Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Әңгәмәләр

Тормышың эзле булсын

08.10.2010

Мин аның белән күптән таныш. Дуслар, танышлар күп. Әмма һәркем турында газеталарга язып, телевизордан сөйләп булмый. Ә менә аның турында көн саен сөйләп торырлык мәгълүмат бар. Ярдәмгә мохтаҗлар турында сүз кузгалса, я булмаса барып чыксаң, анда, һичшиксез, Фәрит Фәиз улы Мифтаховны очратмый калмассың, инде очрамаса, барыбер искә төшерәчәкләр үзен. Ятимнәрне сөендерүче, инвалидларга терәк булучыны ничек онытасың, ди?! Мәчет санын арттыруга да үзеннән саллы өлеш керткән кеше ул. Аның белән күптәннән шушы хакта җәелеп китеп сөйләшәсем килеп йөри идем, менә бит барып чыкты.

Таныш булыйк! Фәрит Фәиз улы Мифтахов.

Казан шәһәр Думасының 19нчы Мәскәү районы Волгоград округы буенча депутат. Татарстан Республикасының “Болгар” милли иганәлек фонды идарәсе рәисе. Әлеге фонд республика балалар йортларына, реабилитация үзәкләренә, социаль ярдәмгә мохтаҗларга булышлык күрсәтә.

– Сез үзегезне авыл баласы дип саныйсызмы, шәһәрнекеме?

– Мин 6 яшькә кадәр авылда яшәдем, Казанда торганда да еш кайта идем. Авыл кешесенең ничек яшәгәнен, эшчән булуын күреп үстем. Авылда хәзер дә йортыбыз, кечкенә генә хуҗалыгыбыз бар. Гаиләбез белән җирдә казынырга яратабыз, җәйләрне шунда үткәрәбез. Кыскасы, җир кадерен беләм, җир эшләрен яратам, ул үзе бер ял миңа. Балачагым, нигездә, Казанда Мәскәү районында үтсә дә, хәзер шәһәрдә яшәсәм дә, үземне авыл баласы дип саныйм. Авыл табигате, гадилеге күңелемне нечкәртсә, табигатьне яратырга өйрәтсә, шәһәрдәге мөмкинлекләр белемлерәк булырга ярдәм итте. Үземне авыл баласы кебек хезмәтне ярата торган кеше дип саныйм. Бер эшкә дә иренмим. Минем өчен эшнең авыры-җиңеле юк.

- Без барыбыз да совет чоры балалары. Иманнан читләшкән буын. Ә мин Сезнең иманлы икәнегезне беләм, аның белән кызыксыну, иманга кайту кайчан башланды?

– Кечкенә чакта, хәтеремдә, дини бәйрәмнәрне, йолаларны үтиләр иде. Гает бәйрәмнәрендә сәдака өләшәләр, без – балаларны сөендерәләр. “Фатиха” сүрәсен өйрәткәннәре исемдә. Ул онытылмаган.

2001 елда Касыйм бабай белән таныштым. (Касыйм бабай –Казандагы 2нче төрмәдә җәза үтәүчеләр арасында иман таратып мәчет төзеткән, бик күп кешене хак юлга бастырган мәртәбәле шәхес. Мәрхүм белән күп тапкыр интервью алу бәхетенә ирештем. Олы йөрәкле диндар бабай урыны җәннәттәдер дип өметләнәм һәм шуны телим. – И.Ф.иск.) 1989 елда гаилә корып җибәрдек. Никах мәҗлесе булды, аннан балаларга исем кушу кебек гомуми йолаларны калдырмадык үзе. Ләкин Касыйм абый аркылы иманлы булдым дияргә була.

– Сез эшмәкәр буларак иганәлек белән иң актив шөгыльләнүче кешедер. Уйлавымча, Касыйм бабай йогынтысы зур булгандыр моңа.

