Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Әңгәмәләр

Фәрит Мифтахов: «Ярдәм итә алуым белән үземне бәхетле саныйм...»

24.10.2011

Фәрит Фәиз улы Мифтахов - Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Булгар-синтез» оешмасы генераль директоры, «Болгар», «Әнием-Мама» хәйрия фондлары җитәкчесе. Югары урында эшләп, бик күп вазифалар башкаручы әлеге кеше үзе белән аралашып, әңгәмә корганнарда бары соклану, хөрмәт хисләре генә уятуында шигем юк. Чөнки аның һәр көне, һәр мизгеле бары файдалы эшләр, изгелекләр кылуга гына сарыф ителә. Үзен аямыйча, әйләнә-тирәдәгеләр өчен тырышучы, дин, милләт, халкым, дип янып яшәүче бу шәхес барына да ничек өлгерә соң? Беренче чиратта, мине әлеге сорау кызыксындырды.

- Беренчедән, бу тормышта бер вазифа икенчесен тулыландыра бара. Иҗтимагый эш белән шөгыльләнгәндә дә, депутат булганда да милләт, дин, халык турында уйларга, алар өчен эшләргә туры килә. Ә хәйрия эшләрен алсак, алар да җәмгыятькә хәлдән килгәнчә ярдәм итүгә нигезләнгән. Балалар, мохтаҗлар, олы буын кешеләренә ярдәм итәргә кирәк була. Шул рәвешле эшләргә өйрәнелгән инде. Мактанып, күп эшлибез дип әйтеп булмый. Ләкин безнең кебек ярдәм итәргә омтылган кешеләр күбрәк булса, җәмгыять тагы да күркәмрәк тормышта яшәр иде. Без исә, үз чиратыбызда, көчебездән килгәнчә тырышабыз. Аны берәү дә, үзен күрсәтә бу, дип уйламасын. Еш кына кеше эшли башлагач, үзе турыда мондый төр сүзләрне дә ишетә. Әлбәттә, безнең эштә дә җиңел генә бармый. Ярдәмгә мохтаҗ булучылар шактый. Барысына да булышасы килә. Шул ук вакытка килгәндә, чыннан да, вакыт бик тыгыз. Дөресен генә әйткәндә, кайвакыт башка уйлар да килә, кирәкме соң бу безгә, дип. Күпләр бизнес белән шөгыльләнә. Эшләре ярыйсы гына яхшы бара, уңышка ирешәләр. Шулай да, кеше арасында кеше булып калу мөһим. Көчеңнән килгән кадәр ярдәм итә алу үзе зур куаныч. Мин бу мәсьәләдә үземне бәхетлерәк дип саныйм. Чөнки акча эшләүне аны һәркем булдыра ала. Ә менә кешеләргә ярдәм кулы сузарга атлыгып торучылар бик үк күп түгел әле безнең арада. Гомумән, киләчәк турында уйлау, үзебез, балаларыбыз, милләт, диннең киләчәген кайгырту бөек гамәл. Болар барысы да безнең мөнәсәбәттән тора. Шуңа да изге гамәлләр эшләүгә омтылу һәркемгә дә бирелмәгән, дип уйлыйм. Акчаны бүгенге көндә бик күп эшләргә була. Тик дөрес яшәргә һәм эшләргә тырышу безнең бурычыбыз булырга тиеш. Әлбәттә, өеп акча бирә торган эшләрнең күбесе хәрам да булып чыга. Нигездә, андый акчалар ничек җиңел килеп керсә, шул рәвештә үк юкка да чыгарга мөмкин. Шуңа да без төрле эшкә алына алмыйбыз. Безгә исә исән-сау булып, балаларны дөрес тәрбияләү, җәмгыятькә, дәүләткә файдалы булу, нинди генә очракларда да, кеше булып калу мөһим. Берәүгә дә начарлыгыбыз тимәсен дә, туры юлдан да тайпылмыйк. Дөрес, ул юл бик кыендыр. Тик ни генә булса да, соңыннан без аның уңай нәтиҗәләрен күрербез. Шуңа да Аллаһы Тәгаләгә ышанып, Аннан ярдәм сорап яшәүче кешеләр буларак, күбрәк яхшылыклар кылып, начарлыклардан ераграк торырга омтылыйк.

