Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Әңгәмәләр

Тимергали хәзрәт: «Корбан чалу Аллаһыга якыныйта»

28.10.2011

Изге Корбан гаете көннәре якынлаша. Бу бөек бәйрәм барыбыз өчен дә мөһим. Ул безне сабырлыкка, Аллаһыга итагать кылып яшәүгә дә өйрәтә. Аның тарихын белмәгәннәр сирәктер. Корбан гаетен һәр елны көтеп алып, бу бәйрәмне зурлап үткәрергә тырышабыз. Ә менә нигезенә кайтып фикерләсәк, Аллаһының киң рәхмәте булган бу кыйссага күпме хикмәт, сабырлык салынган.

Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә Ибраһим (г.с.) гә үзенең улын Исмәгыйль (г.с.)не корбан итәргә кушкан. Бу кыйссадан бик күп гыйбрәтләр алырга була. Беренчедән, Ибраһим (г.с.)нең берсүзсез бөек Аллаһка итагать итүен алыйк. Аның өчен Раббысының сүзе барыннан да өстен икәнен күрәбез. Хатыны Хаҗәргә (р.г.) дә бу боерык хакында әйткәч, ул «Әгәр бу Аллаһы әмере булса, минем каршы килергә хакым юк», — ди. Улы Исмәгыйльне корбан итәргә алып барганда, Аллаһның рәхмәтеннән сөрелгән шайтан аңа килеп вәсвәсә кыла. «Сине әтиең үтерергә алып бара. Кач, тизрәк», — ди. Сөекле әти-әнисенең һәм Раббысының сүзеннән чыгарга ияләшмәгән бала: «Мин Аллаһы әмеренә каршы килмим. Әтием барын да белеп эшли», — дип мәльгунне ташлар атып куып җибәрә.

Колларынының итагатьләренә күрә, Аллаһы Тәгалә Үзенең киң рәхмәте итеп Исмәгыйльне саклап кала. Ата кешенең кисәр өчен кулындагы пычагы үтми һәм күктән корбан итәргә дип, Аллаһы тарафыннан бәрән төшерелә.

Шул көннәрдән бирле изге бер йола итеп Корбан гаете билгеләп үтелә. Бу тарихи вакыйга барыбыз өчен дә бик мөһим һәм гыйбрәтле. Шул ук вакытта без бу кыйссадан Аллаһының киң кодрәтен күрәбез.

Корбан гаете көннәре якынлашканда, бу мәсьәләдә гыйлемнәребезне яңартып, укучыларга да мәгълүмат биреп китү начар булмас. Сорауларыбызга җавап табар өчен «Нурулла» мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәткә мөрәҗәгать иттек.

- Корбан чалу кайсы хөкемгә керә? Һәм кешегә бу гамәл мәҗбүри булсын өчен нинди шартлар үтәлергә тиеш?

- Байлыгы һәм мөмкинчелеге булган һәрбер мөселман кешесе өчен корбан чалу вәҗеп гамәл санала. Шулай ук бу эшкә тотынган кешенең акыллы, балигъ яшендә булуы, сәфәрдә булмавы шарт. Әгәр дә инде мөмкинчелеге булмаса гөнаһ юк. Шулай да бу изгелекле эшнең әҗере бик бөек икәнлеген онытырга ярамый. Чөнки корбан чалганда хайванның беренче тамчы каны җиргә тамганчы ук суючының гөнаһлары кичерелә. Бу гамәлдә, башкалардагы кебек үк, ният мөһим әһәмияткә ия. Аллаһы Тәгалә Хаҗ сүрәсенең 37 аятендә әйтеп үтә: «Сез чалган дөяләрнең итләре каннары Аллаһыга ирешмәс, мәгәр тәкъвалыгыгыз вә изге гамәлләрегез ирешер.»

- Ә корбан ите кемнәргә таратылырга тиеш?