– Язмыш катлаулы бит ул. Декабристлар урамында яшәгәндә, мин белгән, бергә үскән Рамил исемле малай 2нче төрмәдә утырып чыкты. Инде өенә кайткач, танымадым. Алыштырып куйганнармыни. Иманлы, тәртипле кешегә әйләнгән. Бу – Касыйм бабай хезмәте. Хатларында Ислам белән бик нык кызыксына башлаганын укый идем, ышанмадым. Касыйм бабай белән аннан соң да аралашып тордылар. Шунда Касыйм бабай икенче төрмәдә мәчет булдырырга ниятләп йөргәнен әйткән, ярдәм сораган, ә теге танышым миңа мөрәҗәгать итте. Аннан үзе белән очраштык, дуслашып киттек. Теге танышыма да Касыйм бабай мине бик ошатып мактап сөйләгән: “Аның йөзеннән нур бөркелә”, – дип сурәтләгән. Шулай итеп мактасыннар да ничек итеп иман белән кызыксынмыйсың?! Акрынлап үзем дә сизмәстән диннең, Исламның асылына төшенә башладым. 2001 елның 7 сентябрендә туган көнемдә төрмәдә мәчет ачылышы булды. Бу тантанага мине дә чакырганнар иде. Аннан соң ноябрьдә үземә зур хәсрәт килде, әнием вафат булды. Касыйм бабай олылап укып, әниемне озатырга булышты. Шуннан инде аның белән соңгы көненә кадәр элемтәдә булдык. Ураза аенда ел саен авыз ачтыра иде ул, якын дуслары арасына мине дә чакыруы белән горурлана идем. Бүген дә рәхмәт укыйм шушы бабайга. Әле ике генә көн элек өендә булдым. Зәйтүнә апа белән искә төшереп сөйләшеп утырдык. 53 ел бергә яшәп, Зәйтүнә апа ирен һаман сагынып яши, аны гел яхшы яктан гына искә төшерә. Бу бик зур дәрәҗә бит кеше өчен. “Төрмәдән чыккан кешене өйгә алып кайта, бу ярыймы дип үз киемнәрен киертә, нәрсәсе бар, шуны биреп җибәрә иде. Безгә ярый, инде безгә җитә, дия иде. Пенсиясен дә шул тоткыннар өчен сарыф итеп яшәде. Гомер буе кешегә игелек эшләргә тырышты”, – дип сөйләде ул. Менә шундый кешеләрнең игелеген күреп, ничек инде аны үрнәк итеп алмаска?! Касыйм бабай рухына бүген никадәр кеше дога кыла. Менә минем дә шундый буласым килә. Кешенең бу җирдә эзе калырга тиеш. Төрмәдәге кешегә кем якты чырай күрсәтә инде, бер карасаң, ләкин алар да бит безнең җәмгыять кешесе. Кемдер ялгышкан, саташкан. Ә Касыйм бабай – олы йөрәкле кеше, күпләргә маяк булды. Шулай синең турыда да үрнәк итеп сөйли алсалар иде, дип яшим мин.

– Әниегез туган ягында мәчет булдырган кеше дә бит әле сез.

– Мин аны үземнең дә туган ягым дип саныйм. Әнием Нурлат районындагы Иске Әмзә авылыннан, күрше авылда – Көрнәле Әмзәдә мәчет салдык. Кызганычка, авылны бүген мәчет кенә саклап кала алмый. Икътисадый проблемалар аны җимерә... Өлкәннәр бакыйга күчә, яшьләр эш, бәхет эзләп шәһәргә китә, авыл кечерәя. Авылда тормыш җиңел түгел шул. Менә соңгы айларда кризис дип сөйли башладык та, әле генә аның ни икәнен аңладык. Ә авыл халкы моннан 15 еллар элек үк кризиска керде бит.

Минем үземә иман һәм эшмәкәрлек икесе ике якта сыман тоела. Иман – изге төшенчә. Ул миһербанлылыкка, югары әхлакка таяна, ә эшмәкәрлек өчен шартлар кырыс. Алдашырга, кемнедер кыерсытырга да туры килә. Сезгә иман комачау итмиме?

– Киресенчә, ул безне дөрес юлга кертә. Акча эшләү дигәч тә, аны теләсә ничек табу дигән сүз түгел бит. Һәркемне Аллаһы Тәгалә бу дөньяга китергән, ул дөрес юлдан барып, гомерен дөрес багышларга тиеш, ә кеше хакы – яман әйбер. Хәләл белән хәрәмне аера белергә кирәк. Мин ышанам, хәрәм барыбер бәхет китерми. Матди байлык рухи канәгатьлек бирмәсә, аның бәрәкәте бармы? Күз яше, каргыш җыюдан сак булырга кирәк. Нәфес колы булырга ярамый.

– Бүген сәясәтчеләр арасында да, эшмәкәрләр арасында да тел, милләт, иман дип сөйләүчеләр күп түгел. Мин Сезнең Казан Думасы депутаты буларак эшчәнлегегез белән таныш. Төрле парламент тыңлауларында, депутат тикшерүләрендә катнашканыгызны беләм, бу егет дөрес юлда, дип сокланам.

– Милләтебезнең бетү ихтималы бар бит. Тел, милләт, гореф-гадәтләр музейда гына калырга тиеш түгел. Аннан соң аның музейлары да бетәр. Тамчыдан күл җыела, диләр бит. Бу эшкә һәркем үз өлешен кертергә тиеш. Ата-ана баласын өйрәтә, эшмәкәр матди ярдәм күрсәтә, депутат-сәясәтче законнар булдыра. Бу эшне гаиләдә генә башкарып бетереп булмый. Тулаем җәмгыятьнең бер организм булып эшләве кирәк. Мин бит 48нче мәктәптә татар сыйныфының соңгысында укыдым. Бездән соң татар сыйныфлары бөтенләй бетте. Рус сыйныфларында укучылар безгә кимсетеп карый иде. Янәсе, аларныкы “престижный”. Бу бит фаҗига. Мин бүген бик сөенәм, горурланам, менә бит Сезнең белән рәхәтләнеп татарча сөйләшеп утырам. Татар телен әйбәт беләм. “Престижный” булмаган татар классында укысам да, кеше булдым. Моннан да зур бәхет юк. Әлбәттә, кеше байый, аның куштаннары да күп, ләкин ул бәхетле түгел. Синең малың балаларыңа кала, аны ничек сарыф итәселәре билгесез, ә менә телең, милләтең өчен керткән эш гасырларга күчә. Бәхет бит ул – кеше белән бергә яшәү, үз ана телеңдә аралашу, иманлы якын дусларың булу, җәмгыятьтә хөрмәт казану. Акча белән күзләр томалануыннан Аллаһым үзе сакласын.