- Үзегезнең кылган изгелекләрегез, янәшәдәгеләргә ярдәм итеп яшәвегез белән, сез, мөгаен, рухи байлыгыгызны арттырып, үзегез өчен дә канәгатьләнү хисләре аласыздыр? Күңелегез һәрчак изгелеккә омтылуның сәбәпләре нидә?

- Минем ярдәмгә мохтаҗларга булышып яшәргә омтылуымның сәбәбе, беренче чиратта, гади гаиләдә тәрбияләнгән булуымдадыр. Бүгенге көндә дә иҗтимагый вазифалар башкарып, акыллы, зыялы, тәҗрибәле кешеләр белән таныш булу, шул ук вакытта, балалар, дин әһелләре белән дә яхшы мөнәсәбәттә торуым минем өчен зур байлык ул. Андый байлыкны беркайда да сатып алып булмый. Шундый кешеләр белән таныш булу, алар белән аралашып, үзләреннән акыл, тормыш тәҗрибәсе алуым минем өчен мөһим. Болар барысы да алардан үрнәк алып, киләчәктә яхшы эшләр генә кылып, кирәкмәгәннәреннән ерак торып яшәргә, акыл, хикмәт, тормыш тәҗрибәсе тупларга ярдәм итә. Рухымны ныгытып, шатландырып тора, дисәм дә ялгыш булмас. Дөресен генә әйткәндә, күңел кайтуларым булганы юк. Шиккә бирелеп, ничек эшлим икән, димим. Кайберәүләр, кирәкме бу сиңа? Үзең, балаларың турында уйла, ди. Димәк, минем юлым, язмышым шушы. Кемдер туа да үлә, кемдер озын гомерләр кичереп тә, берни күрмичә бакыйлыкка күчә. Ә без исә үзебездән соң балалаларыбыз, туганнарыбыз горурлана алырлык гамәлләр калдырсак, моның ни начарлыгы бар?

Гаиләдә алган тәрбиягә килгәндә, әйтеп китәргә кирәк, мин үзем әтисез үскән бала. Әнием мине ялгызы тәрбияләде. Менә быел 15 ноябрь көнне әнинең вафатына ун ел тула. Үзем гомер буе гади тормышта яшәп, тормыш тәҗрибәсе туплавым да аз роль уйнамагандыр.

- Сез мөселманнарга гына түгел, башка милләт, дин кешеләренә дә ярдәмегезне кызганмыйсыз.

- Мөселман дөньясында мин әнием мәрхүмә булганнан, үзем авылда мәчет салдырганнан бирле. Бүгенге көнгә кадәр ярдәмемә мохтаҗ кешеләргә үземнең кулдан килгәнчә булышып яшәдем. Инде башка милләт, дин кешеләренә килгәндә, татар милләтен, мөселман динен яхшы яктан күрсәтә, дәрәҗәсен күтәрә белү мөһим әйбер. Без инде кечкенәдән башка милләт, дин кешеләре белән дә дустанә мөнәсәбәттә булдык. Безне дә хөрмәт итәләр. Һәм без дә ул хөрмәткә якты йөз күрсәтергә тырышабыз. Икенчедән, мөселман һәм христин дине яшьләрен берләштерүдә дә сөйләшүләребез булды. Алар миңа килеп, әңгәмә корды. Югары белем бирә торган биналарда гыйбадәт кылу бүлмәләре булдыру турында да сүз барды. Әле бу мәсьәлә хәл ителеп бетмәде. Шулай ук юлда булучыларга автостанцияләрдә махсус урыннар булдыру турында да сөйләштек. Әле менә 23 октябрь көнне «Казан» милли мәдәният үзәгендә Татарстан һәм кайбер төбәкләрдән килгән яшьләр театр күрсәтте. Шунда без катнашып, ярдәм иттек. Әлбәттә, мөселман кешесе һәрвакыт шулай ярдәмгә әзер булырга тиеш.

- Корбан, Ураза гаетләре көннәренең дә ял көне буларак кабул ителүендә сезнең тырышлыгыгыз керми калмагандыр?

