Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Әңгәмәләр

Хәерле иртә теләүче Илдар Кыямов

30.10.2010

Җанында татар рухы сүнмәгән, сүрелмәгән миләттәшләребез өчен “Татарстан – Яңа Гасыр” телевидениесендә “Хәерле иртә” дигән тапшыру бар. Дөресен әйтим, кинәнеп карыйм мин аны.

Бүгенге сүзем “Хәерле иртә”не күркәм төстә алып баручыларның берсе булган Илдар Кыямов турында. Ни өчен аның хакында дигәндә, Илдар Әгъләметдин улы биш вакыт намазын калдырмаучы диндар милләттәшләребезнең берсе дә. Моннан берничә ел элек миңа аның белән “Ихлас” мәчетендә намаз укырга туры килгән иде. Аннары да юлларыбыз гел кисешеп торды. Быелгы Рамазан аенда “Идел-Пресс”та үткәрелгән авыз ачу мәҗлесендә дә бергәләп катнашу насыйп булды. Анда да ачык йөзле, гел самими рәвештә елмаеп сөйләшүче бу журналистны каләмдәшләр чолгап алган иде. Минемчә, анда магнит сыман кешеләрне үзенә тартып тору сәләте бар. Кыскасы, мин дә шул магнитны тойган хәлдә, “Татарстан – Яңа Гасыр” телевидениесенә юл алдым.

        Мин 1971 елда Чирмешән районындагы Кара Чишмә дигән авылда Әгъләметдин Кыямов белән Саимә гаиләсендә бишенче бала булып туганмын, – дип башлады ул үзенең сүзен без аның белән телевидениедә очрашкач. Аннары уй-фикерен болай дәвам итте. – Мин мәктәптә укыганда ук үземнең журналист буласымны белә идем. Һәрхәлдә, мәдәният дөньясында кайнашачагымны аңлаганга күрә, үземне шуңа максатчан әзерләргә керештем. Күп кенә әдәби китаплар, төрле сүзлекләр, хәтта Ленинның томнарын актардым. Аларны бик яратып, хозурланып укыдым. Аллаһы Тәгалә күңелгә салгандыр инде шуны. 1993 елда Казан дәүләт университетының татар журналистикасы бүлегенә укырга кердем. Әлбәттә, бу биниһая зур сөенеч булды миңа. Күңел күкнең җиденче катында йөзеп йөрде. Шатлыгым эчемә генә сыймыйча, тышка да ургылып чыга иде. Ул чакларда бик зур горурлык хисләре кичердем. Университетта татар хоры бар иде. Бервакыт мин шундагы һәвәскәр сәнгатькә кушылып киттем. Уйламаганда җырга һәвәсләнеп киттем. Аннары консерваториягә кереп, Зөһрә Сәхәбиева классында биш ел укып та чыктым әле. Халык җырлары бүлеген тәмамладым. Шуңа күрә дә мин бүгенге көндә коеп куйган журналист кына түгел, җырчы да. 1997 елда “Казан” милли мәдәният үзәгенә төрле концертларны, тамашаларны алып баручы булып эшкә чакырылдым. Татарча матур итеп сөйли белүчеләр сирәк булганга, алып баручыларга кытлык зур иде. Хәзер исә бу мәсьәлә тагын да зурая бара. Тел кризисы дип әйтимме бу күренешне. “Казан” милли мәдәният үзәгендә конферансье сыйфатында җиде ел эшләдем. Сценарийлар да язарга туры килде. 2003 елның март аенда телевидениегә эшкә чакыру алдым. Башта “Мәдәният дөньясы”нда эшләдем, аннары “Хәерле иртә”гә күчтем. Хәзер инде көннең иртәнге яктагы кешесе икәнлегемне аңладым. Шуңа үзебез дә өйрәндек, тамашачы да күнде, дип саныйм.

        Таң йокысы – татлы йокы, диләр. Кыен түгелме соң иртәнге алтыда тапшыруны башлап җибәрүләре?

