә дини белем алучылар өчен. Белгеч дипломы алып чыкканнан соң, студентларны магистрлыкка укыту ягын карыйбыз. Моңа кадәр алар Төркиягә укырга җибәрелә иде. Быел берничә студентны Индонезиягә дә җибәрү күздә тотыла. Моннан тыш студентларны Сүрия һәм Иорданиядә дә укыту мөмкинлеге карала.

Теология факультетына килсәк, күп кенә имамнар үз белгечлеге буенча эшкә бармый. Биредә объектив сәбәпләр бар. Каядыр эшкә барырга җыенучы белгеч иң беренче чиратта торак һәм хезмәт хакы белән кызыксына. Бүген мөселман өммәте мәчетләргә, имамнарга ярдәм итәргә бик теләми. Бу бигрәк тә татар мөселман җәмгыятенә хас күренеш. Бүген без дөньяви җәмгыять, безнең күп традицияләребез югалган, дингә һәм дин вәкилләренә мөнәсәбәт тискәре якка үзгәргән. Шуңа күрә авылларда имамнарыбызның авторитеты юк. Моңа имамнар гына гаепле дип уйламыйм. Авылдагы бабайлар, белемнәре булмаса да, дингә хезмәт итәләр, мөселман йолаларын башкарып, бик зур файда китерәләр.

Әмма имам, иң беренче чиратта, үз тирәсенә өммәтне җыючы, яшьләрне тәрбияләүче кеше булырга тиеш. Республикабызда 1300дән артык мәчет булуга карамастан, авылларда белемле имамнар аз. Яшь имам авылга кайтты, аңа яшәргә йорт табылды, аена 3 мең сум хезмәт хакы түләнә, ди. Әмма мондый шартларда эшләргә теләүчеләр әз. Имамнарга исә мохтаҗлык зур. Мәсәлән, быел безгә Улан-Удэ, Рыбинск, Муромдан мөрәҗәгать иттеләр. Киевта җирле татар милли оешмалары да яшь татар имамын җибәрүне сорыйлар.

- Димәк, яшь имамнарны беренче чиратта акча һәм торак мәсьәләсе кызыксындыра? Минемчә, университет авылга кайтып, акчасыз да имам булып торырдай, халыкны дингә өндәрдәй белгечләр әзерләргә тиеш.

- Әйе, һичшиксез, университет тәмамлаучылар беренче чиратта Аллаһы Тәгалә ризалыгы турында уйланырга тиеш. Әмма күп кенә егетләребез ахыргы курсларда өйләнә. Гаиләле килеш авылга кайтып, кайда яшәргә, ничек акча табарга, ничек гаиләне кайгыртырга инде? Ә ислам буенча ир кеше акча табарга, гаиләсен тулысынча тәэмин итәргә тиеш. Мөселманнар тулы канлы тормыш белән яшәргә, актив булырга, күп нәрсәгә җитешергә тиеш. Шуңа күрә мин студентларга: «Авылга кайтыгыз, калганын күз күрер», – дип әйтә алмыйм. Алар болай да күп хезмәт хакына өмет итми.

- Әгәр дә кеше акча эшләргә тели икән, аңа дөньяви уку йортына кереп, дөньяви һөнәр үзләштерергә кирәк булгандыр, бәлки. Дини уку йортын сайлаган кеше тормышын исламга, рухи кыйммәтләргә хезмәт итүгә багышлый.

- Сүз биредә акча эшләүне максат итеп кую турында бармый. Гаиләне кайгыртып тору өчен дә күпмедер акча эшләргә кирәк бит әле. Ә дини белем алырга теләгән яшьләр еш кына укырга кергәнче үк бу якны уйлап бетерми.

- Имамнарның хезмәт хакы гаилә туендырырга да җитми мени?

- Бу кайда эшләвеңнән тора. Мисал өчен Улан-Удэда имамга фатир бирәләр, 15 мең хезмәт хакы тәкъдим итәләр. Төньяк шәһәрләрнең берсендә исә имамга 25 мең түләп торырга да ризалар. Әмма анда барырга теләүче табылыр микән – белмим. 3-4 мең сум гына хезмәт хакы бүген бик аз. Кеше алга таба өстәмә эш табу турында уйлый башлый. Бу исә имамның төп вазифасына хилафлык китерә.

- Имамнарның хезмәт хакы мәсьәләсен хәл итәргә буламы?

- Бу бер көндә хәл ителә торган мәсьәлә түгел. Кавказда, мисал өчен, дин вәкилләренә мөнәсәбәт башка төрле. Анда өммәт, мәхәллә дигән төшенчәләр әле дә сакланып калган. 1917 елгы инкыйлабка кадәр бу бездә дә шулай булган. Мәхәлләләр мәчетне дә, имамны да кайгыртып торган. Әмма бүгенге татарларда мәхәллә төшенчәсе юкка чыккан диярлек.

