Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Әңгәмәләр

Үзегез нинди булсагыз, әмирләрегез дә шундый булыр

29.03.2011

Татарстан мөселманнар өммәтендә соңгы вакытларда барлыкка килгән вакыйгалар беркемне дә битараф калдырмыйдыр, мөгаен. Һәркемне бер сорау борчый: киләсе мөфти нинди булыр һәм киләчәктә ислам ничек үсеш алыр? Мөселманнарны нинди киләчәк көтә?

Безнең бүгенге әңгәмәдәшебез-журналист һәм режиссер Хәмзә (Айназ) Мөхәммәтҗанов киләсе үзгәрешләрне үзенең ничек күзаллавы хакында сөйли.

-Сез республика мөселманнары өммәтендәге бүгенге хәлне ничек бәялисез? Таркалыш бармы яисә боларның һәммәсе аерым затларның ыгы-зыгысы гынамы?

-Мин «таркалыш» сүзен куллануга каршы, чөнки аның яхшы булмаган төсмере бар. Моннан тыш, бу кәлимәне кулланганда ирексездән чиркәү институты белән бәйле христиан конфессияләре арасындагы таркалышка охшашлык барлыкка килә. Ә бездә андый институт юк, ләбаса. Биредә фетнә сүзен файдалану урынлырак булыр, чөнки аның мәгънә төсмере киңрәк. «Фетнә» сүзе сынауны, вәсвәсә салуны, фикер каршылыгын аңлатырга һәм мәгънәсен авырайта төшеп, талашу, ышанмау, хәтта кеше үтерүгә кадәр бирергә мөмкин. Ә мин исә бүгенге фетнәне Татарстан һәм Россия мөселманнарының ныклыгын сынаудан гайре нәрсә түгел, дип исәплим һәм шуңа ышанам. Фетнә сүзенең мәгънәсе турында Аллаһ: «Кешеләр: «Без ышандык» дип әйтүләренә генә карап, әллә алар сыналу кичермәсләр, дип уйлыйлармы?» -диде («Әл-Әнкәбут», 29). Шулай булгач, мөселманнар өчен бу ыгы-зыгылы дөньяны табигый дип әйтергә мөмкин.

Бүгенге каршылыкларның нигезендә төрле сәяси, шәхси һәм, әлбәттә, идеологик сәбәпләр ята. Шул ук вакытта мондый хәлдән фаҗига ясарга кирәкми. Шунысы мәгълүм: бүген мөселманнар өммәте тормышында ниндидер борылыш булуы ихтимал. Ә андый чакта сынаулар, вәсвәсәләр, хәтта фикерләр каршылыгы бик мөмкин. Шунысы мөһим: әлеге имтиханнарны лаеклы рәвештә узарга һәм фикер каршылыкларына конфессия эчендәге җитди низагка китерүенә юл куймаска кирәк. Ислам дошманнарына канәгатьләнү хисләре бирергә ярамый!

Хәзер соравыгызның икенче өлешенә күчик. Пиар мәсьәләсенә килгәндә, кайберәүләр мөселманнарның авырткан урынына паразитлашып, ыгы-зыгы китереп чыгара. Биредә оппонент булган капма-каршы якларның бер-берсен ишетүе, дөрес карарлар кабул ителүе кирәк. Ә иң мөһиме шул: боларның барысы да тышкы басым тәэсирендә түгел, бәлки конфессия эчендә хәл ителергә тиеш. Минем фикеремчә, ислам белгече битлеге астына яшеренгән исламофоблар тавыш бирү хокукына ия булмасыннар. Кызганыч, мондый хәлләр булгалый бездә. Без, мөселманнар, үз проблемаларыбызны үзебез хәл кылырга тиешбез. Шулай булмаганда, без сукыр бер тиенгә дә тормыйбыз.

-Имамнар бер-берсенә пычрак ата. Мөселман кешесенә мондый эш килешәме?

