Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Әңгәмәләр

Илдар Баязитов: Һәр мөселман социаль яктан файдалы булырга тиеш

27.10.2010

    

Казанның гыйбадәт кылу корылмалары арасындагы беренче смотр-конкурста “Сөләйман” мәчете иң яхшы иман йорты буларак танылды. Татарстан башкаласының читендә урнашкан бу мәчеткә күзләре күрмәүчеләр яисә начар күрүчеләр килеп, Коръән нигъмәтләреннән авыз итү турында хыяллана.

“Сөләйман” мәчете каршында оештырылган укыту-тернәкләндерү үзәге илдәге күзләре күрмәүчеләргә ислам нигезләренә төшендерүче бердәнбер белем бирү йорты дисәк тә хата булмастыр.

Күп кенә инвалидларга гыйлем бирүдә зур көч сарыф иткән “Сөләйман” мәчете имам хатибы Илдар хәзрәт Баязитов белән бүгенге әңгәмәбез зәгыйфь кешеләрнең киләчәк тормышына ышаныч тудыру турында.

Мин Илдар хәзрәт белән танышканнан соң, аның акылы һәм югары әхлакый сыйфатлары кешеләрнең күзләрен ачырга сәләтле икәнлеген аңладым. Бүген янәшәңдәге мохтаҗ инсаннарга ярдәм кулын сузу, фикерләрен ишетү һәм иң мөһиме – аларны аңларга тырышу аеруча әһәмиятле. Аңларга, димәк, яратырга...

        Илдар хәзрәт, Сез үз тормышыгызның фәлсәфәсен ничек билгеләр идегез? Хәйрия, шәфкатьлелек фәлсәфәсе дипме? Әллә башкачамы?

        Минем уйлавымча, бу – мөселман кешесе фәлсәфәсе. Әһле ислам Аллаһының барлык кушканнарын үтәргә, тыйганнарыннан тыелырга һәм изге гамәлләрне күбрәк эшләргә тиеш. Үзебезнең башкаларга мәрхәмәтле булуыбыз сорала. Хәдистә әйтелгәнчә, кем кардәшенең сусавын баса, шуның ихтыяҗын үтәүдә Аллаһ булышыр. Якын кешеңә ярдәм итү – Раббыбызның иң мөһим дини кануннарының берсе. Менә бу мөселманлыкның төп кагыйдәсе. Һәр әһле ислам әле социаль яктан файдалы да булырга, намаз, Коръән уку белән генә чикләнеп калмыйча, бу гыйбадәтләр белән беррәттән, күркәм гамәлләр дә кылырга тиеш.

        Сез кешелеккә хезмәт итү турында әйтәсезме?

        Кешелеккә хезмәт итүне һөнәр буларак карау мөмкин түгел. Гадәттә, хезмәт хакы өчен генә эшләүче үзенең вазифасын Аллаһының ризалыгын алу, Аңа гыйбадәт кылу өчен дип кабул итми, аны бу һәм теге дөньяда мәңгелеккә ирешү өчен дип эшләми. Әгәр дә кеше үзенең эшен Аллаһының ризалыгын алуда, мәңгелеккә ирешүдә һидәятле туры юл дип аңласа, андый зат вакыт һәм хезмәт хакы турында уйламый. Үзенең эшчәнлегендә ул хезмәттәшләре белән бербөтенгә әйләнә һәм бу аның башкалардан аермасы булып тора. Ә инвалидлар белән эшләгәндә башкача була да алмый. Бәхеткә, мине эшлекле ярдәмчеләр чолгап алган. Алар үз вазифаларын һәр көнне тырышып үтәүләре белән социаль проектларны тормышка ашыруда күп көч сарыф итәләр.

        Соңгы вакытта Россиядә Сезнең эшчәнлек белән кызыксынучылар арта бара. “Сөләйман”ны кайберәүләр – сукырлар мәчете, ә Сезне җәберләнгән фәкыйрь кешеләрнең яклаучысы, дип атыйлар. Сез мондый бәя белән килешәсезме?

