Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Әңгәмәләр

Нәҗип НӘККАШ: «Укытучыбыз гарәп теле кирәк буласын сизгән, ахрысы»

09.03.2011

Күптән түгел генә Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте бинасында мөфтиятнең яшьләр белән эшләү бүлегендә эшләп килүче «Алтын урта» клубының икенче кичәсе булып узды. Бу очрашуга рәссам-каллиграф, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нәҗип Нәккаш чакырулы иде. Танылган галимнән сәнгать серләренә төшенү максатын күздә тотып, көн үтә салкын булуга да карамастан, яшьләр шактый күп килгән иде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: соңгы вакытларда мөфтият яшьләр белән эшләүгә зур игътибар бирә башлады. Һәр атнаның чәршәмбесендә атаклы зыялыларыбыз катнашында бай эчтәлекле кичәләр узу, мөгаен, матур бер гадәткә әйләнеп китәр. Яшьләр белән эшләү бүлеге исә кичәләр оештыру белән генә чикләнеп калырга уйламый.

Кичә дәвамында Нәҗип Нәккаш белән барган әңгәмә «Алтын урта» клубында очрашуларның никадәр җылы, бай эчтәлекле булуына бер дәлил. Сезнең игътибарыгызга шул әңгәмәнең бер өлешен тәкъдим итәбез.

– Каллиграфия сәнгате белән кызыксынуыгыз ни рәвешле башланып китте?

– Мин кечкенә вакытта әбидән калган Коръән битләре бар иде. Казан Коръәнендә биш таҗлы бизәкләр бар һәм шул миндә зур кызыксыну уята иде. Минем әтием ягыннан әби 1947 елны вафат булган булса да, аннан Коръәни-Кәримнең шактый кисәкләре калган иде. Шәмаилләр дә мине үзенә тартып торды. Әнием ягыннан булган бабайның өй тәрәзәсе арасында шактый зур шәмаил эленеп тора иде. Ә шәмаилләр ясаучы кеше безнең үзебезнең авылда да булды. Ул үзе бухгалтериядә эшли иде, ләкин гарәп язуын яхшы белүче, мәгърифәтле кеше иде ул Хәсәнша абзый. Ул кешеләрнең соравы буенча мәчет сурәтләрен кертеп, Аллаһы Тәгаләнең сыйфатларын, беренче сәхабә-хәлифәләрнең, дүрт олы фәрештәнең исемнәрен, катлаулы бер композиция төзеп, шәмаилләр эшли иде. Хәтта аның Сөембикә манарасын кертеп эшләгән шәмаиле дә бар иде. Бик укымышлы кеше иде ул. Кечкенәдән миндә дә шәмаилләр эшләп карауга омтылыш барлыкка килде.

– Ә Сез үзегез тумышыгыз белән кайсы яклардан буласыз?

– Мин үзем Мамадыш районының Өчиле авылыннан. Мәктәпне тәмам­лаганнан соң 7 ел мәктәптә эшләдем. «Нәҗип, син монда әрәм булып йөрмә, укырга бар», — дип җибәрде мине укытучым Мәрьям апа. Аннан соң 1974 елны КДУга кердем. Мин ул вакытта сәнгать белән шөгыльләнә идем инде.

– Гарәп телен өйрәнә башлаганда ул вакыттагы Нәҗип Исмәгыйлевкә ничә яшьләр бар иде инде? КДУда Сез сәнгатьнең әлеге төренә ни рәвешле якын килә алдыгыз?