- Беренче чиратта, бу Илбашы тырышлыгы белән гамәлгә керде. Ләкин безнең диннәр, милләтләр белән эшләвебез дә моннан ерак тормый, билгеле. Корбан, Ураза гаетләребез — мөселманнар өчен бөек бәйрәмнәр. Бу көннәрдә ял көне бик тә кирәк. Күпләр туган якларына, авылларына туганнары, ата-аналары, якыннары янына кайта. Бу гамәлләре, шул ук вакытта дини вазифасы — корбан чалуы белән балаларына яхшы тәрбия күрсәтә. Рамазан аенда да, кеше әле уразасын тотмаса да, калганнар белән ифтар кылып, изге бәйрәм көннәрен якыннары янәшәсендә үткәрә.

- Сер булмаса, киләчәккә планнарыгыз белән дә уртаклашсагыз иде.

- Бөтендөнья Татар Конгрессының «Казан» бүлеге җитәкчесе буларак та, татар халкы, иҗтимагый оешмалар белән эшләргә тырышабыз. Әлбәттә инде, мәктәпләрдә, балалар бакчасында да татар телендә тәрбия бирүне булдырырга да өлгерәбез. Бөтендөнья Татар Конгрессы белән дә, хәйрия эшләре белән дә эшлиселәр күп. Балалар йортларында да шул рәвешчә эш алып барасы. Депутат буларак та, халык белән эшләүне туктатмаска кирәк.

Алда әйтеп киткән идем, 15 ноябрь әнинең үлгәненә ун ел дип. Менә шул көнгә бер чара үткәреп алырга дип торам. Монда әбиләр белән очрашып, сөйләшәсе, аларны борчыган мәсьәләләр хакында сорашасы булыр. Аннары ел саен «Әниләр көне»нә «Әниеңә хат яз» («Напиши письмо маме») исемле чара үткәрелә. Ноябрь азагында аңа нәтиҗә ясала, иң яхшы хат язучыга бүләкләр бирелә. Бу чарада да катнашачакбыз.

Шулай ук, Изге Корбан бәйрәмендә дә катнашасы бар.

Г. Камал театрында ел саен үткәрелә торган «Татар егете» конкурсын да онытмыйк. Биредә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырыла. Бу бик тә кызыклы чара булып тора.

Декабрь аена физик кимчелеккә ия булганнар ункөнлегенә спектакль, концертлар оештыру каралган. Һәм Нурлат шәһәрендәге интернат-мәктәптә булуны без 2004 елдан бирле оештырып киләбез. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» («Помоги собраться в школу») акциясе буенча, балаларга формалар, кирәк-яраклар алып кайтабыз.

Безнең максат булып, аз керемле гаиләләргә дә ярдәм итү тора. Шулай ук Өлкәннәр көнендә дә үз тырышлыгыбызны куеп, хөрмәтлеләребезгә уңайлыклар тудырдык.

- Фәрит әфәнде, милләттәшләребезне, кардәшләребезне, ватандашларыбызны якынлашып килүче бәйрәмнәр белән тәбрикләп, нинди теләкләр әйтер идегез?

- Дәүләт Советы депутаты буларак, шәхсән үземнән, дин кардәшләремне ел саен безгә килә торган Корбан гаете белән тәбрик итәм. Иң изге теләкләрдә генә калып, бер-берләренең кадерләрен белеп яшәргә, ислам дине, татар милләте, халкыбыз, дәүләтебез өчен изге эшләрдә булып, озын, хәерле гомер итүләрен телим. Шулай ук күпмилләтле, динле Рәсәй халкын Бөтендөнья Берләшү, Татарстан Җөмһүрияте халкын Конституция кабул ителү көне белән котлыйм.

- Сезгә авыр һәм мактаулы эшегездә бары уңышлар һәм сабырлык, көч-куәт теләп калабыз. Әңгәмәгез һәм милләтебез, динебез, халкыбыз өчен куйган тырышлыкларыгыз өчен сезгә зур рәхмәтләр җиткерәбез.

Әңгәмәдәш - Айсылу ЮЛДАШЕВА



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: www.tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
16.02.2012 Игорь Севрюгин: «Миңа татар теле кирәк!»
30.01.2012 «Урмай моңы» быел соңгы тапкыр үтәчәк
29.12.2011 Дамир Фәттахов: “Универсиада үтәчәк, спорт корылмалары халыкка калачак”
26.12.2011 Әлбир хәзрәт Крганов: Мәскәүгә бер Аллаһка ышанып килдем
23.12.2011 Чишмә — Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте

Сәхифәнең тулы тексты