-Һич килешми. Үз максатларыңа ирешү өчен ялганлау, яла ягу, гайбәт сөйләү, шәхесне кимсетү, шикаять язу, коткы тарату, мәкерле астыртын эш йөртү-боларның барчасы ислам әхлагына туры килми. Аларны һәр мөселман белә. Кызганыч, һәркем үз гыйлеменә туры килгән рәвештә гамәл кылмый.

-Хәзер имамнарның абруе түбән тәгәрәде. Аны күтәрү өчен нәрсә эшләргә?

-Күбрәк эшләргә кирәк. Өммәт өчен күп гамәл кылган хәзрәтләрнең дәрәҗәсе бихисап югары, хәтта алар турында аз сөйләсәләр дә. Җәлил хәзрәт Фазлыев, Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов, мөфти вазифаларын башкаручы Илдус хәзрәт Фәизовнең эшен күрмәү мөмкин түгел. Шулай ук Илдар хәзрәт Баязитовны карагыз сез. Ул тиңе булмаган социаль эшчәнлекне җәелдерде, мөселман гаммәви мәгълүмат чараларын үстерүгә биниһая зур өлеш кертә. Күпләр аны нык ихтирам итә. Абруйлы шәхес түгелмени ул! Яки Вәлиулла хәзрәт Якуповны алыйк. Аның эшчәнлеге нәтиҗәсендә татарлар мөселман мәгарифендә, дини китап бастыруда, мәдәният өлкәсендә зур адым алга киттеләр. Күбесенчә Вәлиулла хәзрәтнең тырышлыгына күрә дин әһелләре белән татар зыялылары арасында элемтәне җайга салу мөмкин булды.

-Дин әһелләре белән интелигенция вәкилләренең мөнәсәбәте ничек хәзер? Татар зыялылары диннән ерак дигән фикерләр йөри. Моңа бәягез ничек?

-Мин татар зыялылары диннән ерак димәс идем. Беренчедән, татар зыялыларының мөселманнар арасында югарыда сөйләнгән ыгы-зыгыларны кабул итмәүләрен күзәтергә була. Икенчедән, һәм монысы иң мөһиме-бүгенге интеллигенция вәкилләренең күпчелегендә ислам хакында мәгълүмат аз яисә дини белем җитенкерәми.Миңа эшем буенча иҗат кешеләрен дини пректларны тормышка ашыруда җәлеп итәргә туры килгәләде. Әгәр дә теге яки бу проектның ислам файдасына икәнлеген белсәләр, алар анда теләп катнаштылар.

Шул ук вакытта, җәмгыятьнең башка катламнары кебек үк, интеллигенция дә яшь, урта һәм өлкән буын вәкилләреннән тора. Яшь татар зыялылары күпмедер дәрәҗәдә исламны кабул иттеләр инде, алар намаз укыйлар, диннең нигезләрен беләләр. Мин моны уңай хәл дип саныйм. Ә өлкән буынга килгәндә, аларның күбесе шәхес буларак дәһрилек чорында формалашкан кешеләр. Бу хәл исламны кабул итүдә үзенең йогынтысын ясаган. Моны безгә аңлау мәслихәт. Шуңа да карамастан, иҗат кешеләре башкаларга караганда да исламнан гайре милли мәдәниятнең үсеше мөмкин түгеллеген яхшырак аңлыйлар. Алар ислам белән нык кызыксыналар һәм яңа мөфтинең өстенлекле эш юнәлеше булып, нәкъ әнә шушы төркем белән гамәл кылу торырга тиеш дип саныйм. ТҖ МДН структурасында мәдәният һәм сәнгать бүлеге барлыкка килсен иде, дип исәплим.

-Сезнең фикерегезчә, яңа мөфти алдында нинди беренчел бурычлар тора?

