Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Әңгәмәләр

Исламда мода бармы?

30.09.2010

Әлеге сорау соңгы вакытта мөселман җәмәгатьчелегендә бик еш яңгырый башлады. Бу безнең өчен яңалык булган бер күренеш белән бәйле – октябрь ахырында Казанда мөселман модасы атналыгы уза. Аның йомгаклау өлеше буларак «Islamic-clothes» халыкара мөселман киемнәре дизайнерлары бәйгесе оештырылачак. Баксаң, бу чарага битараф кына түгел, хәтта каршы чыгучылар да бар икән. Мәсәлән, «Кабан арты» мәчете имам хатибы Сәетҗаффар хәзрәт Лотфуллин мәчет янында бөтен урамга күренеп торырлык итеп «Исламда мода юк!» дигән баннер элеп куйган.

«Шәһри Казан» әлеге мәсьәләгә төрле яклап карарга булды – бу бәйгене тәнкыйтьләүчеләргә дә, оештыручыларга да, дин белгечләренә дә мөрәҗәгать иттек.

Сәетҗаффар хәзрәт ЛОТФУЛЛИН, «Кабан арты» мәчете имам хатибы:

– Исламда мода юк! Хәзер бит җәмгыять рухи яктан бик түбән дәрәҗәдә. Шундый шартларда мөселман модасы бәйгесе үткәрү, русча әйткәндә, «пир во время чумы» була. Халык та бик бай түгел бит әле. Мөселманнарның бер проценты гына үзен җаны теләгән әйберләр белән тәэмин итә ала. Шулай булгач, ул бәйге кемнәр өчен оештырыла соң? Син мөселман икән, мөслимәләр киеме өлкәсендә кытлык күрәсең икән – соң кибет ач! Хәзерге мөселман кибетләрендәге бәяләр гади кибетләрдәгедән берничә мәртәбә югары бит. Менә кайда проблема. Ә шундый шартларда мода бәйгесен үткәрүне исраф дип саныйм мин. Аңа бит бик күп акча сарыф ителә.

Безнең бүгенге көндә нинди генә проблема юк: яшьләрнең тәрбиясезлеге, мөселман мәктәпләренең, җәйге лагерьларның, балалар бакчаларының саны аз булу. Хатын-кызларның иң әүвәлге бурычы – балалар тәрбияләү, шулар белән шөгыльләнү, мода бәйгесе уздыру түгел.

Бәйгене оештыручылар үзләре шул подиумга чыгып басмаслар иде бит, шулай булгач ник башка яшь мөселман кызларын шундый кирәкмәгән эшкә этәрәләр? Мәскәү мөселманнары бер дә мондый чаралар уздырмый? Юкса аларның акчалары да күбрәк.

Рамил хәзрәт ЮНЫС, «Кол Шәриф» мәчете имам хатибы:

– Барысы да бу чараның максатыннан, аны оештыручыларның ниятеннән тора. Бүген мөселман киемнәренә карата тискәре мөнәсәбәт яши. Ник мөслимәләр элекке татар мөселман киемнәрен, калфаклар кимичә, төрек-гарәп стилендә киенәләр дигән гаепләүләр бар. Әгәр дә әлеге бәйге шушы гаепләүләргә җавап йөзеннән оештырыла, мөселман киемнәрен пропагандалауны максат итеп куя икән, бу очракта чара бик урынлы һәм файдалы булачак. Монда бит мөселман киемнәрен популярлаштыру да бара.

Ни өчен гарәп һәм төрек киемнәрен киясез дигән гаепләүгә килгәндә, бездә мөселман киемнәре әлегә тегелми бит. Ә нигә милли татар мөселман киемнәрен, калфаклар кию юк дигәндә, бүгенге глобальләшү чорында бу инде авыррак. Кызык, ләкин шулай дип тәнкыйтьләп йөрүчеләр үзләре дә кими бит милли киемнәрне.

Заманча стильләрне эзләү – бүгенге көндә актуаль. Бу мөселман хатын-кызларына дөньяда үз урыннарын табарга ярдәм итә. Хәтта мөселман булмаган, намазга керешмәгән кайбер хатын-кызларның заманча һәм шәригать кушканча киенгән мөслимәләргә «карале, болар алдынгы стиль белән киенәләр икән», дип кызыгып карагач, күңелләрендә ислам диненә карата кызыксыну уяныр иде. Әлеге чара шул нияттән эшләнсә, без аңа каршы килә алмыйбыз. Әгәр дә инде монда коммерция максаты гына күздә тотыла йә кемдер үзен күрсәтергә тели икән, бу очракта әлеге бәйге ислам диненә каршы килә. Бәйгедә күрсәтелгән киемнәр хатын-кызларның фигураларын күрсәтеп тора икән, алар подиумда тар киемнәр киеп йөри икән – бу инде шулай ук каршылыклы күренеш. Бу чара үзе дә каршылыклы. Әмма ләкин аның уңай ягы 70 процент булса, тискәресе – 30. Узган елларда үткән мөселман киемнәре бәйгеләренең файдасы булды, күп кенә кызлар мөселманча киенеп йөри башладылар.

