Анда мәктәпне тәмамлаганнан соң, Университетта укып чыгып, берничә ел эшләп, Татарстанга кире әйләнеп кайта. Монда кайтканнан соң, сату-алу өлкәсендә, төзелештә эшләп алырга туры килә аңа. 2007 елда инде ул Татарстан диния нәзарәтенең Хәләл Комитетына эшкә килә. Күз ачып йомган арада 4 ел уза да китә. Шул уңайдан без Динар Садыйков белән очрашып, хәләл индустриясенең үсеше, таралышы, мәгънәсе турында сөйләштек.
Хәләл ризык нигә кыйммәт?
Хәләл ризык, гадәттә, гадәти ризыктан аерыла. Аның эчендә хәләл иттән тыш, төрле катнашмалар, химик матдәләр, тәмләткечләрнең өлеше мөмкин кадәр аз була. Хәләл казылыкта итнең өлеше зур була. Без бары тик үзебез тикшергән җитештерүчеләр өчен генә җавап бирә алабыз.
Безгә еш кына сатып алучылар, нигә хәләл ризыклар, башка гадәти ризыклар белән чагыштырганды кыйммәтрәк дип шикаять итә. Аны әлбәттә арзан итеп тә эшләп була ул. Бүгенге көндә химиклар бит бик яхшы эшли, алар ничек итеп 100 грамм иттән, төрле химик мәтдаләр кушып, сезгә 1 килограмм ит ясап бирәлә.
Бу очракта инде аның составы хәтерне калдырыр дәрәжәдә булачак. Менә кибетләрдә 100 сумга бер килограмм сосиска сатып алып була.Бу нинди сосиска була инде, бәлки аның исе белән тәме генә бардыр? Шуңа да, хәләл казылык итле булганга күрә, аның бәясе дә артыграк була.
Киләчәктә хәләл ризыкны премиум классына гына туры килә торган итеп тугел, шулай ук, эконом классына да туры китереп җитештерү күзалланыла. Безгә арзан бәягә хәләл кирәк диючеләргә, без инде аңлатма ясаячакбыз, менә сезгә арзан хәләл, тик анда тәмләткечләр, катнашмалар, химик матдәләр күп.
Чөнки башкача аны ясап булмый. Бүгенге көндә сыер итенең бәясе күпләп сатучыларда да 150 сумнан ким тугел, соңыннан итне сөякләреннән чистартсаң, итнең бәясе 250 сумга күтәрелә. Менә бу 250 сумлык иттән ничек итеп 100 сумлык колбаса ясап булсын соң? Кеше үзе базардан сөякле итне килосы 170 сумга сатып ала, уйлап карасыннар иде бераз. Шул юнәлештә халыкка аңлатмалар булачак.
Хәләл җитештерүченең чыгымнары?
Эре мөгезле хайваннардан башласак, анда электр тогы кулланылмый, хайванны егып, кыйбла тарафына юнәлдереп, кул белән бисмилләһ әйтеп чалына. Бер сәгать эчендә 1-2 сыер урынына, җитештерүче гадәти ысул белән 10 сыерны эшкәртә алыр иде, күбрәк акча эшләр иде.
Өстәмә чыгымнарны да истә тотарга кирәк: эшләмәсә дә электр тогы өчен түләргә, аерым эшчеләр тотарга, аларга хезмәт хакы түләргә кирәк һәм башкалар. Икътисад якларына килсәк, ул аерма 5-6 сумга гына түгел, ә 20-30 сумга да җитәр иде.
Ләкин җитештерүчеләр моңа бармый, чөнки хәләл юнәлеше аларга өстәмә керем ясый, дәрәҗәсен арттыра. Без үзебез дә, ничек итеп хәләл ризыкның бәяләрен тагын да киметеп була микән дип төрле мәсьәләләр чишеп карыйбыз. Намуслы хәләл ит җитештерүчеләр безгә, менә бит, карагыз, ничек итеп без тагын да арзанрак ясыйбыз, без бит үләксә итен куллана алмыйбыз диләр.
Шул ук соя аксымын гына алыйк. Табигый үсемле булса да, анда ГМО булуы бар. Ә ул безнең көндә хәрам санала. Күпләре аны хәләл, табигый дип бара. Ләкин без бүген ГМО га каршы да көрәшәбез, ул безнең ризыкларыбызда булмаска тиеш. Әгәр дә анализлау вакытында ГМО табыла икән, без аны хәләл ризыклар янына китерә алмыйбыз. ГМО бүгенге көндә дин белән генә бәйле түгел, бу бер яктан дәүләт тарафыннан эшләнә торган эш.
Бигрәк тә чит илдән килә торган ризыкларны тикшерәбез. Менә коры катнашма казылыкка кушыла, анда нинди сөяк нәрсәсе кертелгән, нинди үсемлек матдәсе катнашкан, кем белә? Мәгълүмат өчен, бүгенге ароматизаторларнын кайберларенда дуңгыз мае бар. Аны гадәти кеше белми да, кулланмый да, ә менә җитештерүчеләргә килгәндә, без инде аларга бу хакта аңлатмалар, кисәтүләр ясап җибәрәбез.
Сатучыларга белешмәләр таратылачак.
Сату дөрес алып барылмый. Сатучы хәләлне сата, әмма ысулын, тәртибен белми. Хәләл ризык үзенең вакуум төргәгендә булырга тиеш. Сатучы аны төргәксез булган килеш сатырга тиеш түгел. Кем белә, аның бит махсус тышлыгы булмаса, хәләл тамгасы күренмәсә, нәрсә сатып алганыңны белмисең, ул яктан аңлатмалар ясыйбыз. Шулай ук аның аерып кисә торган пычагы, тактасы булырга тиеш. Монда кеше факторы бар: сатучы ашыкканда онытып та җибәрә, әле генә дуңгыз колбасасын кискән иде, хәләлне дә шул пычак белән кисеп бирүе бар.
Әгәр дә хәләл кибете булса хәл башка, анда бар да хәләл. Бу кибетләрдә казылыкларны кисеп бирү рөхсәт ителәчәк, ә менә гади кибетләрдә, хәләл казылыклар бары тик үз төргәгендә генә сатылачак, кисеп бирү булмаячак.
Кайбер абый-апалар шалтыратып, каты бәрелеп тә ала. Рәхмәт аларга, соңыннан гади сатып алучы күзлегеннән күп кенә мәсьәләләрнең асылына төшенә башлыйсың. Кай вакыт мактап алсалар да була, чөнки эшләгән эшләребез дә аз түгел. Эшләгәндә вак хаталар була инде, эшләмәгән кеше генә ялгышмый. Бүген безнең яңартыла торган сайтыбыз бар, анда барлык хәләл җитештерүчеләр хакында кирәкле мәгълүматны табып була.
Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт.
Әңгәмәдәш Рузилә Гәрәева.
Проголосовало: За - 0, против: 0. Общий рейтинг: 0
Внимание! При
использовании материалов просьба указывать ссылку: «Татар-Ислам.», а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: www.tatar-islam.ru