-Беренче чиратта хәл итәсе бурычларның тәүгесе-ТҖ МДНнең мәгълүмати кырда җитди рәвештә катнашырга тиешлеге. Бу мәсьәләдә безнең Диния нәзарәте Саратов һәм Түбән Новгород мөфтиятләреннән калыша. Ә Татарстан Диния нәзарәте мәхәлләләрнең саны буенча Россиядә иң эреләрдән санала. Безнең төбәк иң уңышлы регионнарның берседер. Димәк, биредә химаячеләр дә күбрәк булырга тиеш. ТҖ МДНнең үз нәшриятен, татар һәм рус телләрендәге сыйфатлы журналын, атналык җәридәсен (газетасын), радио һәм телевидениедә үз тапшыруын, даими рәвештә яңарыш кичерүче мәгълүмат порталын булдыру мәслихәт. Киләсе мөфти бүген ислам өчен көрәш мәчет мөнбәреннән генә түгел, бәлки ТВ һәм интернет экраннарыннан да алып барылуын яхшы аңларга тиеш.

Тагын бер кимчелекле ягыбыз шуннан гыйбарәт: мөселманнарның гомум белем бирү һәм мәктәпкәчә учреждениеләренең юк дәрәҗәсендә аз булуы. Дөрес, «Госмания» мәктәбе бар. Әмма ул шәһәрнең читендә урнашкан һәм шулкадәр ерак арага аңа балаларны йөртү мөмкин түгел. Икенчедән, анда укыту өчен шартлар да җитенкерәми. Шул ук вакытта Казанда «Мәрҗани» мәчете янәшәсендә урнашкан яһүдләр мәктәбе уңышлы гына эшләп килә.

Казанда әһле исламга гомумбелем бирү мәктәбенең булмавын Татарстан мөселманнары һәм татарлар өчен хурлык дип бәялим. Аларның шәхси яисә дәүләти булулары мөһим түгел, тик мондый уку йортларының минимум һәр районда эшләп торулары зарури. Сүз биредә ислам нигезләрен укытуның зарурияте хакында бармый. Аларда хәләл ризык, намаз уку өчен бүлмә, укытучыларны һәм укучыларны җенесләре буенча аеру мәсләге, мөселманча тәрбияләү өчен факультативлар булса да ярар иде. Калганнары бәлки башка мәктәпләрдәге сыман булса да ярар. Анда өстәмә чит тел сыйфатында гарәпчәне өйрәнергә мөмкин. Балалар бакчалары белән дә шулай эшләргә була.

Диния нәзарәте һәм аның бүлекләре тарафыннан социаль эш башкарыла, ләкин аны киңәйтү сорала. Бүген без җәмгыятебездә гаиләләрнең таркалуы, балаларның ятим калуы никадәрле фаҗигале рәвеш алуын күрәбез. Мин мөселман гаиләләре арасында чит балаларны үзләренә алып, тәрбияләп үстерүчеләрне беләм. Андыйларга кызыксындыру чаралары булдырырга, үз тәҗрибәләре белән уртаклашырга мөмкинлек тудырырга кирәк. ТҖ МДН киләчәктә күп балалы мөселман гаиләләренә илтифат итәргә тиеш дигән фикердә торам. Дәүләт тә бүген бу мәсьәләгә игътибар бирә башлады. Мәсәлән, Россия Президенты күп балалы гаиләләргә йорт салу өчен җир бүлеп бирү фикерен әйтте. Ни өчен ТҖ МДНгә күп балалы мөселман гаиләләренә бистә төзү нияте белән чыгыш ясамаска. Аның проектына мәчет, мәдрәсә, балалар бакчасы, хәләл кибет һәм җитештерү корылмаларын төзүне кертеп булыр иде.

Минем карашка, җитди шөгыльләнүне көтә торган тагын бер проблема бар: ул-мөселманнар бизнесын үстерү. Татарстанда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү комитетының рәисе итеп намазлар укучы мөселманны кую дәүләттә бу мәсьәләдә әһле исламны ишетүләренә ышаныч бирә.

-Киләсе мөфти нинди булырга тиеш һәм, сезнең фикерегезчә, кем бу вазифага лаеклы?

