Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Әңгәмәләр

Фәрит Мифтахов: Дин әһелләре-минем өчен иң хөрмәтле кешеләр

25.05.2011

Хәтәр торгынлык дәвам иткән катлаулы бу чорда күпләр үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып яшәргә омтыла. Хәер, моның өчен аларны гаепләп тә булмыйдыр. Бәхеткә, арабызда башкаларга үзенең мәрхәмәтле кулын сузучылар, алар да рәхәтлек тойгылары кичерсен дип тырышучыларның булуы күңелдә канәгатьләнү хисләре уята.

Сүзем Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Болгар-Синтез» ҖЧШнең генераль директоры, Бөтендөнья Татар Конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе, «Алтын йөрәкле кеше», «Ел җитәкчесе» республика конкурслары лауреаты Фәрит Фәиз улы Мифтахов турында.

Фәрит әфәндене мин инде күптәннән беләм. Зур вазифалар биләвенә карамастан, үзен һавалы тотмавы, тәкәбберләнмәве, гади кеше булып кала алуы, һәрчак елмаеп кабул итүе өчен дә хөрмәт итәм аны. Алай гына да түгел, аның күпләргә хәйрия йөзеннән булышуы соклану тойгылары уята.

Без беркөнне Фәрит Мифтахов белән очрашкач, Татарстанга, Россиягә, мөселманнар тормышына кагылышлы күп мәсьәләләр хакында сөйләштек.

-Фәрит әфәнде, Сез тиздән Федерация Советында үткәрелә торган конференциядә катнашу өчен Мәскәүгә барасыз дип ишеткән идем. Анда нинди мәсьәләләр каралачак?

-Әйе, 15-16 июнь көннәрендә Мәскәүдәге Федерация Советында Бөтенроссия күләмендә хәйрия кылучы меценатларның зур җыены көтелә. Ул төрмәдә җәза үтәп чыккан кешеләрне эшкә урнаштыру мәсьәләләсенә багышлана. Бүгенге көндә иң өлгергән проблемаларның берсе бу. Гадәттә, төзәтү учреждениесеннән чыккан бәндә бик авыр хәлдә кала: күбесенең гаиләсе дә юк, алар эшкә дә урнаша алмыйлар, туганнары да баш тартканнар. Элеккеге тоткыннарның хокукларын яклый торган оешмага ихтыяҗ зур бүгенге көндә. Аның үзәге Мәскәүдә урнашып, филиалларының төбәкләрдә дә булуы мөһим. Моны Татарстан, яисә Чувашия үзе генә башкара алмый. Бу гамәлне Россия күләмендә оештыру зарур. Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев әйтмешли, башкаларга яхшылык кылып, без үз-үзебезне тәрбиялибез. Ягъни яхшылык эшләп, яманлыктан ерак торабыз. Аннары тагын шунысы да бар: күркәм гамәл кылып, безнең начарлык эшләргә вакытыбыз калмый. Хәзерге көндә төрмәдә утырмаучыга да эш табуы кыен. Завод-фабрикаларның күбесе ябылган, яңалары ачылмый диярлек. Шәхси эшмәкәрләр акча саный. Алар шулай ук күп кешене эшкә урнаштыра алмый. Бу хәл 2008-2009 еллардагы торгынлык чорында аеруча күзгә ташланды. Дәүләттән дә без артыгын сорый алмыйбыз. Бу программа әгәр төрмәдән чыккан кеше беренче вакытта эш таба алмаса, аңа ниндидер социаль ярдәм күрсәтүне күз уңында тота. Беребез дә иртәгә нәрсә буласын белми. Без ничә дистә еллар буена Ливиядә, Мисырда һәм башка илләрдә җитәкчелектә эшләгән кешеләрнең дә нинди авыр хәлгә тарыганнарын телевизордан карап, ишетеп беләбез.

-Мин Казандагы 2 нче колониядә Касыйм хәзрәт Нуруллинның мәчет төзетеп, шунда дингә өндәгәнен беләм. Бу учреждениедән чыккан зэклар, гадәттә, икенче тапкыр андый урыннарга эләкми икән. Төрмәләрдә шундый гыйбадәтханәләр булдыру күздә тотылмыймы?

-Касыйм абый миңа 33 яшь тулган көнне-2001 елның 7 сентябрендә бездән ярдәм сорап килгән иде. Ул мине мәчетнең ачылышына да чакырды. Аллага шөкер, аңа ярдәм итеп, сөендерә алдым дип уйлыйм. Касыйм абый төрмәдән чыккан мөселман кешесен үз өенә алып кайтып, аны ашатып, эчертеп, төн кундырып, хәтта юлына акчасын да биреп җибәрә иде. Урыны оҗмахта булсын мәрхүмнең. Әйтерсең, ул менә без хәзер эшләргә тиешле гамәлгә нигез салып калдырган.