        Кичтән кайвакыт концертлар була безнең. Соң бетә ул. Төнге уннар тирәсендә тәмамланса да, без “Оргсинтез” ягында яшәгәнлектән, өйгә кайтып җиткәнче сәгать унике тула, бер була. Ә иртән биштә, бишенче яртылар тирәсендә торырга кирәк. Үземә шушы биш сәгать вакыт эчендә йокыны туйдырырга дигән максат куям. Билгеләнгән вакытта сәгать шалтырагач, сөенә-сөенә эшкә чыгып китәм. Чөнки мин, Аллаһка шөкер, милләт дип йокларга ятам, халкыма хезмәт итәм дип, йокыдан уянам. Халкыбыз хезмәт итәргә бик лаеклы милләт безнең! Бервакыт без “Вамин”ның җитәкчесе Вәгыйзь Минһаҗев белән Мамадыштагы Сабантуйда атлар чабышын карап утырганда финишка соңгы булып килгән атның хуҗасына бүләк тапшырганнарын күрдек. Бу хәл бик дулкынландырды безне. Әлеге чара соңгы килгән атның хуҗасы нәүмизләнмәсен, күңелсезләнмәсен өчен шулай эшләнә бит! Халкыбыз имансыз түгел, ул рәхим-шәфкатьле безнең! Бу хакта хәтта дастаннар язарга була.

        Сезгә намазга басу өчен бер этәргеч булган, ягъни юл һәлакәтенә эләккәнсез, дип ишеткән идем. Шул хакта тәфсилләбрәк сөйләсәгез иде.

        Бабайларыбыз меңәр еллар буена ислам динен тотканнар. Мин бит татар мөселман гаиләсендә туып үскән кеше. Фәкать пионерда, комсомолда булгангамы, диннән бер читләшү бар иде. 2006 елда үзебезнең якка кайтып барганда мин юл һәлакәтенә очрадым. Бер кыен чаттан борылганда булды ул хәл. Шофёрыбыз төп юлдан каты гына чабып килгән машинаны уздырып җибәрмичә, зур хата ясады. Машинабыз юлны чыгып өлгерә алмады, уң яктан китереп бәрделәр. Мин шофёр янында алгы рәттә утыра идем. Сынулар, каты җәрәхәтләр булмаса да, миңа да шактый эләкте. Ун көн хастаханәдә ятып чыктым. Минем артта утырып кайтучы җырчы Айгөл Исмәгыйлеваның кул сөякләре сынган иде. Ярдәм дә тиз генә килмәде безгә. Айгөл юл һәлакәтеннән соң бер атна вакыт узгач, вафат булды. Сөяк эчендәге җелек кан тамырына эләксә, кан ойый башлый икән. Айгөлне җирләгәндә бер хикмәтле хәзрәт туры килде. Ул бик үтемле вәгазьләр сөйләде. “Буш вакытларыгызда Коръән укып юаныгыз”, – диде. Аның сөйләвенчә, тугый дигән агач бар, адәм баласының үләренә кырык көн кала шул агачтан бер яфрак өзелеп төшә икән. Ул Айгөлнең җеназа намазын укыды, мәрхүмәне искә алу көннәрендә вәгазьләрне бик тә тәэсирле итеп сөйләде, тәсбихлар тарттырды. Хастаханәдә ятканда да, бу бабай сөйләгәндә дә мин күп уйландым. Андый-мондый вафат булган булсам, җир йөзеннән имансыз китәсе икәнмен, дип хәсрәтләндем. Хәтта тәсбих та тарта белмим бит, дип үкенечле хисләр кичердем. Бик оят булып китте миңа шул чагында. “Үлем бик якында, яныбызда гына йөри. Ә Аллаһы Тәгалә мине саклады, Айгөл китте, мин исән калдым”, – дип, тәүбә-истигъфар кылып, динебезгә кайттым. Хастаханәнең дә йогынтысы бар икән. Хастаханә ул – үзенә күрә бер яшәеш мәктәбе дә икән. Анда яшәү белән үлем тартыша. Язмышың кыл өстендә торып калганда күп нәрсәләр хакында уйланасың, никадәрле фикерләр баштан уза! Аннары намазга басканда телевидениедә эшләүче Альфред хаҗи Мөхәммәтрәхимовның киңәшләре бик ярап куйды. Аллаһының рәхмәтләре булсын аңа! Намазга басканнан соң, үземне бик бәхетле хис итә башладым. Хәзер исә һәр адымда, һәр эшемдә Хак Тәгаләнең ярдәмен тоеп яшим. Күптән түгел авылга кайткач, мунча ягарга уйладык. Тик мичнең юшкәсе ачылмый гына бит. Төрлечә төрткәләдем, тарткаладым аны, юк, селкенми дә. “Әгузү билләһи минәш-шәйтанир раҗиим. Бисмилләһир-рахмәнир-рахиим” – дигән кәлимәне әйтеп тартуым булды, юшкә ачылды да китте. Күрәсең, шайтан тотып торган булгандыр аны. Әйтсәң, адәм ышанмаслык хәл бит бу!

