Татарның Русиядә тиешле, мөһим урыны бар. Бәлки, шуңа күрә бәгъзе көчләр татар милләтен төрле-төрле вак милләтләргә бүлеп, татарларның Русиядә сан ягыннан икенче урында түгел, 10-15 урында булуын телиләр. Шуңа татарны йөзләп якын төркемгә бүлгәннәр. Бу инде авыру. Татар дәүләтләренең бетүенә 400 елдан артык вакыт узса да, татарның барлыгына риза була алмыйлар. Әлбәттә, без йөзгә бүленмәбез. Татар халкының бердәмчелек сыйфаты бар.
Без Себердә туып, шунда үссәк тә, үзебезне татар дип саныйбыз. Беркайчан да болгар булганыбыз юк, буласыбыз да юк. Мишәр, Себер, Казан татары… Әгәр алай бүлә башласаң, теләсә кайсы милләтне таркатып була. Инде шуңа кадәр барып җиттеләр, имеш, Себердә Тубыл, Төмән, Саз ягы, Чыбурга татарлары бар. Һәрбер авыл исемен этник төркем атамасы итеп алып, татарны бетерергә тырышалар. Ләкин татар гомер-гомергә бер-беренә тартылды. Безне Ислам дине берләштерә. Динне югалтмасак, татар милләте булып калырбыз!
Аны тагын да күбәйтеп була. Чөнки Себер татарларының авыллары 100-дән ашу. Инде һәрбер авыл исемен бирсәң, Ханаул, Коллар һәм башка бик күп татарлар килеп чыга. Бу инде әтәч көлкесе. Минем уйлавымча, милләтнең үсүен, диннең күтәрелүен, мәчетләрнең тулып торуын күрәләр. Аларның сәясәте — кешенең үләр алдыннан тартышуын хәтерләтә. Безгә каршы инде алай да, болай да каршы килделәр, мәдрәсәләрне ябарга, китапларны мән кылырга тырышып карадылар. Аңа карап кына барыбер эш чыкмый. Милләтебез тамырына балта чабарга тырышсалар да, иншаллаһ, татар Исламнан аерылмаса, кыямәт көненә кадәр яшәр! Татар Иван Грозный кул астында да, коммунистлар вакытында да яшәде, Казанны да, Искерне дә, Әстерханны да югалтты. Әмма барыбер татар милләте калды.
Русиянең Урта Азия өлешендә Исламда татар факторы югала баруга ничек карыйсыз?
Берьяктан бу үкенеч хәл. Әмма Аллаһ әйткән: диннән китсәгез, сезнең урынга башка милләтләр килер, алар Аллаһны сөяр, Аллаһ аларны яратыр. Казан ягына дин гарәпләрдән керде. Ә Себер татарлары динне 900 ел элек Урта Азиядан килде. Аллаһ биргән амәнәтне татар халкы сакламады, хыянәт итте, шуңа Азия халкы безне тагын дингә өйрәтеп ята. Коръәнне күп очракта үзбәк, тадҗиклар укый. Аллага шөкер, хәзер татар арасыннан да Коръән хафизлар чыга башлады. Мөфтиләр, имамнар үзләренә алмаш әзерләргә тиеш. Шулай эшлисе урынга үзара талашып ятулар да булды. Бер-берсенә хәтта мәчет салуда каршы төштеләр. Шуның өчен башкалар килеп эшли.
Күпчелек имамнар татармы?
Бу вакытлыча гына. Әйләнә-тирәне үзгәртеп булмый. Хәзер татар мәчетләрендә төрле милләт кешеләре бар. Вәгазьләрнең дә күпчелеге урысча бара. Хәтта шәһәр мөфтиләр бер-бере белән урысча аралаша.