- Корбан, нигездә, фәкыйрь, мохтаҗ, мескен, ятим, кимчелекле кешеләргә, тол хатыннарга, сәфәрдә булучыларга өләшенә. Әгәр дә корбан чалган кешенең үз әнисе тол хатын була икән, аңа да бирелергә тиеш. Корбанлык итен ике төрле юл белән корбан әһелләренә ирештерәләр. Берәүләр кисәкләргә бүлеп, итне тарата, икенчеләр, табын ясап, мохтаҗ кешеләрне чакырып, Коръән мәҗлесе үткәрә. Икесе дә күркәм гамәл санала. Һәм ничек эшләсәң дә дөрес була.

- Белүебезчә, корбан ителәсе хайванның кимчелекләре булырга тиеш түгел. Моның хакында ни диярсез?

- Дөрестән дә, әгәр дә хайванның кайбер кимчелекләре булса, аны корбан итәргә була әле. Алар түбәндә:

-Хайванның күз күреме начар булу, кылыйлык;

- Бер аягы аксау, әгәр бу аксаклык хайванның йөрүенә комачау итмәсә;

- Тумыштан мөгезләре яисә мөгезенең бер өлеше булмау;

- Колаклары тишелгән булу;

- Берничә теше булмау;

- Койрыгының яки колагының зур әһәмияткә ия булмаган өлеше булмау;

       Ләкин иң яхшысы хайванның бу кимчелекләрдән пакь булуы.

Ә кайбер җитдирәк кимчелекләр аркасында хайваннар корбанга суелырга лаек түгел. Алар түбәндә:

- Бер күзе яки ике күзе дә дөм сукыр булса;

- Аксаклыгы берәр урынга барып җитәр өчен комачау итсә;

- Бер яки ике колагы да тулысынча кисеп атылган булса;

- Күпчелек тешләре булмаса;

- Бер яки ике мөгезе төптән сынган булса;

- Койрыкның яртысына яки аннан да күбрәгенә зыян килгән булса;

- Имчәкләре булмаса;

- Бик талчыккан хәлдә яки хәлсез хайван булса;

- Тумыштан колаксыз яки койрыксыз булса;

-Көтүдәге калган хайвннарга кушыла алмаслык дәрәҗәдә котырынган булса;

- Нәҗес (чиста булмаган ризык) белән тукланса;

- Ә корбанга суелырга кайсы хайваннар лаеклы соң?

- Алар сарык, кәҗә, сыер, үгез, буйвол, дөя.

Ә калган хайваннарны корбанга тотарга ярамый. Югарыда әйтелгән хайваннар ата җенесеннән дә, ана җенесеннән дә булса ярый. Нигездә сарык яисә кәҗә сую хуплана. Алар бер еллык булырга тиеш. Әгәр дә хайван ярты еллык, әмма көр һәм таза, бер еллык кебек булса, андый да ярый. Ә эре мөгезле хайваннар ике яшьлек, ә дөя биш яшьлек булырга тиеш.Эре мөгезле хайван белән дөя бер кешедән дә, җиде кешедән дә чалына ала. Ләкин бергәләп эре хайванны чалырга теләгән кешеләрнең нияте Аллаһ ризалыгы өчен генә булырга тиеш. Әгәр дә инде араларыннан берсе ит алырга теләгәннән генә чалса, берсенең дә корбаны кабул ителми.

- Корбан чалу рәвеше ничек башкарыла?

- Башта тыныч кына итеп корбанны чалынасы урынга илтеп җиткерергә кирәк. Аннары газап кылмыйча, сул ягына яткырасы һәм башын кыйблага борып куясы. Вак мөгезле хайванның арткы уң аягыннан кала өч аягы да бәйләнә. Суясы кеше ниятен әйтә, янәшәдәгеләр тәкбир әйтә. Шуннан Әл-Әнгам (162-163) сүрәсенең бер өлеше укыла: «Әгузу билләһи минәш-шәйтанирраҗим. Бисмилләһи- рахмәнир-рахим. Кул иннә саләти вә нусуки вә мәхъйә вә мәмәти лилләһи Раббил галәмин...» («Әйт: «Дөреслектә, минем намазым, гыйбадәтем Аллаһка, яшәвем дә, үлемем дә Галәмнәрнең Раббысы ихтыярында, Аңа тиңдәшләр юк»). Моннан соң бисмилләһ дип хайван чалына. Һәм дога кылына.