        Әгәр дә мәчеттә күзләре күрмәүче кардәшләребез үзләренә нәрсә дә булса файда ала икән, без моңа фәкать куанабыз гына. Шулай да “сукырлар мәчете” дигән төшенчәне дөрес түгел дип саныйм, чөнки әлеге гыйбадәтханә ул барлык мөселманнарныкы, шул исәптән, күзләре күрүчеләрнеке дә.

        Сез юлыгызны ничек башладыгыз?

        2004 елда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә беренче дәресләрне бирергә омтылыш ясалды. Һәммәсе дә шул вакытта мәчеткә күзе күрмәүче бер әби килеп үзен Коръән укырга өйрәтүне сорагач башланды. Без башта саңгыраулар белән шөгыльләндек, аларга ислам дине нигезләрен өйрәттек. Аннары без күзләре начар күрүчеләр һәм бөтенләй дә күрмәүчеләр белән дә эшләргә кирәклеген аңладык, аларга тернәкләндерү курслары, дин өлкәсендә белем бирә башладык. Хәзер бездә ай саен күзләре буенча инвалидларга Коръәнне Луи Брайль системасында өйрәнү, компьютер белеме алу, рухи тернәкләндерү курслары үткәрелә. Тернәкләндерү программасына басып торган урыныңның кайдалыгын билгеләү, бармакларның сиземләвен арттыру, сукырлар өчен махсус эшләнгән шашка һәм шахмат уйнау керә. Рухи тернәкләндерү вакытында исә Аллаһ кушканнарны үтәү, кирәк булганда, психолог ярдәмендә дәресләр үткәрү башкарыла. Кайбер яңа гына күзләре сукырайган кешеләрнең хәле авыр була, алар хәтта үзләренә кул салуга кадәр барып җитәргә мөмкиннәр. Төрле юл һәлакәтләре, яисә җәрәкәтләнү нәтиҗәсендә күзләрен югалткан кешеләр белән аерым дәресләр уздырыла. Күзләре күрмәүчеләрне тернәкләндерү өчен махсус китапханәнең эшләве дә мөһим роль уйный. Китапларны бездә турыдан-туры һәм почта аша да алырга мөмкин.

        Инвалидларны эшкә урнаштыруда булышасызмы, алга таба да алар белән элемтәдә торасызмы?

        Әйе, без тернәкләндерү курсларын тәмамлаучылар белән горурланабыз, алар белән күп еллар буена тыгыз элемтәдә торабыз. Уңышка ирешкән күп кенә шәкертләребез дөньяви һәм дини уку йортларында белем алуны дәвам итә. Әлбәттә, бу безне бик сөендерә. Аннары аларның кайберәүләре эшкә урнаша. Мәсәлән, күзләре күрмәүчеләр безнең ислам нәшриятында эшлиләр, кайберләре ислам нигезләрен укыта! Минем уйлавымча, эш бирүчеләр сукыр кешеләргә күзләре күрүчеләргә караган кебек уңай карашта була башласалар, хезмәт белән тагын да күбрәк инвалидлар шөгыльләнер иде.      

        Мөмкинлеге чикләнгән кешеләргә эш табу – катлаулы бурычларның берсе. Бу мәсьәләдә Сез чит илләрдәге шундый ук үзәкләрнең тәҗрибәсен кулланасызмы? Россиянең кайсы төбәкләре белән хезмәттәшлек итәсез?

        Тәҗрибә алу өчен без Төркиягә бардык. Анда күзләре буенча инвалидлар белән безгә караганда югары дәрәҗәдә эш алып барыла. Без Төркиянең Истанбул сукырлары спорты федерациясе, китапханәләре, тернәкләндерү, компьютер үзәкләре, күзләре күрмәүчеләр өчен мөселман мәктәпләре эше белән таныштык. Бу вакыт эчендә алардан күп нәрсәгә өйрәндек, хәзер бергәләп эшлибез.

