торуың хәерлерәк«, — ди ул. Ислам динендә кайлүлә дигән әйбер бар. Бу төштән соң сәгать ярым йоклап алу дигәнне аңлата. Төштән соң йоклау бик файдалы. Моңа Германия галимнәре фәнни яктан аңлатма да биргәннәр. Германиядә хәзер күп оешмаларда төштән соң сәгать ярым йокларга рөхсәт ителә икән. Шул рәвешле кеше күп көч ала ди.
Кояш баеганда йокларга ярамый. Озак йоклау да кешенең иманын үтерә, ялкауга әйләндерә. Коръәни Кәримдәге аятьләрнең берсендә әйтелгәнчә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм гаскәре сәхабәләр хакында мәгълүмат биргәндә, Аллаһы Тәгалә аларны бик әз генә йоклатып алган. 10-15 минут йоклап торгач аларның бөтен арулары беткән. Кыска вакытлы йокы, ягъни черем итеп алу да — Аллаһы Тәгаләнең кодрәте.
-Коръәндә лунатиклар турында мәгълүмат бармы?
-Алар турында бернәрсә дә әйтә алмыйм. Шәт, бу хакта Коръәндә нидер язылгандыр, әлегә без генә таба алмаганбыздыр. Кешенең төнлә йөрүе — авыру нәтиҗәсе. Лунатикларның, йоклаганда, баш миенең бер өлеше уяу кала.
-Рамил хәзрәт, мәрткә киткән кешеләр турында да сөйләшик әле. Андый вакытта кайберәүләрнең »теге дөньяга барып кайттык« диюләренә ышанырга ярыймы?
-Кешенең каядыр барып кайтуы җаны беләнбәйле. Адәм баласы төшендә андый сәяхәтләрне кыла ала. Әйткәнемчә, йоклаганда җан чыга. Җанның тизлеге нур тизлегеннән 50 меңгә артык. Нур секундына 300 мең чакрым юл үтәргә сәләтле. Җанның тизлеген санап чыгару өчен шуны 50 меңгә тапкырларга кирәк. Моңа ышану өчен бер мисал китерик. Троллейбус яки автобуста барабыз ди. Башны Тәрәзәгә куеп йоклап китәбез һәм төш күрәбез. Төштә тарихи вакыйга, сугыш бара, сезне әсирлеккә төшергәннәр, җәзаларга алып киләләр, имеш. Кемдер артыгыздан башыгызга сугам дигәндә уянасыз. Баш тәрәзәдән кыйшаеп төшеп барганда, берничә секунд эчендә, сез алда әйтелгәннәрнең барысын да күреп өлгергәнсез һәм башыгыз тәрәзәгә бәрелгәч уянып киткәнсез. Димәк, берничә секунд эчендә җан тәннән чыгып сәяхәт кылып, сезнең белән бергә тарихтан әйләнеп кайткан.
| -Мәрткә киткән кешенең дә Җаны чыгамы?
-Әйе. Ләкин җан белән тән арасында шулай ук элемтә саклана. Коръәни Кәримдә андый кешеләр турында сүрә бар. Ул »Кәһаф« (»Тау куышы«) дип атала. Аңда сүз җиде егет һәм бер эт турында бара. Бу егетләр христиан, ягъни Гайсә галәйһи вә сәлләм динен тоткан урында яшиләр. Әлеге диндәге халыкны эзәрлекли башлагач, газапка дучар булган бу җиде егет бер кичне шәһәрдән чыгып кача. Алар артыннан бер эт тә иярә. Егетләр тау башына менеп, шундагы куышка кереп яшеренә һәм шунда ятып йоклыйлар. Эт тә йоклый. Бервакыт уянып, торып утыралар. »Күпме йокладык икән?« — дип аптырашта калалар. Берсе әйтә: »Бер көн бардыр«, — ди. Икенчесе: »Бераз күбрәктер«, — ди. Ашыйсылары килгәч, акча җыешып, араларыннан берсен ризык алырга җибәрәләр. Егет таудан төшеп шәһәргә бара, кибеткә керә. Акчасын сузып, азык алырга маташа. Кибетче акчаны күрә дә: »Бу акча кулланылышта йөрми. Кайсы музейдан урладың?« — ди. Теге егет гаҗәпләнеп: »Ничек йөрми?! Әле кичә генә кулланылышта иде бит«, — ди. Сатучы бу акчаның 300 ел файдаланылмавын җиткерә. Шулай итеп егетләрнең 300 ел йоклавы ачыклана. Аллаһы Тәгалә
Коръәни Кәримдә: »Аларның йоклаганнарын күргән булсагыз, куркуыгыздан чыгып качар идегез«, — ди. Ул егетләрнең күзләрен, кипмәсен өчен, йомып бетерми. Елга ике мәртәбә аларны бер яктан икенче якка бора. Егетләр йокыдан уянганда, шәһәр христиан динен кабул иткән була. Бу хәл турында ишеткәч, аларны күрергә бөтен халык җыела. Егетләр сөйләшергә дип кире мәгарәгә керәләр һәм бөтенесе бер мизгелдә вафат булалар. Озак мәрткә китеп торганнан соң, уянгач, адәм баласы озак яши алмый. Бу — Аллаһы Тәгаләнең тагын бер
"АКЧАРЛАК" нәшрият йорты чыгарган китаптан алынды.
Проголосовало: За - 0, против: 0. Общий рейтинг: 0
Внимание! При
использовании материалов просьба указывать ссылку: «Татар-Ислам.», а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: www.tatar-islam.ru