-Фәрит әфәнде, безгә бу араларда Сезнең туган якларда-Нурлат районында еш булырга туры килде. 14 майда татар театрының атасы саналган Габдулла Кариевның тууына 125 ел тулуны башта Күлбай-Мораса авылында, аннары Нурлатның үзендә билгеләп узу чараларында катнаштык. Сезнең паспортыгызда туган урыныгыз Күлбай-Мораса авылы дип язылганны ишеттем. Ә Сез үзегез туган төбәкне Көрнәле Әмзә дип санаганыгызны да беләм. Моны ничек аңларга? Бер кеше ике җирдә туа алмый, лабаса!

-Боларның икесе дә дөрес түгел. Мин Нурлат районындагы Мамык авылы дәваханәсендә дөньяга килгәнмен, Көрнәле Әмзәдә яшәдем. Элек Көрнәле Әмзә Күлбай-Мораса белән бер колхоз булган. Әлбәттә, Авыл Советы Күлбай-Морасада иде. Шуңа күрә туган урынымны Күлбай-Мораса дип язганнар. Тик анда минем якын туганнарым да юк. Бәлки, Хак Тәгалә «Габдулла Кариев» дигән китапны чыгаруда катнашу өчен туу урыным Күлбай-Мораса дип язылгандыр. Һәрхәлдә, моны бер Аллаһы Тәгалә генә беләдер. Иске Әмзә авылында туып-үскән әнием Әминәнең Күлбай-Морасада ахирәт дусты Миңниса апа һәм Мәгъсүм абый гаиләсендә еш кунакта була идем. Алар үзләре дә 4 бала тәрбияләп үстерделәр. Шуңа карамастан, мине дә бик җылы каршылыйлар иде. Миңниса апаның әнисе Гатифә әби белән Г. Кариевның әтисе бертуган булганнар. Миңниса апа Габдулла Кариевның исемен еш телгә ала иде. Аның бик зур кеше булуы, татар театрын төзүдә зур эшләр башкаруы турында сөйләве истә калган. Ә моннан 5 ел элек мине Нурлатка Габдулла Кариевның тууына 120 ел тулуны билгеләп узу өчен чакырдылар. Анда кайтып килү Г. Кариев хакындагы мәгълүматларымның артуына китерде.

-«Габдулла Кариев» китабын чыгаруда тагын кемнәр катнашты?

-»Шәхесләребез» дигән китаплар сериясен дөньяга чыгару белән «Җыен» фонды шөгыльләнде. Аның рәисе-КДУ профессоры, Татарстан Фәннәр Академиясе академигы Миркасыйм ага Госманов иде. Хәзер мәрхүм инде, урыны оҗмахта булсын. Беркөнне Миркасыйм ага мине үзенә чакырды. Ул үзләренең фонды, анда бастырырга әзерләнгән китаплар турындагы бер белешмәне кулыма тотторды. «Бәлки берәрсен бастыруга үз өлешеңне кертә алырсың»,-диде. Ул белешмәне карап утырганда 100дән артык олпат шәхесләребез арасында 61 нче саны белән теркәлгән Габдулла Кариев исеме күзгә чалынды. Әле ул планга да кермәгән, эшли дә башланмаган иде. Миркасыйм ага белән сөйләшкәннән соң, без бу эшкә керештек. Башта Мөхәммәтгали Арсланов, Фоат Рәфыйков белән 20 декабрьдәКүлбай-Морасаның музеена кайтып, Нурлатка барып, кешеләр белән очрашып сөйләштек. Без китапны язу эшен тизләттек. Мин аны бастырып чыгаруда катнашкан һәркемгә- башлап җибәрүче Миркасыйм Госмановка, Фоат Рәфыйковка, Мөхәммәтгали Арслановка, Җәүдәт Миңнуллинга, Разил Вәлиевка, Ислам Әхмәтҗановка олуг рәхмәтемне белдерәм. Бу сүзләрем гүр иясе Миңниса апаның изге рухына да дога булып барып ирешсен иде. Мин олпат шәхесләребезнең мәшһүр эшләренә сөенәм һәм алар белән горурланам.

-Мәрхәмәтле, ярдәмчел булу сыйфатлары Сезгә әтиегездән күчкәнме, әллә әниегездәнме?