Бу радикализм түгел. Канун һәркемгә — чиновникларга, урыс белән татарга, мөселман һәм христианга тигез булырга тиеш. Әгәр канунны безгә карата гадел кулланмасалар, бу турыда әйтергә хакыбыз бар. Әйтми калып, мыскылланып йөрсәк, бу гражданлык фикерен белдермәү була. Безнең кануннан узып берни дә әйткәнебез юк. Әйтмибез дә. Ләкин канунны дөрес кулланмасалар, бу турыда әйтергә, хокукларыбызны таләп итәргә хакыбыз бар. Әйтми калсак, авыруны табибтан яшергән кеше кебек булабыз. Әгәр җәмгыятебездә телгә, дингә, милләткә карата җитешмәгән яклар бар икән, без аны дәүләт кешеләренә әйтмәсәк, без хыянәт кылган булып чыгабыз. Алар бит бу турыда белми. Аннан эшнең зурга китүе мөмкин. Мисал өчен, Мәскәүдә мәчетләр җитми. Намазга җыелган кешеләр урамны каплый. Шул вакыт берәр каршылык килеп чыгарга мөмкин. Анда 800-900 чиркәү булганда, татар-башкорт һәм башка халыклар 10% кына булса да, Мәскәүдә 60-70 мәчет булырга тиеш. Без моны әйтергә тиеш. Чөнки без ул чакта милләтебезгә, хәтта дәүләткә дә хыянәтче булабыз. Ә әйтсәк, кайбер кешеләргә радикаль булып күренәбез.
Сүз уңаеннан, сез Русия паспортына герб рәсемен куюга каршы чыккан идегез.
Ул вакытта миңа сорау бирделәр. Татарстанда кайбер кешеләр паспорт алмады дип әйттеләр. Чөнки анда башка дин галәмәтләре бар. Бу уңайдан минем фикерем болайрак: әгәр ватанлашлар моңа каршы икән, мәсьәләне карарга кирәк. Бу проблема бит. Совет заманы паспорты бик нейтраль иде. Анда диннең дә билгеме булмады. Бәлки, хәзер дә шулай булса, каршылык килеп чыкмас иде.
Себердә мөфтият милли оешмалар белән ничек эшли?
Дингә каршы чыкмасалар, без алар белән эшлибез. Ләкин күп милли оешмалар динсез.
Нәфыйгулла хәзрәт, сез — Себер татарымы?
Мин — Себердә яшәүче татар.
Менә без сезнең белән бер телдә сөйләшәбез. Ни өчен кайбер Себер татарлары гомум татар халкыннан аерылырга тели соң? Сепаратизм каян килә?
Бу җәһиләдкә бәйле. Милләтсезлек инде. Кеше үзенең кем икәнен белми. Казанда да болгар дип язылучылар булды. Монда да шулайрак инде. Әгәр асылыбызга кайтыйк дисәк, кыпчак булыйкмы? Без инде ул дәверне уздык. Бүген без кем? Шуның белән яшәргә кирәк. Урыс халкы үзен древляне, готичи дип йөрми бит. Алар бездән акыллырак булды.
Берләштерү өлкәсендә эш алып барасызмы?
Татарны дин берләштерә. Гомумән, безгә диннән артыгы кирәкми. Ул иң зур бердәмлек. Ислам — бөтен дөньяны берләштерә торган дин.
Русия мөфтиятләрен берләштерү турында сүз чыккач, Кавказ һәм татар мөфтиятләрен кушмау кирәклеге әйтелде. Моңа ничек карыйсыз?
Безнең аермабыз юк. Мөфтиләр күрешеп тора. Әмма бүләргә тырышучылар бар. Казанны кем алган? Аннан казаннар себерне яулаган. Без аны онытмыйбыз. Әстерханны кем алган? Андый хыянәтчеләр һәрвакыт булган, булачак. Аллаһ аларны безгә имтихан өчен генә җибәрә.
Чыңгыз Гәрәй, Әмин Фәсхи,
tatartime.com
Проголосовало: За - 0, против: 0. Общий рейтинг: 0
Внимание! При
использовании материалов просьба указывать ссылку: «Татар-Ислам.», а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: www.tatar-islam.ru