-Башта берничә сүз әйтеп китәргә телим мөфти вазифаларын үтәүче һәм ТҖ МДН рәисенә кандидат Илдус хәзрәт Фәизов турында. Элекке эшендә театр актеры булу белән бәйләп, аңа гаепләүләр ташлауны урынсыз дип саныйм. Бу хәл ислам кагыйдәләренә каршы килә. Исебезгә төшерик әле: сәхабәләр арасында Өһед сугышында мөселманнарга җиңелү китергән Халид ибн Вәлид, ислам диненең дошманы Әбү Җәһилнең улы, хәтта Пәйгамбәрнең яраткан абыйсы Хәмзәне (р. г.) үтергән Вәхши кебек кешеләр дә булган. Пәйгамбәр аларның һәммәсен дә гафу иткән. Иман юлына аяк басканчы кешенең кем булуы алай ук әһәмияткә ия дә түгел. Бүгенге көндә аның никадәрле ихласлы булуы мөһим. Без Пәйгамбәребездән үрнәк алып, инсанга ышаныч белдерергә һәм Аллаһының рәхмәте белән аны аклавына өметләнергә тиешлебез. Бүген мәчетләрдә эшләүче имамнар арасында элекке милиция хезмәткәрләре, шофёрлар, ветеринарлар, бухгалтерлар һәм башка һөнәр ияләре бар. Бу уңайдан берәү дә дулкынланмый, лабаса.

Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллинны мин шулай ук мөфтилеккә лаеклы кандидат дип исәплим. Бу кеше 25 яшьлек чагында ук, әле советлар заманында, Аллаһының рәхмәте белән Яшел Үзәндә мәчет төзи алды. Асылда, ул гомеренең күп өлешен шул калада эшләп үткәрде. Ул -Бохарада укып кайткан хәзрәтләр буыны вәкиле. Шул ук вакытта яшьләр арасында да аның абруе зур. 3 рәсми кандидат арасыннан мин Камил хәзрәт Бикчәнтәевне белмим диярлек. Хәзрәтләр пленумда мөфтилеккә лаеклы кандидатларны тәкъдим иткәннәрдер дип уйлыйм.

Кем генә мөфти булмасын, минем фикеремчә, аның уңышка ирешүе үз тирәсенә күп эшләр башкарырлык команда туплаудан тора. Алар үз эшенең остасы, фикер иясе, югары әхлаклы булырга тиеш. Татарстан Диния нәзарәтендә кода-кодагыйлык тамыр җәймәсен иде.

Минем карашымча, Татарстан мөселманнары әйдәманының югары әхлаклы һәм югары дини, дөньяви белемгә ия булуы сорала. Ул шәригатьне дә яхшы белсен. Татар, рус, гарәп, инглиз телләрендә иркен сөйләшсен. Оештыру эшләренә сәләтле, фикерләрен ирештерүдә тәҗрибәсе, акыл куәсе булсын. Үзенең кыю фикерләре белән кешеләрне канатландырсын һәм ялкынландырсын. Хәзерге җәмгыятебездә бара торган хәлләрне яхшы аңласын. Җөмһүриятебездә мөселманнар тормышында килеп чыккан вакыйгалар өчен үзенә җаваплылыкны алудан курыкмасын. Татарстан мөселманнары әйдәманы киң мәгънәсендәге сәясәтче дә булсын, әмма ул чиновник кына булып калмасын, ул шулай ук гади йолаларны үтәүче генә булмасын. Әлбәттә, мөфти нинди булырга тиеш дигәннәргә әле аның сыйфатларын тагын санап булыр иде. Тик хәзергә шулар җитеп торсын. Аллаһыдан киләчәктә андый кешеләрнең килеп чыгуын сораячакбыз. Шул ук вакытта Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с. г. в.): «Үзегез нинди булсагыз, әмирләрегез шундый булыр»,-дигән сүзләрен онытырга ярамый.

Әңгәмәдәш-Сәет ӘМИНОВ



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: www.tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
16.02.2012 Игорь Севрюгин: «Миңа татар теле кирәк!»
30.01.2012 «Урмай моңы» быел соңгы тапкыр үтәчәк
29.12.2011 Дамир Фәттахов: “Универсиада үтәчәк, спорт корылмалары халыкка калачак”
26.12.2011 Әлбир хәзрәт Крганов: Мәскәүгә бер Аллаһка ышанып килдем
23.12.2011 Чишмә — Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте

Сәхифәнең тулы тексты