– Мин 26 яшемдә укырга кердем. Ул вакытта гарәп телен өйрәтә торган бердәнбер урын шушы КДУда гына иде. Менә хәзер гарәп язуын бик күп җирдә өйрәнергә мөмкин, хәтта гимназияләрдә өйрәтәләр, мәдрәсә-университетларны әйтеп тә тормыйм инде. Без исә беренче курста «Иске татар язуы» дигән фән укыдык. Укыганда бер чит тел сайларга мөмкин иде — мин шунда ук гарәп телен сайладым. Лена апа Таҗетдинова безнең укытучы булды. Дүртенче курста укыганда Хатип Госман берничә кешене җыеп алды да: «Киләчәктә гарәп язуы кирәк булачак, бу графикада язылган әйберләрне күчерә башлаячакбыз, каллиграфлар да кирәк булачак, сезне өйрәтик, йөрегез әле», — дип атаклы рәссам Бакый Урманче белән сөйләшеп, берничә кешене шуңа йөртте. Бакый агадан без каләм тотарга өйрәндек. Ул сәнгатьнең бик күп төрләрен белә иде, шул ук вакытта үзе өчен каллиграфия белән дә шөгыльләнә иде. Атеизм заманында аңа ул эшләрен күрсәтергә мөмкинлек булмады. Каллиграфия буенча аның унлап эше билгеле. Дуслары, таныш-белешләре һәм үзенең күңеле өчен эшли иде ул аларны. Хатип ага сизгән киләчәктә бу язунын кирәк булачагын. 90 нчы елларга кадәр мин үзем өчен генә шөгыльләнсәм, аннары халык өчен дә эшләргә керештем.

– Үзгәртеп кору елларыннан соң иҗат җимешләрегез кайларда дөнья күрә башлады?

– «Мирас» журналы чыга башлагач, миннән аның мөхәррире шәмаил сорады һәм мин журнал битенә тәгаенләп, шәмаилләр ясый башладым. 1996 елга инде минем 25 ләп шәмаилем басылып чыкты. Иң беренче шәмаилем Сөембикә манарасына ай куелуга багышланган иде. Ул 1990 елның 26 сентябрендә куелды, мин үзем дә бу вакыйганың шаһите булдым. Ай куелганнан соң бер-ике көн эчендә «Ватаным Татарстан» газетасына каралы-аклы тушь белән эшләнгән рәсем ясадым.

– Бу шәмаилегездә сез нәрсәләрне сурәтләргә теләдегез?

Беренчедән, Җир шарының уртасында торган кебек итеп Сөембикә манарасын. Һәм аның янына Коръәни-Кәримнән бер аять яздым: «Хаклык килде, ялган юкка чыкты». Чынлап та, безгә күп еллар буена: «Бу сезнең манара түгел, бу руслар төзегән манара», — дип ялганлап килделәр. «Монда ай тормаган, ай торырга тиеш түгел», — диделәр. Ләкин ай үз урынын алды, хаклык үз урынына килеп басты.

– Дөресен генә әйткәндә, шәмаилләргә нәрсәләр языла?

Шәмаилләргә күбрәк Коръән сүзләре һәм хәдисләр языла. Ә менә элеккеге беренче шәмаилләрдә Аллаһы Тәгаләнең яхшы сыйфатлары турында язылган. Шәмаил ул — кешенең тулы сыйфатлары дигәнне аңлата. Иң беренче шәмаилләр Аллаһы Тәгаләнең, Пәйгамбәребезнең (с. г. в.) сыйфатларын чагылдырган. Ә инде соңыннан Коръән аятьләрен, хәдисләрне, хәтта шагыйрьләрнең дә мәгънәле сүзләрен кертеп ясый башлагач, аны киңрәк мәгънәдә файдаланырга керешкәннәр . Гарәп телендә аны «ләүхә» дип йөртәләр. «Ләүхә» сүзе гади генә тәрҗемә ителгәндә «такта» дип тәрҗемә ителә. Киң мәгънәсендә — язылган өслек. Ә менә бу «ләүхә» сүзе татар һәм рус телләренә ничек килеп кергән соң? «Ләүхә»дән «лавка» сүзе килеп чыккан; мунчада була торган ләүкә сүзенең килеп чыгышы да шуңа барып тоташа. Бүгенге көндә дә шәмаилләрне гарәпләр «ләүхә» дип атыйлар, ә «шәмаил» дигән сүз фарсы теленнән килеп кергән.

Әңгәмәдәш - Нияз САБИРҖАНОВ



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: www.tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
16.02.2012 Игорь Севрюгин: «Миңа татар теле кирәк!»
30.01.2012 «Урмай моңы» быел соңгы тапкыр үтәчәк
29.12.2011 Дамир Фәттахов: “Универсиада үтәчәк, спорт корылмалары халыкка калачак”
26.12.2011 Әлбир хәзрәт Крганов: Мәскәүгә бер Аллаһка ышанып килдем
23.12.2011 Чишмә — Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте

Сәхифәнең тулы тексты