        Намаз укуда әти-әниләрегезнең тәэсире булдымы?

        Әти-әнинең икесе дә 1932 елгы иде. Октябрь балалары иде алар. Әти – мич чыгаручы, балта остасы. Күп укый иде мәрхүм. Аллаһның барлыгын инкарь итмәде. “Бер хуҗа бардыр барыбер”, – дия иде. Әнием Саимә дә дингә хәерхаклы булды. 1997 елда – 65 яшендә үлеп китте. Алар иркен чакларга чыгып, динне тота алмыйча калдылар. Җаһилият, дәһричелек чәчәк аткан чорда яшәделәр бит. Мин бүгенге көндә аларның белеп һәм белмичә кылган гөнаһлары өчен, Аллаһыдан ярлыкауны сорап, догалар кылам. Аларны искә алгач, күңелем тула...

        Әлегә хәтле хаҗга бара алмадыгыз кебек.

        Әйе, хаҗ кылу насыйп булмады әле. Бу зур сынауга үземне әзер түгелмендер, дип уйлыйм. Тәвәккәллек кылырга да шикләнеп торам. Иң дөресе – Аллаһыдан вакыт җитмәгәндер.

        Корбан бәйрәме җитә. Сезнең корбаннар чалдырган бардыр инде?

        Әйе, исламның башка шартларын үтәгәч, монысын да үтәргә кирәк дигән фикердән чыгып, ике ел рәттән Аллаһының ризалыгын алу өчен үз исемемнән һәм хәләл җефетем Мөршидә исеменнән корбаннар чалдырдым. Авиатөзелеш районындагы “Нурислам” мәчетендә булды ул хәл. Көне бик матур иде. Мамык-мамык карлар явып тора. Башта шикләнебрәк барган идем. Аллаһ булышты, дип саныйм. Малын да чалдык, итен дә алып кайттым. Шушы эшне башкаргач, ниндидер бер җан тынычлыгы аласың, күңел чисталыгы кичерәсең икән. Дога кылганда күземә яшь килде. Шушы буладыр инде ул иман ләззәте, дип уйладым. Быел да исәп итәбез корбан чалырга, Аллаһы боерса. Мин күптән түгел Идрис хәзрәт Галәветдиннең “Корбан чалу йоласы” дигән яңа китабын укыдым. Анда яңа туган балага гакыйка корбаны чалу тиешле диелгән.

        Ә сезнең балаларыгыз зурлардыр бит инде?

        Әйе, без гакыйка корбанын чалырга инде шактый соңга калганбыз. Беренче улыбыз Идел 15 яшьтә. Ул әле шушы көннәрдә генә Мәскәү районында үткәрелгән “Татар егете” конкурсында беренче урынны яулады. Икенче улыбыз Ихтыяр исемле, ул 2005 елда туды.

        Ихтыяр – сирәк исем. Аны уйлап табуы җиңел бирелмәгәндер.

        Ике меңенче елларда мин китапларны, шул исәптән дини әдәбиятны шактый укыдым. Шуларны укый-укый аңладым: адәм баласы бөтен эшне Алаһының ихтыяры белән башкара. Икенче балабызның исеме дә шуңа мөнәсәбәтле рәвештә кушылды.

        Сезнең тормышка ашмаган хыялыгыз бармы?

