Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Әңгәмәләр

Имам Шамил Галәветдинов – Мәскәүдәге мәчетләр турында

14.10.2010

Мәскәүдә Лондонга караганда өч мәртәбә күбрәк мөселманнар яши. Әмма мәчетләр саны Россия башкаласында егерме тапкырга азрак туры килә.

Россия мөселманнары Мәскәү Җәмигъ мәчете тирәсендә барган шау-шуларга борчылу кичерә. Исегезгә төшерәбез: 8 октябрьдә Җәмигъ мәчет юлы Мәскәү милициясе тарафыннан ябылды һәм, хокук саклау органнары хезмәткәрләре әйләндереп алган булу сәбәпле, йөзләгән мөселманга эчкә керү һәм зур авырлык белән генә намазга җитешү насыйп булды.

Сезнең игътибарыгызга Поклонная горадагы Мемориаль мәчет имамы, Җәмигъ мәчет имамының абыйсы Шамил Галәветдинов белән әңгәмә тәкъдим итәбез. Ул - ислам турындагы күп китаплар авторы. «Радио Свобода»га биргән интервьюсында ул «Ни өчен Россиядә мәчетләр саны Кытайга караганда азрак?», «Мәскәү чиновниклары нидән курка?» һәм «Башкаланың яңа мэры нинди булырга тиеш?» кебек сорауларга җавап эзли.

– Сез җомга көнне Җәмигъ мәчеттә булдыгызмы?

– Юк. Бу вакытта мин үземдә — Мемориаль мәчеттә җомга хөтбәсе укыдым. Мин масса-күләм мәгълүмат чараларында пәйда булган барлык мәгълүматны җыю яклы яклы түгел һәм ул еш кына дөреслеккә дә туры килеп бетми. Мин үземнең абыемда ниләр булганын аңлаштым: милициянең әйләндереп алуы, мәчеткә баргандагы катлаулылык, аеруча өлкән кешеләр өчен. Ул гел ачык булды, хәтта совет чорында да. Мәскәүлеләрнең өлкән буыны шунда йөрүне кулай күрә, ник дигәндә мәчет метро белән янәшә генә урнашкан. Аларга зур әйләнгеч юллар аша узарга туры килде, өстәвенә, намазга өлгерергә кирәк иде. Әлеге өлкән кешеләр риза булып калмадылар. Әмма мөселманнарның ризасызлыгы, канәгатьсезлеге булмады. Мөселманнар тыныч халык, хәтта ММЧ вакыйгаларны коточкыч итеп сурәтләп җиткерергә тырышсалар да.

– Шәһәр хакимияте яки хокук саклау органнары гафу үтенделәрме, аңлатма бирделәрме?

– Миңа бу гафу үтенүләр турында билгеле түгел.

– Мәскәүдә ике миллион мөсеман яши һәм шуларга бары тик дүрт мәчет кенә туры киләме?

– Мәчетләр, дөрестән дә, дүртәү генә. Җәмигъ һәм Мемориаль мәчеттән кала Отраднаяда һәм Мәскәү үзәгендә Новокузнецк метро станциясе янында Тарихи (Историческая) мәчет бар. Тагын Иран илчелеге каршында бар, әмма анда бары тик илчелектә эшләүчеләр генә уза ала. Халык керә алган барлык дүрт мәчет тә бик кечкенә: алар 500 дән алып меңгә якын кешене генә үзенә сыйдыра ала. Безнеке, Поклонная горадагысы, азмы-күпме зуррак, чөнки без мөмкин булган барлык бүлмәләрне гыйбадәт өчен бүлдек.

Әгәр дә саннарны түгәрәкләсәк, бер миллион мөселман — болар бары тик шулар гына ки, кемнәр бишенче буын булып Мәскәүдә яши. Икенче миллион — монысы соңгы утыз ел эчендә Мәскәүгә күченеп килгән Россия гражданнары. Ниһаять, тагын берничә миллионы — болары соңгы елларда Мәскәүнең архитектур йөзен һәм чисталыгын күзәтеп торучы Урта Азия кешеләре.

– Миллионга якын мөсеман яшәгән Нью-Йоркта һәм Лондонда йөзгә якын мәчет бар. Ни өчен шулай?

