Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Әңгәмәләр

Әтиләрнең әманәтен үтибез

08.04.2010

Зәйтүнә апа Хәйруллина – газетабызның иң актив хәбәрчеләреннән берсе. 1928 елның ямьле май аенда Апас районының Барыш авылында туган Зәйтүнәгә шактый бормалы юллар, сукмаклар аша үтәргә туры килә, шулай да, ислам диненә кайта алуына ул үзен бик бәхетле дип сизүен әйтә. Аның белән очрашып сөйләшкәндә сүзебез дә шул хакта барды.

- Зәйтүнә ханым, сезнең дингә кайтуыгызга берәр этәргеч булдымы?

- Әйе, булды, энем, андый этәргеч. Әтием Габдрахман ягыннан булган Бикмөхәммәт бабайлар бик диндар кешеләр иде. Аннары үзегез дә беләсез инде нинди чорлар киткәнен. Бу хакта мин бер мәкалә дә язган идем, тик аны бастырып чыгармадылар. Минем бик елаган вакытларым булды. 5нче сыйныфта булган чагымда кача-поса сәхәр ашап, без сеңелем белнә ураза тоттык. Шулай беркөнне мин мәктәпкә киттем. Укытучы апага бер куштан малай: “Апа, ул уразада,” дип минем турында әйткән. Җитмәсә, чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, без репрессияләнгән кеше балалары. Шул укытучы мине класс алдына чыгарып, көчләп авызымны ачтырды. Шуннан соң ул: “Мин сине педсовет каршына бастырам әле, районга да алып барам,” – дип янады. Мин бик каты елап өйгә кайттым, бу хәлне әтиемә дә сөйләдем. Әти миңа: “Кызым, елама, синең уразаң ачылмаган, кабул булган. Син эчеңнән генә Аллаһыдан үзеңә бәхет сорап йөр. Хәзер чоры шундый, Аллаһы Тәгаләнең барлыгын белгән кеше юк. Килер бер вакыт, манаралар да киселмәс, иманлы кешеләр дә күбәер. Сез аны күрерсез, Аллаһы боерса,” – дип әйтеп, күңелемне юатты. Әтиемнең бу сүзләре мәңге онытылмас булып, калебемә кереп калган. Әйе, безгә күп авырлыклар күрергә, мәрхәмәтсез сугышны, аннан соңгы болгавыр чорларны кичерергә туры килде. 1952 елда кияүгә чыктым. Быел декабрь аенда 55 ел тула тормыш иптәшем Харис белән яши башлаганга. Аллаһының рәхмәте белән бик яхшы гаиләгә тап булдым мин. Күрәсең, әтиемнең теләкләре укыган догалары кабул булгандыр. 24 ел буе каенатам һәм каенанам белән бергә яшәдек. Алар, шулай ук, Апас районы кешеләре иде, иптәшем Казанда үскән. Алар кунакка кайткач, безгә керәләр иде. Шунда безне күреп йөрделәр инде. “Улым, авылда мин кызлар күреп каттым, Аллаһы боерса, сиңа кызны да авылдан алырбыз,” – дигән әткәй. Ирем Харис әлегә кадәр әйтә инде бу сүзләрне. Аллааг шөкер, кызларыбыз да дин юлына керәләр. Берсе мәчеттә укыды, икенчесегарәп тлен өйрәнде, алар намазларын калдырмыйлар, уразаларын да тоталар. Шуңа күрә дә мин бик бәхетле сизәм үземне. Дөрес, башы авырту сәбәпле, ирем генә намаз укый алмый. Гаетләргә даими йөри үзе.

- Дәһриләр заманында намаз укый алмагансыздыр инде?

- Мин, энем, Казанга килгәнче, Шәм Балыкчы, Әлмәндәр дигән авылларда укытучы булып эшләдем. Кияүгә чыгып, Казанга килгәч, иремнең әнисе әйтте: “Кызым, сәламәтлегең дә шәптән түгел, укытучы хезмәтенә кермә, балаларны укытуы бик вазифа. Сиңа эш табылыр,” – диде. Әнкәй сүзен тыңлап, иптәшем дә шунда булган “Полимерфото” заводына эшкә кердем. Шуннан 45 яшемдә пенсиягә чыктым. Беркөнне ахирәт хатыным авыз ачу ашына дәште. Ул вакытта уразаны да даими тотмыйм әле. Ахшам намазын укый башладык. Кызганыч, ул чакта мин аны укый белми идем. Шунда өйгә кайттым да еладым. Хариска: “Бүген мин Аллаһы Тәгаләне алдадым, ялган намаз укып кайттым,” – дидем. Бу хәлнең кайсы елда икәнлеген төгәл хәтерләмим. Әмма ныклы бер карашка килеп: “Иртәгәдән мәчеткә барам,” – дидем. “Болгар” мәчетенә киттем. Анда ике елга кадәр дини сабак алдым. Тик Саимә исемле укытучыбыз авырып, кинәт кенә үлеп китте. Шунда укуыбыз берникадәр вакытка кадәр өзелде. Аннары үзем дә чирләдем. Безнең бәхеткәдер инде, “Сөләйман” мәчетендә уку мөмкинлеге ачылды. Левченко бистәсе кешеләре шунда йөри башлады. Мәликә ханым килгәч, дин укулары яңа күтәрелеш алды. Мин анда бер ел укыдым. Аллага шөкер, хәзер уразаларымны да тулысынча тотам, намазларымны да калдырганым юк.

