Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Әңгәмәләр

Алар мөслимәләрне заманча киендерергә ниятли

19.10.2010

“Нәрсә кияргә?” Бу сорауны гүзәл затлар көн саен үзләренә бирә торганнардыр. Мөселман кызлары бу мәсьәләдә икеләтә кыенлык кичерә, чөнки Татарстанда аларны киендерә торган кибетләр бармак белән генә санарлык.

“Сёстры” дигән иҗади төркем вәкилләре Лира Гәрәева, Римма Зарипова һәм Айгөл Закирова шулай ук мондый мәсьәләгә юлыктылар, тик тиз арада аның чишелешен таптылар. “Хыял + куллар + материал” дигән мәсләк белән эш итеп, алар шәригать кануннарына туры килә торган үзенчәлекле костюмнар иҗат иттеләр. 2009 елның көзендә алар “Алтын мөнбәр” мөселман киносы фестивале кысаларында үткәрелгән I Халыкара “Islamic-clothes” мөселман киемнәре дизайнерлары бәйгесендә катнашып, финалга чыктылар.

Без сезнең игътибарыгызга кыз туганнар белән булган әңгәмәне тәкъдим итәбез.

        Лира, Римма, Айгөл, сез “Көмеш җеп” («Серебряная нить»), “Прет-а-порте һәм хыял”, “Альтернатив мода”, “Тенденцияләр аллеясе”, “Русский силуэт”, “Зөбәрҗәт” республика балалар модасында, I Халыкара “Islamic-clothes” конкурсында катнаштыгыз һәм финалга чыктыгыз. Бу уңышларга ничек ирештегез?

Лира ГӘРӘЕВА: Без сәнгать мәктәбен тәмамладык. Мин Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында белем алдым. Римма Энергетика университетын төгәлләде, ә Айгөл әле укуын дәвам иттерә. Бездә күптәннән кием дизайны дигән шөгыль барлыкка килде. Мин беренче курс студенты булган чагында кием тупланмаларының альтернативаларын эшли башладым. 1999 елда Казанда “Альтернатив мода” дигән бәйге булып узды, анда мин гайкалар кулланып теккән күлмәк беренче урынны алды. Бу беренче этәргеч булды. Аннан соң ун ел вакыт узды. Соңрак фанера кисәкләреннән, тимерчыбыктан, органик пыяладан, бер тиенлек акчалардан яңа модельләр эшләдем. Алар Казанның төрле клубларында тамаша кылу өчен куелды. 2003 елда бу тупланманы мин видеога төшердем һәм “Үземә үзем режиссёр” («Сам себе режиссёр») тапшыруының «А вам слабо?» дигән сәхифәсенә җибәрдем. Ә мондый күлмәкләрне тегү чынлап та күпләрнең кулыннан килми булып чыкты.

        Хәзер сез мөслимәләр өчен киемнәр тегү белән шөгыльләнәсез. Альтернатив модадан мөселманнарныкына кайчан күчтегез?

Лира ГӘРӘЕВА: Ул кинәт кенә барлыкка килмәде. Башта альтернатив тупланмаларны эшләдек. Аннары миңа кыз туганнарым кушылды. Без алар белән мода театрына балалар өчен тупланмалар – күбәләкләр сериясен, чикерткәләр киемен һәм башка күп нәрсәләр тектек. Шулай ук хәзерге заман балалар киемен милли бизәкләр белән тегү тәҗрибәсен тупладык. Бу проект «Эбиволь» ательесы хезмәткәрләре белән эшләнде. Соңрак прет-а-порте дигән кыйммәтле линияне һәм яшьләр өчен тупланманы барлыкка китердек. Мөмкинлек чыккан саен «Русский силуэт», “Көмеш җеп” кебек төрле бәйгеләрдә катнаштык. Тәүге ислами эшләнмәбез итеп сеңлебез Айгөлгә туй күлмәген тегү булды. Шул вакыттан без мөселман киемнәре тегә башладык.

        I Халыкара “Islamic-clothes” мөселман киемнәре дизайнерлары конкурсы финалында катнашудан нинди тәэсирләр алдыгыз?

Айгөл ЗАКИРОВА: Конкурс узды! Ул, әлбәттә, ислам өчен алга зур адым атлау булды. Элегрәк Казанда мода күрсәтүләр генә үткәрелә иде. Без “Islamic-clothes”та югары бүләкне алуга ирешмәдек, ләкин безгә игътибар иттеләр, безне күрделәр. Сайлап алу турында ике тупланманы: ефәктән “Шәрык” дигән мөселман киеменең хәзерге заманга туры китереп эшләнгәнен һәм туй күлмәген әзерләдек. Аларның беренчесе генә финалга узды.