- Димәк, мәхәлләләрне торгызу өстенлекле юнәлешләрнең берсе булырга тиеш?

- Әлбәттә, бүген күп кенә авылларда мәчет бар. Әмма анда 5-6 карттан кала беркем дә йөрми. Авылга яшь имам килсә, аңа мәхәллә ярдәм итсә, яшьләр дә исламга тартылырлар иде. Яшь имамнар авылга кайтмый, ә карт имамнарның яшьләрне кызыксындырырлык белемнәре җитми. Аларның белемсезлеге арткасында яшьләрдә дин турында тискәре фикер дә туарга мөмкин әле.

Мөселман өммәте булдыру – чираттагы этап булып торырга тиеш. Өммәт мәхәлләгә имамның кирәк булуын аңларга тиеш. Имам авыл яшьләрен тәрбияләү, күп кенә социаль-әхлакый мәсьәләләрне чишү белән шөгыльләнер иде. Шуңа күрә тагын бер мөһим бурыч – авылдагы рухи кыйммәтләрне ныгыту. Кызганычка, бүген бу проблеманы аңлап бетермибез. Авыл үз тормышы, мәчет үз тормышы белән яши бирә.

- Мәсьәләне яшь имамнарның тырышлыгы белән хәл итеп булмыймы?

- Бүген яшь имамнар мәхәллә булдыру белән шөгыльләнә алыр иде. Теләк кенә кирәк. Әмма авыл халкы мәхәлләнең ни икәнен дә белми. Кемдер аңлатмаса, алар моны аңламаячак та. Инкыйлабка кадәр татарлар мәхәллә ярдәмендә генә исән калганнар. Дәүләт тарафыннан аларга ярдәм булмаган. Бөтен мәсьәләләрне дә мәхәллә хәл иткән

- Мисал өчен, ваххабитларны гына алыйк. Аларның халык белән эшләү теләге бик зур. Ни өчен безнең мөселманнар пассив соң?

- Эш тагын шул финансларга килеп төртелә. Ваххабитлар бушка эшли, дип әйтмәс идем мин. Акча килеп тора: китапларын да чыгаралар, тараталар да. Хәзер теләк, энтузиастлык белән генә ерак китеп булмый. Эш диндә генә дә түгел. Яшьләр бүген күпкә прагматиграк.

- Бу очракта Пәйгамбәребезнең сәхәбәләреннән үрнәк алырга кирә. Алар авырлыкларга икътибар итмичә дөньяның төрле почмакларына барганнар, ислам динен таратканнар.

- Чыннан да, сәхәбәләр безнең өчен үрнәк булырга тиеш. Әмма аларга кадәр безгә ерак әле.

- Мәгариф темасына кире кайтый әле: РИУ үзен алга таба ничек күрсәтәчәк: дини уку йорты буларакмы, әллә дөньявимы? Хәзер дини белем берьяклы гына дип әйтергә яраталар.

- Дөрестән дә, мондый проблема бар. Әлегә Россиядә мөселманча белем бирүнең төгәл концепциясе билгеләнеп бетмәгән. Хәзер берничә төр мөселман уку йортлары бар. Мисал өчен, Казан мәдрәсәләре дин белгечләре әзерләп чыгара. Уфадагы Ислам институты да имамнар әзерләү белән шөгыльләнә. Казан, Мәскәү һәм Махачкала ислам университетларының исә бурычлары башка төрлерәк. Алар шәһәрләр, зур җәмигъ мәчетләре өчен имамнар әзерләргә тиеш. Мөселман зыялыларын әзерләү дә бик мөһим мәсьәлә. Нәкъ менә шушы зыялылар Россиядә ислам турында уңай фикер тудырырга тиеш.

- Бер әңгәмәгездә Россиядә мөселман зыялылары юк, дигән идегез.

- Әйе. Ләкин кемдер моның белән килешми. Дөрес, бездә дин белгечләре бар. Алар дини йолаларны башкаралар, яшьләрдә рухи кыйммәтләр тәрбиялиләр. Әмма зыялы дигән сүзнең мәгънәсе күпкә киңрәк.

- Сезнеңчә мөселман зыялысы нинди булырга тиеш?

- Мөселман зыялылары фән, мәгариф, медицина, икътисад кебек төрле өлкәдә эшләгән, әмма ислам динен тотучы кешеләр. Бүгенге зыялыларыбызның барысы диярлек дөньяви кешеләр. Дөрес, алар исламны кире какмый. Шул ук вакытта алар динне белми, мәчетләргә йөрми.

- РИУ мондый кадрларны әзерләү бурычын үтиме?