- Зәйтүнә ханым, сез әле иҗат итәргә дә вакыт табасыз. Бу сәләт кайдан килгән дип уйлыйсыз?

- Әтием Габдрахманнан килгәндер дип уйлыйм. Ул 5 ел Себердә урман кисеп, гарипләнеп кайтты. Әтиебез мөнәҗәтләр чыгарып, шуларны көйләп йөрер иде. Алар әнием Миңсылу белән бик тату яшәделәр. Мәктәптә укыганда ук стенгазеталарны мин чыгара идем. Шулай да тормыш авырлыклары белән иҗат эшем сүнде, сүрелде дип әйтимме. Әниебез Миңсылу 98 яшенә кадәр яшәде. Авылда ул бик хөрмәтле кеше иде. Ул вафат булгач, “Әнием истәлегенә” дип шигырь яздым. Күрәсең, күңелемдәге хисләрем түгелергә вакыт җиткәнне көтеп яткандыр. 1988 елда абыем үлде. Аның турында да яздым. Шулай беркөнне үземнең туган авылыма – Барышка кайттым. Аннары авылны карарга дип өйдән чыгып киттем. Кайсы йортта күпме өлкән кешенең калганын санап бардым. Күп түгел инде аларның саны... Мәчеткә бардым, шуннан зиратка киттем, вафат булган туганнарымның рух-шәрифләренә дога кылдым. Кич җитте. Ахшам намазына азан әйтерләр бәлки дип, тау өстенә чыгып бастым. Әмма, ни кызганыч, күпме генә тилмереп көтсәм дә, азан авазы ишетелмәде. Бик дулкынландым, өйгә кайтып җиткәнче күңелемдә менә мондый шигырь туды.

“Кайтам туган якларыма,

Урап Зөя буйларын.

Балачагым искә төшә,

Ерак китә уйларым.

Авылыма кайтып җиткәч,

Саныйм калган йортларны.

Хәл-әхвәлне сорашам да,

Барлыйм калган картларны.

Урамына чыгып китәм:

Таллар белән сөйләшәм.

Чишмә буйларына барып,

Салкын суларын эчәм.

Камышлар да башын игән:

Исәнләшәләр төсле.

“Мөчәткә дә кереп чык,” – дип

Миңа дәшәләр төсле.

Әкрен атлап барып җитәм,

Килеп җитәм мәчеткә.

Тик эченә керә алмыйм

Йозак булгач ишектә.

Тау буена чыгып басам,

Таңларга азан моңын.

Азан да юк, намаз да юк, -

Нишләдең син, авылым?”

Шулай да мин бик шөкер итеп яшим бүгенге көнебезгә. Ни өчен дигәндә, Раббыбыз безгә биш вакыт намаз укырга, башка гыйбадәтләребезне кылырга бихисап зур мөмкинлекләр ачты. Аннары әтиемнең алдан күреп әйткән сүзләре чынга ашты,ә аның әманәтен безгә үтәү, балаларыбызга да динебезне мирас итеп калдыру насыйп булды.

Редакциядән: без дә Харис абый һәм Зәйтүнә апаларны олуг бәйрәмнәре - никах укытып, бергә яши башлауларына 55 ел тулу белән чын күңелдән котлыйбыз.

Аллаһының рәхмәтендә булып, исән-сау килеш әле озын-озак гомер кичерүләрен теләп калабыз.

 

Хаҗип Әхмәтша



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: www.tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
16.02.2012 Игорь Севрюгин: «Миңа татар теле кирәк!»
30.01.2012 «Урмай моңы» быел соңгы тапкыр үтәчәк
29.12.2011 Дамир Фәттахов: “Универсиада үтәчәк, спорт корылмалары халыкка калачак”
26.12.2011 Әлбир хәзрәт Крганов: Мәскәүгә бер Аллаһка ышанып килдем
23.12.2011 Чишмә — Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте

Сәхифәнең тулы тексты