Россия төбәкләренә килгәндә, без Грозныйдагы сукырларның Чечен мөселман китапханәсе белән тыгыз элемтәдә торабыз. Алар безгә укырга үзләренең шәкертләрен күбрәк җибәрергә тырышалар, үзләрендә бездәге кебек тернәкләндерү үзәген төземәкче булалар. Шуңа күрә дә безнең тәҗрибәне өйрәнәләр. Илдәге башка төбәкләрдән Бөгелмә, Волжск, Ульяновскида сукырлар өчен китапханәләр бар.

        Мәчеттә киләчәк буын белән эш алып барыламы? Сезнең “Ярдәм” фонды турында ишеткәнебез бар. Анда ниндидер үзгәрешләр дә булачак дигән сүзләр дөресме?

        “Ярдәм” ислам милли хәйрия фонды азкеремле, күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм итү программасын тормышка ашыру өчен төзелгән иде. Бу фондның оештырылуына алты ел. Шушы вакыт эчендә аның әһелләре күп кенә мохтаҗларга булыштылар, хәтта йортлар сатып алып, аларга урамда калган мөселманнарны урнаштырдылар. Төрле операцияләргә, дәвалау курсларына акчалар бүлеп бирелде. Фондның төп юнәлешләренең берсе – сукырларга ярдәм итү.

Үзгәрешләргә килгәндә исә хәзер фондны оештыручылар аның өч юнәлештә үсүен күзаллыйлар. Беренчесе – сукырлар өчен “Нур” дигән нәшрият үзәге. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: мәчет каршында нәшрият үзәге һәм сукырлар өчен китапханә берничә ел буена эшләп килә. Алар тарафыннан Брайльчә уннарча китаплар басылды. “Нур” исемен китапханә директоры Илгизәр Хәмидуллин уйлап тапты. Аның күзе күрми. “Нур” сүзе яктылык дигән мәгънәне аңлата. Ә бу китаплар исламны өйрәнүче күп кенә сукырларга яктылык нуры, дип уйланыла. Бу юнәлеш Брайль системасы буенча әдәбият нәшер итү, начар күрүчеләр өчен эре хәрефләр белән басылган китаплар, “Ислам info”ның аудио газетасын һәм бу әдәбиятны Россиянең төрле төбәкләренә җибәрү белән шөгыльләнә.

Күзләре күрмәүче абунәчеләребезнең күбесе – безнең элекке шәкертләребез. Ә аларның саны биш йөздән артып китә. Барлык китаплар һәм аудиодисклар ай саен төрле төбәкләргә таратыла. Алар арасында Башкортстан, Дагыстан, Чечня республикалары, Чиләбе, Ульяновск, Түбән Новгород өлкәләре бар.

“Ярдәм” эшчәнлегенең икенче юнәлеше – “Сөләйман” укыту-тернәкләндерү үзәге. Ул сукырларны тернәкләндерүнең айлык курсларын оештыру белән шөгыльләнә. Өченче юнәлеш – “Икрам” социаль ярдәм үзәге. Ул хәйрия эшләре белән мәшгуль.

        Хәзерге вакытта күзләре күрмәүчеләр өчен яңа тернәкләндерү үзәге төзелә башлады. Шуның турында сөйләсәгез иде.

       Әйе, 2008 елның җәендә Казан мэры Илсур Метшин 1,85 гектар җир мәйданы булган урынны сукырларны укыту-тернәкләндерү өчен үзәк төзергә, дигән карар кабул иткән иде. Яңа комплекс гомумроссия күләмендәге социаль корылма булып, анда берьюлы туксаннан артык кеше укый алыр, дип көтелә. Мисал өчен, хәзерге үзәк айлык курсларда бары 15-20 кешене генә укытып чыгара ала. Алдан уйланганча, яңа үзәктә күп кенә яңалыклар булачак. Анда илнең төрле урыннарыннан килгән ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым биналар төзелеп, төрле классларда белем алу, спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге тудырылачак, типография эшләячәк.

        Илнең берничә төбәгендә ислам яңарышы күзәтелә. Бу бигрәк тә Татарстанда, Чечняда күзгә ташлана. Сезнең карашыгызча, бу юлда нинди бурычлар өстенлекле булып санала?