– Россиядәге мөселманнар — ул төп, җирле (коренной) халык. Ислам православиедән элегрәк барлыкка килгән. Исемдә калганнардан әйтә алам, президентның бер чыгышында РФ утыз сигез халык һәм милләт гасырлардан гасыр ислам динен тотуы әйтелгән иде. Сүз Кавказ турында гына бармый, Россиянең Европа өлеше турында да бара. Татар халкы, мисал өчен, ислам динен мең елдан артык тота. Яшь буынның колагына унбиш ел дәвамында шуны пышылдадылар ки: мөселманнар — алар аздан гына башка планета (инопланетян) кешесе түгел. Ә ни өчен алайсам Лондонда һәм Нью-Йоркта йөзләгән мәчет бар? Күрәсең, анда мөсеманнар — нигездә, 30-50 ел элек күчеп килгән кешеләр, ягъни төп, җирле (коренной) халык түгел. Христианнар кая булса да барып чыксалар, иң беренче чиратта мәктәп һәм чиркәү салалар. Мөселманнар да шулай ук: мәктәп һәм мәчет. Уйлавымча, хикмәт шушы фактордадыр.

– Ләкин сез үзегез үк әйтеп уздыгыз, Мәскәүдәге бер миллион мөселман — болар монда соңгы утыз ел эчендә килүчеләр, дидегез. Алар Лондондагы һәм Нью-Йорктагы кебек мәчет төземәделәр бит.

– Россиядә шундый гадәт бар, кемдер, мисал өчен, дәүләт, синең өчен барысын да төзеп бирәчәк. Хәзер Мәскәүдә мәчетләр җитмәү тавыш-гаугасы күтәрелү — Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән ситуация. Һичьюгы бер миллион җирле мөселман Мәскәү кешесе уйга калды. Ә бит мәчетләр артындагы урамнарда меңәрләгән кеше гыйбадәт кыла. Күп кешеләр мәчетләргә килмиләр, чөнки физик яктан узу, үтү мөмкин түгел. Храмнар төзү проблемасы христианнар өчен дә, мөселманнар өчен дә кала бирә. Мин Мәскәү кешесе, Аллаһка ышанучы буларак әйтәм, эш халыкның оешуында тора. Хәзерге барлык шау-шу, күрәсең, шуның өчен ки, мәскәүлеләрнең һәркайсы үз исеменнән кулына ручка алып, мэр исеменә гариза язсын, ә бит бәйрәм җомга намазын үтәр өчен һичьюгы йөздән артык яки азрак санда һәрберсенә 5-10 мең кеше сыйдырылышлы мәчет кирәк. Эш халыкның теләгеннән тора. Кайчан аларның теләге барлыкка килә, хакимияттәгеләр акрынлап каршыга киләчәкләр.

Россиянең православ храмнары һәм мәчетләре җимерелгән совет үткәне дә бар. Бу мәгънәдә Кытай мисалы кызыклы. Анда, бездәге кебек үк, егерме миллион мөселман гомер сөрә. Рәсми мәгълүматларга караганда, бары тик Пекинда гына җитмешләп мәчет бар, ә бөтен Кытай буенча аларның саны утыз меңләп тирәсе. Мин үзем анда булганда, алты йөз елдан артык тарихы булган, Пекин үзәгендәге мәчеттә намаз укыдым. Андагы мәчетләрнең күпчелеге — күршеләре биек йортлар белән янәшә урнашкан иске биналар. Әлеге егерме миллион мөселман кешесе — алар нигездә кытай чыгышлы, алар мөселман булып мең еллар элек үк яши. Миңа әйткәннәренчә, иң авыр коммунистик чорда да Кытайда мәчетләрне җимермәгәннәр, бары тик вакытлыча ябып кына торганнар.

– 2005 елны Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин Мәскәүнең унбер районында мәчет төзергә җыеначагын белдергән иде. Сезгә мондый планнар турында нәрсә дә булса билгелеме?

– Бу хакта бик күп сөйләделәр, шул исәптән Юрий Лужков та. Бик күп рәсми хатлар язылды. Күптән түгел генә узган мөфтиләр җыелышында 2005 елны Мәскәү мэриясеннән өстәмә храмнарны һәм православ священниклары, һәм мөфтиләр сорау мәсьәләседә күтәрелде. Православ чиркәвенә рөхсәт бирелде: Мәскәүдә 200 яңа храм комплексы гамәлдә булган тугыз йөзенә өстәп төзеләчәк. Мөфти әйтеп узганча, әлегә хәтле, барлык сан алулар узган булуга да карамастан, бернинди дә нәтиҗәләр юк әле.