        Аллаһка шөкер, бүгенге көндә мин бик бәхетле кеше. Янымда яраткан хәләл җефетем, балаларым бар. Эшемнән дә канәгать. Элем хыялым бар иде эстрадага китәргә дигән. Тик сәхнәгә менеп, җырчы һөнәренә ирешү насыйп булмады. Ул чакларда без яшь гаилә идек. Кайбер банкетларда мин җырлап җибәрәм дә: “Син әйбәт җырлыйсың икән. Нигә сәхнәгә менмисең?” – дип сорыйлар. “Сәхнәгә менү өчен миннән акча кирәк, ә мин җырлаганым өчен миңа түләгәннәрен яратам”, – дим андыйларга шаярып. Шулай да булганына шөкер итәм. Халык таный мине. Әйтергә онытып калдырганмын икән: университетта укыганда бераз гарәп телен өйрәндем. Җәмил абый Зәйнуллинның “Гарәп язуы” дигән китабы басылып чыккан иде. Менә шул чагында кайбер кыска сүрәләрнең аңлатмалы тәрҗемәләрен, тәҗвид кагыйдәләрен өйрәнү насыйп булды. Үзенә нинди зур савап эшләгән ул Җәмил абый! Мин кайтып-кайтып, аны рәхмәт хисләре белән искә алам. Концертлар вакытында да берәр хәдисне яисә сүрәне әйтеп куйсаң, кешеләр колакларын торгыза, тын да алмыйча тыңлый башлый. 2000 елда ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулганда Казанда бик зур фәнни-гамәли конференция булды. Анда чит илләрдән, Россиянең төрле төбәкләреннән күп дин әһелләре җыелды. Шунда мин концертны өч телдә – татарча, русча һәм бераз гарәпчә алып бардым. Менә мин сәхнәгә чыктым. Дулкынланам бит инде. Бер хәдиснең гарәпчәсен әйтә башлагач, аның икенче яртысы онытылды да куйды. Искә генә төшми бит! Мин әле ул чакта намазда түгел идем, әмма Аллаһыдан бик ялварып сорадым инде хәерле тел ачкычын. Кинәт  ниндидер бер дулкын, көч тойдым. Ул мине сыйпап җибәрде сыман. Шунда хәдиснең онытылып калган өлеше дә хәтердә яңарды, мин сүземне дәвам иттем һәм концертны уңышлы гына башкарып чыктым! Фәрештәнең канаты кагылгандыр инде, дип уйладым. Һәрхәлдә, Аллаһының ярдәмедер бу дигән фикергә килдем. Менә шундый вакыйгалар, динне өйрәнүгә этәргечләр минем тормышымда күп булды. Соңгы вакытларда авылның тарихын өйрәнә башладым. Тик элеккеге метрикә дәфтәрләре гарәп графикасында язылганнар. Аларда бик кызыклы мәгълүматлар бар. Кара Чишмә заманында шактый зур авыл булган. Ике мәхәлләле, ике мәчетле сала. Авыл турында берничә альбом, берничә дәфтәр материал тупланды инде. Менә шуларны эшкәртеп, авылның тарихы турында бер китап язарга уйлыйм. Тарихны өйрәнү дә җиде буын бабайны беләсе килүдән башланды. Үзебезнең нәселнең алтынчы буынына җиттем инде, хәзер җиденчесен генә беләсе калды.

        Шулай да гаҗәп бит. Ни өчен сезнең авыл Кара Чишмә дип аталган?

        Күп еллар элек, халыкны чукындырулар башлангач, мөселманнар алардан урманга качып котылганнар. Шунда агачлар арасында бер чишмә ага икән. Агачлар күләгәләп торганга күрә аның суы кара төстә булып күренгән. Бу кешеләр хәзерге Әлмәт ягына да китеп караганнар, әмма анда ошамаган аларга. Җиде мөселман бергә җыелып: “Әйдә, үзебезнең кара чишмә буена кайтабыз”, – дигәннәр. Менә шулар авылга нигез салган диләр. Кыскасы, әле бу китап язу хыялымны тормышка ашырасы бар.

Ә мин исә кешеләргә даими рәвештә хәерле иртә теләүче Илдар Кыямовның үзенә дә хәерле гамәлләр теләдем.

Әңгәмәдәш – Хатыйп ГӘРӘЙ           



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: www.tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
16.02.2012 Игорь Севрюгин: «Миңа татар теле кирәк!»
30.01.2012 «Урмай моңы» быел соңгы тапкыр үтәчәк
29.12.2011 Дамир Фәттахов: “Универсиада үтәчәк, спорт корылмалары халыкка калачак”
26.12.2011 Әлбир хәзрәт Крганов: Мәскәүгә бер Аллаһка ышанып килдем
23.12.2011 Чишмә — Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте

Сәхифәнең тулы тексты