        Сезнең тупланманың мода күрсәтүдән аермасы нидән гыйбарәт?

Лира ГӘРӘЕВА: Безнең максат – мөслимәләрне заманча киендерү. Без шулай ук модадан артта калмыйча киенергә телибез, ләбаса. Һәр күлмәк эксклюзив, барлык бизәкләре кулдан башкарылган. “Шәрык” ул – заманча моданы болгар үрнәкләре белән бәйләп эшләүдән гыйбарәт иде. Әлеге тупланманы барлыкка китерүгә бөтен күңелебезне салдык.

        Сезнең карашыгызча, “милли костюм” һәм “мөселман костюмы” дигән төшенчәләрне бергә кушарга мөмкинме?

Римма ЗАРИПОВА: Әлбәттә, мөмкин. Без аның белән шөгыльләнмибез. Ләкин бу эшне башкаручы дизайнерлар бар. Мәсәлән, Наҗия Вәлиеваның (Казан шәһәре) тупланмасы шундый иде. Без мөслимә милли киемнән йөрергә тиеш, дигән күзаллауны юкка чыгарырга омтылабыз. Чөнки мөселманнар татарлардан гына тормый бит. Иң мөһиме – мөселман хатын-кызы хиҗабтан булсын, ягъни аның кулларының уч төбе, бармаклары һәм йөзе генә ачык калырга, калганнары каплаулы булырга тиеш.

        Ирегез сезнең иҗатка ничек карый?

Айгөл ЗАКИРОВА: Барыбызның да ире матди яктан ярдәм итә. Бәйгегә кадәр дә, конкурс вакытында да алар безгә терәк булдылар.

        Сез мөселманнар киемен фәкать хатын-кызлар өчен генә тегәсез. Киләчәктә ирләр һәм балалар өчен дә кием тупланмалары әзерләү өстендә эшләячәксезме?

Лира ГӘРӘЕВА: Әйе, хәзергә без хатын-кызлар линиясе белән генә шөгыльләнәбез. Башкалар өчен модель кием тегү турында әле уйлаганыбыз юк. Дөрес, үзебезнең балалар өчен маскарад костюмнары тегәбез. Туганнан туганыбыз Дания Гобәйдуллинага төрле конкурсларда катнашу өчен киемнәр тегеп бирдек. Шулай да хатын-кызлар киемендә безнең өчен өстенлекле юнәлеш булып туй күлмәге санала.

        Нинди дә булса бер төрле фикер туганнан соң, гадәттә, кем аны тормышка ашыра?

Лира ГӘРӘЕВА: Гадәттә, концепциясен мин уйлап табам, Айгөл аны тегә, чөнки ул тегү училищесын тәмамлады. Римма бизәү эшләрен башкара.

        Сезгә Татарстан, Россия яки чит илләрдәге хатын-кыз киемнәрен җитештерүчеләрдән хезмәттәшлек итү турында тәкъдимнәр килгәне бармы?

Римма ЗАРИПОВА: Конкурска кадәр без фәкать үзебез һәм дуслар өчен генә тегә идек. Бәйгедән соң исә безгә хезмәттәшлек итү турында тәкъдимнәр ясадылар. Карап карарбыз, Аллаһы боерса, аннан нәрсә килеп чыкканын.

        Архитектура турында да сөйләсәгез иде.

Лира ГӘРӘЕВА: Беренче курстан ук мин мәчетләрне проектлау белән шөгыльләнә башладым. Җ. Фәйзи һәм Глушко урамнары кисешкән чатта мәчет төзелә. Ул – минем диплом проекты. Зорге урамында да, Аллаһ теләсә, тагын бер проект тормышка ашар, дип уйлыйм. Тагын Лаеш районында зур булмаган гыйбадәтханә төзелер, дип өметләнәм.

Лениза МӨХӘММӘТҖАНОВА

(Dakazan.ru сайтыннан бераз кыскартып тәрҗемә ителде)



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: www.tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
16.02.2012 Игорь Севрюгин: «Миңа татар теле кирәк!»
30.01.2012 «Урмай моңы» быел соңгы тапкыр үтәчәк
29.12.2011 Дамир Фәттахов: “Универсиада үтәчәк, спорт корылмалары халыкка калачак”
26.12.2011 Әлбир хәзрәт Крганов: Мәскәүгә бер Аллаһка ышанып килдем
23.12.2011 Чишмә — Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте

Сәхифәнең тулы тексты