– Ни өчен? Чиновниклар «юк» дип әйтмәделәр бит, эш бары тик бюрократик киртәләрдә туктап калды?

– Әйе. Теләсә кайсы чиновник, ул үзе телевизордан ничек күренмәвенә дә карамастан, соңгы унбиш ел эчендә бик күп коточкыч итеп тасвирлауларга карап, мөселман исем-фамилияләрен күрә, ул аның күршесе татар яисә чечен кешесе икәнен белә һәм Россиядә — иң аз дигәндә, ислам тотучы 38 милләт вәкиле бар. Ул ничек итеп үзенең башыннан 20 миллион мөселман кешесен сызып ташларга мөмкин? Аек акыл йөртүче бернинди дә чиновник болай эшли алмый.

– Өстәвенә, белеме аның, билгеле ки, мәчет төзү өчен ачык итеп ризалык бирүгә җитенкерәп бетми.

– Ул барыбер телевидениедән котчыкмалы хәлләрне күзәтә, шуңа күрә эшне ахырына кадәр эшләп бетерә алмый. Кабат «страховать» ителәсе килә. Минем уйлавымча, барлык тышкы мәгърифәт эшләре ярдәмгә килер: шунда гына безнең күп милләтле һәм күп конфессияле дәүләттә яшәвебез һәм үз кесәбез турында гына түгел, балаларыбызның киләчәге, үзебез яшәгән дәүләтебезнең тулаем чәчәк атуы турында да уйлау кирәк.

Коръәндә бик тә мөһим бер аять бар. Әгәр дә Аллаһы Тәгалә җирдә урнаштырган тигезлек бозыла икән, чиркәү, синагога, мәчет һәм монастырьлар җимереләчәк. Безнең әби-бабаларыбыз әлеге тигезлекнең бозылганын күрделәр, инкыйлабтан (революциядән) соңгы чорда чиркәүләр, синагогалар, мәчетләр һәм монастырьлар җимерелде. Моңа карата аз гына булса да җаваплылык чиновниклар җилкәсендә ята бирә.

– Яңа мэрга өметләнәсезме?

– Аны әле сайлап куймадылар. Һәрбер дингә ышанган кеше Аллаһка һәм үз көчләренә өметләнә. Әгәр мэр һәм теләсә кайсы чиновник эрудицияле һәм грамоталы булса, ул кешеләргә, аларның нинди милләт һәм конфессиядән булуына карап тормастан, каршыларына киләчәк. Шул чакта өмет тә була ала.

– Төмәндә 10 октябрь көнне Яңа Уренгуй мәчете имамы Исаметдин Әкбәров үтерелде. Сөйләүләренә караганда, мәчетне күчерергә телиләр...

– Теләсә нинди җинаять төрлечә яңгырарга мөмкин. Миңа исә аны имам булганы өчен үтергәннәр, дип әйтүе кыен.

– Дискриминация турында сүз бармый, бары тик белмәү турында гынамы?

– Мин «дискриминация» сүзе яклы түгел. Әгәр дә шәхеснең үсеш процессы бар икән, аны аңлау да бар. Әмма, уйлавымча, дискриминация юк.

– Шулай да Мәскәүгә ничә мәчет кирәк — йөзме?

– Йөз мәчет — ул бары тик мөселман мәскәүлеләр өчен, ягъни ике миллион мөселман сыя алырлык, монда шәһәр кунакларын санамыйча. Мин исә «фәкыйрь» биналар яклы түгел, алар шәһәрнең бизәге булсын иде. Янәшә генә матур парклар ясарга мөмкин. Уйлавымча, шул очракта Мәскәү башкалалар рейтингында кисәк кенә күтәреләчәк.

Елена Власенко

 «Радио Свобода»



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: www.tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
16.02.2012 Игорь Севрюгин: «Миңа татар теле кирәк!»
30.01.2012 «Урмай моңы» быел соңгы тапкыр үтәчәк
29.12.2011 Дамир Фәттахов: “Универсиада үтәчәк, спорт корылмалары халыкка калачак”
26.12.2011 Әлбир хәзрәт Крганов: Мәскәүгә бер Аллаһка ышанып килдем
23.12.2011 Чишмә — Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте

Сәхифәнең тулы тексты