– Казан парламентына сайланган вакытыгызны хәтерлим. Сез анда бәйсез кандидат буларак сайландыгыз. Ул чакта бер дә ышанмадым, нигә йөри инде, анда бит алдан төзелгән исемлек хәл итә, дидем. Катлаулы шартларда да Сезне Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламады. Сез демократик сайлаулар оештырып булганлыгын исбатлап күрсәттегез. Мәскәү районы халкы сезгә ышаныч белдерде. Бүген дә үкенмиләрдер.

– Мин депутат буларак узган ел гына да 350 кешене кабул иттем. Бу – Казанда иң зур күрсәткеч. Мине эзләп башка районнардан да киләләр. Әле теркәлмәгән очрашулар никадәр... Күбесенә ярдәм итә алдым, Аллага шөкер.

– Мин тыңлап утырам, мулла булсагыз, Сезнең мәхәлләдә йөрүчеләр күп булыр иде. Вәгазьне бик үтемле итеп сөйлисез. Үгет-нәсыйхәт өчен нигез каян башланды? Балачактан килә торгандыр бит инде ул?

– Мине әни ялгызы тәрбияләде. Әтине белми идем, армиядән кайткач кына эзләп таптым. Барысы да әнидән килә. Кызганыч, аны үскәч кенә аңлыйбыз. Әнинең яшәү рәвеше, һәр әйткән сүзе, бүген карап торам, үгет-нәсыйхәт булган.

– Әниегез Әминә апаның урыны җәннәттә булсын. Минемчә, ул менә шушындый улы өчен разый булып, сөенеп ята торгандыр.

– Шуның өчен тырышабыз. Мин генә түгел, мине белгән кешеләр дә, аны белгәннәр дә әниемне догадан калдырмый. Изге кеше иде ул. Иң олы апалары буларак, бөтен туганнарын ана каз кебек канат астына алып, кечкенә генә бүлмәбезгә сыендырып, балаларына кадәр урнаштырып-булышып яшәде. Аны туганнар гына түгел, танышлар, бергә эшләгән кешеләр дә онытмый. Шуңа сөенәм: аңа белдерелгән хөрмәт миңа да җитә.

– Эшмәкәрлек читтән караганда гына бик рәхәт, җиңел, бай тормыш кебек, ләкин ул ялсыз, эш сәгатьсез хезмәт, йокысыз төннәр дигән сүз. Фәрит Мифтахов ничек өлгерә икән иман кануннарын тотарга да, әле бит депутат та, җәмәгать эшлеклесе дә ул...

– Инвалидлар, ятимнәр белән аралашып, күзләрендәге яшәү чаткысын, ихтыяр көчен күрү, аларны шатландыру, яшәргә өмет уята алу, аларның шул ук гадәти кеше икәнлекләрен исбатларга тырышу, ахыр килеп, аларның дусты булу – бу бәхет түгелмени?! Мин менә шулай яшим. Бу кемгәдер ошап та бетмидер, кыйблам шундый. Кыерсытылганнарга ярдә м ит, мохтаҗларга булыш. Бәрәкәт белән яшәргә кирәк. Аллага шөкер, Аллаһы Тәгалә мине нәфес колы ясамады.

– Сез бит Хаҗи да булдыгыз, ә бу зур җаваплылык. Хаҗ кылу ул – туризм, экскурсия түгел. Яшәү рәвешен анализлап алдагы тормышыңны нәкъ шәригать кушканча дәвам итү юлына басу дигән сүз. Димәк, Сез моны аңлап, шушы дәрәҗәгә күчкән кеше…

– Бүген начар яшибез, дип зарлансак та, кибеттән ниләр генә ташымыйбыз. Өстәлләребез тулы сый-нигъмәт, затлы эчемлекләр. Ә хаҗга акча юк дибез. Ният, теләк булганда, барысы да бар. Теләгем шул: һәрберебезнең калебе чиста булса, Аллаһы Тәгалә һәрбарчабызга дөрес юлны табарга булышса иде. Хаҗ ул – Аллаһы Тәгаләгә якынаю дигән сүз. Мин бик бәхетле. Узган ел хаҗи булдым, башкаларга да шуны телим.

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

 



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: www.tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
16.02.2012 Игорь Севрюгин: «Миңа татар теле кирәк!»
30.01.2012 «Урмай моңы» быел соңгы тапкыр үтәчәк
29.12.2011 Дамир Фәттахов: “Универсиада үтәчәк, спорт корылмалары халыкка калачак”
26.12.2011 Әлбир хәзрәт Крганов: Мәскәүгә бер Аллаһка ышанып килдем
23.12.2011 Чишмә — Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте

Сәхифәнең тулы тексты