        Соңгы вакытта дөньяда ислам турында агрессив, экстремизмны һәм көч куллануны аклаучы дин дигән ялгыш фикер барлыкка китерелә. Илнең җитәкчеләре, руханилар, имамнар, илаһият белгечләре террорга каршы пропаганда алып бару өчен актив рәвештә кушылырга тиешләр. Исламны дөрес итеп аңлатырга, күрсәтергә кирәк. Бу мәсьәләдә җәмәгатьчелек фикерен дөрес юнәлештә алып бару сорала. Ә дөрес булмаган мәгълүматны дөресләү зарури. Исламның кешеләргә фәкать рәхим-шәфкать китерүче дин икәнлеге турында сөйләргә кирәк. Минемчә, әгәр дә без көндәлек эшләр, әйтик, якыннарыбызга, кардәшләребезгә ярдәм итү белән шөгыльләнсәк, исламның абруе күтәрелер. Моның өчен мөселман матбугаты зарури.

        Сез бөтен дөнья кешеләре аңына нәрсәләрне ирештерер идегез?

        Кешеләргә шуны аңлатыр идем: хак мөселман террорчы була алмый. Коръәндә язылганча, террорчылык иң зур гөнаһларның берсе булып санала. Менә шуның өчен дә исламның фәкать кешеләргә мәрхәмәтле булырга, тынычлыкка чакыруы турында җитди пропаганда алып барырга кирәк. Ә террорчылыкны дин белән бәйләү ул бары исламны белмәүдән, гыйлем җитмәүдән. Шуңа да ислам мәгарифен тарату – мөһим бурыч.

        Сезнеңчә, XXI гасыр имамы нинди булырга тиеш?

        Минем уйлавымча, барлык гасырларның имамнары да беренче мөселманнарга охшарга, ягъни алар Аллаһыдан куркырга, ихлас күңелле һәм хак мөселманнар булырга тиешләр. Пәйгамбәребез (с. г. в.) кешеләрне ихластан Аллаһка ышанырга һәм иманның башка баганаларына нигезләнеп яшәргә чакырган. Безнең эшебез кешеләрне дөрес булмаган фикерләрдән саклап, аларны гөнаһлардан аралап, Изге китапта кушылганча яшәргә өйрәтүдән гыйбарәт.

        Сез бәхетне ничек аңлыйсыз?

        Бәхет – ул төрле авырлыкларны батырларча кичерергә мөмкинлек бирә торган максат. Бәхет – үзе нәрсә ул? Бу бик авыр сорау. Кемдер бәхетне акча итеп күрә, кемгәдер ул хакимлеккә ирешү булып тоелырга мөмкин, ә кемдер аны үзенең хисләре белән бәйләп аңлатыр. Кемнәр бу юнәлешләрдә бәхет эзли, алар һәрчак ялгыша. Яхшы гамәлләрнең нигезендә иман ята. Яхшылык ул мәхәббәтне, назны, кардәшлекне, дуслыкны аңлата. Кеше үзенең мәхәббәтен һәм кайгыртуын гаиләсенә, дусларына, ватанына, халыкка бирә. Ул башкалар белән шатлыгын, хәсрәтен һәм кайгысын уртаклаша. Ул шушы уртаклашудан канәгатьлек хисләре кичерә. Мин шәхсән бәхетне шулай, дип аңлыйм...

Әңгәмәдәш – Рузилә ГӘРӘЕВА      

 



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: www.tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
16.02.2012 Игорь Севрюгин: «Миңа татар теле кирәк!»
30.01.2012 «Урмай моңы» быел соңгы тапкыр үтәчәк
29.12.2011 Дамир Фәттахов: “Универсиада үтәчәк, спорт корылмалары халыкка калачак”
26.12.2011 Әлбир хәзрәт Крганов: Мәскәүгә бер Аллаһка ышанып килдем
23.12.2011 Чишмә — Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте

Сәхифәнең тулы тексты