- Безнең университетта бары мөэминнәр генә укый: теологлар да, икътисадчылар да, лингвистлар да. Әлбәттә, икътисадчылар белән лингвистлар мәчеткә эшләргә бармаячак, ә теологлар бик сирәк очракларда гына имам булып китә. Без бу белгечләр ислам идеалларын йөртүче булыр, җәгыятьне агартуга үз өлешен кертер, дип ышанабыз. Ислам нигезләрен тарату мәчеткә генә йөкләнмәгән, динне таратучы башка учаклар да булырга тиеш.

- Минем өчен мөселман зыялысы – ул, мәсәлән, дөньяви уку йортында эшләүче, шул ук вакытта намаз укучы, ураза тотучы фәнни хезмәткәрләр. Шулай ук ислам кануннары буенча яшәүче, әмма дини түгел, ә дөньяви басмаларда эшләүче журналистлар. Бер РИУ гына бөтен өлкәләрдә дә белгечләр әзерләп бетерә алмый бит.

- Интеллигенция арасында хәзер дин тотучы мөселманнар шактый, әмма мин аларны мөселман интеллигенциясе, дип атамас идем. Алар – мөселманнар. Минем күзаллавымда мөселман зыялысы – ул дин гыйлеме мәсьәләләре буенча бәхәскә керә алырлык, исламга кагылышлы күп сорауларга җавап бирерлек интеллектуаллар.

- Сезнең мөселман зыялысына карата таләпләрегез бик югары.

- Моның мисалы булып революциягә кадәрге татар мөселман җәмгыяте тора ала. Ул вакытта зыялылар да булган, дин эшлеклеләре дә. Мәсәлән, Муса Бигиев. Укыту эше белән шөгыльләнгән, әмма имамлык тәҗрибәсе зур булмаган. Яисә Садри Максуди: Сорбоннада укыган, әмма теләсә кайсы дини сорауга җавап бирә алган. Журналист һәм нәшир Һади Максуди. Без үз өлкәләрендә дә профессионал булган, дин өлкәсендә дә белемле шәхесләребезне күпләп атый алабыз. Әлбәттә, таләпләр югары, әмма, юка гына булса да, зыялылар катламы булырга тиеш. Кызганыч, әмма ул әлегә юк.

- Мөселман зыялылары мәсьәләсен күтәргәнбез икән, безнең революциягә кадәрге шәхесләребезгә дә тукталып китәсе килә. Безнең бик бай дин гыйлеме буенча, мәдәни һәм педагогик мирасыбыз бар. Әмма җәмгыять бу хакта белми.

- Минем фикеремчә, бу фундаменталь проблемаларның берсе: яшьләр төрле агымнарга иярә, милли һәм дини тамырлар өзелгән. Хәтта мөселман илләрендә, мәсәлән, «Әл-Әзһар»да, сыйфатлы дини белем алучылар да үз тамырларыннан аерылган. Аларның кайберләренең хәтта атаклы галимебез Мәрҗани турында ишеткәннәре дә юк. Проблема исә түбәндәгедән гыйбарәт: чит илдә белем алучы студент аңында чын ислам ул укый торган җирдә, мәсәлән, Мисырда яисә Согуд Гарәбстанында, дигән стереотип яши. «Әл-Әзһар»да укучы кайбер студентлар Шиһабетдин Мәрҗани мирасы белән кызыксына башлады. Бу галим XIX гасырда ук классик текстларга аңлатмалар язган. Ә моны бары тирән белемле дин галиме генә башкарып чыга ала. Бу студентлар өчен бу бик зур ачыш булды, татар дин белеме аларның күзаллавында нык үсте. Безнең яшьләребез Курсави, Утыз-Имәни, Мәрҗаниләр турында күбрәк белсә, ваххабистлык йогынтысы кимрәк булыр иде һәм алар күп мәсьәләләргә башкача карый башлар иде. Мирастан өзелү интеллектуаль чикләнгәнлеккә генә түгел, башка бик күп проблемаларга да китерә.

Шуңа күрә үзебезнең мирасыбызны өйрәнү бүген бик мөһим. Бүген без «Антология татарской богословской мысли» проектын эшлибез. Курсави, Утыз-Имәни, Мәрҗани хезмәтләрен, Муса Бигиевның ике томлыгын чыгардык. Г.Баруди, З.Камали, Г.Буби, Р.Фәхретдинов, А.Ибраһимов һәм башкаларның хезмәтләрен чыгарырга әзерлибез. Безнең мәдәни һәм дини мирасыбызны өйрәнүдә әле бик зур эш башкарасыбыз бар.

Искәндәр НӘБИУЛЛИН



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: www.tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
16.02.2012 Игорь Севрюгин: «Миңа татар теле кирәк!»
30.01.2012 «Урмай моңы» быел соңгы тапкыр үтәчәк
29.12.2011 Дамир Фәттахов: “Универсиада үтәчәк, спорт корылмалары халыкка калачак”
26.12.2011 Әлбир хәзрәт Крганов: Мәскәүгә бер Аллаһка ышанып килдем
23.12.2011 Чишмә — Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте

Сәхифәнең тулы тексты