Өстәмә рәвештә ике рәкәгать нәфел намазын укырга була. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Корбан чалган кеше пычагын куйгач та, ике рәкәгать намаз укыса, Аллаһ аңа ни теләсә шуны бирер».

- Чалынган корбанның ите ничек таратыла соң?

- Итне өч өлешкә бүлү яхшы. Бер өлеше күршеләргә һәм туганнарга таратыла, икенчесе ярлыларга һәм мескеннәргә, ә өченче өлеше чалучының гаиләсенә кала.

- Корбан чалуның үз хикмәте һәм файдасы да бар бит.

- Корбан чалу, беренчедән, Аллаһка һәм Аның ризалыгына якынайта. Раббыбыз ул корбанга мохтаҗ түгел, тик ул моның белән безнең Үзенә якынлык дәрәҗәсен тикшерә. Шулай ук корбан Исмәгыйь (г.с.) кыйссасын искә төшерә, аның коткарылуы хакында фикерләвебезне яңарта. Мөселманнарның корбан чалуы аларның Аллаһ юлында малларын кызганмавын күрсәтә. Бу канун мескеннәрне һәм ятимнәрне шатландыруга китерә.

Ә файдасына килгәндә, кешенең гөнаһлары ярлыкана, ул Аллаһка шөкер итеп, Аның алдында булган бурычын үти, чалынган хайван Кыямәт көнендә чалучыны Сират күпере аша алып чыга һәм аның котылуында сәбәпче була. Мескен, ятимнәрне сөендереп, без аларның канәгатьләнүенә ирешәбез.

- Хәзрәт, без һәр елны көчебездән килгәнчә, гает бәйрәмен олылап үткәрергә тырышабыз. Күпләребез бу йоланы авылларына якыннары янына кайтып үти, ә менә андый мөмкинчелекләре булмаучыларга берәр урынга мөрәҗәгать итеп булмыймы?

- Моның өчен Казаныбызның махсус кайбер җирләрендә корбан чалу урыннары әзерләнгән. Шундый урыннарның берсе — «Сөләйман» мәчете ишекләре һәркем өчен дә ачык. Биредә корбан чалырга теләгән кешегә барын да (хайван суюны, тунауны) әзерләп бирәләр. Бу гадәт мәчеттә инде ун ел дәвам итә. Сарыклар бирәгә Дагыстаннан кайтарыла. Шуңа да, теләкләре булучылар Левченко бистәсендә урнашкан «Сөләйман» мәчете әһелләренә мөрәҗәгать итә ала. Бу мәсьәләдә сораулары булучылар мәчетнең имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитовка шылтырата ала. Тел.: 2580447.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Аллаһы корбаннарыбызны кабул итсен, гает көннәре мөбарәк булсын, дигән теләктә калып, сезнең белән хушлашабыз.

Мин дә мөмкинлектән файдаланып, кардәшләребезне олуг бәйрәмебез белән тәбрик итәм. Аллаһы Тәгалә чалынган корбаннарыбыздан риза булсын, барыбызга да һәрвакыт Аның рәхмәтен тоеп яшәүне насыйп итсен.

Әңгәмәдәш Айсылу Юлдашева.



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: www.tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
16.02.2012 Игорь Севрюгин: «Миңа татар теле кирәк!»
30.01.2012 «Урмай моңы» быел соңгы тапкыр үтәчәк
29.12.2011 Дамир Фәттахов: “Универсиада үтәчәк, спорт корылмалары халыкка калачак”
26.12.2011 Әлбир хәзрәт Крганов: Мәскәүгә бер Аллаһка ышанып килдем
23.12.2011 Чишмә — Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте

Сәхифәнең тулы тексты