Наилә ханым ҖИҺАНШИНА, «Islamic-clothes» халыкара мөселман киемнәре дизайнерлары бәйгесен оештыручы, ТР Мөселман хатын-кызлары берлеге җитәкчесе:

– Безнең максат – кием тегүчеләргә, дизайнерларга, модельерларга милли киемнәр тегәр өчен этәргеч ясау. Ничек кенә булмасын, безнең кибетләрдә мөслимәләр киеме ассортименты киң түгел әле. Булса да, алар чит илләрдән китерелгән. Безне бүген кием-салым белән шулар тәэмин итә дияргә була. Ә нишләп әле безнең сәләтле дизайнерларыбыз, белгечләребез, җитештерүчеләребез бу өлкәдә эшләмиләр? Татар хатын-кызлары үзебезнең җирлеккә туры килгән, милли рухтагы кием-салымны шатланып кияр иде. Безнең бурычыбыз – үзебезнең традицияләрне саклап калу, аларны киләчәк буынга да җиткерү. Шуңа күрә кием өлкәсендә дә көчебезне сынап карарга кирәк. Бүгенге көндә без үзебезнең милли киемнәребезне музей витриналарында һәм театр сәхнәләрендә генә күрә алабыз. Хәзер аларны киң кулланылышка, модага кертеп җибәрергә кирәк. Хатын-кызлар офиста, дәүләт органнарында эшләгәндә шуларны куанып кия алсын иде. Россиядә мондый бәйгеләрне уздыру бик кирәк дип саныйм. Бүгенге көндә күп кенә өлкәләрдә мөселман хатын-кызларын эшкә дә алмыйлар яки яулыкны салуларын таләп итәләр.

Мөселман киемнәрендә аерма юк, иң мөһим шарт гаурәт ябык булу, дип әйтәбез. Ә менә хаҗ кылганда дөньяның төрле почмагыннан килгән мөселманнар үз милли киемнәрен кияләр, шуңа карап кемнең каян килгәнлеген аңларга була. Ә нишләп безнең үз милли йөзебез юк?

Мөслимәләр киемнәре турында әйткәндә, ул хатын-кызның матурлыгын капларга һәм аны ире өчен сакларга тиеш. Ләкин подиумга чыгу – бүгенге көндә зарури. Мода бәйгеләре, подиумнар, телевидение аша мөселман киемнәрен күрсәтмәсәк, аны тагын ничек танытып була? Мөселман модасы бәйгесе пропаганда чарасы ул. Бүген кызларны подиумга ярымшәрә килеш чыгарып җибәрәләр, ә яшьләребез аны шулай тиеш дип, матур дип кабул итә. Ә без шул ук подиумга капланган, матур итеп мөселманча киенгән кызларны чыгарсак, алар шулар кебек киенә башлаячак. Һәр нәрсәне үлчәүгә куеп карагач, файдасы күбрәк булганын эшләргә тырышасың бит инде.

Әйтеп китәргә кирәк, без подиум өчен мөслимәләрне сайламыйбыз. Анда подиумда йөрүче профессионалларны чакырабыз. Элегрәк уздырылган мода бәйгеләрендә мөслимәләр дә катнаша иде, тик без моннан баш тарттык. Дөрестән дә, мөселман кызлары өчен бу кирәк тә түгелдер.

Мода бәйгесен карарга теләүче ирләрне дә инде кертми тормыйбыз. Андый чарага барыргамы, бармаскамы – алар үзләре хәл итсен. Гомумән, мөслимәләр киеме мөслимәләргә генә кызык бит инде, мин аңламыйм, нигә ирләрне дә кызыксындыра икән бу?

Илдар ГАБИДУЛЛИН

Шәһри Казан



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: www.tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
16.02.2012 Игорь Севрюгин: «Миңа татар теле кирәк!»
30.01.2012 «Урмай моңы» быел соңгы тапкыр үтәчәк
29.12.2011 Дамир Фәттахов: “Универсиада үтәчәк, спорт корылмалары халыкка калачак”
26.12.2011 Әлбир хәзрәт Крганов: Мәскәүгә бер Аллаһка ышанып килдем
23.12.2011 Чишмә — Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте

Сәхифәнең тулы тексты