-Кызганыч, мин әтисез үстем. Миңа 6 яшь булганда без Казанга күчеп килдек. Шулай да әтине белгән кешеләр мине -әтигә, әнине белгәннәр әнигә охшата иделәр. Холкым белән дә, башка якларым белән дә аларга охшавыма куанам. Яхшымы бу, яманмы-тәкъдир шулай язылган. Әни туганнар арасында -иң олысы, 1928 елгы иде. Ул бик ярдәмчел иде. Туганнар Казанга килгәч, бездә яшәделәр. Әти белән әни бергә тормаса да, аның туганнары да безгә килеп йөрделәр. Әнинең кешелеклеге турында сөйли бит инде бу! Әтинең туганнары бүгенге көндә Нурлатта яши. Без алар белән яхшы мөнәсәбәттә торабыз. Әти белән әни икесе дә 73 яшькә җитеп, вафат булдылар. Әти -Көрнәле Әмзәдә, әни Иске Әмзәдә җирләнгән. Миңа Көрнәле Әмзәдә үзебез яшәгән йорт урынында әнием истәлегенә «Әминә» дигән мәчет төзү насыйп булды. Хак Тәгалә кемгәдер озын гомер, кемгәдер кыска гомер биргән. Икенче берәүләрне Ул байлык белән, өченчеләрне фәкыйрьлек белән сыный. Кешенең байлыгында зур бәхет күрмим. Бәхет ул-булганына шөкер итеп, куанып, канәгатьлек хисләре кичереп яшәүдер дип беләм. Бу хакта уйланырга, үз өстеңдә күп эшләргә кирәк дигән фикердә торам.

-Милләтне саклап калу мәсьәләсендә фикерләрегез ничек?

-Әгәр үзебез турында гына уйласак, безне бетерүе җиңел була. Шуңа күрә чувашлар, руслар һәм башкалар белән яхшы мөнәсәбәттә яшәргә кирәк. Россиядә элек-электән күп милләтле халык яшәгән. Кызганыч, бүгенге көндә татарлар-татар телен, руслар рус телен белми. Язучы, драматург Туфан ага Миңнуллин әйтмешли, бер генә Президент та татар баласын кулыннан җитәкләп, татар мәктәбенә укырга алып бара алмый. Бу эшне, беренче чиратта, гаиләдә татарча сөйләшүдән, фикер алышудан башларга кирәк. Кошның ике канаты булган кебек, дин белән милләт бергә барганда гына зур уңышларга ирешеп була дип саныйм.Әгәр татар кешесе атнага бер тапкыр гына булса да, мәчеткә барып, ана телендә җомга вәгазе тыңласа, моның файдасы зур булыр иде. Безгә хәзер күбрәк татарча китаплар, газета-журналлар укырга, радио-телевидениедән тапшырулар карарга, тыңларга кирәк. Татар телен саклап калу өчен мин бүген нәрсә эшләдем дип үзеңнән сорау зарури.

-Динне көчәйтү өчен бүген нәрсәләр эшләү сорала?

-Минтимер Шәймиев әйтмешли, дин ул кешенең күңелендә, йөрәгендә булырга тиеш. Мин беренче Президентыбызның сүзләрен сокланып кабатлыйм. Дөрестән дә шулай: әгәр кеше ихластан Аллаһка ышанмаса, дин аның күңелендә булмаса, исламның үсеше барлыкка килмәячәк. Аллага шөкер, соңгы елларда җөмһүриятебездә дин үсте, күп мәчетләр салынды, бихисап эшләр башкарылды. Алга таба да динебез үсештә булыр дип ышанып калыйк. Мин дин әһелләре белән яхшы мөнәсәбәттә торам. Үзем дә намазлар укыйм. Дин әһелләре гыйлемле, алар күп белә. Алар белән сөйләшүе дә кызыклы. Имамнар алдында әдәпсезлек, тәртипсезлек кылырга ярамый. Дин әһелләре -минем өчен зур дәрәҗәле инсаннар. Хәзрәт буларак та, кеше буларак та, аларны нык хөрмәт итәм. Аларның абруйларын, дәрәҗәләрен тагын бер баскычка күтәрергә кирәк дип уйлыйм.

Әңгәмәдәш-Хатыйп ГӘРӘЙ



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: www.tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
16.02.2012 Игорь Севрюгин: «Миңа татар теле кирәк!»
30.01.2012 «Урмай моңы» быел соңгы тапкыр үтәчәк
29.12.2011 Дамир Фәттахов: “Универсиада үтәчәк, спорт корылмалары халыкка калачак”
26.12.2011 Әлбир хәзрәт Крганов: Мәскәүгә бер Аллаһка ышанып килдем
23.12.2011 Чишмә — Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте

Сәхифәнең тулы тексты